Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Илфак Шиһапов Исмәгыйль абыйны журналистларның әтисе дип саный иде – Илсөя Бәдретдинова

Илфак Шиһапов Исмәгыйль абыйны журналистларның әтисе дип саный иде – Илсөя Бәдретдинова

23 июня 2017
508 карау
Журналист һәм продюсер Илфак Шиһапов халыкка “Татарстан яшьләре” аша танылды. Аның Казанга күченеп килүе дә газетаның баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевның “Татарстан яшьләре"нә эшкә чакыруы белән бәйле булган.

“Исмәгыйль абыйга Илфак илаһилаштырып карый иде", - ди "Татарстан яшьләре" газетасында чирек гасыр баш мөхәррир вазифаларын башкарган Исмәгыйль Шәрәфиев турында шушы елларда Илфак Шиһапов янында булган хатыны Илсөя Бәдретдинова, “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә. - Исмәгыйль абый белән Илфак әтисе белән аралашкандагы сыман сөйләшә иде. Аның яныннан чыкканда: “Шәрәфиев шулай дип әйтте”, - дип, сабый бала кебек шатланып чыга иде". 

Илсөя Бәдретдинова Илфакның Лениногорскиның “Заман сулышы” газетасында эшләгәндә бер үк вакытта “Татарстан яшьләре”нә дә язып торуы, алар Илфак белән бергә яши башлагач, “Татарстан яшьләре”нә килеп йөрүләрен искә алды. Түбән Камага күчкәч тә язып торуын әйтте. Илфак Шиһаповны “Татарстан яшьләре”нә чакыргач, яшь гаилә Казанга күченеп килә. Бу 2003-2004 еллар була. Илфак продюсерлык белән шөгыльләнә башлагач кына язуын сирәгәйтә.

Илфак һәрвакыт: “Бүгенге исемле журналистларның күбесе - Исмәгыйль Шәрәфиев мәктәбен үткән кешеләр”, - дия иде. Раиф Усманов, Гөлнара Сабирова, Рәмис Латыйповны Исмәгыйль Шәрәфиев мәктәбен үткән кешеләр дип саный иде. “Ул кулдан тотып язарга өйрәтмәде, күз карашы белән ничек яшәргә икәнен өйрәтте, - дия иде. - Безнең укытучыбыз! Ул - журналистларның әтисе”, - дия иде.

Илсөя Бәдретдинова "Татарстан яшьләре" газетасын һәрвакыт яратып укуын әйтте. 

"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев 22 июнь көнне Салмачидагы өендә каты авырудан соң вафат булды. Әтнәдә җирләнде. Исмәгыйль Шәрәфиевка 66 яшь иде.

Танылган продюсер һәм журналист Илфак Шиһапов 30 майда Казанда үз өендә йөрәк авыруыннан вафат булды. Илфакка 49 яшь иде.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy