Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Гөлзада

Гөлзада

Илсөяр Иксанова
Илсөяр Иксанова
25 мая 2017
933 карау

Йокыга оеганын тойды ул. Итәгендәге бала да аның халәтендә иде бугай. Инде туңган кул-аякларның сызлавы үзәккә үтми. Бөтен тән җылынды, оеды. Рәхәт... рәхәт. Кымша­насы да килми. Татлы йокы баса-баса... Бу халәтеннән ире Рифның җилтерәтүе айнытып җибәрде аны. Җанын изрәткән рәхәттән арынасы, яңадан буран улаган япан кырда икәнле­геңне аңлыйсы, төшенәсе килми. Килми! Нигә җилтерәтә ул аны? Ул арада ире баланы куенына кысып җылыта, әйләндерә, тулгандыра башлады. Аннан кат-кат төрде дә автобусның ка­поты өстенә утыртып куйды. Карашын утыргычтан утыргычка күчерә-күчерә йокы һәм суык белән көрәшеп азапланучы юл­дашларын барлады. Шуннан соң хатынын җилтерәтеп урам­га — ап-ак буран эченә алып чыкты. Автобусны төзәтерлек түгел, җитмәсә, бензин да бетү ягында. Инде дә монда калу — үлемеңне көтеп утыруга тиң. Ниндидер узгынчы машина- фәләннең килеп чыгуына да өмет юк. Җүнле хуҗа этен урамга чыгармас мондый көндә нинди машина булсын, ди?! Ничек тә бер якындагы авылга барып җитәргә, трактор йә машина та­барга кирәк. “Якын”ы гына менә, якындырмы, ерактырмы?
...Җитәкләшеп, бер-берсенә сыенып, кар көртләрен ярып күпме барганнардыр, Гөлзадә шатланып кычкырып җибәрде: “Ут! Утлар!” Алда, нинди ераклыкта икәнен дә чамаламас ара­да, чынлап та утлар җемелди иде. Риф та күрде. Бер-бер авылга килеп җиттек бугай дигән өмет өшүләрне, аруларны оныттырып, күңелне күтәреп, җылытып җибәрде. Тик... Бу ут­лар бик сәер булып, үзләре аларга якынлашалар иде.
Бүреләр! Дала бүреләре! Бу коточкыч хакыйкатьне беренче кайсысы абайлагандыр, икесе берьюлы туктап калды. Бетте... Менә нинди сурәттә сагалап торган икән әҗәл. Бәхет, өмет, хыяллар тулы тормышның шулай кисәк, мәгънәсез өзелүе... Кинәт Гөлзадә гомернең никадәр кадерле, газиз булуын бөтен җаны-тәне, аңы-күзәнәкләре белән аңлап-тоеп алды. Газиз, газиз гомер. Яшисе еллар, яратасы, яратыласы, җан җылыла­рын өләшәсе һәм җан җылыларын тоясы еллар... шушы иксез- чиксез Оренбург далаларында, буран эчендә өзелер, югалыр микәнни?! Резедалары — бәгырь җимеше дә буран куенында калды, димәк... Үзәкне өзеп үткән бу уй, бу сызлау, бу әрнүдән кышның салкынына ут капкандай тоелды. Җем-җем якынлаш­кан утлар... кинәт сүнде. Ап-ак гарасат арасында өнсез булып басып торган ир һәм хатын яныннан ышкылып диярлек киткән соры шәүләләр буран эченә кереп югалды.
Бер тын тораташтай, кымшанырга да куркып басып торгач, икесе тиң килгән юлларына таба борылдылар алар. Икесендә бер уй — Резеда! — иде. Бер сүз дә алышмый, бер-берсенең уен аңлап, ару-талуларын онытып, буран кочагында калган ав­тобуска ашыктылар. Әйе, сүзсез, күз карашыннан, ым- хәрәкәттән, хәтта, уйдан бер-берсен аңлый иде алар. Җаныңның яртысы гына синең җаныңны шулай аңлый ала икән. Бу хакыйкатькә соңрак, шактый соңрак төшенде әле Гөлзадә. Күпме эзләсә, теләсә, хыялланса да, башка андый затны таба, очрата алмады шул ул. Шуңа күрә бәргәләнде,
өзгәләнде, газапланды. Гомер челләләре үткәч кенә аңлады - тиң яр берәү генә, бер генә, бердәнбер генә була икән ләбаса. Дөньялыкта үз ярыңны табу әле һәркем бәхетенә тими дә икән. Гөлзадәгә елмайды андый бәхет. Хәер, бу бәхетен аңла­ганчы әле еллар — еллар кичәсе. Җаннарның кыллары мең өзелеп, мең ялганасы... Әлегә ул бу бәхетнең асыл мәгънәсен тулысынча төшенми дә. Әлегә ул, соры бүреләргә мең-мең рәхмәтләр укып, дала уртасында калган ватык автобуска ашы­га. Алдыннан аны җилкәсе белән карлы җилдән ышыклап ире атлый. Алда, салкын автобус эчендә, аларны кызлары көтә.
Баланы күтәреп, кар ера-ера бер авылга барып егылганчы таң атачак. Мәрхәмәтле кешеләр суыктан ут янып кызышкан хатын һәм баланы спирт белән уып, үлән сулары эчертеп йок­ларга салачак. Ә ире трактор алып буран эчендә калган юл­дашларын коткарырга китәчәк.
Гомернең кыл өстендә торган минутлары булачак әле, була­чак тагын. Тик алары бу буранлы Оренбург даласындагы төн төсле бөтен төсмерләре, тойгылары белән сакланмас күңелдә. Бу ап-ак кара төннең ниндидер сере, хикмәте бар. Аклы-каралы гомер юлына бер ишарәме бу? Бураны, бүреләре, чарасызлыгы, өмете, куркуы, ышанычы — ничектер бөтенесе бергә укмашкан, ниндидер фәлсәфи төн. Аның фәлсәфәсенә еллар биеклегеннән генә карап була. Менә хәзер, бүгенге Гөлзадә булгач, Гөлзадә дигән исемеңне та­ныткач, Гөлзадә дигән атыңны раслагач.
 Исбатлау, раслау, таныту авыр, һай, авыр үз-үзеңне. Күпме талантларның гомерләре шулай бәргәләнеп сызган. Махсус белем, махсус кешеләрнең сүзе, махсус-махсуслар... киртәсенә бәрелеп чигенә-чигенә үз юлын ярган, тик кайта­рып алып булмас еллар киткән. Нәрсә өчен түләгән соң алар бу еллар белән? һәркемнең үз “әҗәте”. Әлбәттә, талантлары өчен түләгәннәр. Хөсетлек, көнчелек, булдыксызлык ияләре үтергән ул елларны. Ә Гөлзадә... мәхәббәте өчен дә түләгәндер. Әйе, әйе, мәхәббәт өчен дә түләргә кирәк икән. Мәхәббәттәге бәхетең өчен ике, өч хак түләтә икән бу тормыш. Шулай да ул бу бәһагә тора, тора чын мәхәббәт бәхетен тату. Чөнки ул бәхет гомер буе синең юлыңны яктыртачак. Гомер буе! Мәхәббәтеңнең җимеше — кызың булып та, баллардан татлы балаңның баласы — оныкларың булып та... Якты ха­тирәләрең, ымсындыргыч өметләрең булып та җаныңны җылытачак Сөюең бит бу.
Тавышың гөрләп торган чакларда зур сәхнәләрдән җырлат­мыйча тилмертүләргә дә, җылы өмет итеп, салкын учакта яну­ларга да... барысына, барысына түзәрлек көч, барысын-барысын җиңәрлек рух биргән ул хис. Елларыңны урлаучыларны, җаннарыңны талкучыларны кичерерлек күңел киңлеге дә биргән. Кичерә алганга, кичерә белгәнгә ташламаган ул хис җанны. Яңа төсмерләргә кереп зурайган, олпатланган. Менә шундый зур Ярату яши Гөлзадәнең җанында. Милләтне, Ва­танны, Дөньяны ярату хисе. Үткәнне һәм Киләчәкне ярату хи­се. Бу хис яши һәм аны да яшәтә. Дәртләндереп, ашкынды­рып, яңа эшләргә өндәп, рухландырып яшәтә. Мондый ярату хисе булмаса, гомер зая, салкын һәм караңгы. Мондый ярату булмаса, хыялың биеклеге хыялда гына калыр иде.
Сабый чактан бирле җанын ашкындырган хыялына җитте ул, җитте. Мунча ләүкәсенә басып җырлап торганда ук, ул бу ләүкәне зур сәхнә итеп күзаллый иде. Күрше кызының хикмәтләренә шаккатып борын мышкылдатып торган кызлар, малайлар бу минутларда Гөлзадә хыялында үзләренең кем икәнлекләрен аңладылар микән? Тамашачы иде бит алар, га­лиҗәнап тамашачы!
Мунчада концерт куюын килештермәде әтисе. Юк-бар белән башын бутамасын дип уйлады. Тамашачыларын болын­га алып чыгып китте Гөлзадә. Җир кешесе, һөнәр иясе иде шул әтисе Гомәр. Үзе белгән бөтен эшне балаларына да өйрәтте. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” дигән халык мәкален сигез баласының да аңына сеңдерергә тырышты. Һөнәрле итәргә теләп, Гөлзадәсен ветеринария институтына укырга җибәрде. Хыялларымны чәлпәрәмә китерде, дип үпкәләргә тиеш идеме аңа кечкенәдән җырчы булырга омтыл­ган кызы? Юк. Әти кадәр әтигә үпкәләп буламыни?! Әти бит ул! Әтине олылау, зурлау, яратып буйсыну — әнидән. Изге
җанлы, йомшак, ихлас иде шул әнисе. Өй турыларыннан узган бала-чагасын, әби-апасын аркасыннан сөйми җибәрмәгән Хәтирә турында авылдашлары: “Яныннан узганда агы ягылып кала”, — дия торган иделәр. Яраттыру — әтинең үзеннән. Ир — гаиләнең терәге, таянычы, ышанычы. Әтисе үрнәгендә, ир-атка шулай гомер буе зурлап, олылап, ышанып, зур таләпләр куеп карады Гөлзадә.
Әтисе сүзеннән чыкмый гына, әкренләп үз хыялына таба атлады ул — институтның хорында җырлады, драмтүгәрәккә йөрде. Үзешчәннәрнең төрле җыр бәйгеләрендә катнашып, беренче урыннарны яулады. Мәртәбәле опера һәм балет теат­ры сәхнәсендә үзенең 50 яшьлек юбилее кичәсендә җырла­ганда да күңеленнән шул студент чорларына кайтып килде Гөлзадә. Нәкъ утыз ел элек шушы сәхнәдә, үзешчән сәнгать фестивалендә җиңеп, лауреат булып басып торган иде бит. Шул чакта беренче тапкыр радиога язылган иде. Әйе, кызык бу дөнья. Гаҗәп бу дөнья. Беренче тапкыр концерт белән туган авылына кайткач, әнисенә әйтте: “Әти килмәсен инде кон­цертка, мин аннан оялам”, — диде. Ә ул барыбер килгән. Елый-елый тыңлаган җырчы кызын. “Ник үзе теләгән юлдан җибәрмәдем икән”, — дип үкенгән. Үкенмәскә иде. Гөлзадә үзе үкенми бит. Үртәлгән чаклары булды, билгеле. Тик алар инде артта. Еллар томанында. Димәк, шулай кирәк булган. Шундый урау юллар үтәргә, шундый сынаулар кичерергә тиеш булган ул. Каршылыклар да тик торганнан гына тумый. Алар югарыдан, Күкләрдән билгеләнгән. Ветеринария институтын тәмамлап, алган һөнәре буенча өч ел эшли Гөлзадә. Шунда аны үз хыялына — җыр дөньясына алып керәчәк ишек ачыл­гандай була — Мәскәү эстрада студиясенә җырчылар җыялар. Менә, хыялның чынбарлыкка әверелер арасы — кул сузымы гына... Шул кул сузымы ара, җитәкчелек алмашыну сәбәпле, бик тә ерагая, Мәскәүгә китүләр насыйп булмый. 1979 елда музыка училищесына керергә талпынып карый — яше чыккан. Үзлегеннән нота өйрәнгән Гөлзадәнең җыр мәктәбе Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалова була. Аннан Зөләйха Хисмәтуллинадан вокал дәресләре ала. Радиодан беренче яз­малары яңгырагач, сәнгать даирәсендәге кешеләр: “Кайсы педагогта укыган бу?” — дип кызыксыналар. Махсус музыка белеме юклыгын белгәч исә филармониядә җырчы буларак танымыйлар... Җыр дигән илаһи дөнья тирәсендәге юллар шулай борма-борма сузыла да сузыла.
Хәзер инде ачык аңлый Гөлзадә, һәркем бу дөньяга үз биш­тәре белән туа. Анда — ташлар. Кемнең күбрәк, кемнең азрак. Үз ташларың гына түгел, җиде буыннан җыелып килгәннәре дә була. Шуңа күрә, дөньялыкта яшәгәндә, ташларыңны — гөнаһларыңны җыеп балаларыңа, оныкларыңа калдырмаска тырышырга кирәк икән. Шул биштәрдәге ташларны бушатып бетергәнче килә дә килә сынаулар. Кайберәүләр гомер ахы­рына кадәр дә арына алмый бу йөктән. Үзен гомер буе бәхетле санап, шөкер итеп яшәсә дә, гомернең кайсы чорын алып ка­рама, җанны талкыган, үзәкне өзеп торган китекләр бар.
Сөекле ире Риф Сафиуллин белән яшәгән иң матур елла­рында Татарстан сәхнәләренә күтәрелеп җырлау бәхетеннән мәхрүм иде. Советлар Союзы киңлекләрендә ул җырламаган татар яшәгән берәр авыл клубы калды микән? Ә Татарстан­да — ишекләр ябык.
Инде хыялындагы сәхнәләргә күтәрелеп җырчы булып та­нылганда, тиңсез ярын югалткан, йөрәге яралы иде. Дөрес, янәшәсендә ире булмады түгел, булды. Тик йөрәк ярасына дәва юк иде. Ул елларның бәхете үзгә, үзенчә. Бу — сәхнә бәхете, иҗат бәхете. Никадәр җырлар туды ул елларда. Исемнәр, премияләр яуланды. Шул уңышларына куанырга да курыкты Гөлзадә. Гел шомланып нидер көтте. Алда әле тагын да зуррак авырлыклар көтеп торадыр дип, үзен тагын сынау­ларга әзерләде. Бу үзеңне негативка кору, авырлыклар чакыру булган икән. Адәм баласы яхшыга гына өметләнергә тиеш. Моны ул хәзерге акылы белән генә андый. Ә ул чакта... килде, килде көткән сынаулар. Әтисеннән мирас — “булдырам, була” дигән үҗәтлеге җиңеп чыкты аларын. Бизнес, фермер, акция­ләр дигән колакка ят сүзләр телгә кергән 90 нчы еллар иде бу. Сәяси мәйданда да көрәш кызган чор. Дөнья кайный, дөнья айкала. Бу айкалыш Гөлзадәне да үз эченә бөтереп алды. Хәтта үз ихтыярыннан тыш бөтереп алды ул аны. Нинди уеннар корбанына әверелгәнен аңлаганда, аның өчен сәхнә юллары кабат ябык иде. Үз-үзен раслар өчен яңа эшенә җиң сызганып ябышты. Казан тәмәке фабрикасының кече ширкәтен җитәкләгән ханымга иҗатташларының төртмәле сүзләрен ирештереп тордылар. Җанның әрнүен эш белән басарга, ку­лыннан килгәнчә һәркемгә яхшылык эшләргә тырышты ул. Те­ге биштәрдәге ташлар шактый кимеде бу елларда — үзе дә сизде. Мөселман кешесе чиста, пакь, риясыз, бай булырга ти­еш. Тик бу байлык хәләл генә булсын. Шул хакыйкатьне аңла­ды Гөлзадә. Хәерче булса, башкаларга ничек булышсын, ди ул. Хыяллары тулысынча тормышка ашсын өчен бу сынаулар­ны да үтәргә кирәк булган шул аңа. Менә бүген егерме ел хыя­лында йөрткән, ун ел күкрәк көчен дә, җан җылысын да салып төзегән тавыш яздыру студиясен ачу бәхетенә дә иреште. Милләтебезнең сәләтле балаларын дөньяга таныту, рухи ми­расыбызны саклау, халыкка кайтару иде аның хыялы. Бу хыял да буш урында гына тумады. 1993 елда — беренче тапкыр мөнәҗәтләр һәм бәетләр пластинкасын яздырып, дөньяга та­нытканда, унсигез илдә туган җиреннән аерылып, җирсеп яшәгән милләттәшләребез белән бергә башка халык вәкилләре дә елый-елый ул башкарган мөнәҗәтләрне тыңла­ганда аңлады Гөлзадә: бу мирасны — ата-бабаларыбызның бәет-мөнәҗәтләргә, җыруларга сеңеп сакланган рухын киләчәккә ялгап җибәрү — безнең өстә. Күңеле төшенгән бу бурычны да ул үз өстенә алды. Ходай аңа көч бирде, җай бир­де, юл ачты. Шулай, изге ният белән башланган эшне Ходай рәхмәтеннән ташламый. Кырымда, Ялтада үткән төрле-төрле фестивальләрне күреп уйлый иде: бу бит татар җире, нишләп биредә татар фестивале дә үтмәскә тиеш әле. Ул хыял да тор­мышка ашты. Төрки-татар балаларының “Сөембикә варисла­ры” фестивале күпме яшь талантларны дөньяга чыгарды. Бу балаларның һәрберсе өчен янып-көеп, шатланып-горурланып яши бүген Гөлзадә. Үзенең балалары — кызы Резеда, оныкла­ры Аммар, Ширин, Мурад та шатландырып кына торалар аны. Фән юлын сайламаса, Резеда артист булып танылыр иде, мөгаен. Кечкенәдән сәхнәдә үскән, университетта укыганда “Каз канаты” бию ансамблендә биегән кыз бит ул. Тавышы да бик матур, үзенчәлекле. Тик аны кечкенәдән гаҗәп серле, тыл­сымлы тоелган гарәп язуы (иске татар язуы) кызыксындыра.
Әбисенең гарәп шрифтында язылган китапларын илаһи бер изге әйбер итеп хис итә ул. Хыялы артыннан киткән Резеда Сафиуллина бүген гарәп теле белгече, филология фәннәре кандидаты. Гарәп теленә мәхәббәтенең тәэсиреме, язмышы­мы, ул Йәмәннән килгән гарәп егетенә кияүгә чыга. Бер- сеннән-берсе матур, сәләтле өч бала үстерәләр алар.
Беренче күрүдә үк кияү буласы егет Гөлзадәнең күңеленә дә хуш килә, чөнки кулында изге китабыбыз — Коръән була. Иманлы кеше, мондый ир янәшәсендә балам бәхетле булыр, дип уйлый. Шулай да бер үк диндә, бер өммәттән булсак та, дөньяда әле милли холык дигән төшенчә дә бар икән. Бу , тирәнрәк. “Милләт” дигәндә, монда халыкның гасырлардан килгән гореф-гадәтләре, йолалары, яшәү кануннары, күңел халәте, рухы. Ике милләт кешесенең бер гаилә булып, төрле рухларны яраштырып яшәве — үзе бер сынау икән. Шушы аермаларны аңлау, тою өчен дә бу сынауларны кичү кирәк бул­гандыр.
Ә биштәр? Аның халәтен күңелдән сорарга кирәктер. Күңел тое бит ул. Күңел үзен яңа сынауларга түгел, яңа шатлыкларга әзерли. Бәхет бит ул кайвакыт бәхетсезлек төсле, аяктан да егарга мөмкин.
— Әнием! Син искиткеч күрендең! — диде аңа Резеда сәхнәдән төшкәч. — Әле генә матурлык салоныннан чыккан дип уйладылар инде үзеңне.
Алар бер-берсенә мәгънәле карашып, елмаештылар. Әле ярты сәгать элек кенә измәгә баткан кулларын җебетеп, кы­рып юуын, машинада тиз-тиз генә тырнакларына лак сөртүен Резеда гына күрде шул. Матурлык салоннарына, чәчтараш­ларга йөрергә теләге дә, вакыты да юк Гөлзадәнең. Хәер, бер тапкыр, туе алдыннан, чәченә прическа ясатып кайткан иде. Кунаклар килгәнче тиз генә юып, үз хәленә кайтарып өлгерде чәчләрен. Табигать үзе бөдрәләтеп үстергән ул чәчләрне та­гын ни кыландырасың инде? Күңел халәтең нинди — тышкы кыяфәтең шундый була. Бу гап-гади кагыйдәне дә күптән үзләштерде Гөлзадә. Үз-үзең белән килешеп, дөньяга сөенеп, тормышыңнан канәгать булып, яңа эшләргә дәртләнеп яшәгәндә генә еллар сиңа кагылмый икән. Еллар белән бәхәсләшеп, тарткалашып, аларны алдарга тырышып, төрле хәйләләр корырга вакыты юк аның. Резедасы дөрес әйтә “төзүче”. Уйлый калсаң, бик тирән бит бу сүзнең мәгънәсе. Менә шул тирән мәгънәдәге төзүче ул Гөлзадә.
Гомеренең күп өлеше юлда — вокзал, поезд, кунак­ханәләрдә үткәнгәдер, һәрвакыт үз йорты — җылы, җайлы, матур өй турында хыялланды ул. Кая барса да, тирә-ягын төзекләндерергә, матурларга омтылды. Хәтта хастаханәдә ят­канда да, караваты тирәсенә диварга рәсемнәр ябыштырып, йорт җылысын булдырырга тырыша иде. Бу хыялы да тормыш­ка ашты — үз йортын җиткерде. Ялтадагы йортына ял итәргә барган арада да төзи дә төзи. Бакчасыннан таш чыгарып, гөлбакча үстерә. Йорты белән бергә татар дөньясын да төзекләндерә ул биредә. Бервакыт Төркиядән килеп, шәкерт­ләр таба алмыйча, китәм инде, дип йөргән укытучыны очрата. Егерме биш татарны җыеп, оештырып бирә үзенә. Биредә яшәп яткан Рәүф Акчурин белән танышкач, “Акчура” җәмгыяте төзү идеясен күтәреп чыга. Симферопольдә татар федераци­ясен төзү дә иң элек Гөлзадә күңелендә туа. Үз йортыңны ка­рап, ял итеп кенә ята торган урын булып чыкмый шул Ялтасы да. Кырым татарлары Гөлзадәнең килгәнен көтеп кенә торалар. Әле фестиваль үтә, әле берәр җәмгыять оеша. Хәер, Гөлзадә кая гына бармасын, үзенә эш-шөгыль табар иде. Бу­аның холкы, аның яшәү рәвеше. Бу — Гөлзадә. Ходай аны шундый итеп яраткан. Яратып яраткан. Яраткан бәндәләремә күп сынаулар бирермен, дигән бит. Сынауларның адәм күтәрә алырлыгын гына бирермен дә, дигән. Сынауларны сынмый кичә белгәннәргә әҗерен дә бирә ул. Урау-урау юллар үтеп, хыяллары биеклеген яулавы — шул сынаулы елларның әҗере инде. Ә сынаулар... Ап-ак гарасатта яныннан ышкылып киткән соры шәүләләр төсле, буран эчендә югала бара...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy