Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Күктә йолдызлар атыла

Күктә йолдызлар атыла

Рәйсә ЮСУПОВА
Рәйсә ЮСУПОВА
15 июня 2017
1789 карау
Аны тагын тау башындагы йортка чакырдылар. Бу юлы чакыру, гәрчә рәсми төстә булса да, серле-шикле түгел иде. Чөнки әлеге чакыруны көтеп яшәде ул — аны, Афзал кызы Әлфияне Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләү турында газеталар алдан  хәбәр  иттеләр  бит.  Шу­шы олы бүләкне алырга җыенуы Әл­фиянең. Ашыкмыйча гына көрән төс­­тәге костюмын киде, аңа орден, медаль, башка мактау билгеләрен такты һәм, кулларын кесәсенә тыгып, җырлый-җырлый көзге янына килеп басты. Чү! Бармаклары ниндидер кәгазьгә  тиде. Тәне буйлап кинәт салкын дулкын йөгерде, җыр өзелде,  аяк­ларын көчкә  өстерәп,  креслога  атлады: җанны шушылай  суырган  бу бәләкәй ак биттә теге чакта... Әйе, теге  чакта  шул  тау  башындагы  йортта  бирелгән телефон номеры иде.

Теге чакта да шулай телефон шалтырады: секретарь кызның җитди тавышы аны, Әлфия Афзалованы, Татарстан Верховный Советына Фәлән Фәләновичның үзе янына сәгать 10 га килеп җитәргә кушты.
Шушы  көрән  костюмын  киеп  барган  иде  Әлфия ул чакта   да.   Түрдә,   имән   өстәл   артында   утыручы   Фәлән Фәләнович, күз  кабакларын көчкә күтәреп,  сүз башлаган иде:
—  Менә   бит,  иптәш  Афзалова,   сине  эчә  диләр бит. Хат бар.  Авылга килеп төшкәч тә  аракы кибетенә йөгерәсең  икән. Аннары эчеп исергәч, клуб янында егыласың икән   дә  сине   күтәреп   кереп,   сәхнәгә   бас­тырып   куялар икән. Менә, почта печате дә бар, авылдан язганнар.
Юк, боларны ишетеп, һушыннан язмады Әлфия. Һушыннан язмас өчен өстәл астындагы тезләренә тырнакларын батырды. «И-х, Кешем, дип кысылды йөрәк, мин бит сиңа хезмәт итәм, җырларым белән йөрәк яраларыңны дәвалыйм. Ә син... Шушы пычраклыкны язарга ничек кодрәтеңнән килә?!»
—  Нигә   эндәшмисең?  Әллә   ялган  язалармы,   иптәш Афзалова?
—  И,   абзыкаем, — диде   дә   Әлфия  елап  җибәрде. — Мин...  мин...  мин...  исерек  хатынга  охшаганмыни мин? — Гарьләнеп  үкседе дә  үкседе.  Яшь пәрдәсе  каплаган күзләре алдына куелган сулы стаканны да күрми иде. — Ятимнәр  карыйм  бит   мин.   Сеңлем  үлде — аның  алты  сабыен туендырам. Үземнең ике кызым бар. Бөтенесе дә Афзалованыкылар! Алар­ны ашату, киендерү — минем өстә. Мин гастрольләргә   дә,   сумкаларга   тутырып,   ризык   алып   чыгам. Үзем пешереп ашыйм. Ашханәләргә йөрергә минем акчам булмый...   Бала   чагым   булмады   минем.   Туган   көнемне белмим мин. Бәйрәмнәрне яратмыйм...
Куллары белән битен каплап, Әлфия ишеккә йөгерде. Баскычта аны кемдер куып җитте, кемдер кесәсенә кәгазь кисәге  салды,   ә  аңына  кемнеңдер  авазы  барып  орынды:
—  Кыерсытучылар булса, турыдан-туры Фәлән Фәләновичка шалтырат. Бу — аның телефоны!

...Фәлән Фәләнович хәзер анда юк инде.
Иртәгесе көнне республика газеталары Афзал кызы Әлфиягә Татарстан­ның халык артисткасы исеме бирелү турында хәбәр иттеләр. Димәк, Зур йортта әлеге пычрак шикаятькә ышанмаганнар. Бу — иртәгесе көнне. Ә аңа хәтле Әлфиянең әрнүле көне, йокысыз бер төне бар иде. Бу төнне ул газаплана-газаплана мең мәртәбә бала чагына кайтты, үтелгән юлларын айкады.
И, гөнаһсыз балачак!..
Әнә ич, җигүле ат өйгә якынлашып килә. Әтисе ат башыннан тоткан. Нигә бу арбага әнисен сузып салганнар соң? Өстенә җәймә дә япканнар җитмәсә. Әй-лә, үлгән диләр бит...
Өйгә җыелган кешеләр исә, күз яшьләрен сөртә-сөртә, Әлфиянең башыннан сыйпыйлар. И рәхәт! Акча да бирәләр. Күр инде, күр! Сеңлесе Флүрәгә күбрәк бирәләр түгелме соң? Әлфия кычкырып елап җибәрә...
Әтисе... Кешеләр аны зимагур 
диләр, зимагурлыкта йөри диләр. Ачлыктан, суыктан елап арыган сеңлесен кочаклап, Әлфия мич башында яши. Морҗада усал җил сызгыра, кирпечләрнең салкыны эчкә үк үтә, түшәмгә карлы боз каткан.
Иң салкын көндә, әйе, иң-иң салкын көндә җыракае (әнисенең бертуган Закирә апасы) аларны алырга килә. Ат җигеп.
Саламга төреп салынган ике сабыйны әнә ич бахбай Актанышка, юк, юк, гади Актанышка түгел, туган йортка, парлары чыгып торган җылы өйле Актанышка алып кайта.
Ишеккә төбәлгән ике күз сабыйларны бусагага «кадаклый». Бу — җизни күзләре. Нинди мәрхәмәтсезләр алар. Бу күзләрне күрмәс өчен ул чыгып йөгерергә, кабат карлы-бозлы кирпечләрне кочаклап ятарга да әзер. Тик аяклар бусагага «кадакланган», тән куырылган, кыймшанып та булмый...
— Бар, — ди җыракае, Актаныш базарына килүчеләргә ишарәләп, — ияр дә, әнә зимагур атаң янына кайт, аны авылда диделәр, күзем күрмәс беразга, колак иткәйләремне чәйнәмәсләр, ичмасам...
Әле  яңа гына кар  сулары аккан сукмактан  «чебиле» тәпиләрен җәт-җәт  басып,  Әлфия   атлый.   Юк,   атламый,  базарчылардан калышмаска тырышып, язга куанучы кошлар төркеменә карый-карый йөгерә сабый.
Базар «уңышлары» турында бик җанлы сөйләшеп кайтучы апайлар, кинәт җыру ишетеп, хәйран калалар. Җыруны, кошларга кул изи-изи, шушы сабый суза:
Түгәрәк күл матур була 
Су белән тулса гына. 
Тусын кыз бала анадан 
Бәхете булса гына...
Сугыш... Бу сүзнең мәгънәсен төшенми Әлфия. Сугыш сүзен кушып урамда елаучы әби-апаларга карап аптырый бала. Урам малайлары сугыша ич — аның нәрсәсенә елыйсың ди инде. Ә бу сугышта Актаныш кешеләре немец дигәннәр белән сугышачак икән. Сугышсыннар, кызык ич.
Әнә такмаклый-такмаклый җыракае елый.
—  Исән-сау гына әйләнеп кайтырга язсын, — ди җизнәсенә, — үлемкәйләр урап узсын, ходаем.
Әһә, дип куана Әлфия, бу сугыш кешеләрне үтерәчәк икән: җизнәсен үтерсен ул, җизнәсен! Кыз, өй түбәсенә менеп, елый-елый дога кыла: и, раббем, сугышка ал син бу җизни дигән бәндәңне, беркайчан да кайтарма син аны бу өйгә, кайтарма, раббем.
Аннан соң сугышның башка сурәтләре барлыкка килде.
Тәүге сурәт серле иде. Әйе, сугышны ул унөч-унҗиде яшьлек егет-кызларның аулак өй уеннары аша күрде. ...Аннары сугыш — усал абыйлар кыяфәтенә керде. Әнә җыракаен ике кесә борчак өчен төрмәгә утырттылар.
—  Сабыйларым   өчен   бит!   Ятим   сабыйларым   ачтан үлмәсен өчен алдым, — дип тә караган иде җыракай...
Ятимлек сурәтендә дә икән әле ул сугыш. Җыракаен алып киткәч, Әлфияне, бердәнбер сеңлесеннән дә аерып, Яңа Әлем балалар йортына илттеләр, ә сеңлесен башка балалар йортына. Шушында, балалар йортында, әтисе-әнисе сугышта   үлгән   чын  сугыш  ятимнәрен дә күрде   Әлфия.
Күрде дә сугышның олы бер куркыныч нәрсә икәнлеген аңлады.
Үсмер чакның хатирәсеме? Моңлы кыз баланың «Гөлҗамал», «Кәккүк» җыруларына уралган матур сарафан сурәтендә ул. Егетләрнең һушын алган, кызларның күзен кызыктырган бу сарафан фашист Германиясен җиңгәч, союздашларыбыз америкалылардан мәктәпкә адресланган посылка эчендә килгән иде. Аны мәктәпнең горурлыгына әйләнгән Әлфия Афзало­вага бирделәр. Үсмер кыз бала үз гомерендә әле беренче тапкыр, җыракаеның капчыктан теккән күлмәген салып, яңа кием кия.
И, гүзәл дөнья, кояшлы икәнсең ич син, кояшлы! Әнә ич аның беренче укытучысы — Нәфисә апасы Акмалова йөзендә дә кояш балкый, Марзия апасы Юнысованың баяны телләрендә дә нурлар уйный... Агитбригада составында район авылларын «мең» кат әйләнгән сарафанлы кызны укытучылары — Гаффаров абыйсы белән Марселиза апасы Газетдинова олы юлга алып чыгалар.
Шулай итеп, агач чемодан күтәргән Әлфия Афзалова Казан каласына, Татарстан комсомолының өлкә комитеты бинасына аяк баса.
И Казан! Нурлы Казан! Серле Казан! Җырлы Казан!.. Шушы «дога» белән Әлфия йокыга китә. Шушы «дога» белән таңны каршылый. Юыла-юыла, котны алып туза башлаган бердәнбер сарафанын киеп, музыка училищесына ашыга, ансамбльгә йөгерә! Эшли дә, укый да ул.
Әгәр Әлфия юлында Рәисә Волкова, Михаил Федорович Боголюбовлар очрамаса, кем булыр иде микән — ятимә татар кызы?!
Сәләтенә инанган остазлары аны Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Кыз анда да сынатмый, бик тиз арада башкорт, казах, үзбәк, кыргыз, һинд, төрек, гарәп, фарсы, испан, корея, кытай телләрендә җырларга өйрәнә...
— Артистка булып, туган ягыңа кайтасың киләме, Әлфия сеңел, — ди бер дә бер көнне аңа Гали Җәмли­ханов. — Актанышка китәбез. Әгәр теләсәң, бу юлы мин сине дә концерт бригадама алам.
Теләмиме соң?! Тели, бик тели Әлфия.
Һәм 1953 елгы, Меңнәр авылындагы аның бу тәүге гастроле хәтеренең иң түрендә саклана. Бәләкәйрәк буйлы, чандыр гәүдәле, кап-кара күзле, «җыр хезмәтенә теше-тырнагы белән ябышкан» бу кызны артистлар арасында бик тиз күрәләр. Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев үз бригадасында аны Урта Азия гастрольләренә алып китә.
Артист кызның тормышында олы борылыш ясап, 1955 ел туа. Әлфия Афзалова һәм Илһам Шакиров үз бригадаларын төзиләр. «Яшьләр сәхнәдә» исемле бу ансамбль кыяр-кыймас кына беренче адымнарын ясаган көннәрдә, Әлфия инженер егеткә кияүгә чыга.
Ансамбль Әлфиягә җырчы даны китерә. Авыр юллы гастрольләр башлана. Әлфияне алкышларга күмүче тамашачы сәхнә пәрдәсе артында аның ике сабые йоклап ятканын каян белсен?!
 Алты баласын калдырып, сеңлесе Флүрә, аннары аның ире дә вафат булгач, үзенең ике кызы янына шул балаларны да алып кайта ул. Алты ятимә, кечкенәсенә — алты ай... Сигез бала язмышы өчен җаваплылык аңа, бәләкәй генә бер хатын җилкәсенә төшә. Ятимлекне генә сизмәсеннәр! Риза, ул барысына да риза. Чираттагы ялын ала: балаларын кинотеатрларга йөртә, тәмле-тәмле ризыклар пешерә, киендерә, тик... ятимнәр күзендәге сагыш бетми дә, кимеми дә.
«Мин аларга әниләрен хәтерләтеп торам...» Әлеге серне белгәч, сабыйларның һәммәсе белән дә киңәшкәч, тагын балалар йортының ишеген шакырга туры килә Әлфиягә...
...Юк, дөрес әйтмәгән ич теге чакта Әлфия Фәлән Фәләновичка. «Бәйрәм­нәр­не яратмыйм», имеш. Шул көннән, әйе, сабыйларын балалар йортына урнаштырганнан бирле бәйрәмнәрне көтеп ала ул. Балаларның барысын да җыеп алып кайта да, мул итеп аш-су әзерли. Идәнгә, җәймә өстенә олы ашъяулык җәя. Берничә көн буе көлә-көлдерә аларны сыйлый. Алып куйган бүләкләрен өләшә. Бу — һәр бәйрәмдә шулай. Бу — һәр баланың туган көнендә шулай. Тик... Нигәдер Әлфия үзенең дә туган көне барлыгын белми. Бәлки... бәләкәй чакта үзен дөньяга туганы өчен генә дә гел-гел битәрләүләренә-каһәрләүләренәдер.
Көз иде. Күксел-соры болытлардан сыкрап кына яңгыр сибәли.
Ялын алып, авылына — Актанышына кайтучы Әлфия шул җан өшеткеч яңгыр астында җыракаен күрде. Әнә ул,   бөкерәеп  утырган  да  беләгенә  утын  төйи.   Кыйшаеп беткән,  җиргә  сеңгән  шушы  өйне  җылытмакчы  буламы? Тамагына утырган төерне йотып, ул әбисен кочаклый:
—  Мин квартира алдым бит, җыракаем. Өр-яңаны. Сине алырга кайттым. Түремдә утырачаксың...
И, Казан каласы! Тагын бер ятимеңне, инде олыгайган ятимеңне каршы ал!
Рәнҗетмәде шәһәр әбине. Юк, 
рәнҗетмәде.
Җыру хезмәтен дә җыракае үз күзләре белән күрде. Эчтән генә көйләп йөрүләренә дә, тиргә батып әзерләнүләренә дә, әйе, ул шаһит иде.
Аннары,  соңгы  көннәренең  берсендә  ул  болай  диде:
—  Хәтерлисең микән, кызым, сабый чакларыңда җизнәң  сине  бик  рән­җетә  иде.  Үз  баласы  булмауның  үчен шулай синнән алуы булгандыр. Дөньясы да авыр иде бит. Тормыш кыенлыгының бөтен үчен мин дә синнән алдым — кыйнадым.   Бүген, әнә,   син   ятимә   баладан   Ил   кызына әйләндең, Ил түренә күтәрелдең. Сынат­мадың, кызым. Рәхмәт Совет властена да. Синдәйләрне үз канаты астына ала белүенә рәхмәт!.. Мең ризамын синнән, Әлфия балакаем, мең риза!..
...Җыракае аңа, унике ел элек:
—  Ил түренә күтәрелдең! — диде.
Халкы күтәрмәсә — ничек үсәр, ничек күтәрелер иде ул?!
«Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Туган авылым», «Җәйнең матур аяз таңнарында», «Яшьлегем тугае», «Әнкәй», «Җидегән чишмә»ләреннән тетрәнүче, сафланып калучы, «Җаным жәл түгел сиңа», «Гөрләшеп яшик, дуслар»ына кушылып куанучы тамашачысы бар икән, утыз биш ел дәвамында иң зур концерт залларында да бер генә буш урынны да хәтерләми 
икән — ничек инде аны бик бәхетле җырчы димисең?! Үзе белән бергә, иң беренче булып, татар сәхнәсенә эстрада җырлары да алып менгән икән, бу җырлары белән бергә ул сәхнәдә яши икән — халкына хезмәт итү бәхетеннән аны кем аера алсын?!

1988, № 5

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy