Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Альбина Шаһиморатованың әнисе Рауза ханым: Кызымны ана булырга әзерләдем!

Альбина Шаһиморатованың әнисе Рауза ханым: Кызымны ана булырга әзерләдем!

17 ноября 2016
585 карау
Бүгенге көндә дөнья операсының яртысы диярлек рус телендә сөйләшә. Американың иң абруйлы басмаларыннан саналган «Нью-Йорк Таймс» газетасы бу солистларны иң яхшылары дип атады.

Дөньякүләм премьераларны күзәтсәң, аларда Россиянең алтын тавышлары катнашуын күрәбез. Шулар арасында милләттәшебез Альбина Шаһиморатованың да булуы аеруча зур горурлык хисләре уята. Ла-Скала (Италия), Ковент-Гарден (Англия), Метрополитен-опера (Америка), Вена (Австрия), Токио (Япония), Мюнхен (Германия) һ.б. дәрәҗәле опера сәхнәләрендә көчле алкышларга күмелгән сопрано тавышлы Альбина өчен чын мәгънәсендә шатланабыз. Татар милли әсәрләреннән чирканчык алган Шаһиморатова чыннан да милли байлыгыбыз булып санала. 2007 елдан Альбина – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Татарстанның затлы сәхнәсендә дөнья һәм татар классикларының әсәрләрен башкара. Репертуарында татар халык әсәрләренә дә зур игътибар бирелә.

Күптән түгел генә үзәк каналларның берсендә «Голос на миллион» дигән  документаль фильм күрсәтелде. Фильм төрле илләрдә төшерелгән, шул исәптән  Казанда да. Картинаның төп геройлары – Россиянең дүрт яшь опера җырчысы. Алар арсында  милләттәшебез, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова да бар. Фильмда Альбинаның  иҗат юлы ачык чагылыш тапкан.

Талантлы, инсафлы, көчле рухлы, хезмәт сөючән, кыю шәхес тәрбияләгән, аңа олы юлга фатиха биргән педагоглар арасында татарларның булуы куандыра. Шулай да шәхеснең уңышында ата-ана тәрбиясе мөһим роль уйный. Укучыларыбыз игътибарына күренекле җырчының әнисе Рауза Шаһиморатова белән оештырылган әңгәмә тәкъдим итәбез.

 – Дөнья күләмендә танылган опера җырчысының әнисе булу – зур горурлык, шул ук вакытта зур җаваплылык хисе дә уята торгандыр?

Балабыз өчен горурланабыз. Дөнья буйлап йөреп эшләү җиңелләрдән түгел. Хәзерге вакытта бигрәк тә. Бер континенттан икенчесенә берәр тәүлек дәвамында очып йөрү – үзе бер сынау бит. Әле күптән Чикагода ай ярым эшләп кайтты. Планнары да биш-алты елга төзелеп куелган аның.

 

– Гастрольләргә киткән вакытында ут йотып торасызмы, еш аралашып та булмыйдыр?

– Альбинабызның мондый тормыш агымына әтисе белән өйрәнеп киләбез инде. Ул әүвәлге мәлләрдә дә үзе генә йөри башлаган иде. 2006 елда без аны Америкага стажировкага озаттык. Үзем Шереметьево аэропортыннан утыртып җибәргән идем. Әлеге сәфәрдән соң, аның халыкара карьерасы башланып китте. Андагы продюсерларда Альбинаның иҗаты зур кызыксыну уяткан. Америка, Европа буенча гастрольләре башланды. Хәзер, Аллага шөкер, интернет аша аралашу мөмкинлеге бар. Скайп аша гөрләшәбез. Телефоннан да теләсә кайсы вакытта элемтәгә чыгарга мөмкин. Үз яңалыкларын электрон сайтына да теркәп бара, ул сайтны да гел күзәтеп торабыз.

– Теләсә нинди ана баласына ышанып, җир читенә чыгарып җибәрә алмый. Димәк, Альбина мөстәкыйль, тырыш, ышанычлы икәнен яшьтән үк дәлилләгән?

– Мәскәү консерваториясендә Альбина бик тырышып укыды. «Хюстон гранд опера»ның (Америка) сәнгать директорыннан чакыру килде. Шул чакыру буенча, консерваторияне тәмамлагач, Америкага стажировкага китте. Гаиләдә бу хакта җентекләп фикер алыштык. Әтиебез белән ул директор Мәскәүдә үзе очрашты. «Альбина өчен үзем җавап бирәчәкмен. Әнисе кебек үк кайгыртып торырмын», – дигәч, әтисе белән без каршы килмәдек. 2006 елда, Аллага тапшырып, чыгарып җибәрдек.



– Рауза ханым, кечкенә чагында Альбина нинди бала иде?

– Сабый чакларын еш искә алам. Башкалардан аерылып торды, дип әйтә алмыйм. Балалар бакчасына йөртә идек. Элегрәк 1 яшь тә 4 айдан бакчага бирәләр иде бит. 5 яшендә әтисе эшләгән музыка мәктәбенә керттек. Атнасына өч мәртәбә мәктәпкә озатып йөрдек. Ә өйдә әтисе кызы белән шөгыльләнә иде. Әтиебез юрист булса да, музыкаль белем алган кеше. Үзем дә баланың педагог белән шөгыльләнгәнен карап тора идем. Мондый очракта, өйгә кайткач, баланы өйрәтүе үзеңә дә җиңелрәк була бит. Үз вакытың да кызыклырак үтә.

– Сез үзегез дә бик матур җырлыйсыз, Альбинаны тәрбияләгәндә татар җырлары да мөһим роль уйнагандыр дип беләм...

– Әтиебез Әнвәр – Ташкентта Хәмзә исемендәге музыка училищесын тәмамлаган кеше. Заманында баян классы буенча музыка мәктәбендә балаларны өйрәтте. Үзбәкстанда яшәсәк тә, өебездә һәрвакыт татар музыкасы гына яңгырады. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова пластинкаларын еш тыңлый идек. Ташкентка гастрольләргә еш киләләр иде. Концертларга яратып йөрдек. Альбинага 5-6 яшь булгандыр, үзе йөргән һәвәскәрләр түгәрәгенә алып китте. Җитәкчесе «Озата барма» кебек озын татар көйләрен җырлата иде. Әле дә хәтерлим: Риф Гатауллинның «Керфегеңнән үбәр идем» әсәрен Ташкент сәхнәләрендә җырлап йөрде. Әтисе татар җырчысы булсын дип бик тырышты. Мине аеруча шунысы куандыра торган иде. Ата кешенең баласы белән шөгыльләнүе – ул бик зур мәртәбә. Мин моңа да бик шатлана идем, Казан дәүләт консерваториясенең ике бүлегендә берьюлы хор дирижеры һәм вокал бүлегендә дә укыды. Вокал буенча педагоглары Зилә Сөнгатуллина, Ания Туишева булды. Дирижерлык буенча Алевтина Булдаковада белем алды.



– Без, әниләр, баланы теге яки бу түгәрәккә йөрткәндә, аны төрле яктан белемле, әзерлекле булып үссен дип тырышабыз. Сез Альбинага нинди өметләр баглый идегез?

– Ул чагында үзебез дә бик яшь. Кызыбыз үсеп җиткәч, Җир шары буйлап дөнья классикларын яңгыратып йөрер, дип һич кенә дә уйламадык. Без ул вакытта балабыз классик музыкаль белем алсын дип тырышкан идек. Музыка мәктәбенә дә пианино буенча йөрде. Яшермим – төрле вакыты булды. Дуслары белән күбрәк урамда да уйныйсы килгәндер... Тырышырга, үҗәтрәк булырга өйрәтә торган идек. Бала белән бәләкәй чактан ук шөгыльләнергә кирәк. Нәрсәгә дә булса кызыксындырырга. Шул очракта гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, дип уйлыйм.

– Хәзер инде сезгә рәхмәтләр генә яудыра торгандыр...

– Шөкер, максатчан кыз булды. Хәзер инде классик операны без дә үз итәбез, яратабыз. М.Җәлил театрында Альбина солист булгач, операларга да еш йөри башладык, һәр чыгышын күзәтеп барабыз. Ничектер, үзебез өчен илаһи дөнья ачтык. Баштарак бу жанрны алай ук өнәп тә бетермәгән идек. Ә хәзер дөнья классикасына мәхәббәтебез көчле... 14 яшендә Альбина Казанның И.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесына укырга керде. Шул вакыттан башлап абруйлы педагоглардан белем алды. Профессиональ яктан чарланды. Миһербанлы, тырыш бала булды. Гомуми мәктәптә дә «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укыды. Рәхмәтләрен гел әйтеп тора, тормыш ритмы катлаулы булса да, безгә дә игътибар күрсәтергә вакыт таба.

– Альбина Казанга кайткан араларда, аны нинди ризыклар пешереп сыйларга тырышасыз?

– Тәмлесен ашатасы килә инде. Опера әсәрләрен башкару өчен гаять күп көч кирәк. Аксым булсын, көч кертә торган тәгам булсын дип тырышам. Тәмле ризыкларга өстенлек бирәбез. Камыр ризыкларыннан баш тартып, яшелчәләргә күчәбез. Төрле салатлар ашарга ярата. Өйдәге ризыкны сагынып кайта, балакаем.

– Рауза ханым, сез еш кына «әтисе» сүзен кабатлыйсыз. Әнвәр абыйның гаиләдә абруе зур, ахрысы. Ир-атны хөрмәт итү хатын-кызның ярты бәхете диләр...

– Без Үзбәкстан башкаласы Ташкентта туып үстек. Иремнең әнисе, минем дә әти-әниләр Россиядән сугышка кадәр чыгып киткән булган. Иптәшемнең әтисе сугыштан соң Ташкентка килгән. Әти-әниләрем үз телләрен саклый иде. Гаиләдә гел татарча аралаштык. Әби-бабаларыбыз белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә торган идек. Гаиләдә татар сөйләме булмаса, ана теле онытыла бит ул. Мине ир-атка хөрмәт белән карарга кирәклеген сеңдереп үстерделәр. Үзем тормышка чыккач та, бу төшенчәгә әһәмият бирдем...

– Бала тәрбияләгәндә ир-атның роле бик зур. Замана шаукымына аударып, хәзер ялгыз гына бала тәрбияләү очраклары ешаеп китте...

– Гаиләдә ата да, ана да булырга тиеш. Әти тәрбиясе алган бала бөтенләй икенче төрле булып үсә. Әтинең – үз, ананың үз сүзе бар, дигәндәй. Безгә СССР таркалгач Казанга кайтырга туры килде. Үзбәкстанда рус мәктәпләрен яба башладылар. Альбинага укырга авыр булыр дип, Татарстанга кайтырга тәвәккәлләдек. Башта 1993 елда ирем Казанга китте, эшкә урнашты, аннан безне дә үз янына алды.



– Балаларны хәзер төрле түгәрәкләргә йөртәләр. Кыз баланы бию яки җыр түгәрәкләренә, мода конкурсларына йөрткәнче, гаилә алып барырга өйрәтсеннәр икән, дигән фикерләр дә яңгырый...

– Әлбәттә, балаларны төрле түгәрәкләргә йөртергә мөмкин. Әмма баланы өйдә дә тәрбияләргә кирәк. Тәрбия нигезе гаиләдә булырга тиеш! Гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәте мөһим. Ул үрнәк була. Бала үсеп җитеп үз гаиләсен дә шулай корырга тырыша... Шәхсән үзем Альбинаны чисталыкка-пөхтәлеккә өйрәттем.

– Альбина хәзер үзе ана кеше булды. Аделинаны тәрбияләгәндә сез дә булышасыздыр?

– Әлбәттә, беренче мәлләрдә булыштым. Оныгыбыз Казанда туды. Аңа 4 ай чагында кызыма Америкага китәргә туры килде, чөнки Метрополитен-опера белән контракты бар иде... Альбинаның ире, киявебез Руслан белән поликлиникага да бергә йөрдек, баланы да бергә бактык. Хәзер оныгыбызны бер татар ханымы караша, Аделинабыз татарча да аңлый, Аллага шөкер.

– Руслан Альбинаның иҗатына каршы килми алайса?..

– Юк, ул – психотерапевт. Медицина фәннәре кандидаты. Аллага шөкер, акыллы, тәртипле кеше. Баланы да яратып карый. Кодагыйларыбыз да – яхшы кешеләр, аларда ярдәм итеп кенә тора. Хатын-кыз дөньяга ана булырга яратылган. Мин үзем дә балам әйбәт ана булсын, дип тырыштым. Хатын-кызга ана булу бәхете эләккән икән, аның эчке дөньясы да бай була. Баласыз хатын-кызларга дөньяда яшәве кызык түгел кебек тоела миңа.



– Альбина үз фанатларына карата нинди мөнәсәбәттә?

– Ул аларны ярата, интернет аша да бик җылы аралаша. Америкада аны бик якын итәләр. Хьюстонда, Нью-Йоркта, Чикагода, Сан-Францискода, Лос-Анджелеста да хөрмәт итәләр. Аның спектакльләренә махсус йөрүчеләр бар. Исән-сау гына булсын!
Мөршидә КЫЯМОВА
сылтама: http://intertat.ru/tt
 
 Альбина Шагимуратова. Американские страницы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=1655

​Альбина – дөнья йолдызыhttp://syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=1654

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy