Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Илсөя Бәдретдинова: Илфак Шиһапов белән танышканчы мин “нормальный” җырлар җырлый идем (эксклюзив интервью)

Илсөя Бәдретдинова: Илфак Шиһапов белән танышканчы мин “нормальный” җырлар җырлый идем (эксклюзив интервью)

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
06 июля 2017
688 карау
Илсөя Бәдретдинованы интервьюга чакыруның төп сәбәбе - соңгы арада популярлыгы артуы. Илсөя иҗаты аша халык мәрхүм продюсер Илфак Шиһапов турында хәтирәләрен яңарта, күпләр Илфак Шиһаповны үзләре өчен яңадан ачты, күпләр - моңарчы бөтенләй кызыксынмаган кешеләр - Илфак Шиһаповны белделәр. 

- Илсөя, сезне интервьюга чакыру табигыйдер, чөнки сез Илфак Шиһапов белән иҗади мөнәсәбәтләрдә дә, шәхси мөнәсәбәтләрдә дә булдыгыз. Халыкның шушылай яңадан омтылуын, Илфак белән булган уртак иҗатыгыз белән кызыксынуын күргәч, Илфак бу дөньядан тиешенчә бәяләнмичә китте дип уйламыйсызмы? Бу шаукымны сез үзегез дә сизәсезме?
- Беренчедән, сез мине интервьюга чакыргач, шәхси бернәрсәгә дә кагылмыйбыз дигән сүз бар иде, ләкин сез журналист буларак моның ничек тә җаен табып, матур итеп сорау бирә белдегез - шулай дип әйтик.
Ә кайчан күргәнегез бар безнең татарда кешене исән чакта зурлаганнарын? Чынлап, кеше киткәннән соң бөтен яхшы яклары килеп чыга, бу яхшы кеше булган икән, болай булган икән, дип. Монда бернинди дә искитәрлек әйбер юк, бу безнең милләт өчен гадәти нәрсә.
Илфакның эшлисе эшләре, идеяләре бик күп булгандыр дип уйлыйм. Безнең аерылганга хәзерге вакытта ике ел ярым, соңгы вакытларда без аның белән бөтенләй аралашмадык, шуның өчен нинди идеяләр белән янып-көеп йөргәнен белмим, кызганычка каршы. Ләкин Илфак Шиһапов бервакытта да идеясез яшәмәде, шуның өчен эшләнәсе эшләре алда булгандыр дип уйлыйм.

 

Ә бәяләнмәгән дигәндә... Бүгенге көндә Илфак язган җырлар (шәхсән мин башкарган җырлары гына да өч йөзләп), Илфакның тарихи мәкаләләре бик күп, журналист буларак язган мәкаләләре күп, чыгарган китаплары бар, аның язган сценарийлары, аның бүгенге көнгә хәтле сәхнәдән төшми торган спектакльләре – алар бөтенесе дә бар. Һәм аңлаган кешеләр, аны якын иткән кешеләр (ә алар бик күп!), аны шәхсән дә, иҗатын да күпмедер дәрәҗәдә бәяләгәннәрдер дип уйлыйм. Хөкүмәт тарафыннан ниндидер бәяләүләр турында сөйлисе дә килми, чөнки дөресен әйтәсе килми, ә ялганлый белмим.


“Быел минем сәхнәгә чыкканга унбиш ел була. Күрмәгән калмады инде...”
 

- Сезнең башлангыч чор иҗатыгызны хәтерлим. Сезгә бик авыр булганын беләм, чөнки сезнең җырларга баштан ук “неформат” дигән мөһер сугылды, шуңа күрә сезне эфирларга кертмәделәр, телевидениегә чыгармадылар, бик авырлык белән чыктыгыз. Башта “неформат” сүзен сез ничек кабул иткәнсездер, белмим, ләкин бераздан сез ул неформатлыкны үзегезнең плюска әйләндереп, махсус: “Без неформатный җырчылар”, - дип йөри башладыгыз. Неформатны плюска чыгару кемнең идеясе иде?
- Бу бәлки сезнең шәхсән фикерегездер, мин алай дип әйтмәс идем, юк. Бу бары тик Илфак белән безнең әйтәсе килгән сүз иде. Мин хәзер сезнең каршыгызда кәнфитләнеп, ниндидер матур сүз сөйләп утырасым килми, миңа 36 яшь, мин ничек бар, шулай, гомергә шулай булдым, шулай булып калачакын һәм турыдан әйтәм - мин бервакытта да үземне җырчыга санамадым, минем вокал мөмкинчелекләрем дә зур түгел. Безнең бары тик Илфак белән бергә башланган иҗат иде, һәм ул ничек бар, шулай барды. Монда әйтәләр: “Сез альтернатив жанр, сез рок җырчы, сез поп җырчы”, ә мин белмим нинди стильдә эшләгәнемне. Минем күңелем нәрсә куша, шуны тотам да җырлыйм. Бүген дә шулай ул, Илфак белән булганда да шулай иде. Минем концертларда халык җырлары да бар, социаль темага кагылган җырлар да бар, тарихи җырлар да бар, шырдый-бырдый темаларга гына да җырлар бар - бөтенесе дә бар. Без альтернатив, безне тыялар дип йөрү булмады, безнең бары тик үзебезнең иҗатны кешегә күрсәтәсе килде һәм без аны күрсәттек ахыр чиктә.
Булды шундый хәлләр дә - мин районнарны атамыйм инде, ниндидер меңәрләгән сәбәпләр табып, мәдәният йортларына кертмичә дә йөрделәр. Ахыр чиктә Илфак белән утырып сөйләштек тә, ул шундый фикер әйтте: “Бездә демократия, әйдә болай итәбез: авыл сабан туйларындагы кебек КАМАЗ арбасында генератор төяп барабыз, аларның районындагы электр тогына да тотынмыйча, генератор белән эшлибез һәм үзебезнең концертны күрсәтәбез, бушка күрсәтәбез!” Шундый сүз барып ишетелгәннән соң безне мәдәният йортларына керттеләр. Бу булган хәл.
Күп нәрсәләр булды, инде быел минем сәхнәгә чыкканга унбиш ел була, күрмәгән калмады, төрлесе булды.
 

“Аска төшкәндә нишләптер җәяүләп кенә түгел, тәгәрәп төшә башлыйсың”
 

- Бер интервьюсында Илфак тамашачыны ничек җыюы, ничек халыкка якынаюы турында әйткән иде. Нинди генә татар авылына барсак та, өч кеше килгәнме, биш кеше килгәнме концертка - без концертны куя идек, диде. Гадәттә бит зал җыелмаган очракта концерттан баш тарталар. Сез бөртекләп җыелган кешегә концерт куйдыгыз һәм шуның исәбенә халыкны, үзегезне яратучы тамашачыларны җыйдыгыз. Бу чыннан да шуның исәбенә эшләндеме һәм сез бу ысулны башка җырчыларга да киңәш итә аласызмы?
- Һичшиксез! Гәрчә минем бүгенге көндә ниндидер гөнаһым бардыр, чөнки минем берничә концертны кичектергән, хәтта баш тарткан булды. Мәсәлән, минем группада тугыз кеше эшли, төркемне тотар өчен чыгымнар бик зур. Үзләре: “Килегез әле безгә концерт белән”, - дип чакырып китерәләр. Без афишаларны, билетларны җибәрәбез, һәм безгә көнендә әйтәләр: “Билетлар начар сатылды бит әле, монда яңгыр ява, күрше авылдан чыга алмыйбыз”, - диләр. Өйләреннән чыга алмыйча яталар. Әйе, андый вакытта без бармыйбыз. Минем берничә андый гөнаһым бар. Мин моны туры әйтәм - чөнки, барган очракта, мин бик зур суммага минуска китәм дигән сүз. Бервакытта да мин, халык әз җыелды дип, ставкаларын  түләмәгән хәл юк, минем группада һәрберсенең үзенең ставкасы бар һәм алар аны концертта ничә кеше булуга карамастан алалар. Аның төп башы миңа төшә, шуңа ул вакытта уйларга туры килә.
Ә башлаган вакытта... Без бөтенебез дә шундый энтузиазм белән башлаган кешеләр, бигрәк тә без Илфак белән, группаны кыскартып, үзебез генә булса да бара идек, концерт куя идек. Һәм мин тәгаен әйтә алам: кайчандыр район үзәкләренә килеп, егерме кешегә өч сәгать концерт куйган районнарда бүгенге көндә мин өчәр көн рәттән ачык кассага сольный концерт эшлим – бу тикшерелгән нәрсә.
Шуны әйтәсе килә: бер җырны ротациягә биреп, аңа клип төшерү, популярлык яулау бер еллык булырга мөмкин, халык шул җырга алданып килә, концертыңны карый, үпкәләп кайтып китә дә киләсе елга килми. Халыкны бары тик берәмтекләп җыярга кирәк һәм бер килгән кешене җибәрмәскә тырышырга кирәк.
Хәзер, акчаң булса, популяр булып була, монда сүз дә юк, ләкин менгәч тә шунда тотынып торырга кирәк, менә шунысы иң авыры. Әле аннан да авыррагы бар: менә шунда тотынып торганнан соң, күпмедер вакыттан аска төшә башлыйсың, ә аска төшкәндә нишләптер инде җәяүләп кенә түгел, тәгәрәп төшә башлыйсың – менә монысы бигрәк тә авыр.

Мин исемнәре белән әйтә алмыйм, бүгенге көндә  зур-зур җырчылар билет сата алмыйлар. Алар минем өчен бик хөрмәтле җырчылар, гомере буена эшләгән җырчылар, бөтен җаннарын шушы сәхнәгә биргән кешеләр, ләкин аларга билет сатылмый, мәсәлән. Бу популярлык төшүме, бу безнең халыкның карашы үзгәрүме, бүтән нәрсәгә омтылышымы? Ләкин мин моны табигый дип уйлыйм: бер кеше гомере буена популяр булып тора алмый, замана да үзгәрә, кешенең мәнфәгатьләре дә үзгәрә, һәм сәхнә ул яшьлекне, матурлыкны ярата торган нәрсә. Артист гомере кыска, мин шулай дим.
Егермешәр, утызар ел сәхнә тотып торган кешеләргә һәйкәл куярга кирәк, ул бик катлаулы эш, кырыйдан карап торганда бик җиңел кебек. Сез социаль челтәрләрдә еш була торган кеше буларак бәлки күзәтәсездер, минем Инстаграмда, Контакт битләрендә нәрсә анда. Миңа ике кешенең берсе яза: “Сезнең эшегез җиңел, матур киенәсез дә рестораннан ресторанга гына йөрисез дә, фәлән-фәсмәтән”. Ә минем беркемгә бернәрсә дә исбатлап утырасым килми, үзе эшләп карамаган кеше аңламый. Бер көнне шулай күп кенә язганнан соң, язып куйдым бит инде: “Сез дә шулай яшәгез”, - дип. Бик җиңел икән, сез дә шулай яшәгез.
 

“Мин бүген һәрбер күзәнәгем белән баламның сәхнәгә менүен теләмим”
 


- Сездән, кадерле җырчы булыр өчен, популярлык казану өчен нәрсә эшләргә кирәк дип сораучылар бармы? Яшь җырчылар киләме киңәш сорап?
- Бар, бик күп. Авыллардан киләләр, әти – әниләре: “Минем  кызым бик матур җырлый, без сыерны сатабыз, тракторны сатабыз, менә шул акчаны бирәбез, ярдәм итегез, безнең кызның җырчы буласы килә”, - дип. Беләсезме нәрсә дим? “Балагызга бәхет телисез икән, җырчы булырга җибәрмәгез”, - дим. Мин моны чын күңелемнән әйтәм, мин бүген һәрбер күзәнәгем белән баламның сәхнәгә менүен теләмим.

- Сәбәбе?
- Шәхси тормыш юк. Син һәрвакытта да кеше алдында. Ул кырыйдан караганда гына бик матур, бик җиңел хезмәт кебек. Алай түгел. Менә, мәсәлән, елына 180 сольный концерт куела. Үзе концертлар белән йөреп кармаган кеше аңламый аны – димәк, мин 180 көн өйдә кунмыйм дигән сүз. Мин, мәсәлән, әни кеше. Ходайга рәхмәт, баламның геннары әйбәт, акыллы, тәртипле бала, отличник бала, бик итагатьле бала. Ләкин мин, иртән уятып, ботка пешереп, башыннан сыпырып, мәктәпкә озатып, кайтканын каршы алып утыра алмыйм, гәрчә бөтен күңелем белән шуны теләсәм дә. Бу минем профессиям.
Әйтәләр, ошамаса кит, бар, дип. Кит тә, бүтән эштә эшли башла, диләр, ә бүтән эштә эшләп мин баламны карый алмыйм, ашата алмыйм. Менә шушыңа кереп киткән мин һәм минем зарланып утырасым килми. Бу минем яраткан эшем, мин моңа хәзер бөтен башым белән кереп киткән, унбиш ел бәләкәй генә гомер түгел. Аңа да карамастан, мин үземнең баламның анда баруын теләмәс идем.

- Гаиләгез таркалу да артистлык белән бәйлеме?
- Гаиләнең таркалу сәбәпләре бик күп, хәзер аның турыда сөйләп утырудан бернинди мәгънә дә юктыр дип уйлыйм. Тик торганнан гына булган нәрсә түгел. Ләкин мин тәгаен шуны әйтә алам: без унөч ел буена Илфак белән бик матур яшәдек, бервакытта да начар сүз әйтмәдем, кешеләрдән дә әйттермәдем һәм бүген дә әйтмәячәкмен. Илфак ул – Илфак.
 

“Илфак белән танышканчы мин нормальный җырлар җырлый идем”


- Илсөя, сезнең үзегез өчен кадерле җырчылар кемнәр?
- Бу бик провокацион сорау, алар бөтенесе дә минем өчен коллегалар, берсен аерып, берсен яманлыйсым килми. Бар, мәсәлән, мин иҗатын бик хөрмәт итеп, кеше буларак хөрмәт итмәгәннәре, бар иҗатын бөтенләй аңламыйча, кеше буларак хөрмәт иткән кешеләрем дә.

- Кемнең иҗатын тыңлыйсыз, кемнең иҗатыннан өйрәнәсез - бармы шундый шәхесләр?
- Юк, монысына да җавап бирмим.

- Алдагы интервьюда, сезнең белән сөйләшкәндә сез әйттегез: "Мин җырлый башлаганда икенче төрле җырлар җырлый идем", - дип. Илфак белән танышкач, сез Илфак тәкъдим иткән җырларны җырлый башладыгыз һәм сез аңа әйтә торган булгансыз: “Шундый җырлар буламени”, - дип.
- Әйе, нәкъ шулай.

- Бу җырларны кабул итеп җырлый башлау сезгә психологик яктан авыр булмадымы? Аларның тематикалары мәхәббәт тә, авыл да түгел бит?
- Үзебезчә, авылча әйтеп куйыйк әле - мин нормальный җырлар җырлый идем.

- Нинди була ул нормальный?
- Нормальный җырлар – миләш, чәчкә, фонтан, ромашка, әнием, әтием, апам турында. Илфак белән таныштык, күпмедер вакыттан соң ул беренче җырын – “Күңел” җырын миңа язып бирде. Ул аның чынлап та беренче язылган җыры. Мин аны тыңладым да, ул вакытта әле “Илфак абый” дип эндәшә торган вакыт иде: “Кит инде, Илфак абый, мондый җыр булмый”, - дидем. “Була”, - ди. Җырлап карадым, ә аннан соң, тора-бара, әйтәм: “Син нигә миңа шундый җырлар язасың соң, аның башкасын язып булмыймы соң?” – дим. “Синең үзеңнең тавышыңны кырыйдан ишеткәнең бармы соң?  - ди Илфак. - “Сиңа бит инде, җанкисәк, чәчкәләр турында җырлый торган тавыш бирмәгән Ходай”, - ди. Ырылдый торган нәрсәдер бар шул тавышта, яшь чакта ул бөтенләй нык иде, акцент та көчле иде. Кереп киттем, җырладым да “Күңел”  җырын, аннан соң “Ялгыш язмыш”, “Сәер кеше”, “Алсу”, “Өметсез юллар” китте. Һәм мин биш-алты җыр җырлаганнан соң, теге “нормальный” җырларны җырлый алмаячагымны аңладым, чөнки мин аларның мәгънәсен дә аңламый башладым, алар бөтенләй минем өчен ятка әйләнде.

Илфакның җырлары – ул минем күңел халәте. Бәлки, ул минем күңел халәтемне тойганга күрә, аныкы белән тәңгәл килгәнгә күрә, шушындый симбиоз килеп чыккандыр да икебез арасында.

 

“Без Илфак белән очрашырга, гаилә корырга, бергә торырга, бала табарга тиеш  булганбыздыр инде”
 


Без аның белән ярты караштан аңлаша идек. Безнең төркемдә озак еллар эшләгән кешеләр, мәсәлән, көләләр иде. Кешеләр алдында кычкырып сөйләшә алмый торган сүзләрне без Илфак белән утыра идек тә: “Шуннан нәрсә? Мин белмим, үзеңә кара инде. Әйдә, сөйләшкәнчә алайса. Аңладым”. Бетте, беркем бернәрсә аңламый, ә без бер-беребезне аңлый идек, иҗатта да, тормышта да. Күрәсең, без аның белән очрашырга, гаилә корырга, бергә торырга, бала табарга тиеш  булгандыр инде. Бернәрсә дә бездән тормый, Ходай ничек язган, шулай булган. Ул миннән унике яшьтән дә артыграк олы иде, мин аның белән танышканда миңа егерме яшь иде. Менә шушылай булырга тиеш булган.
Мин бүгенге көндә әз генә дә, бернәрсәгә дә үкенмим, минем шундый бәхетле гомерем булды, минем менә дигән улым бар, минем җырларым бар һәм минем бүгенге күңел халәтем - бөтенесе дә Илфак белән үткән язмыш белән бәйле. Илфак Шиһапов – минем тормышымда иң зур роль уйнаган кеше, төрле яклап.
 

“Хәзер тегенди җырларны да җырлыйсы килә”
 


- Сез әйттегез, Илфак миңа җырлар тәкъдим итте һәм мин бераздан “нормальный”, гадәти җырларны кабул итә алмый башладым дип. Ул сезнең күңел халәтегезне, сезнең тойгыларны һәм потенциалыгызны сездән дә алданрак тойган булып чыга?
- Әйе, ача белгән дигән сүз. Ә хәзер, бәлки, олыгаямдыр инде, олыгаю галәмәте дип кабул итәм - хәзер тегенди җырларны да җырлыйсы килә, “Мәтрүшкәләр”не җырлыйсы килә, “Кыр казлары артыннан” җырлыйсы килә, “Җан ярсуы”, татар халык җырларын җырлыйсы килә. Мин андыйларны да кертәм.

Җырны сайлаганда сүзләренә генә игътибар итәм диючеләр бар, көенә дип, ә мин аңлый алмыйм кайбер вакытта - бөтенләй беркемгә ошамый торган җырга мин күңелем белән гашыйк булам да шуны җырлыйсым килә. Һәм мин нигә икәнен аңлата алмыйм.

- Сезнең репертуарда татар милләтенә багышланган, милләт мәнфәгатьләрен кайгырткан җырлар бар. Без сезнең уртак иҗат башланган чорда Илфакны татар журналисты буларак, татар дөньясында билгеле шәхес буларак һәм милли идеяләр белән сугарылган кеше буларак белә идек. Ә сез татар милләте, аның проблемалары, киләчәге турында ул вакытта, Илфак белән очрашканчы, уйлый идегезме? Әллә сезне милли җанлы итеп Илфак үстердеме?
- Монда башыннан ук башларга кирәк. Илфак белән танышканда миңа егерме яшь иде.

- Яшькә карамый ул.
- Бәлки карамыйдыр да. Мин гап-гади авыл кызы, мин, мәктәп программасыннан тыш, сәясәт белән дә, тарих белән дә кызыксынмый идем. Ләкин Илфак белән яшәп, ул хәлләр белән кызыксынмый мөмкин түгел.


- Сезнең шул вакытта милләткә, татар халкына мөнәсәбәтегез үзгәрдеме?
- Бәлки, мин дөрес аңлата алмаганмындыр. Мин тумыштан патриот.  Илфак ягыннан моны яңадан ачу гына, ныгыту гына булгандыр. Илфак тарихи китаплар укый иде. Аның белән кызыксынасың, тегесен беләсең, монысын беләсең яшәгән саен. Яшь тә бара, фикерләү арта. Соңга таба инде социаль темаларга, тарихи темаларга ныгытып кереп киттем,.

- Социаль, сәяси темаларга җырларыгыз өчен сезгә янаулар булмадымы?
- Булды, төрлесе булды. Әйтәм бит, концерт куйдырмаган вакытлар булды. Мин хәзер көлеп кенә карыйм инде аңа. Казанда ниндидер бер чарада, стадионда концерт вакытында, минем кулда балам, миңа өч номердан соң сәхнәгә чыгарга, Илфак каядыр китте - һәм минем янга диндәге бер абзый менде, сакаллы, түбәтәйле. Шуның кадәрле пычрак сүзләр әйтеп бетерде ул! Мин гаебем нәрсәдә икәнен дә аңламадым. Син болай, син тегеләй, сәхнәгә чыгып кына кара, син дингә каршы сөйләдең, син болай иттең, дип, бик ямьсез сүзләр әйтте, кулымда сабый бала булуына карамастан. Әллә нәрсәләр булып бетте бу унбиш ел эчендә. Гайбәткә, пычрак ягуларга мин игътибар итмим инде хәзер, төрлесе булды.
 

“Кем ул Илсөя Бәдретдинова?”
 

- Сез сәхнәгә үзгә стиль белән килеп кердегез. Һәм шул ук вакытта татар сәхнәсендә альтернатив музыкантлар дигән төркем оешты - рок музыкантлар, рэп төркемнәр барлыкка килде. Алар бик актив иде, чаралар, концертлар оештыралар иде. Сез шул вакытта алар белән йөрмәдегез, аларга кушылмадыгыз. Моның сәбәбе нәрсәдә булды? Сез дә бит альтернатив идегез.
- Альтернатива нәрсә дигән сүз ул, сез миңа аңлатыгыз әле?

- Попсага альтернатива.
- Мин бит попса да җырладым шул ук вакытта. Мин тагын бер кат әйтәм: мин нинди стильдә, нинди жанрда эшләгәнемне аңламыйм. Әйе анда җыелдылар рок җырчылар, ул вакытта Алканат, Ittifaq төркемнәре бар  иде, алар шактый иделәр, аларның тәгаен бер юнәлешләре бар, шушы жанрда эшлиләр, ә мин кем? Кем ул Илсөя Бәдретдинова, нинди юнәлештә эшли ул - мин бүгенге көнгә хәтле аңлый алмыйм. Миннән сорыйлар да нинди юнәлештә дип, ә мин әйтәм: “Илсөя Бәдретдинова юнәлешендә”, - дим. Ә мин аңлый алмыйм, аңлата алмыйм, һәм миңа андый тусовкалар бер вакытта да кызык та булмады, дөресен генә әйткәндә, тусовкада йөрергә вакыт та булмады. Без бит концертлар белән эшләдек, кайтып кермичә гастрольләрдә йөрдек.

-  Мин, Илсөя, Сезне социаль челтәрләрдә күзәтәм. Җанатар булып түгел, журналист буларак. Башкаларны да күзәтәм. Күзәтәсең, карыйсың татар сәхнәсе дөньясын, алар бер тусовкада әйләнәләр, бер-берсе белән селфи төшәләр, ә Сез һәрвакыт аерым. Теге вакытта альтернатив төркемнәргә дә кушылмадыгыз. Сез гомумән тусовка кешесе түгелме?
- Түгел. Мин йөрим, йөрим дә, кайтам да, өемдә берүзем калам. Рәхәт шулай. Минем андый чараларга йөрергә вакытым да юк, теләгем дә юк, дөресен генә әйткәндә. Кунакка да күп чакыралар, тусовкаларга да чакыралар.

“Әгәр дә мин үлгән булсам, Илфакны яманлаган булырлар иде”
 

- Якын дусларыгыз бармы?
- Бар, Аллага шөкер. Бик авыр вакытлар булды, Илфак белән аерылганнан соң бик авыр вакытлар булды, шушы депрессиядән чыгаручылар – алар минем дусларым. Төнге өчтә шалтыраткан вакытлар булды, биштә шалтыраткан вакытлар булды, килеп кыйнап бетергән вакытлар булды. Без бит барыбыз да эмоциональ кешеләр.

Минем, бәлки, үземнең организм өчен бик начар гадәт бардыр - мин зарланырга яратмыйм, мин еларга яратмыйм кеше алдында, мескенләнергә яратмыйм, ә эчтә җыела бит ул. Социаль челтәрдә миңа язылган бер-ике комментарийны гына укып карагыз - нормаль кешенең йөрәге моны күтәрергә тиеш түгел. Бөтен нәрсәдә гаеплиләр, бөтен нәрсәгә пычрак аталар, Илфак арабыздан киткәч бу бөтенләй нык башланды. Әгәр дә мин үлгән булсам, Илфакны яманлаган булырлар иде. Безнең халык кызык шулай: бернәрсә дә белмәгән көенә шуның кадәрле начар сүзләр әйтә. Мин үзем кабул итмим андый әйберне, мин чыныккан. Бәлки, мин хәзер катгый, ямьсез сүз әйтәмдер, ләкин мин ябык аккаунтлардан, фейк группалардан, кеше аша, ниндидер пычрак, яла ягулар, гайбәт, ямьсез сүзләр җиткерүчеләрне койма артыннан өреп ята торган карт, тешсез этләр итеп кенә кабул итәм. Ул тешли дә алмый, ләкин аңа берәр нәрсә әйтергә кирәк, мин монда бит әле, мин эт бит әле, миңа карагыз әле, игътибар итегез әле дигән кебек. Мин андый түбән, этләшеп ята торган дәрәҗәгә төшә алмыйм, гафу итегез. Бервакытта да артыннан сөйләгәннәрен яратмадым, бервакытта да үзем кеше артыннан сөйләмәдем. Әгәр дә бүгенге көндә кемнеңдер миңа яла ягасы килә икән һәм аның шушы яласын дәлилләрлек әйберләре бар икән – мин дуэльгә әзер. Утырсыннар, килсеннәр, күземә карап әйтсеннәр. Минем яшерер нәрсәм юк, мин ничек бар, шулай сөйлим, мондый түбәнчелекне аңламыйм мин.

Һәм, Аллага шөкер, минем улым аларны кабул итми. Мин үземнең аккаунттан, ә анда 73 меңгә якын кеше утыра, минем йокыдан торуыма шәхси хәбәрләргә, директка иллеләп хәбәр килеп төшкән була, анда да әллә нәрсәләр язалар - менә шушы 73 мең кеше арасыннан ике генә кешене мин үзем сызып аттым, кара исемлеккә керттем, чөнки башка сыймаслык нәрсәләр яза башладылар. Минем инстаграм улымның телефоны белән синхронизациядә тора, улыма ямьсез кагыла башлаганнан соң гына кара исемлеккә керттем. Ә болай алар минем өчен бөтенесе дә кадерле, бу үземә пиар ясау түгел, мин халык белән аралашам шушы социаль челтәрләр аша, мин аларның фикерләрен беләм, мин эстраданың юнәлешен күзәтәм, халыкка нәрсә кирәк икәнен, нәрсә белән сулаганнарын күзәтәм. Һәм хәтта ниндидер көнкүреш темаларына да аралашам, кайнатма ясарга өйрәтәләр алар мине,  тегесен өйрәтәләр, монысын өйрәтәләр, ниндидер киңәшләр бирәләр. Миңа кызык, алар белән аралашу чарасы дип кабул итәм, ләкин ниндидер гайбәт сатып утыру чарасы дип түгел. Мин яшермим, вакытым булганда укыйм комментарийларны, укып чыгам һәм үзем өчен ниндидер нәтиҗәләр ясыйм, бары тик шул гына.
 

“Мин Илфакның 13 ел бергә торган хатыны”
 

- Күп очракта, сиксән процент очракта сезнең постлар кемгәдер нәрсәдер дәлилләргә тырышкан кебек. Сез кулланучыларны үртәп язасыз, нәрсә дәлилләмәкче буласыз?
- Ә кайбер вакытта  үртәми мөмкин түгел, әйтәм бит. Анда гайбәтләр, пычрак язалар, сез тегеләй, сез болай, тагын сез икән инде, мин сезне күралмыйм - җыен шуның ише әйберләр язалар. Андый вакытта мин рәхәтләнеп көләм.

Бүгенге көндә, ялгышмасам, (мин медицинада бик тирән йөзә торган кеше түгел), мазохизм дигән диагноз бар. Андыйларга мин чирле кешегә караган кебек карыйм, бу - мазохизм. Мин үземә ошамаган кеше белән сөйләшү, аралашу, тормышын күзәтү түгел, мин аның белән сөйләшмим дә, миңа нигә кирәк ул?! Мин бер тапкыр яшим, мин миндә берәү генә һәм миңа мин кызганыч. Минем вакытым кызганыч үземә ошамаган, яратмый торган, бигрәк тә күралмый торган кешеләр белән сөйләшеп тору. Бу минем өчен, мәсәлән, башка сыймаслык хәл, ә алар утыралар. Шундый кешеләргә башыннан сыпырып кына, матур итеп кенә аңлатасы килә, ләкин мин аларны да хөрмәт итәм, алар минем кешеләр. Мин бөтен кешегә дә хөрмәт белән карыйм, кешеләр төрле була, нишләтәсең инде, мин кемнедер яратмыйм, мине кемнәрдер яратмый, ләкин без барыбыз да кем өчендер иң кадерле кешеләр һәм без барыбыз да үз фикеребезне әйтергә хаклы.
Ләкин, мин яңадан бер тапкыр әйтәм, әгәр дә минем балама кагылалар икән, мин моны күтәрә алмыйм, мин бөтен дөньясы белән күтәреп бәрәм, әйтеп кенә карасыннар берәр нәрсә. Чөнки монда китте шундый нәрсәләр, бәлки әйтергә ярамыйдыр да мондый нәрсә, бу соңгы хәлләрдән соң, мин бер бик куркыныч хәбәрне әйтәм: мәсәлән, миңа язып куйганнар: “Илфакны күмгәндә әнисенә ничек авыр булган булса, тиз арада сезгә дә шулай авыр булсын иде”, дип. Сез хатын-кыз буларак ничек кабул итәсез моны, бу фикерне, бу сүзне язган кеше гомумән адекват кеше дип уйлысызмы сез? Болар минем балама үлем белән яный башладылар дигән сүз бит инде бу, син дә балаңны күм дә, сиңа да шулай авыр булсын дигән сүз бит бу!

- Моның сәбәбе нидә соң?
- Ә мин аңлый алмыйм бит аны.

- Дошманнарыгыз бармы?
- Юк, минем дошманнарым да юк иде. Әйтәләр анда, менә шундый мәгълүмат беләбез сезнең турында. Минем баштагы мәгълүматларны сөйләп бетерсәм, чәчләрегез үрә торачак. Бервакытта да сөйләмәдем, миңа кирәк түгел. Мин беркемгә дә бернәрсә дә дәлиллисем килми, ләкин мин бик күпне беләм. Һәм әйтәләр икән, без Илфак турында шундый мәгълүмат беләбез, мондый мәгълүмат беләбез, дип... Мин аның 13 ел торган хатыны һәм алар миңа яңалык ачмыйлар. Мин Илфакны бик яхшы беләм һәм безнең арада нәрсәләр булганын күпкә яхшырак беләм бу сүзләрне сөйләүчеләрдән. Илфакның күңел халәтен һәм башкасын миңа сөйләргә кирәк түгел, аны мин бик яхшы беләм.

Беркем алдында да акланасым да килми һәм нәрсәдер исбатлап утырасым да килми. Монда Илфак та начар дигән сүз түгел, мин дә начар дигән сүз түгел, без бары тик аерым яши генә башладык, ике ел ярым булды безнең аерылганга. Минем аның белән бик күптәннән аралашканым булмады, аның белән аралашкан кешеләр башка, алар турында сүз юк, ә нишләптер мин гаепле булып калдым. Мин моны башыма да китерә алмыйм, аңлый алмыйм. Бала белән аралаштырмаган, тегеләй иткән, болай иткән, судларга биргән дигән сүзләр дөрес түгел.

- Суд турында аңлатып китегез әле?
- Бер суд булды - алимент турында. Башка суд булмады. Ә алиментка хатын-кыз кайсы вакытта бирә? Ләкин алимент алмадым мин барыбер. 
Бар да тәртиптә, меңләгән кешеләр аерылышалар, кушылалар. Нишләп безгә калгач кына шулай каныктылар - мин шуны гына аңлый алмыйм. Кеше китте бит инде хәзер, кызганыч! Хәзер бернәрсә дә үзгәртеп тә булмый.
 

“Илфакның мәете янында Илсөянең кыланып елап басып торды дигәннәре башыма сыймый”
 


Монда булды шундый нәрсәләр: минем киемне дә карыйлар - Илфак үлгәч, ул кыланып елап торды, ул аллы-гөлле яулык бәйләп килгән, тегеләй иткән, болай иткән. Әйе, мин нинди яулык бәйләгәнемне ул вакытта карамадым, нинди яулык таптым, шуны кидем дә киттем. Минем башыма сыймый Илфакның мәете янында Илсөянең кыланып елап басып торды дигәннәре. Кем нәрсә белә соң? Шаккаткыч! Бу безнең менталитет, бу сай йөзү һәм фикерләү рәвеше. Акыллы кеше, хәтта тәгаен белгән очракта да, исбатлый алган очракта да дәшми, чөнки ул акыллы кеше. Без беребез дә гөнаһсыз түгел, безнең беребезнең дә капчыгы буш түгел. Әй Ходаем, әллә нәрсәләр бар дисең дә үтеп китәсең.

- Сез бит икегез дә халык алдында булдыгыз, халыкның сезнең аерылышуның сәбәбен беләсе килде, алар шул сәбәпне белмәделәр. Бәлки, бу шуның белән бәйледер? Сез аны әйтергә тиеш идегез дип уйламыйсызмы үзегез?
- Юк, уйламыйм, ул безнең шәхси тормышыбыз.
 

“Дәшмәгез”, “Җанымны ярып кара” – автобиографик җырлар”
 

- Хәзер Сез кемнәрнең җырларын җырлыйсыз, нинди авторлар белән эшлисез?
- Вәсимә Хәйруллина дигән, олы гына яшьтәге шагыйрә апа, ул Сарман районында авылда яшәп ята. Ренат Галиәскәров белән эшли башладык.

 - Ни өчен сез шул авторларны сайлыйсыз?
- Күңелемә якын.

- Алар сезгә шигырьләрен җибәрәләрме?
- Без даими сөйләшеп торабыз. Мин темалар әйтәм, мондыйрак җыр ишетәсем килә дип, ниндидер фразаларын әйтәм. Бергә-бергә язып бетерәбез аннары соң. Җыр бик авыр туа, бик зур процесс бара.

- Заказ биреп яздыртам, дисез. Яңа җырларыгыз арасында автобиографик җырлар да бармы?
- Бар, мәсәлән, “Дәшмәгез”, “Җанымны ярып кара”.

- Илсөя, Сез Илфак җырларын җырламый башлагач, сезгә: “Мин Илсөя Бәдретдиновны югалттым”, - дип әйтүчеләр булдымы?
- Булды.

- Күп булдымы алар?
- Булды.

- Нәрсә дип аңлаталар иде? Бу шелтә идеме сезгә, сез моны ничек кабул иттегез?
- Илфакның теле башка төрле иде, аның шигырьләре башка төрле. Мәсәлән, шул ук темага, бәлки, шул ук проблемаларны күтәреп язылган, ләкин башка шагыйрь тарафыннан язылган шигырь белән Илфакның шигыре арасында бик зур аерма булырга мөмкин.  Гәрчә ахыр чиктә шушы ук сүзләр барып чыкса да, бу аның алымы, аның юнәлеше, шуның өчен аны халык юксынды.

Мин быел үземнең концерт белән чыктым, анда бер генә дә Илфакның җыры юк, анда егерме яңа җыр. Концерттан соң фикерләре үзгәрде кайбер кешеләрнең. Бу котылгысыз, нишләтәсең инде. Менә, мәсәлән, минем күп еллар җырлап йөргән җырларны бүгенге көндә башка кеше җырлый. Ул начаррак та җырламый, бәлки, киресенчә, яхшырак та җырлыйдыр, ләкин халык аны барыбер минем җыр дип кабул итә. Монда да шул ук хәл, алар барыбер Илфакныкын таләп итәләр. Ләкин алай гомер буена мөмкин түгел, хәзер инде, кызганычка каршы, бөтенләй мөмкин түгел. 
 

“Мин иҗади хатын-кыз, бу бетте баш дигән сүз инде”
 

- Мин үзем сезнең җырларны яратсам да, озак итеп тыңлый алмыйм, чөнки мишәрчә әйтелеш минем колакка ят. Минем кебекләр күпме икән дип сорыйсы килә.
- Күп.

- Сезгә әйтәләрме?
- Әлбәттә.

- Ә үзгәрәсегез килмиме?
- Нигә?! Син үзебезнеке, сине яратабыз дигәннәр меңләгән, нигә мин үзгәрергә тиеш? Мин бит беркемне дә куып китермим. Мин яңадан бер тапкыр официаль рәвештә әйтә алам: кемнәргәдер ялынып йөрмим, залларымны тутырыгыз әле, дип. 99 процент артистлар заллар тутыра торган алым бу - оешмалар аша, кемнәрдер аша. Миндә – ачык касса. Мәсәлән, шул ук Кукмаралар, Сабалар, Арчаларда, икешәр көн зал тутырып Азнакайда, иң зур концерт залларының берсендә. Яратмаганнар яратмыйлар инде, мин дә бөтен кешене дә яратып бетерә алмыйм. Мин акча түгел бөтенесенә дә ошарга, дип әйтәләр бит.

Мин аларның фикерләрен хөрмәт итәм, бик әйбәт. Әгәр дә берәр көнне: “Без аны бөтенебез дә яратабыз”, - дип, мактап кына тора башласалар, димәк, мин үземне югалттым, димәк, мин бөтенесе кебек дигән сүз. Миңа ул кирәк түгел, минем кемгәдер яраклашырга тырышып, матур булып йөрисем килми. Әйтәм бит, миңа 36 яшь, минем кешедән курыккан күлмәгем тузды, мин ничек бар - шундый, гап-гади, авыл кызы, мин бүгенге көндә трактор да йөртәм, сыер да сава алам, печән дә чаба алам, бәрәңге дә күмәм. Һәм, кирәк булса, утырып вертолетта да йөри алам, мин нинди бар, шулай. Кемгәдер нәрсәдер исбатлар өчен түгел. Елыйм да, көләм дә, ачуланам да, сүгенәм дә әле мин, ай, сүгенәм мин кайбер вакытта өздереп, чөнки матур әйткәнне аңламыйлар! Мин төрле, мин хатын-кыз, җитмәсә, иҗади хатын-кыз, бу бетте баш дигән сүз инде.

- Концерт була дип хәбәр чыкканнан соң, афишалар таралганнан соң, сезнең билетлар күпме вакыт эчендә сатылып бетә?
- Кайда ничек, төрлечә булырга мөмкин, кайвакытта ул көнендә генә сатылып бетә, кайвакытта ул залда йөз илле генә дә кеше була, ә кайбер вакытта, мәсәлән, шалтыраталар - бер ай вакыт бар, безнең билетларыбыз юк, тагын бер көн алабыз дип.

- Мин сәхнәдәге вәзгыятьне күзәтеп барган кеше буларак әйтәм: сез бүгенге көндә Татарстанда иң популяр җырчы. Элвин Грейны исәпкә алмыйм, мин аны Башкортстан җырчысы дип кабул итәм...
- Алай димәс идем. Эвин Грей гына түгел, алар минем коллегалар.

- Мин сезне капма-каршы куяр өчен әйтмим, факт буларак әйтәм.
- Популяр җырчылар бар, заллар тутырып йөри торган миннән күпкә популяррак җырчылар бар.

- Сезнең бу популярлык күпмегә тагын барыр дип уйлыйсыз?
- Беркем дә әйтә алмый һәм бер артист та әйтә алмый аның хакында. Һәр ел саен программаны ясыйм һәм чыгып китәм: балык тоткан кебек, быел ничек булыр икән дип.
 

“Мин бөтен йөрәгем белән Илфак җырларын җырларга телим, ләкин минем аларны җырларга хакым юк”
 

- Быел иҗатыгызга унбиш ел дидегез, шул уңайдан иҗади планнарыгыз турында ишетәсе килә?
- Мин бүгенге көндә программа ясау өстендә эшлим. Узган елны бит мин яңа программа белән февральдә генә чыктым, кызганычка каршы. Ел саен сентябрьдә чыга идек. Соңга калып чыктым, ничек булдыра алсам шулай чыктым быел һәм әле минем эшләнмәгән нокталарым бик күп калды. Шуның өчен август-сентябрьләрдә, бәлки, әле кермәгән районнарны эшләп бетерергә, аннан соң яңа программа белән чыгарга ниятлим.
Һәм бүгенге көндә башта бик зур дилемма: миңа бик күп язалар – Илфакның җырлары программагызда булачакмы дип. Мин бөтен йөрәгем белән ул җырларны җырларга теләр идем, алар Илфакның гына җырлары түгел, минем дә җырлар дип кабул итәм. Чөнки мин чыгарган ул җырларны, мин аларны җырлаган, елына ике йөзешәр тапкыр җырлаган җырлар, алар минем өчен бик кадерле. Ләкин бүгенге көндә минем аларны җырларга хакым юк. Бүгенге көндә Илфак язган җырлар телевидениедә дә, радиода да юк, алар дискларда гына, минем өчен әле бу катлаулы сорау. Миңа: “Хәзер котылдың бит инде, Илфакның җырларын  җырлый башларсың инде, рәхәтләнеп акча эшли башларсың”, - дип язалар. Бу көлке. Әйдәгез алайса, күмеп куйыйк ул җырларны.

- Ә нәрсә була соң?
- Ә мин белмим. Бүгенге көндә шул хәтле тиз бара бу сәхнә тормышы, ярты ел максимум әгәр дә җыр ишетелми тора икән, ул бик тиз төшеп кала.

- Монда юридик кыенлыклармы?
- Әйе, юридик кыенлыклар, минем аларны җырларга хакым юк.

- Сез аны ничек тә булса хәл итәргә омтыласызмы, үзеннән-үзе хәл ителми бит инде ул?
- Мин әлегә нәрсә дип әйтергә дә белмим, чөнки монда туганнары, балалары каршы килә дигән сүз һич кенә дә дөрес түгел. Илфакның кызы минем иң якын дусларымның берсе дип әйтә алам, Илфак исән чакта да шулай булды, ул күп еллар шулай һәм бүгенге көндә дә шулай. Малае белән дә бик яхшы аралашып торабыз, туганнары белән дә аралашып торабыз. Илфакның беренче хатыны белән дә яхшы мөнәсәбәттә.

Бүгенгә мин моны хәл итә алмыйм әле.

-  Быел да мин Илфакның җырларын программага кертмим икән, алар әкрен генә онытылачаклар, ә кертергә минем хакым юк. Ләкин мин үз агымына җибәрә алмыйм бит, бу минем эшем, бу минем баламны ашата торган бердәнбер чыганак. Шулай дип тә әйтик әле кәнфитләнмичә генә. Мин бүгенге көндә яңа программа өстендә эшлим, ничек булачагын, ничек аталачагын әле үзем дә белмим, эшләмичә тора алмыйм инде.
- Уңышлар телибез, рәхмәт әңгәмәгез өчен!
Сезнең фикер

Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy