Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Белла Ахмадулина

Белла Ахмадулина

14 февраля 2017
471 карау
Мәшһур хатын-кызлар

1991 ЕЛ. НОЯБРЬ. МАЛЕЕВКА. ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ИҖАТ ЙОРТЫ.




Фойеда янына барып утыр­ым да:
— Белла Әхәтовна, без — гаиләм белән менә мин — барыбыз да Сезнең иҗатыгыз алдында баш иябез,— дидем. Ул ваемсыз гына: «Кызык, әлбәттә, мондый сүзне ишетү»,— дип куйды.    
Мин болай да күп нәрсә өмет итми идем, ә мондый җаваптан соң сүзне дәвам иттерү берничек тә мөмкин түгел иде инде.
— Белегез: без Сезне ярата­быз һәм олылыйбыз,— дидем дә, бимазалаганым өчен гафу үтенеп, яныннан торып киттем.
Көннәр үтә торды. Без шулай фойеда, ашханәдә очрашып сә­лам бирешеп кенә бер-беребез яныннан үтеп китәбез. Белла Әхә­товна песидер, эттер ише җанвар­ларны кызганып, аларны кайгыр­тып, тамакларын туйдырып йөри торган зат булып чыкты.
Аннары ул минем кызым Гөлнар белән танышып, аны якын итеп, үз күреп йөри башлады. Тора-бара алар күп вакытларын бер­гә үткәрә торган булып киттеләр. Сәгатьләр буена кызыма үзенең әсәрләрен укыган, тормыш хәллә­рен хикәя иткән, башыннан кичкән вакыйгалар хакында сөйләгән.
Кызым кайтып киткәч тә Бел­ла Әхәтовна берничә тапкыр яны­ма килеп, аның ничек кайтып җи­түен, исәнлек-саулыгын кат-кат сорашты. Гөлнар менә шулай без­нең белән ике арага күпер салып китте. Инде без очрашканда кыска-кыска гына итеп булса да бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешә­без.
Көннәрдән бер көнне теле­видениедән «Шагыйрьнең иҗатханәсендә» дигән исем астында Белла Әхмәдуллина турында тап­шыру булды. Тапшыру хакында мин аңа үз фикеремне әйттем, һәм аңа үтенечем барлыгын бел­дердем. Яңадан очрашканда ул үзе шул турыда сүз кузгатты:
- Сез нидер үтенмәкче идегез...
- Әйе, Белла Әхәтовна. Безнең Ка­занда татар хатын-кызлары өчен «Сөем­бикә» дигән журнал чыга. Ул журналны минем якын дустым җитәкли. Ике ай буе­на Сезнең белән янәшә яшәп тә буш кул белән кайтсам, ул минем күземне дә ачырмаячак. Менә шул журнал өчен Сезнең белән әңгәмә әзерләргә иде.
- Сезнең белән минем арада га­җәеп бер хәл булып ята. Бу бик җаваплы хәл. Әлегә минем эшләп бетерәсе ши­гырьләрем бар, шуннан соң без очра­шырбыз, ярыймы.

Кандашының, милләттәше, ыругдашының, ниһаять, аны килеп табуы шагыйрьнең күңелен, уен кузгатканын мин җанымның әллә кайсы күзәнәкләре белән той­дым...
- Белла Әхәтовна, моңарчы безнең журналда күренгәнегез юк иде, шул сә­бәпле, сүзне башыннан ук, ягъни бала ча­гыгыздан ук башларга кирәктер дип уй­лыйм.
- Мин 1937 елның 10 апрелендә ту­ганмын. Бу елда туу үзе үк нәрсә­гәдер ишарә итә кебек: дөньяның, илнең тоткасы, терәге булырдай кешеләр сө­релгән, үтерелгән, юк ителгән. Мин үзе­мә, әйтерсең лә, тормыштан мәхрүм ител­гән кешеләрнең сулар һавасын алган­мын... (Ә, гомумән, минем тууымның бе­рәүгә дә кирәге булмаган...)
Әтием мине беренче сүзем итеп: «Я — татайка, я — татайка», дип әйтер­гә өйрәткән («Р» авазын мин әйтә белмә­гәнмен).
Мин Мәскәүдәге Екатерина шифа­ханәсенең иске бинасында туганмын. Өч яшем тулганчы без Советларның өченче йортында коммуналь фатирда торганбыз. Бездән кала күршеләребезнең барысын да төрмәгә утыртып бетергәннәр.
- Бала чакта ниндирәк мохитта яшә­дегез!
- Мине иң яраткан кеше әниемнең әнисе иде. Бу гаилә — Италиядән чыккан Стопанилар гаиләсе. Мәскәүдә бабам ту­ганының исемен йөртүче Стопани урамы бар. Александр Стопани — Ленинның кө­рәштәше булган, ул сәер рәвештә бик яшьли үлеп киткән. Әбием дә, гимназия­дә укып йөргән чагында, Ленинны өч тапкыр күргән.
Әбием турында мин хикәя язган идем. Анда Ленинны беренче тапкыр күргәч, әбиемдә бик үк матур тәэсир калма­вы турында да сүз бар иде. Хикәянең шул җирен мөхәррир минем күз алдымда кайчы белән кисеп ыргытты.
- Сез нәрсә, куркасызмы әллә? Әби­ем үлде бит инде, дим.
- Әбиегез үлүен-үлгәндер дә, сез­нең яшисегез бар бит әле!
Минем шигырьләремне дә гел бо­зып, кисеп, суеп чыгаралар иде. Әллә үзләре өчен куркалар, әллә минем өчен...
Әбием Нижний Новгородта яшәгән­дә — Христина исемле кызы, Донбасста яшәгәндә Надежда исемлесе, ягъни ми­нем әнием туган.
Мин үсә төшкәч без элекке кунакханә бинасында яшәгәнбез. Тирә-юньдәге ке­шеләр барысы да яхшы күңелле, ягымлы, игелекле... Аннары сугыш башланып кит­те. Башта — фин сугышы, аннары—Ватан сугышы. Бөтен җирдән куып чыгарылган (партиядән дә) әтием сугышка китте. (Анда аны кабат партиягә алганнар, шуның белән харап та горурлана иде.) Ул контузияләнгән, сугыш юллары буйлап Австриягә кадәр барып җиткән. Еллар буе мин аның кайтуын көттем.
* * *
Дүрт яшемдә мине балалар бакча­сына бирделәр. Сугыш башланган көнне хәтерлим. Ул көнне миңа яңа күлмәк ал­дылар.
Балалар бакчасындагы тәрбияче, кем пес итте, дип, миңа китереп сукты. Жан­на белән Жан дигән игезәкләр пес ит­кәнен белә идем,    әйтмәдем. Тәрбияче миңа    тагын    сукты.    Алар    үз    балаларын
гына карыйлар, үз балаларын гына юата­лар иде. Хәтта башка балаларның әйбер­ләрен алып үз балаларына бирәләр. Ми­нем дә аю баласын алмакчы булды­лар, күкрәгемә кыстым да бирмәдем.
Нишләптер анда безгә пес итәргә рөхсәт итмиләр иде.
Әбиемә мин:
- Зур    үскәч    мин    күп    итеп пес
итәм! — дидем.
Әнием мине бакчадан алырга килде.
- Киттек! — диде.
Башка балаларга ишарәләп, мин:
- Ә болар нишли? — дип сорадым. Мин аларны жәлли идем.
***
Әбием мине Ленин бакчасына алып чыкты. Анда балалы кешеләр ял итә. Бер баланың битенә кызыл сипкелләр чыккан.
Әбием миңа:
- Әнә теге малай янына барма, ба­лам, авыру ул,— диде.
- Ә мин аны үбимме?
Ул малайга кызамык чыккан икән.
Мин кызамык белән авырый башла­дым. Әлеге баланың әрнүен мин үземә алганмындыр, шуның аркасында ул, мө­гаен, исән дә калгандыр.
Башка балаларның нәрсә кичерүе кечкенә чагымда да миңа барыбер тү­гел иде. Мин алар өчен әрни идем.
Безне эвакуациягә җибәрмиләр:    ка­рантин.
Ниһаять, кызамык үтә, эвакуациягә китәргә мөмкин. Әбием белән мине кая куярга икәнен әнием хәл итә. Ул безне Уфага җибәрә. Анда без Сталин урамындагы бер фатирга барып урнаша­быз. Хәтеремдә, мин анда бөтен халык өстенә килгән афәтне тойгандай булдым. Әлеге фатирда яшәгән чакта колагыма  татарча «шүрәле» дигән, «дию» дигән сүзләр кереп калды. Әбием исә миңа ул вакытта ук инде Пушкинны, Гогольне, Лермонтовны укый иде.
- Ул чакларда Казанга юлыгыз төш­кәне булмадымы?
- Яңадан да минем язмышымны хәл итәргә тотыналар. Бу юлы инде безне нәкъ менә шул Казанга җибәрәләр.
Икенче әбием (әтиемнең әнисе) ни өчендер кызыл киемле, кызыл яулыклы булып исемдә калган. Ул — русча, без бер авыз сүз татарча белмибез. Бер-бе­ребезне бөтенләй аңламыйбыз, бер-бе­ребез өчен без бөтенләй чит, ят кеше­ләр. Әбием бик кырыс булып хәтеремдә калган. Алай булмагандыр инде ул, югый­сә! Ул миңа татарча: «Кил монда!» — ди­де. Шушы сүзләр әле дә булса хәтерем­дә. Ә мин аның янына бармадым. Шуннан китмәде микән безнең арадагы читләшү дип тә уйлыйм.
- Казандагы нинди дә булса күре­нешләр, кайда яшәвегез хәтерегездә калмаганмы?
- Черек күл дигән балалар паркы исемдә. Соңыннан белүемчә, ул вакытта инде шушы Черек күл буендагы зинданда минем булачак якын дустым Василий Аксеновның әтисе белән әнисе утырган икән. Әбиемнең Проломный урамындагы банкка каршы бер кетәк кебек кенә өйдә яшәвен хәтерлим. Ашарларына юк, ярлы­лык, хәерчелек, ачлык хөкем сөрә. Без — артык кашык, артык тамак. Ачлыктан минем эчем бара башлады. Бәдрәф ишег­алдында, шунда чыгарга яисә чыгарырга кирәк.
- Әтиегезнең башка туганнары бар идеме соң?
- Күбәү иде алар. Әтиемнең сеңлесе бар иде. Ул мин сабыйның халәтен аңлады булса кирәк.— Теләмәсәң сөй­ләшмә татарча, диде ул миңа.— Ми­нем исемем Хәят, телисең икән, син мине Маруся дип йөрт,— диде.
Мин ачка үлә башлагач, башка ту­ганнарыннан яшерә-яшерә чи күкәй алып кереп, Хәят апа шуны миңа эчерде. Әле дә булса шул күкәйнең тәме телемдә то­ра. Шуның аркасында исән калганмындыр дип уйлыйм.
- Әниегез кайда инде бу вакытта?
- Әтием сугышта. Әнием дә кайда­дыр хезмәт итәргә тиеш. Аңа: «Белла үлем хәлендә», дип телеграмм сугалар. Озак та үтми, гаскәри киемнән ниндидер бер хатын-кыз килеп керде. Ул миңа бер телем ак ипи тоттырды. Мин таныма­дым, ул минем әнием булган икән.
Мине носилкага салып пароход бе­лән Идел буендагы Ставрополь дигән шәһәргә алып киттеләр. Мин анда үзем кебек авыру, ач балалар арасына барып кердем. Аннары, мөмкинлек чыгу белән, мине яңадан Мәскәүгә кайтардылар.
- Әтиегезнең исән калган туганна­ры бармы?
- Әтиемнең бөтен туганнары сугыш вакытында үлеп беткән, һәм ул, туган шәһәре булса да, сугыштан соң Казанга кайтып йөрмәде.
Тормышының соңгы вакытларында диярлек мин әтиемнән:
- Ичмасам, син үзең татарча сөйлә­шәсеңме соң? — дип сорадым.
- Кем белән сөйләшим соң?!— диде.

Үзәкләрне өзә торган, җан ачысы белән бирелгән сорау һәм җавап. Бер Әхәт Әхмәдуллин бе­лән Белла Әхмәдуллина өчен генә хас трагедия түгел шул бу, үке­нечкә каршы. Дөньяның кай та­рафларына гына сибелмәгән, та­ралмаган безнең халык, аның күпмесе газиз теленнән мәхрүм ител­мәгән!?

Әтием белән әнием аерым-ае­рым көн күрделәр. Әнием әтиемне Ар­кадий дип йөртә иде. Ә минем Әхәт кызы булып каласым килде. Документларымда да шулай.
-  Беренче шигырьләрегез кайчан дөнья күрде!
- Беренче шигырем 1955 елда ба­сылып чыкты. Әнием миннән:
- Беренче гонорарыңны нишләтә­сең? — дип сорады.
- Эт сатып алам,— дидем, һәм шу­лай эшләдем дә.
- Вакытлы матбугат сезне ничек каршылады!
Тәнкыйтьчеләрнең нәрсә язганнарына игътибар итми идем. Язуын минем турыда начар яздылар, һәм шуның белән миңа карата кызыксыну уяттылар. Җитмә­сә әле фамилиясе дә ниндидер әкәмәт фамилия бит! Кем соң әле ул шундый? 1956 елда чыккан мәкаләләрнең исеме генә дә ни тора: «Тверской бульвардан чыккан Чайльд-Гарольд», «Алсу атларга атланып» һ. б.
1962 елда басылып чыккан «Кечкенә самолетлар» дигән шигыремдә мин, үземне үтерергә дип килгән самолет­ны кызганам, дим. «Крокодил» журна­лында шушы шигырьне бәяләп түбәндә­гечә яздылар: аңлашыла ки, автор үз сүз­ләре өчен җавап бирә алмый. (Ягъни-мәсәлән, зәгыйфь акыллы дигән сүз!)
- Сез бит әдәбият институтында укы­гансыз. Ничәнче еллар иде ул!
1955 елны мине зурлап әдәбият институтына кабул иттеләр.
- Ул чакта Сезгә карата аерым шә­хесләрнең мөнәсәбәте ниндирәк иде!
- Мәсәлән, шул чакны миңа шагыйрь Илья Львович Сельвинский хат язып җи­бәрде. Ул хатта: «Сезнең сәләтегез да­һилык белән бер рәттә тора...» дигән юллар бар иде.
Бу хат хәзер әнием кулында. Минем аны Сельвинскийның кызына кайтарып би­рәсем килә иде. Чөнки аннары, беркем кушмаганда, сорамаганда Илья Львович Сельвинский Пастернакны пычрата торган шигырь язды. Мин аның шул эшен кичерә алмадым. Мин сиңа шундый әйбәт хат яз­дым бит, дип әйтеп тә карады ул. Аңа каршы мин — бу Сезнең зәвыгыгызның яман булуын гына раслый, дип җавап бирдем.
Ә 1959 елда мине институттан куды­лар.
- Сәбәп!
- Янәсе, марксизм-ленининзм фәнен­нән өлгермәгән өчен, янәсе, институт ту­лай торагыннан күрсәтелгән вакытка ка­раганда соңрак киткән өчен һ. б. шу­ның ишеләр өчен. Төрле-төрле гайбәтләр тараттылар, мораль яктан череп таркал­ган диделәр. Пастернакка каршы язылган хатка кул куймаган өчен чыгарабыз дип әйтә алмыйлар бит инде.
Аннары мине шул марксизм-ленинизм фәне буенча кабат имтихан тотарга чакырдылар. Имтиханны кеше алдында то­тасым килде. Тыңларга студентларны чакырдым.
Марксизм-ленинизм институтыннан килгән укытучы, беренче эше итеп, ни өчен Пастернак турында язылган хатка кул куймадың, дип сорады. Бу сорау Сез­нең фәнегезгә карамый бит, дидем. Бер-берсе белән бәйләнгән алар, диде.
Мин «Доктор Живаго» дигән роман­ны укымадым, шуңа күрә хатка кул куй­мадым, дидем. Бу чыннан да шулай иде, минем ул авторның шигырьләрен генә укыганым бар иде.
— Халыкара эшчеләр хәрәкәтенә
Мао-цзе-дун ничек карый? — дип сорады миннән укытучы.
- Мао-цзе-дун халыкара эшчеләр хә­рәкәтен уңай, прогрессив хәрәкәт дип бәяли.
- Менә бит, укыгансыз бит Мао-цзе- дунны!
Тәвәккәлләп (тамырларымда татар каны ага бит!) мин җавап бирдем:
- Шулай ук сез мине Мао-цзе-дунны укыган дип уйлыйсыз мени?
- Укымагач, эшчеләр хәрәкәтен аның ничек дип бәяләгәнен каян беләсез?
- Мин аны менә хәзер үзем уйлап чыгардым.
- Сез бик сәләтле кеше. Әгәр дә сез шушы имтиханга өч кенә көн түгел, семестр буена әзерләнгән булсагыз, мин сезгә канәгатьләнерлек дигән билге куяр идем.
- Өч көн буена әзерләнгән булсам, минем портретым менә шушы ике порт­рет арасында торган булыр иде,— дип, Маркс белән Ленин портретына күрсәт­тем.— Сезнең ул марксизм-ленинизм ди­гән нәрсәгез берничә елдан юкка чыга­чак, Пастернак исә кешелек тарихында мәңге калачак.
Мин аудиториядән чыктым.
- Күп очтың, дип, төшереп утыртмакчы булалармы әллә? — дип, мине кори­дорда Евгений Евтушенко каршылады. Бу вакытта инде миңа төрмәгә утырту белән яныйлар иде.
- Әйе, Евгений Александрович, шулайрак бугай,— дидем.
Аннары вакыйгалар кая таба кит­те инде!
Институттан чыгарылгач, Сергей Сергеевич Смирнов «Литературная газе­та» редакциясенә чакырды да миңа шушы газетаның штаттан тыш хәбәрчесе булып Себергә китәргә тәкъдим итте.
- Төзәтергә җибәрәсезме? Бар­мыйм! — дидем.
Аннары, шактый вакытлар уйланып йөргәннән соң, барырга булдым, һәм үкенмәдем:    Себерне, Иркутск якларын
күрдем, таныштым.
Сергей Смирнов СССР язучылар Бер­легенең секретариатына, мондый та­лантларны тузгытып ятсак, кем белән ка­лырбыз, дип хат язган. Шуннан соң мине секретариатка чакырдылар. Сергей Сер­геевич миңа, ачуларын китерерлек итеп киенмә... дип, киңәш бирде.
Секретариатта институтыбызның ди­ректоры да бар иде.
Миннән:
- Нәрсә белән шөгыльләнәсең? — дип сорадылар.
- Эшлим,— дидем.
- Кайда эшлисең?
- Тәрҗемә итәм.
- Производствода эшләргә кирәк...
- Сезнең ул производствогыз болай да кызганыч хәлдә. Мин дә шунда барсам, бөтенләй таркалачак,— дидем.
- Уку мәсьәләсе ничек булып бетте соң!
- Курсташларым институтны бетер­гән елны мин дә бик яхшы билгесенә дип­лом эше яклап, институтны бетергәнлеккә диплом алдым.
- Гәрчә тора-бара арагызда низаг килеп туса да, Илья Сельвинский­ның сабый чагыгызда ук диярлек Сез­не даһи дип санавы раска чыккан бит. Сезне 1977 елда ук Америка Сәнгать һәм телләр Академиясенең мактаулы әгъзасы итүләре шул турыда сөйли түгелме! Әгәр мөмкин булса, әйтегез әле, бу исем Сезгә нәрсә бирә!
- Бер мәртәбә бик тә кирәк булды
миңа ул исем. 1980 елда «Нью-Йорк Таймс» газетасында мин белдерү белән чыктым: «Әгәр безнең академик Саха­ровны яклардай академикларыбыз юк икән, ул чакта аны мин, Америка Сәнгать һәм телләр Академиясенең мактаулы әгъзасы — Белла Әхмәдуллина, яклап чы­гам»,— дип яздым.
Шуннан безнең академиклар нишләде!
Мин бик кызгандым аларны. Дөрес, ул чакта минем чыгышымның да Андрей Дмитриевичка файдасы тимәде-тиюен...
- Файдасы тигән чыгышларыгыз да булгандыр бит!
- Булгалый инде ул андый хәлләр.
Менә Георгий Владимов дигән диссидент язучыны КГБ эзәрлекли. Аны төрмәгә утыртырга тиешләр. Ә бу вакытта инде ул ике тапкыр инфаркт кичергән иде. Шул чакны мин аны төрмәгә утыртасы урында илдән чыгарып җибәрүләрен сорап, Андроповка хат белән мөрәҗәгать иттем.
Мин сезгә бер нәрсә дә каршы куя ал­мыйм, бары тик түбәнчелек белән утенә генә алам, дип яздым. Андропов минем үтенечемне канәгатьләндерде. Ә менә Брежневка исә шундый хат язу минем башыма да килеп карамас иде.
Соңыннан, чит илгә киткәч, Владимов шушы вакыйга турында минем исе­мемне дә үзгәртмичә хикәя язды.
Сезнең китапларыгыз нинди тел­ләрдә чыкты!
Инглиз, француз, немец, фин, италь­ян...    телләрендә...—    Елмаеп —куйды
да: — Ә татарча — юк,— диде.
- Татарча чыгуын теләр идегезме соң!
- !!!

1000 еллык әдәби мирасыбыз, мәдәниятебез бар, дип макта­нырга яратабыз. Шул мираска бү­генге көндә тере даһи дип санал­ган шагыйрь Белла Әхмәдуллина иҗаты да килеп кушылган бул­са, бер дә артык булмас иде...

- Япь-яшь килеш үк танылган ша­гыйрь сыйфатында Сез Татарстанга кайт­кан идегез. Без дә әле ул чакта шактый яшь идек. Сез килә дигән хәбәр ишетел­гәч, күпме вакытлар көтеп йөргән идек. Сезнең белән ул очрашу язучыларның Тукай исемендәге клубында булган иде...
- Сүзегезне бүлим әле, гафу ите­гез. Тукай дигәннән, мин аның бик тә на­чар тәрҗемә ителгән бер шигырен укы­ган идем. Булсын иде миңа шуның сүзмә-сүз тәрҗемәсе! Шуннан? Сүзегезне дә­вам иттерегез.
- Шул килүегездән күңелегездә нин­ди тәэсирләр саклана дип соравым иде. 
- Без Татарстанга барганда Хрущев заманнары иде әле. Әлмәткә алып бар­дылар. Анда да шул ук ярлылык, фә­кыйрьлек күзгә бәрелеп тора иде. Әтием Казан татары дим бит, тамырларымнан аккан канның яртысы — татар каны. Ә мин ул чакта анда бер татар сүзе ишет­мәдем, юньле-башлы бер тере татар күр­мәдем. Ә минем бит шул кадәр татар сү­зен ишетәсем, аларны күрәсем килә иде...
Шул баруымда мин Проломный ура­мындагы (алда әйткән идем) әтием­нең әнисе яшәгән өйне таныдым. Әтиемә кайтып сөйләгәч, дөрес, диде.

Казанда безне «Шүрәле» балетына алып бардылар. Бала чактан таныш шүрә­ле сүзе белән мин яңадан шунда очраш­тым.
Аннары безне каядыр Кремльдә ка­бул иттеләр. Кергәндә кызык кына бер нәрсә булды. Ишек төбендә торучы ми­лиционер миңа күрсәтте дә:
Моны кертмибез, ул сызгыра,— диде. Ул ни дигән сүз булгандыр инде.
Аңа каршы җитәкчебез Николай Кор­неевич Чуковский:
- Бу ханым сызгыра белми,— диде.
- Аңлыйм ки, күңелегездә Казан турында сөйкемле хатирәләр калмаган!..
Италиядә булуыгыз турындагы хә­бәр күзгә чалынган иде...
- Италиядә без үткән язны булдык. Аңа кадәр монда безнең дәүләт эшлеклеләре килеп, соранып киткәннәр иде. Ә мин чыгышым вакытында болай дидем:
- Минем татарлыгым күренеп тора, дип уйлыйм (йөзен кулы белән сыпырып ала);
Итальян Стопани нәселеннән булуым инде расланган.
Мин сезгә соранырга дип килмәдем, Мин сезгә җанымны, күңелемне ачар­га дип килдем,—
Менә сезгә минем кулым! — дидем.
- Без монда килер алдыннан гына «Свобода» радиостанциясеннән америка­лыларның Сезнең белән әңгәмәсен ише­теп калган идек. Нинди җилләр ташлады Сезне анда!
- Университетлары чакырган иде. Барлык зур университетларында чыгыш ясадым.
- Ничегрәк кабул иттеләр!
Тәрҗемәләрнең бик үк уңышлы булмавы да мөмкин иде. Әмма амери­калылар рус телен, аның аһәңен яратып кабул итәләр.
- Алардагы нинди сыйфатлар күзе­гезгә бәрелде!
Каты бәгырьле булмау, ярдәмгә килергә әзер тору. Шәфкатьлелек кенә түгел, ниндидер сафлык, миһербанлылык; анда кешене түбәнсетеп, кыерсытып бул­мыйдыр кебек...
- Аларга хас нинди сыйфатларны үзебезнең хатын-кызларда күрергә теләр идегез!
- Аны бит күчереп куеп кына бул­мый. Аларга киң күңеллелек — тәрбияле­лек буларак, итагатьлелек, тәкәллефле­лек буларак хас. Төптән чыккан... хөрлек, димме... Художник буларак, ярлы-ябагай буларак, теләгән кадәр күңелеңне, җа­ныңны ач... Нинди булырга телисең, шун­дый бул.
...Бездә менә юньле кешеләрне раскулачить иткәннәр, шундыйларны ил­дән сөргәннәр... Үрчегәндә бит аның рас­кулачить итүчеләре, сөрүчеләре үрчи... Ә шулай да...
- Гаиләгез хакында бераз сөйләп китмәссезме!
Минем ирем — Борис Асаф улы Мессерер. Рәссам. Аның әтисе — Асаф Мессерер, 1903 елгы — күренекле балет­мейстер, хәзер дә эшли. Зур театр сәх­нәсенә осталар аның мәктәбе аша чыга. Борисның әнисе — Анель Судакевич (поляклар нәселеннән) тавышсыз кинолар заманында күренекле артистка булган. Гаиләсе, балалары хакына сәхнәне ташла­ган.
Бу гаилә белән мин чиксез горурла­нам.
Борис белән икебезгә бер улыбыз, ике
кызыбыз, бер оныгыбыз бар. Менә шул!
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә! Бик күп вакытыгызны алдым...
- Мондый интервьюны минем го­меремдә берәүгә дә биргәнем юк иде. Әле күптән түгел генә Америкадагы бер нәшрият белән килешү төзегән идек. Үзе­гез турында ни телисез, шуны языгыз, ди­деләр. Аларга да язудан баш тарттым.
Үзегез ничек кабул итсәгез, минем турыда шулай язарга рөхсәт итәм мин Сезгә. Гөлнарга сөйләгәннәремне дә файдалана аласыз.

Кече яшьтән үк Сез безнең як­ка ничектер аркагыз беләнрәк торгансыз сыман тоела, дигән фи­кер әйткән идем мин аңа. Мин гаепле түгел инде аңа, диде. Не­которые оказались длиннорукими, некоторые — косорукими, диде. Тәрҗемәче булсам да, мин бу сүзләрне татарчага әйләндерәсе итмәдем. Шундый инде менә без — косорукийлар, ачык авыз­лар, үзебезнең күп нәрсәне ку­лыбыздан ычкындырабыз.
Бөтен уй-теләкләрен, хис-кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән аңлап, тоеп, җиренә җит­кереп кәгазьгә төшерә алу өчен аның үзе кебек үк даһи булырга кирәктер, мөгаен. Аһ!..
Саимә ИБРАҺИМОВА.

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy