Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Аерса да юллар...

Аерса да юллар...

Фәния САБИРОВА
Фәния САБИРОВА
04 сентября 2017
535 карау
Тормыш юлымда ике Зөбәрҗәт белән очраштым. Беренчесе — балачактан итәккә-итәк тотынып, уйнап үскән дустым Әминә иде. Ә мин аны яратып «Зөбәрҗәт» дип йөрттем. Чөнки минем өчен ул үтә күренмәле асылташ зөбәрҗәткә тиң иде. Шәфкатьле һәм берәүгә дә энә очы кадәр дә начарлык эшли алмаучы дустым күңелемнең рухи таянычы булды. Безне бер-беребездән иң элек юллар, аннан еллар аерды. Әлегә кадәр мин яшьлек «Зөбәрҗәт»емә тиң кешене очрата алмаган идем.

...Залда утлар сүнде. Ә сәхнәдә кыз белән егет. Бер-беренә үтә дә гашыйклар. Кызы — Зөбәрҗәт исемле. Ул егет кочагына сыенганда — хисләренең сафлыгына, серле күз карашлары сирпелгәндә — күңеленең пакьлегенә, йөгерешеп бер-берсен куышканда — гәүдәсенең нәфис булуына сокланып туя алмыйсың. Тик монда — трагедия. Әлеге сафлыкны, пакьлек һәм нәфислекне менә-менә явыз көчләр таптап китәчәк. Әлеге кичереш шаукымыннан һич кенә дә ычкынып булмый. «И, ходаем,— дип уфтанасың,— бу мәхәббәт тә тормышның явыз кануннарына буйсынмыйча булдыра алмас шул». Саф йөрәкләр бергә кушылам дигәндә генә Акъегетнең әнисе Тәңкәбикә аларны зар елатып, бер-берсеннән гомерлеккә аера. «Соңгы тамчы каным да Акъегетнеке булыр!» Йөрәк түреннән чыккан бу сүзләрне Зөбәрҗәт тамашачының күңел кылларын тибрәндерерлек итеп, җаны ачынып әйтә. Күземне-яшь пәрдәсе каплавын сизми дә калам. Шушы авыр минутларда үтә кайгылы Зөбәрҗәт, байбичә Тәңкәбикә алдына тезләнеп, мәрхәмәтле булуын ялвара. Әмма хөкемче карарын үзгәртми.

Саф мәхәббәт хакына үз-үзләрен корбан иткән яшьләр өчен күңелнең сызлануы залда утлар кабынып, янымдагы тамашачылар кузгала башлагач та кимемәде. Чөнки мәхәббәтнең татлы һәм ачы газабы һәр чор, һәркем өчен хас сыйфат. Бу спектакль мине нәрсәсе белән шулай нык дулкынландырды соң әле? Әллә сәхнәдә Зөбәрҗәт образын тудыручы артистка сихерләдеме мине? Кем соң ул XIX гасыр гореф-гадәтләренең бөтен нечкәлекләрен Зөбәрҗәт образы аша оста гәүдәләндерүче артистка?

Бу артистка турында язу теләге миндә әнә шул чакта ук, М. Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклен карагач та уянган иде. Көндәлегемә: «Икенче Зөбәрҗәт белән очраштым» дигән юллар сызып куйганмын. Еллар мине әнә шулай икенче Зөбәрҗәт белән дә очраштырды. Инде шул еллар аша яшь артистка Люция Хәмитованың иҗат баскычларыннан күтәрелик.

1987 ел. Артистка уйнаган рольләрне санап чыгу өчен әлегә бер кул бармаклары да җитә. Менә алар: Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» комедия-водевилендә — Рәмзия, Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясендә — Зөһрә, Юныс Сафиуллинның «Алмаз-булат» әкиятендә — Гәүһәр, Туфан Миңнуллинның «Вөҗдан газабы» драмасында Резеда рольләре. Тик нәкъ менә шулар аша аның сәхнәгә үз сукмагы салынды, Люция театрның 1987 елгы эш йомгагында бүләккә лаек дип табылды.
Теләсә нинди иҗатка карата һәркемнең үз фикере бар. Әйтик, минем олы апам театр яратса да, спектакльләргә бик сирәк йөри. Анысы да Рауза Хәйретдинова уйнаганнарына гына. Шуңа күрәдер, «Галиябану»ны башка артистка башкаруын кабул итә алмый. «Бер генә артистка да бу рольне Рауза ханым уйнаган кебек уйный алмый», — ди ул. Бу сүзләрдән мин шуны төшендем: һәр буын тамашачысының үзенә генә ошаган, үзе генә табынган илаһи заты була. Ә Люция исә, безнең заман вәкиле буларак, миңа якын, миңа аңлаешлы. Беренче спектакльләрен карагач ук мин әнә шуңа төшендем.
Люциянең үзе белән очрашып күп тапкырлар сөйләшергә туры килде, һәм мин аның тынгысыз җанлы булуына да төшендем. Ләкин аның төп сыйфаты — сабырлык, тыйнаклык, дияр идем. Хәер, моны бер утырып сөйләшүдә генә ачыклавы да читен. Бервакыт «Таһир-Зөһрә» спектакленнән соң аның бизәнү бүлмәсенә керергә туры килде. Люция мине яшьле күзләре белән каршы алды.
— Ни булды?— дип борчылып сорадым.
— Күрдегезме, залдагы тамашачының күңел кыллары селкенеп тә карамады.

«Нәрсәгә телсез калып басып торасың? Җавап бир!»— дим үз-үземә. Кызганычка каршы, минем аңа җавап бирерлек әзерлегем юк иде. Аның каравы, ул көнне Люциянең тынгысыз җан булуына инандым. Үз эшеннән канәгать булмау — артистканы алга этәрүче көч.

Күзәтеп барам, әлеге сыйфат Люциягә иҗат канатының ныгуына ярдәм итеп килә. Моңа бәйләп шуны дә әйтергә кирәк, хәзер сәхнәдә яңа спектакльләр ешрак пәйда була башлады. Бу хәл яшь режиссер Фәрит Бикчәнтәев иҗаты белән бәйледер, мөгаен. Ул сәхнәләштергән «Казан егетләре» музыкаль комедиясендә — Хәбибә һәм «Бичура» (М. Гыйләҗев) исемле гыйбрәтле тамашада Наилә рольләрен аеруча зур осталык белән башкара Люция. Күп тапкырлар күзәткәнем бар, артисткаларның кайберләренә сәхнә пластикасы, ягъни гәүдә йөреше, сыгылмалылыгы җитеп бетми. Әмма әлеге спектакльләрне караганнан соң (жанрларына игътибар итегез) Люция башкарган рольләрдә бу кимчелекне сизмисең. Анда образларга карата хәрәкәтләрне сайлый белү осталыгы бар. Ул җиңел сөякле, җыйнак гәүдәле, җитез хәрәкәтле артистка. Мәсәлән, Т. Миңнуллинның «Акбай һәм сарык бәтие» әкиятендә Сарык бәтиен ул шул кадәр оста башкара ки, хәтта бераз иелә төшеп сәхнәдә сикереп, уйнаклап йөрүче бәти тамашачы күз алдыннан югалгач та, аның белән кызыксыну арта гына бара. Чөнки һәр хәрәкәт сарык бәтие образын тулысынча ачып бирүгә юнәлдерелгән, һәм ул табигый рәвештә башкарыла да.

Моңа өстәп, Люциянең жанрны оста сиземли белү сәләтен дә әйтер идем. Мәсәлән, музыкаль комедиядә биеп, чыр-чу килеп чабып йөрүче Хәбибә-Люцияне күргән тамашачының сабыр, тыйнак, яшь килен — Наилә ролен дә бер үк артистка уйнавына кайчак ышанасы да килми. Шулай ук Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясендә Сәлви ролендә,Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендә Гөлфирә-Йөзембикә ролендә, «Авыл эте Акбай»да Чарли ролендә аның бөтен килеш-килбәте, тавыш тембры да жанрга хас булганча бик тә табигый.

Люциянең яраткан артисткасы Зөлфирә Зарипова белән булган әңгәмә хәтеремә килде. «Артистлар һәр рольне дә борчылып уйнамыйлар» дигән фикерне ачыклау максатындагы сөйләшү иде бу.

— Әгәр ул йөрәк аша үтмәсә, сәхнәгә чыгып басуның мәгънәсе дә калмый,— диде артистка.— Чын йөрәктән уйный белү өчен кеше тумыштан чын күңелдән кайгыра, елый, көлә белергә тиеш бит әле. Кыскасы, уйнамаска, образның табигый агышына керергә! Тамашачы артистканы шул вакытта гына үз итә, якын итә алачак. Люция әнә шул осталыгы белән алдыра да инде.
— Люциянең киләчәгенә ничек карыйсыз?
— Аның сәләтенә ышануларын телим.

Бу сөйләшүгә өч ел вакыт узды. Бүген мин театрда аның сәләтенә ышанып карыйлар, дип әйтер идем. Чөнки Люциянең сәхнә тормышы чын мәгънәсендә тулы, хәтта аның бу хакта уйларга да вакыты юк. һәр рольгә яңа, үзенчәлекле төсмерләр табарга кирәклеге аңа, артистка буларак, эзләнеп яшәргә куша һәм аның шул эзләнүдән тукталганы юк.

Әлеге фикеремне РСФСРның атказанган, ТССРның халык артисткасы Нәҗибә ханым Ихсанова да раслады. Ул Люциянең сәхнәдә уйнау осталыгына да, кешелеклелегенә дә соклануын яшермичә сөйләде: «Яшь артисткабыз тормыш авырлыкларын, хәтта фаҗигане дә матур кичерә белә. Тормышны матур итеп күрә белү сәләтенә ия. Аның сафлыгына, эчкерсезлегенә сокланып туя алмаслык. һәм аның шушы сыйфатлары рольләрендә дә чагыла».

Ул ирешелгән уңышы белән канәгатьләнеп яшәргә ярата торган артистка түгел. Быел көзен тамашачыга күрсәтеләчәк «Ромео һәм Джульетта» трагедиясендә Люция аеруча җаваплы рольне — Джульетта ролен башкара. Әлегә ул уйнаган спектакльләрне яратып каравыбыз шик тудырмый иде. Ләкин бүген үк без аның турында сәләтле сәхнә артисткасы дип авыз тутырып әйтә алабызмы? Анысын тамашачы үзе Ромео һәм Джульеттадан соң билгеләр. Ә минем фикерем бер: әйе, ул сәләтле. Сәләт исә кибеттән сатып алына торган нәрсә түгел. Аңа нигез балачактан салына. Дөрестән дә, кечкенәдән үк Люция әти-әнисе белән бергә театрларга йөрергә яраткан. Бу турыда әнисе Сания апа әле дә булса көлеп искә ала.
— Олыларда да андый игътибарлылыкны күргәнем юк иде минем. Бик бирелеп, яратып карый иде ул спектакльләрне.

Люция, рус мәктәбендә укуына карамастан, татар әдәбиятын тырышып-тырмашып өйрәнә. 8 нче класста укыганда халык театрына йөри башлый. Анда аңа режиссер Рифкать Ибәтев ярдәм кулын суза. Театр училищесына кергәндә уйнау өчен әсәрләр сайларга да ул булыша. Әнә шулай 9 нчы классны бетереп театр училищесына имтихан тапшырырга бара Люция. Бәхеткә — барысы да уңышлы тәмамлана. Аны театр училищесына кабул итәләр.

Ул көннәрне Люция иң бәхетле көннәре буларак искә ала.
— Ә бүгенге көнең бәхетсезмени?
— Ул чакта мин сәхнә тормышын яшьлегем белән кабул иткәнмен. Авырлыкны күзаллый алмаганмын. Ә бүгең мин аңа олы хезмәт мәйданы буларак карыйм.

Әлеге сөйләшүебез бизәнү бүлмәсендә барды. Вакыт бик кыска. Ун минуттан Люциянең репетициясе башлана.
— Бик яраткан ролең бармы?
— Бөтен уйнаган рольләрем дә бик якын миңа.

Менә мин залда. Ә сәхнәдә бер-берсен өзелеп ярратучы Ромео һәм Джульетта. Биредә дә язмыш ачысы. Ике гаиләнең — Мон-текки һәм Капулеттиның элек-электән килгән дошманлыгы бер-берсен яратучы яшьләрнең никахына киртә була. Ләкин барыбер алар мәхәббәте үлемнән өстен булып кала. Дошманлашып яшәгән ике гаилә яшьләрнең табуты алдында татулаша. Уйлап баксаң, ике трагедиядә дә — «Ай тотылган төндә» һәм «Ромео һәм Джульетта»-да да бер үк фаҗига тасвирлана, мәхәббәткә мәдхия җырлана, Зөбәрҗәт белән Джульетта ролен дә бер үк артистка — Люция башкара. Тик аерма шунда — Зөбәрҗәтне ул сәхнәгә аяк баскан көннәрендә уйный, ә Джульеттаны бүгенге көндә шактый танылган артистка буларак башкара. Аннары — артистканың Джульетта ролен башкарганда сөйләве дә шигъри үлчәмдә бара: мәхәббәт турында аңлашу күренешендә сөйләм романтик рухта, ә сөт анасы белән сөйләшкәндә тормышчан рухта яңгырый.

Ә хәзер без шушы ике спектакльдә күтәрелгән проблемага күз салыйк. Ирекле мәхәббәт, азатлык һәм алдынгы идеяләрне алга сөргән, халыкны фаҗигале язмышка этәреп килгән гореф-гадәтләргә каршы чыккан Зөбәрҗәт белән Акъегет; ялкынлы һәм улмәс мәхәббәтләре белән ике гаилә арасында булган дошманлыкка чик куючы Ромео һәм Джульетта — гүзәллеккә һәм гаделлеккә омтылучы образлар буларак гәүдәләнәләр. Күптән язылган бу әсәрләрнең бүгенге көндә яңгырашы югалмаганмы? Юк, без аңа бүген бигрәк тә сусаганбыз. Кызганыч, бүгенге көн тормышыбызда мәхәббәтнең сафлыгын тою гына түгел, ә аны бөтенләй аңламыйча яшәүчеләр күбәеп китте. Мәхәббәтнең сафлыгын югалттык кебек. Аның өчен яна белергә, көрәшә белергә оныттык. Зөбәрҗәт-Джульетта кебек көчле, сөяр җанлы кызларыбыз, Акъегет һәм Ромео кебек батыр егетләребез бармы соң безнең? Менә нәрсәгә сызлана җан, күңел тынычлыгын җуя. Шуңа күрә спектакль бүген бара. Бүген анда күтәрелгән проблемаларның җитдилеге тагын да югары.

Люциянең күз карашы һәрвакытта якты һәм җылы. Бу караш аның табигатенә, холкы үзенчәлегенә хас сыйфат, күрәсең. Әнә шуңа күрә дә әле бернинди дә явызлык һәм намуссызлык белән очрашырга өлгермәгән зөбәрҗәттәй дустым Әминәне хәтерләтте ул миңа. Шундый ук сафлык, нәфислек. Дөрес, тормышның «шаукым»нарын кичереп тә, гомер буена үз-үзен югалтмыйча яшәүче кешеләр дә була. Олы җанлы диләр андыйларны. Люция дә әнә шулар токымыннан. Мин моны ышанып тәкърарлыйм. Ярый әле юллар безне очраштырды.

Иҗади таулар кич, Люциям!

"Сөембикә" журналының архивыннан.
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy