Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Зилә СӨНГАТУЛЛИНА: «Минем өчен яз «Йолдызлык»тан башлана!»

Зилә СӨНГАТУЛЛИНА: «Минем өчен яз «Йолдызлык»тан башлана!»

Эльмира ЗАКИРОВА
Эльмира ЗАКИРОВА
05 марта 2018
421 карау
8 Март – хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә Муса Җәлил исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театры солисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зилә СӨНГАТУЛЛИНАга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Елмаюлары да, тавышы да, җырлары да язны хәтерләткән әлеге җырчы үзе үк яз символы кебек: гел ашкынулы, гел яшьләрчә, аннан яктылык, шаянлык бөркелә.

Зилә ханым, яз сезгә ничек тәэсир итә? Бәйрәм кәефе тормышыгызда ничек чагыла?
– Яшьләр белән эшләгәч, һәр көнебез бәйрәм кебек. Яшьлек үзе яз бит инде! Консерваториядә бик күп концертлар уза. Укучыларыбызны шәхес итеп тәрбияләргә тырышабыз. Кемдер – җыр буенча, кемдер опера юнәлешеннән китәр. Берничә көн элек кенә Азнакайдан кайтып төштек. Менә хәзер Зәйгә китеп барыш. Мин юлда. Елдагыча, «Созвездие–Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары старт алды. Минем өчен яз «Йолдызлык»тан башлана! Никадәр өмет, киләчәгебезгә ышаныч күрәм шул талантлы балаларда! Азнакайдан сөенеп кайттым. Чын татар төбәге! Талантлы балаларны үстерү, шул юнәлештә эшләүче педагогларга һәрьяклап булышу, милли традицияләрне, туган телебезне саклау бик югары дәрәҗәдә алып барыла. Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Азнакай кызлары-егетләре чын-чынлап сокландырды. Быелгы фестивалебез «Миллионынчы катнашучы» шигаре белән уза. «Йолдызлык»та катнашкан һәркем «Миллионынчы катнашучы» булып саналачак.

Бәйрәмне ничек каршыларга җыенасыз?
– 5 мартта Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залына барачакмын. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган зур тантанага чакырдылар мине. Бик шатландым! Шәкертләрем Алисә Мамина, Сөмбел Ситдыйкова, Екатерина Муратова да җырлаячак анда.

Сезнең өчен 8 Март ул театр йә концерттагы эшме, әллә өйдәге бәйрәмме?
– (Канәгатьлек белән.) Әлбәттә, өйдә, якыннарым белән бергәләп бәйрәм итәбез! Улым Рөстәм, киленем Лилия, оныкларым Дамир һәм Родель белән. Лилия белән миңа чын бәйрәм ясый безнең егетләр. Чәчәкләр бүләк итәләр, матур котлау сүзләре әйтәләр... Бик ошый инде!

Без, хатын-кызлар, бәйрәм алдыннан яңа күлмәк, макияж, прическа дип мәш киләбез. Ә сез?
– Мин дә! (Көлә.) Менә Зәйгә җыенганда да, кайсы күлмәкне кияргә микән, дип бермәл уйлана калдым. Яңача, кабатланмас күренәсе килү һәр хатын-кызның күңеленә сеңгәндер инде ул. Хатын-кыз кыяфәте белән үк бәйрәм ясарга тиеш ләбаса!

Зилә ханым, 8 Мартта иң кадерле бүләк нәрсә сезнең өчен?
– Чәчәкләр! Иң беренче язгы чәчәкләр! Мимозалар, лаләләр. Карыйсың: урамда әле һаман кыш, кар көртләре. Ә бәйрәм алдыннан чәчәк кибетләрендә беренче лаләләр күренә башлый. Шундый рәхәт булып китә! Яз килгәнен шуннан беләсең.

Якынлашып килүче бәйрәм яраткан чәчәкләрегез белән сөендерсен сезне, Зилә ханым!
– Рәхмәт! «Сөембикә» журналын укучы барлык әниләрне, дәү әниләрне, апаларны, кызларны бәйрәмебез белән котлыйм! Бәхетле булыгыз!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com