Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → «Тану – Алланы, белү – дөньяны...»

«Тану – Алланы, белү – дөньяны...»

(Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА белән Ркаил ЗӘЙДУЛЛА әңгәмәсе)
(Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА белән Ркаил ЗӘЙДУЛЛА әңгәмәсе)
02 декабря 2016
730 карау
һәрберебез Кодрәт иясенең күзәтүе астында тереклек итәбез. Без зур Сынауда. Нинди гамәлләр кылабыз, ниләр уйлыйбыз (ниләр язабыз!) – яхшысын да, яманын да фәрештәләр теркәп бара.


* Үз-үзеңне яратасыңмы?
Юк, үземне гел тиргәп торам.

* Нидән куркасың?
Ялгызлыктан.

* Тетрәнүләрне ничек кичерәсең?
Авыр. Бер-бер артлы диярлек абый белән әни бакыйлыкка күчкәч, әле дә җаныма урын табалмыйм.

* Күңел төшенкелеге белән ничек көрәшәсең?
Көрәшмим. Чөнки аңа бернинди чара да юк.
Үз вакыты белән үтә ул.

* Ни ул бәхет?
Минем өчен – саулык.

* Кешедәге нинди сыйфатларны аерата хөрмәт итәсең?
Ихласлык, тугрылык.

* Ә кайсыларын күралмыйсың?
Ялганчыларны, вәгъдәсендә тормаучыларны, икейөз­леләрне һәм мактанчыкларны җенем сөйми.

* Еш алдашасыңмы?
Бик еш. «Хәлең ничек?» – дип сорасалар, бик кыен хәл­ләрдә булсам да, сер бирмим. «Әйбәт, Аллага шөкер», – дип алдыйм.

* Яратуны тамчы белән үлчәп буламы?
Әңгәмә барышында  син минем бер генә әсәремне дә атамаган идең, хәзер, мөгаен, «Бер тамчы ярату» бәянын күздә тотасыңдыр. Ярата белгән кеше тамчының хикмәтен белә инде ул.

* Әдәби әсәр язар өчен күңел газаплары кичерү мәҗбүриме?
Юк, тормыш ваклыкларыннан гына арынырга кирәк.

* Ике йөз елдан соң фани дөньяга кайтсаң, беренче очраган кешегә ни дип эндәшер идең? Ул сине аңлармы?
Саумы, туганым, дияр идем. Минем берәр әсәремне укыдыңмы дияр идем. Аңлар, чөнки ул татар кешесе булыр!

* Мәрхүм Рөстәм Мингалим әйтмешли, яхшы кеше син, Нәбирә!

Нәбирә, иң әүвәл сине гомер бәйрәмең белән котлыйм әле. Аллаһы Тәгалә сиңа саулык-сәламәт­лек бирсен. Һәм, әлбәттә, алдагы көннәрдә дә тел ачкычларын югалтма. Быел синең өчен истәлекле ел булды – Татарстанның халык язучысы дигән исем алдың, бик затлы китабың дөнья күрде. Олы кайгы да кичердең – әниең бакыйлыкка күчте. Бу җәһәттән мәңгелек сорауны бирәсем килә: яшәү мәгънәсе синең өчен нидә? Адәм баласы ни өчен яши җирдә? 
– Моннан өч мең ел элек үк Сөләйман патша тормышны нәрсә мәгънәле итә дигән сорауга җавап эзлә­гән, ләкин табалмаган. Минем өчен яшәү мәгънәсе ике сүздән генә гыйбарәт: танып белү. Тану – Алланы, белү – дөньяны. Ягъни тәҗрибә туплау, гыйлем эстәү, үзем якын күргән кешеләр белән аралашу, әхлак чиген узмаган әсәрләр язу, соклану, ярату, әдәпле балалар үстерү һәм башкалар... Алар бихисап. Бу җирдә ни өчен яшим дип уйлаганым юк, димәк, Күк идарәчесе шулай карар кылган. Мин бит тугач та берничә айдан үләм. Әни күрше Газизә әбигә йөгереп керә. Карчык бишектә яткан нарасыйга – миңа ясин чыга. Укып бетергәч, битемә ак яулык ябалар. Миңа кадәр инде бер яшьлек апам Нәбирәне җирләгән булалар. Ул – өченче, ә мин бишенче бала. Ходайның рәхмәте, ярты сәгатьтән тәнем җылына, күземне ачам. Газизә әби миңа гел: «Балам, фәрештәләр сиңа яңадан җан өрде», – дип әйтә иде. Минем әби Нәгыймә исемле бик дини карчык иде, гел актан киенде, биш вакыт намазын калдырмады. «Һәр­бе­ре­без Аллаһыга кайтарылыр өчен яшибез, оланнар. Гомеребез очланганда һәркайсыбыз Мигъраҗ сәфәренә кузгалырбыз», – дигән сүзләрен әле дә хәтерлим. Еш кабатлый иде. Ә мәгънәсен олыгая-олыгая гына аңлыйбыз шул.



Халык язучысы... Халык шагыйре... Әлбәттә, беренче карашка, горур яңгырый. Совет власте еллары искә төшеп күздән яшьләр дә килә. Бу бәяләмәдә күпмедер нафталин исе дә бар, диюем. Әдәби әсәр укучылар кимегән­дә, әдәбият иҗтимагый ролен тәмам җуеп килгәндә, әлеге титул ничектер абсурд тоела. Шунысын да онытмыйк: урта гасырларда, мәсәлән, шәрык ша­гыйрь­ләрен бәяләгәндә, аларны «халыкныкы» дип түгел, ә «шагыйрьләр шагыйре» дип атаганнар. Ул шагыйрьләр дә сокланырлык ши­гырь­­ләр язган! «Халык» төшенчәсен син ничек аңлыйсың? 
– Безнең кайбер татар әдиплә­рен­дә, шул исәптән синдә дә, каләмдәшләргә карата ниндидер ирония сизелә. «Нигә сиңа, нигә миңа түгел?»  дигән көнчелек корты күбесенең җанын кимерә. Чир инде бу... Халык җырчысы, халык артисты, халык рәссамы бар, ә нигә халык язучысы булмаска тиеш, ди? 

Әдип белән артистны чагыштыру, минемчә, бик үк урынлы түгел...
– Булсын, без кемнән ким? Уйлама, әлеге бәяләмәне мин көрәшеп, элемтәләр урнаштырып алмадым. Мактануым түгел, факт буларак кына әйтеп китүем, бүген мин 21 китап авторы (аз, билгеле). Барысы да 6–10 мең тирәсе тираж белән басылып, тиз арада сатылып бетеп барды. Бер генә түрәгә дә: «Китапларым складта ята, алыгыз әле!» – дип ялынып бармадым. Халык яратып, эзләп укыды. Безнең тормышыбыз, яшәешебез ниндидер бер закончалыкка буйсына. Адәм баласының ашар ризыгы, эчәр суы, сулар һавасы җан яралганда ук билгеләнгән кебек, аның һәр адымы да алдан ук исәпләнелә. Шулай ук шөгыле, ирешәсе биек-леге, тәгәрисе түбәнлеге... Төрле исемнәр, бүләкләр дә, мөгаен, адәм затына алдан ук тәгаенләнәдер. Җәнабе Аллаһ насыйп итсә – ризык та теш ертып керә. «Адәм баласының вазыйфасы – тырышу, әмма нәти­җә­се Аллаһыдан» диелгән хәдис­ләр­дә. Сахих әл-Бохари болай ди: «Кешеләр кыла торган гамәлләрнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан игътибарга алынулары, дәрәҗә һәм мәртәбәләре аларның ниятлә­ренә күрәдер, һәр кешенең үз гамәле бәрабәренә булган өлеше нияткә карап була». Әйе, Шәрык ша­гыйрь­ләре Шайяд Хәмзә, Сүли Фәкыйр, Дүрбәк, Мөхәм­мәд, Сөләй­ман Чәләбиләр һәм башкаларны үз заманында «ша­гыйрь­ләр шагыйре» дип аталганнар, без дә алар кебек бу дәрәҗәгә ирешкән Тукай, Хәсән Туфан, Такташ, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәтләр булганын онытмыйк. 

Бабам мәрхүм «кара халык – кара сарык» дип әй­тә торган иде. Бу аның сүзе түгел, бу үзе үк халык мәкале. Ә тагын бер халык мәкале рас­лаган­ча, «халык әйтсә, хак әйтә...» Тарихтан бе­лә­без, иң кабахәт эшләрне дә халык исеменнән башкарганнар. Халык үзе зур язучысына лаекмы ул?
 – «Кара сарык»лы мәкальне ишеткәнем юк. Кара халык, диләр. Анда да аның наданлыгына һәм томаналыгына ишарәләп. Син тарихны яхшы беләсең, төрле чуалышларны, түнтәрелешләрне, баш күтәрүләрне уптым халык башламаган, арада берничә фетнәче булган. Аны лидер дисәк тә ярыйдыр. 

Халыкның сабыры сынмаса, аны бер фетнәче дә үз артыннан ияртә алмыйдыр...
– Бер гый­брәт­ле мәзәк искә төште. Ресторанда кысла сорый клиент. Тәлинкәсе белән моның алдына китереп куялар. Кыслаларның бө­тенесе дә селкенә. Клиент официантны чакыра: «Ник болар тере, ник пешермә­дегез?» – ди. Теге әйтә: «Аста берсе тере, шул барысын да селкетә», – ди. Октябрь инкыйлабын гына ал: аны бер төркем фетнәче оештырган түгелмени? Шул син әйткән «кара сарыклар» исә бер файда китермәгән. Байларның, алпавытларның йорт-җирен яндырган, җимергән, талаган – шул гына. Әмма тулаем халыкны гаепләргә кирәк микән? Инсан­ны үз артыннан ияртер өчен бүген көчле әйдаманнар юк. Әлегә нинди халык бар – каләм белән шуңа хезмәт итәргә туры килә. 

Борынгы төрки шагыйрьләр­нең иң бөекләреннән булган Алишер Нәваине, мәсәлән, шаһ-и-гарибан, ягъни «гарип-горабалар, моңлылар шаһы» дип атаганнар. Ул бик күп хәйрия вакыфлары оештырган, ятимнәр өчен йортлар салдырган. Хәер, вәзир буларак, аның моңа мөмкинлеге дә булган. Мөмкинлеге булганнар тарихта күп, әмма шундый игелекле эшләре белән шагыйрь Алишер гына халык хәтерендә (шулай ук шартлы төшен­чә; халыкның хәтере кыска икәнен беләбез) калган. Иҗат һәм мөлкәт... Шул хакта иркенләб­рәк сөйләшик әле...
– Син мине ерак гасырларга алып киттең әле, Ркаил. Нәваиның газәлләрен, робагыйларын, аның «Ләйлә вә Мәҗнүн», Низаминың «Фәрхад һәм Ширин» поэмаларын заманында елый-елый укыдык. Хөрәсән дәүләте әмире, әгәр кулында казна акчасы булмаса, Мәһдиев әйтмешли, «едва ли» китапханәләр, мәктәпләр төзетер иде. Бина торгызу әле ул халыкның бәгыренә үтеп керү дигән сүз түгел. Таш өеме бүген бар, иртәгә юк. Анна­ры, Нәваи, безнең Тукайлар һәм бүтән шагыйрь-язучылар кебек, дәүләт, милләт, тел, мәгариф дип сызланмаган, ул беренче чиратта мәхәббәткә дан җырла­ган. Шуңа күрә аның әсәрләре халык хәтерендә саклана да инде. Элегрәк, яшьрәк чакта, иҗат итү – иң зур бәхет сыман тоела иде. Мин университет тәмамлагач, ВЛКСМ Өлкә комитетында пропаганда бүлегендә эшләдем. Сайлау мөмкинлеге бар: йә яңа гына ачылган «Идел» журналына китәм, йә Өлкә комитетына инструктор вазыйфасына алалар. Язам дип, журналга бардым. Тагын бер очрак: илдә базар мөнәсәбәтләре башланды, алыпсатарлар пәйда булды. Сүриядән, Польшадан, Кытайдан тауар ташыйлар. Танышым миңа да тәкъдим ясады: әйдә, үз эшебезне ачабыз! Тагын сайлау: йә иҗат, йә акча. Язам, дидем. Танышым бүген өч коттеджда яши, дүрт кибет тота, ел саен чит илдә ял итә, ә мин «иҗат» учагында күшеккән кулымны җылытам. Күрәсең, иҗат белән мөлкәт бер казанга сыймыйдыр.



Соңгы елларда татар язучы­ларының олысы да, кечесе дә матди яктан зарлана. Һәм иң гыйбрәтлесе: хәллерәкләре ныграк та лаф ора. Узган корылтайда да, минемчә, иҗат хакында сөйләшүдән бигрәк, ярлылыктан, каләм хакының азлыгыннан зарланып сөйләү­ләр өстенлек алды. Ләкин без шуны онытабыз, каләм хакы белән тамак туйдыру күпчелек язучы өчен бер илдә дә мөмкин түгел, андыйлар кайда да берән-сәрән генә. Кайберәү­ләр совет вакытын сагынып искә төшерсә дә, ул чакта да язучылар бай яшәде дип әйтә алмыйм. Ил белән бергә идек. Шуңа күңел тыныч булгандыр. Хәзер бит байлар белән ярлылар арасындагы упкын көннән-көн тирәнәя бара.
 – Каләм хакы дисең син, каләм хакы... Нишләп без шушы хакта туктаусыз лаф орабыз икән? Әнә артист җырлый – акчасын ала, кино артисты уйный – гонорарын ала, бары тик язучы хезмәтенә кагылганда гына бәхәс куба. Ул корылтайлар, җыелышлар СССР вакытыннан калган искелек ләбаса! Бездә иҗат турында, гомумән, сөйләшеп булмый! Син, каләм хакы белән тамак туйдыру күпчелек язучы өчен бер илдә дә мөмкин түгел, дисең. Җир шарының кайсы төбәгендә һәркай­сы үзен талантлы санаган 350 язучы бар соң? Чит илдә, кереме булмаса, беркем дә язучылык эшенә керешми. Алар бездән акыллырак. Эрвин Кобб: «Әгәр язучы әйбәт эшмәкәр булса, аның язмаска акылы җитәр иде», – ди. Әйтик, «Унесенные ветром»ның авторы Маргарет Митчеллга гонорар суммасын үзенә язып куярга тәкъдим итәләр, ә мәшһүр әсәре өчен аңа 130 миллион доллар түләнә. Стивен Кингның байлыгы 400 миллион доллар белән исәпләнә. Ә менә Гарри Поттерның «анасы» Джоан Роллинг бер китабы өчен генә дә 107 миллион доллар акча алган. Аңа Рәсәй нәшрияты тәрҗемә китабы өчен 100 мең доллар түләгән. Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» исемле юп-юка китабы 140 миллион доллар табыш китерә. Чит ил язучысын журнал-газета түгел, хосусый нәш­риятлар туйдыра. Тикмәгә генә Рә­сәйдә Б. Акунин, Л. Улицкая, Э. Лимонов, Э. Радзинскийлар гонорар хисабына бай гына яшәп ятмый инде. Миңа кайчакта: «Сез, татар язучылары, дөнья күләмендә танылыр өчен глобаль проблема күтәре­гез!» – дип акыл өйрәтәләр. Бик тә күтәрер идең, бик тә космополитка әйләнер идең, без шул һаман сызлаган җиребезне уабыз. Без татарның үз дәүләте юк, тел һәм әхлак бишеге саналган авыл бетә, катнаш никахлар арткан саен, милләтнең саны кими, маңкортлар үрчи. Татар язучысы, әлбәттә, әрнеп-сыкранып шуларны кәгазьгә төшерә. Урыс туганыбызны яисә океан артындагыларны мондый хәлләр тетрәндерә дисеңмени? Гафу ит, әзрәк читкәрәк каердым шикелле. Әз-мәз зарлану килешер ул, Ркаил, тик мескенлеккә төшмәскә кирәк.

Әгәр дә берәр татар миллиардеры, минем турында китап яз, дип миллион сум акча тәкъдим итсә, бу эшкә керешер идеңме?
– Ә ник ризалашмаска, ди! Адәм баласы йә ак, йә кара балчыктан гына әвәләнмәгән. Бик явыз, әшәке кешедә дә әз-әз миһербанлылык чаткысы булырга мөмкин. Әни мәрхүмә сәнгатьне бик ярата, күп укый, теле­визордан спектакльләр карый, Казанга килсә – театрларга бара иде. Ул безгә балачакта бик матур әкият-риваятьләр сөйли иде. Бер кансыз патша булган, имеш. Халкына рәхәт күрсәтмәгән бу, юк гаепләрен табып, аскан-кискән, тапаган-тураклаган. Кыскасы, явызлыгы белән дан тоткан. Төнлә, йоклаганда моның маңгаена нәрсә­дер орынган, ди. Кайсы каһәрегез мине тәмле йокыдан уятты дип, сикереп торса, алдында пыр-пыр күбәләк оча икән. И-и җанкаем, чыгарга юл табалмый­сың­мы дип, патша моны учына кундырган да, тәрәзәне ачып очыртып җибәргән.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булганнан соң, күпләр үзләрен рәсми язучы дип саный башлый. Юка гына берни­чә җыентык чыгарган (спонсор табып!), берничә тапкыр халык алдында чыгыш ясаган, ул инде әлләкем! Бераздан ул үзен бәяләнмәгән дип саный башлый, гаделсезлектән зарлана, күзендә нәфрәт, коточкыч көнчелек... Үзе кебекләр белән берләшеп, премияләр яуларга ыргыла. Бүгенге әдәби процессны мин шулайрак күз алдына китерәм. Ә газета-журналларда нәшер итәрлек хикәя табып булмый. Бездә шигърият югары кимәлдә, дип шапырынырга ярата идек. Ләкин журналларны җен­тек­ләбрәк укысаң, төшенәсең: без ул кимәлне дә инде җуйганбыз. Нәрсә көтә безне, Нәбирә? Татар әдәбиятының киләчәге шулай ук аянычлы дип уйлыйсыңмы?
– Әдәбиятыбызның меңьеллык тарихы бар, дибез. Энҗе бик кыйммәт әйбер, ул – табигать байлыгы.
Тик аны Аллаһы Тәгалә океан өстенә сипмәгән, төпкә яшергән. Газап чигеп табыгыз, дигәндер. Талант иясе дә энҗегә тиң. Ел саен Тукайлар, Такташлар, Туфаннар тумый. Шагыйрь­ләрне белмим, ә менә проза өлкәсендә бүген чын-чынлап татар әдәбиятын күтәрерлек 30-35 прозаик санадым. Яше-карты белән. Шуларны тормыш вак-төякләреннән арындырып, матди яктан булышып, дөнья буйлап сәяхәт иттереп, рухи байлык өстәтеп яздыртасы гына югыйсә! Яздырт та, тәрҗемә иттер. Безнекеләр дә танылыр. «Кара алтын»ы белән шаулаган бай Татарстан ла без. Хыял, әйеме?



Хыялланырга безгә куш. 30-35 дөньякүләм әсәр язарлык язучы булу... Моңа ничек шатланмый­сың! Мин үзем алай ук оптимист түгел. Милли әдәбиятны гасырлар дәвамында барлыкка ките­рәләр, ә юк итәр өчен берничә дистә ел җитә. Ләкин әдәби иҗат ул үзе бик сакраль нәрсә. Аның дәрте кайбер кешеләрнең канына салынган. Ул дәрт бар икән, кеше нинди генә шартларда, нинди генә телдә булсын, барыбер язачак. Зөлфәт Хәким бер телевизион әңгәмәдә, әдәби иҗат ул иблис белән шартна­мә­нең нәтиҗәсе, дип, кемнеңдер фикерен кабатлаган иде.
 – Бу хакта үзем дә уйланам. Йа Ходаем, зиһе­нем буталып, каләмем ялгыш юлдан кереп китмәсен дип телим. Бозыклыктан сакла, дим. Бездә бит хәзер оятсыз әйберләр сырлаган авторлар күбәйде. Бигрәк тә хатын-кызлар. Аларның әнисе, ул-кызлары укымый микәнни?! Фахишәлек, азгынлык, уйнаш турында ничек татар хатыны тәмләп, җен­тек­ләп яза икән дип шаккатасың. Иблис нәкъ шундый пычрак нәрсәләр яздырта, күрәсең.

Мин бүген һич рияланмыйча әйтә алам: бүгенге татар әдәбияты хатын-кызлар кулында! Сурәт­лерәк тә әйтеп була: татар әдәбияты бүген хатын-кызларның бармагы арасында... Андый әдәбият дөньякүләм зур була аламы?
– Мин әдәбиятны җенесләргә бүлмим. Ир-атмы, хатын-кызмы – аның исеме бер генә: язучы!

Әйе, Аллага шөкер, бездә мужской, женский родлар юк.
– Сине шомландырган бу хәл иҗатта гына күзәтел­ми, Ркаил. Бүген җәмгыятькә тулаем хатын-кыз хуҗа! Әгәр аларны өйдә генә утырыгыз дип, куып кайтарсаң, уку йортлары, оешмалар-предприятиеләр ишегенә йозак эленер иде. Әдәби иҗатка килгәндә исә, хикмәт язу куәсендә. Жорж Санд, Габриэла Мистраль, Маргарет Митчелл, Агата Кристилар мәгәр татар илендә яшәп кысылса-кыйналса, нужа чиксә, дөнья күләмендә танылыр иде микән? Монысы шәхси фикерем. Эт чаба дип бет чаба дигәндәй, Фәлән яза бит әле, ник миңа да язмаска дип, спонсорлар эзләп (әрсезләргә акчасын да бирәләр) китаплар бастырып, халык белән очрашуларда үзен язучы дип игълан итеп йөрүче ханымнар күбәеп китте шул. Әдәбият бакчасын чүп басты. Монда сез, татар ир-егет язучылар, үзегез дә гаепле. Син үзең дә бер ханымга, инсценировка диеп, өр-яңа пьеса язып бирдең бит әле. Димәк, әсәрнең сәхнәгә күтәрелерлек рәте юк! 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy