Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Сакларбыз сине күңелдә...

Сакларбыз сине күңелдә...

Зөһрә СӘХӘБИЕВА-БИГИЧЕВА
Зөһрә СӘХӘБИЕВА-БИГИЧЕВА
22 сентября 2016
1713 карау
Хәйдәремнең туган ягына булган хәерле сәфәрем турында

Хак язганга чаралар юк, 
Яктыдыр күз яшьләрем... 
Нур булып аштың күкләргә, 
Мәңге сөеп яшәрмен.


Ямьле июнь аеның бер иртәсендә фатирыбызда телефон шылтырады.
— Зөһрә апа, исәнмесез, бу Түбән Новгород шәһәреннән, мәчеттән. Мин Зилә исемле булам, — дип башлады телефондагы мөлаем тавыш. — Зөһрә апа, без Умяр хәзрәтнең теләге һәм хәер-фатихасы белән үзебездә, Түбән Новгород шәһәрендә, Хәйдәр абый Бигичевка багышланган истәлек кичәсе, аңлашыла ки, сезнең белән очрашу уздырырга дигән нияткә килдек. Сез каршы түгелме? Вакытыгыз ничек? Хәйдәр абыйның туган ае да бит, июнь ае, — дигәннән соң, алга таба тезеп китте: — Кичәне оештыру эшләрен Зөһрә ханым Идрисова һәм мин үз өстебезгә алабыз. Шулай ук оештыручылар рәтендә Хәйдәр абыйның яшьлек дусты, Рыбушкино авылыннан Зәки абый Валемеев булачак. Ул бу теләгебезгә бик шатланды, бөтен авылларны йөреп чыгып, кулыннан килгән бөтен эшне башкарачагын, кичәгә бик  ихлас  күңелле  кешеләрне  чакырачагын  әйт­те. — Халык «Туган як» газетасы аша да беләчәк, белдерүебезне газетаның редакторы Рәүф Абдуллович урнаштырачак. Казан ягыннан ничек, кемнәр-кемнәр килүегезне, Хәйдәр абый турында информацияне, үзен экранда җырлату өчен видеоязмаларны, портретларын үзегез оештырып алып килерсез инде. Һәм җырлар да көтәбез сездән, әлбәттә...  
Зилә сөйли, мин тыңлыйм, үземнең башымда инде кичәнең ничегрәк булырга тиешлеге турында уйлар бөтерелә башлады.
— Мин риза, риза, сеңлем, — дидем. — Рәхмәт сезгә. Бик ерак юллардан кайткан, арыган чагым булса да, риза. Минем яктан кирәкле булган эшләрне башкарырмын, әлбәттә, тик җәй уртасында сезгә генә халык җыю авыр булмаса... Кичәне алып бару өчен Илдар Кыямовны чакырырмын. Нәфис сүз остасы, сценарийлар язучы, бик зыялы, гыйлем кеше, русча да, татарча да матур сөйли. Җырчы да, вокал буенча консерваториядә үземдә укыган иде. Хәйдәр абыйсының да консультацияләрен алды. Хәйдәр абыйсына багышланган концерт-кичәләрнең барысын да гел ул алып бара.
— Баянчы итеп Рамил Курамшинны алсагыз иде, ул бит үзебезнең як кешесе, — ди Зилә. Монысына да мин биш куллап риза инде. Рамил белән гомер буе бергә эшлибез. Хәйдәргә багышлап Хельсинкида, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Казанда, Башкортостан шәһәрләрендә оештырылган искиткеч яхшы узган кичә-концертларда төп музыкантым һәрвакыт Рамил булды.

Рәсемеңнән карыйсың да, 
Җырымны өзмә, дисең. 
Мине яныңнан эзләмә, 
Җаныңнан эзлә, дисең.





(Сарман районы Иске Дөреш авыл Советында Хәйдәр белән Зөһрәнең язылышу тантанасы.)

Бик талчыккан чагым булса да, менә тагын сәфәргә чыгарга әзерләнә башладым... Шунсыз булмый. Хәйдәреңнең җырлары өзелеп калмаска тиеш, Зөһрә, дим мин үз-үземә. Яшьли, бик яшьли гомере өзелгән бөек җырчының олы-иҗади мирасы сөйгән халкына хезмәт итәргә тиеш, аның якты истәлеге халык күңелендә яңарып торырга тиеш, яшь буыннар аның шәхесен, иҗатын өйрәнеп үсәргә тиеш. Мондый кичәләр минем челтәр булып беткән йөрәгемнең төзәлмәгән яраларын тагын да тирәнәйтеп-яңартып торуын да бик яхшы аңлыйм. Әмма үзем турында уйларга ярамый миңа, мин аңа күнекмәгәнмен дә, гел Хәйдәр дип яшәдем, хәзер дә аның иҗаты, истәлеге, рухының тынычлыгы сагында торуны үземнең бурычым дип саныйм. Иҗади мирасын еллар буена бөртекләп җыйганнан соң, Казанның меңъеллыгына җиде төрле компакт-дискларын редакцияләп чыгардым. Әле тагын күп әсәрләрен, СD һәм DVD-дискларда чыгарасым бар. Барлыгы сигез төрле компакт-дисклар сериясенә 150 ләп җыр, романс, эстрада әсәрләре һәм опералардан арияләре сыйды... Шуларны презентацияләү тантаналарын, истәлек-концертларын зур шәһәрләрдә уздырып киләм. Аллага шөкер. Менә бит ничек уңай килеп тора әле. Күңелемдә йөргән бик зур теләгем — чираттагы кичәне Хәйдәрнең туган ягында, Түбән Новгород шәһәрендә уздыру иде. Шушыны ничек оештырырга инде, дип күптән уйланып йөри идем. Күңелеңдәге ниятең эшләячәк эшеңнән алда Аллаһы Тәгалә каршына барып җитә! Менә бит, Хак Тәгалә үзе бу хыялымны тормышка ашыру өчен изге кү­ңелле кешеләрен юлыма чыгарып ук куйды. Шуңа күрә Зиләнең телефоннан сайравы йөрәгемә май булып ятты.
Әле минем Хәйдәрнең туган якларында эшлисе, башкарасы тагын бер зур эшем бар бит: Мәдәнәгә кайтасым бар. Мәдәнә — Хәйдәрнең туган авылы Чүмбәлигә бик якын торган күрше авыл. Мәдәнәдә туганнары яшәгәнгә, ул яшь чагында шушы ике араны күп таптаган. Мәдәнә мөселман дөньясында үзенең Рәшидә мәчете белән дан тота. Берничә җәй элек Хәйдәрнең туган ягындагы бөтен татар авылларында да Хәйдәр истәлегенә зур концертлар биреп чыккан идем. Шул вакытта Мәдәнә авылында ике тапкыр концерт бирергә насыйп булды — гастролемнең башында һәм азагында. Икенче концертымны шушы авылда туып-үскән хөрмәтле Фәиз Абдрахманович Гыйльманов авылның хезмәт ветераннары, хезмәтчәннәре өчен бүләк итеп алды. Дөньякүләм иң матур, иң зур мәчетләргә тиңдәш гүзәл Рәшидә мәчетен, мәдрәсә төзеткән, авыл халкы культуралы ял итсен өчен бөтен шартларны тудырган батыр йөрәкле, бик тә изге күңелле кеше ул. (Фәиз Абдрахманович Мәскәүдә, «Космос» концертлар залында Хәйдәрнең компакт-дисклар презентациясен үткәргәндә дә зур булышлык күрсәтте. Күңелем тулы рәхмәтләрем аңа.) Шушы Рәшидә мәчете белән бер түбә астында ук нижгар татарларының региональ музее да эшләп килә. Гаять зур һәм экспонатларга искиткеч бай музей бу. Музейның директоры — Фәрит Абдрахманович Беляев.
Рәшидә мәчетенең гүзәллеген (ә моны сөйләп кенә аңлатып булмый, үз күзең белән күрергә кирәк), мәдрәсәләрен күреп, шундый бай эчтәлекле музейны карап (биредәге кайбер бүлмәләрне караганда тетрәнми мөмкин түгел) минем исем киткән иде. Шул вакытта Фәиз Абдрахманович һәм Максут Фатихович (Фәиз Абдрахмановичның идарәчесе) миңа бик шатлыклы хәбәр әйттеләр: «Зөһрә апа, музейда якташыбыз Хәйдәр Бигичевка багышланган аерым бүлмә булачак, шәхси әйберләре кирәк, шушы хакта уйлый торсагыз иде», — диделәр. «Ярар», — дип вәгъдә биреп киттем мин аларга.
Аллаһы боерса, сәфәрем Мәдәнәдән башланыр. Өстемдә бурыч булып торган вәгъдәмне үтәрмен, Хәйдәрнең шәхси әйберләрен, яңа компакт-дисклар сериясен алып барып музейга тапшырырмын, дусларга да күпләп бүләк итәрмен, дип карар кылдым. (Бу музейда инде бер нәрсә дә югалмаячак!)




(Гомернең бәхетле мизгеле.)

Алар икесе беравыздан: «Зөһрә апа, Мәдәнәгә килергә кайчан әзер буласыз, әйтегез генә, Казанга машина җибәреп килеп алырбыз, кайчан телисез — шунда кире илтеп тә куйдыртырбыз», — дип әйтеп куйганнар иде. Һәм шулай булды да. Аллаһының рәхмәте төшсен аларга. 29 июнь көнне Казанга Мәдәнәдән Фәрит исемле егет машина белән безне алырга килеп җитте. Рамил Курамшин, Илдар Кыямов, кичә үткәрү өчен кирәкле затлар, мин, презентацияләр үткәрү өчен Хәйдәрнең бик күп компакт-дискларын төяп (Рамилнең тезеннән төшерми торган баянын да калдырмыйча), белгәннәребезне укып сәфәр чыгып киттек.
Фәрит машинаны бик оста йөртә икән. Барасы юл якын ара түгел, ипле генә тибрәнеп бара-бара, мин уйларга чумдым, уйларым яшьлек елларыбызга алып китте... Хәйдәр белән узган елларыбызга...
Язмыштыр инде, без Хәйдәр белән Казан дәүләт консерваториясендә бер елны, бергә укый башладык. Һәм беренче көннәрдән үк бер-беребезгә битараф кала алмадык. Нишләптер мине егетнең күзләрендәге моңсулык җәлеп итте. Башка студент егетләр шау килеп, шаярышып, уйнап-көлеп йөриләр, күңелләре көр. Ә Хәйдәрнең эчендә ниндидер бер борчуы бар кебек, күзләрен бик еш моңсулык баса иде. Соңыннан белдем, аның сәбәпләре булган икән шул. Әнә шулай итеп, безнең арада эчкерсез матур дуслык туды. Күп тә үтми бу дуслыгыбыз чын мәхәббәткә әйләнде һәм ул безне матур гаилә тормышына алып керде.
Хәйдәргә Аллаһы Тәгалә киң диапазонлы, матур тембр­лы, көчле, матур тавыш һәм моң биргән. Төскә-биткә, буй-сынга да иң затлылардан иде ул. Аның тормыштагы бөтен максаты камиллеккә ирешү булды. Хәйдәр үзенең иҗатына гел тәнкыйть белән карады. Бу дөньяга ул фәкать иҗат өчен яратылган иде. Тормышның матди ягына яраклаша белмәде ул. Һәм бу мөмкин дә түгел иде, чөнки совет чорында опера җырчыларының хезмәт хаклары гаять түбән иде бит. Мин аннан беркайчан зур акчалар да, байлык­лар да таләп итмәдем. Киресенчә, тормыш алып бару мәшәкатьләрен күбрәк үз өстемә алырга тырыштым. Мин зур талант иясе белән яшәгәнемне аңлап яшәдем һәм тормышта һәрьяк­лап аңа терәк булырга омтылдым. Чөнки чын талант иясе ярдәмгә мохтаҗ була. Гел иҗат турында уйлап, башка нәрсә турында уйларга аның мөмкинлеге булмый.



(Гаилә учагы янында Хәйдәр, Зөһрә, уллары Айрат.)

Хәйдәр балаларны бик яратты. «Кайчан гына очрашырбыз» дигән җырын, сабый чакларында мәрхүм булган кызыбыз Айсылуга һәм улыбыз Исмәгыйльгә багышлап, тирән өзгәләнү белән җырлады. Бу җырын мин беркайчан да күз яшьләрсез тыңлый алмам инде.
Хәйдәр үз өстендә бертуктаусыз эшләде, шуның нәтиҗәсендә драматик тенор тавышлы җырчыга әверелде. Бер дә арттырмыйча әйтәм: Хәйдәрнең ике октава һәм кварта киңлегендәге тавыш диапазоны бар иде. Операдагы иҗади таҗы — Отелло партиясе булды. Бу партияне башкара алучылар дөньякүләм опера сәнгате тарихында бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе — Хәйдәр. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында иҗатының беренче көненнән соңгы сулышына кадәр эшләде. Шул еллар дәвамында театрда драматик тенор партияләрен бердәнбер башкаручы Хәйдәр булды. Ул ашыга-ашыга, алсыз-ялсыз эшләде. Театр репертуарында барган спектакльләрдә драматик һәм лирик-драматик тенор тавыш башкарырга тиешле барлык төп партияләрне башкарды. Болар — физик һәм эмоциональ көч, бик зур тавыш, вокал мөмкинлекләре таләп итә торган партияләр. Җырчылар арасында үзара сөйләшкәндә бу партияләрне «кровавые партии» диләр. Отеллоны җырлаган көннәрдә Хәйдәр ике-өч килограммга ябыгып кайта, суырылып кала иде. Ул үзе дә табигатьтән бирелгән Отелло кебек иде, әйе, ул үзе дә Шекспирның Отеллосы иде. Мәһабәт гәүдәле, саф йөрәкле, үтә туры сүзле, горур, әмма кешеләргә ышанучан нечкә күңелле, кайнар йөрәкле зур шәхес иде. Беркайчан да астыртын була белмәде, беркайчан да кешеләргә явызлык кылмады. «Отелло» операсын Хәйдәр өчен сәхнәгә куйган режиссер Валерий Ракуның фикере — чын хакыйкать: ул әйткәнчә, әгәр Хәйдәр үз гомерендә башка бернәрсә дә җырламыйча, бер  Отелло ролен генә башкарса да, дөньяның музыкаль тарихында калыр иде. «Неповторимый гений!» — дип язды В. Раку аның турында.



(С. Сәйдәшевнең “Наемщик” музыкаль драмасында Батырҗан — Х. Бигичев, авыл аксакалы — А. Аббасов.)

Хәйдәрнең концерт эшчәнлеге дә бик зур булды. Без икәү бергә Рәсәйнең бик күп төбәкләрендә зур концертлар биреп йөрдек. Чит илләрдә дә булдык.
Хәйдәр опера сәнгатенең иң югары ноктасына менгән, шул ук вакытта моңлы халык җырларын, нечкә хисле романслар, композиторларыбызның бик күп әсәрләрен эшкәртеп беренче башлап җырлаучы, дөньяга чыгаручы уникаль җырчы булды. Бу — бик сирәк очрый торган хәл. Күпмедер дәрәҗәдә талантка ия кеше күп була, ә сверхталантлар бик аз. Сверхталантлар 100 елга бер генә туа, дип әйтәләр. Ай-һай, 100 елга бер туа микән?! Юк, тумыйдыр, күп мәртәбә сирәгрәк туадыр...

Бөек татар халкының профессиональ җырчылары тарихына борылып карасак, опера сәнгатендә уникальлеге һәм профессиональ югарылыгы ягыннан дөньякүләм югары биеклекләр яулый алган җырчы — Хәйдәр дип әйтсәм, бик күпләр минем белән килешерләр. Хәйдәр үзенең кыска гына гомерендә опера сәнгатендә  һәм җыр сәнгатенең бөтен  өлкәләрендә эшләп, берничә зур җырчының гомеренә җитәрлек эшләр башкарды һәм зур иҗади мирас калдырды. Хәйдәрнең ни дәрәҗәдә бөек җырчы икәнен аңлар өчен аның тавышын язмалар аша гына түгел, ә тере тавышын, бигрәк тә микрофонсыз җырлавын тыңларга кирәк иде. Аның өчен генә дип бик күп композиторлар һәм шагыйрьләр: «Бу әсәрне син генә башкара аласың», — дип, бик күп җырлар иҗат иттеләр. Уйлап карасаң, тормышыбыз җиңел булмаган безнең. (Хәйдәр үсмер чагында зур авырлыклар кичергән, нервлары бик какшаган иде. Шуңа сәламәтлеген кайгыртырга, озак вакытлар дәваларга кирәк булды.) Ике җырчыдан торган гаилә. Икебез дә бик күп эшли идек. Ике талант — ике тәкә башы бер казанга сыймый, бергә тора алмаячаклар, дип безнең аерылуыбызны көтүчеләр дә булмады түгел. Күземә карап әйтүчеләрне хәтерлим. Мин үз концертларым белән бер якка, ә Хәйдәр спектакльләр белән икенче якка чыгып киткән чакларыбыз да күп була иде. Улыбызны җәйләрен үзем белән ала идем. Филармониядә эшләгән вакытларымда җәй буе йөри идем мин гастрольләрдә. Үзенең гастрольләре тәмамлангач, Хәйдәр безнең янга ял итәргә килеп төшә дә, минем эшләр бераз җиңеләя. Һәр көнне концертлар бирәм, ә Хәйдәр улыбыз Айратны карарга булыша иде. Бу вакытлар безнең тормышыбызның иң бәхетле чаклары булган икән. Чыннан да, татар җырчылары тарихында ике җырчы гаилә корып, гомерләре буена никахларына тугры калып яшәү дә Хәйдәр белән миннән башланган икән. Бер-береңнән көнләшү ул — ярату түгел, ә бер-береңне рәнҗетү бит. Бер-беребезгә ышанып яшәдек без. Аллага шөкер. Дөнья ваклыкларына, гайбәтләргә игътибар итәргә вакытыбыз  булмады. Хәйдәр иҗатта да, тормышта да ирек сөючән кеше иде. Ирек биреп кенә аны кулда тотып була иде. Минем ышанычыма ул туг­рылык белән җавап бирде. Шактый гомерләр бергә яшәгәч, хәтта әйтеп тә куйгалый иде: «Кешеләрнең  хатыннары, әнә, ирләренең кесәләрен тикшерәләр икән, син минем кесәмне дә тикшермисең хет, бәлки анда мәхәббәт хатлары бардыр». Әйе, Хәйдәргә гашыйк хатыннар күп булуын белә идем, ләкин Хәйдәрнең үз гаиләсен сатмаячагына да шигем юк иде.  Көнчеләребез күп булды. Аллага шөкер! Алар да кирәк бит, чөнки иҗатыңда туктап, тынычланып калырга ирек бирмиләр алар. Тора-бара без көнчеләрнең гайбәтләренә дә шулкадәр күндек, хәтта үзебез турында гайбәт ишетми башласак, безгә күңелсез булып тоела башлый иде. Талантларга каршы талантлары җитенкерәмәүчеләр ачкан көрәш аяусыз, астыртын була. Кешенең таланты никадәр зур булса, аңа карата каршылыклар да шулкадәр көчле генә. Менә шушы вакытта гаиләң — яхшы тылың булуы гына коткара да инде. Сөйгән театрында Хәйдәрнең нечкә күңелле, ышанучан кеше булуыннан да оста файдаланды кайберәүләр. Аның кулы белән утлы күмер тотучылар да булды. Хәйдәр белән театр директоры, Хәйдәргә һәрвакыт хөрмәт белән караган Рәүфәл Сабирович Мөхәммәтҗанов арасын бозарга тырышучы да табылды. Хәйдәр ни ышанучан кеше булса да, бу кешеләрнең мәкерләрен сизде, аңлады. Һәм үзенең директорына карата һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә калды. Кызганыч, Хәйдәр барысын, хәтта бу дөньяның үзен дә аларга калдырып мәңгелеккә күчкәч тә, аңа карата булган әлеге көнчеләрнең явыз хөсетлелекләре дәвам итә әле...



(П. Чайковскийның “Пиковая дама”сында Герман ролендә — Х. Бигичев, Лиза — Р. Мифтахова)

Бөек талант иясе белән бергә гомер итүне зур бәхет кенә, рәхәт тормыш кына дип уйлаучылар нык ялгышалар. Бу — зур сынау һәм бик күп көч, иман ныклыгы, сабырлык таләп итә торган олы миссия дә. Ә иң авыры — сверхталант бу фани дөньядан китеп, аның толы булып калгач башлана икән әле. Хәйдәремне җир куенына салгач, күпне күргән кешеләр: «Менә хәзер аңларсың инде кем сиңа — дус, кем дошман икәнен. Хәйдәр исеме белән файдаланучылар да табылыр», — дип әйткәннәр иде. Моңа кадәр авырлыкларны сөйгән ирең белән пар канат булып, бергә җиңеп барган булсаң, хәзер аларны берүзеңә — так канатка, ялгыз башыңа җиңәргә кирәк була икән әле. Хәсрәтеңнән көнләшүчеләр дә табыла икән хәтта. Һәм, иң кызыгы, иң аянычы шул: өч ел буена авырып, аякка баса алмыйча яткан вакытларымда да явызлыкларын эшләүдән тайчанмады кайберәүләр. Минем рәнҗешемне алып, Хәйдәрнең рухын рәнҗетеп, өсләренә гөнаһ алулары бик аяныч. Халкыма рәхмәт. Халык безне хөрмәт итте. Тәртипле гаилә булып яшәвебезне яратты. Авыр хәлдә калгач, миңа хәер-догада булды. Бу көнчеләрнең кылган явызлыкларын язып бетерү өчен бик күп кәгазь кирәк булыр иде. Язып тормыйм. Табигатем белән сабыр кеше мин. Сабырлык миндә җитәрлек. Әмма запас йөрәк юк бит. Ярар, Зөһрә, ди идем үз-үземә, Аллаһы Тәгаләң бар, Үзе иң гадел хөкем иясе, Иблис гамәлендәге кешеләргә игътибар итмә, алар түбәнлегенә төшәргә язмасын. Иң мөһиме — син үзең беркемгә дә начарлык теләмисең, дип яткан җиремнән намазларымны укып, Аллаһтан сабырлык, көч, мине аякка бастыруын сорый идем. Әле дә ярый биш вакыт намаз биргән, дип шатлана идем. 



(П. Чайковскийның “Пиковая дама”сында Герман ролендә — Х. Бигичев, Лиза — Р. Мифтахова)

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы.
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы... 


Хәйдәрнең кабере янында беркемгә дә күрсәтмичә үзем генә күз яшьләремне түгәм. Аллаһының чиксез рәхмәте булган Коръәннән сүрәләр укып, Хәйдәремнең рухы өчен, каенанам рухы өчен, газиз әтием-әнием рухлары өчен Аллаһтан рәхмәт сорап догаларымны кылам. Инде күптән вафат булган әтием белән әниемә рәхмәтемне укыйм. Аларга рәхмәт. Чын мөэмин-мөселман иделәр. Безнең гаи­ләбез шәригать кушканча яшәде. Аллаһы Тәгалә кушканча югары әхлаклы, бер-берсенә тугры булып, берсен-берсе рәнҗетмичә, гомер юлларын иман-тәүфыйк белән уздылар. Безне, биш бөртек газиз кызларын да, иманлы кешеләрнең нинди булырга тиешлеген, пәйгамбәребез шәригате кушканча ничек яшәргә кирәклекне аңлатып, үзләренең үрнәк­ләрендә тәрбияләделәр. Аллаһка инанырга, биш вакыт намаз укырга өйрәтеп калдырдылар. Иман ныклыгын күрсәткән сабырлыкка да, гаделлеккә дә алардан өйрәнеп үстек. Дүрт буын бабаларым муллалар булганнар. Әтием дүрт ел буе сугышта йөргәндә дә эченнән намазларын укып йөргән. Үзе дә, тирә-юнь авылларда иң гыйлем кеше буларак, халык соравы буенча, озак еллар мулла вазифасын үтәде. Хәйдәр әтиемне бик хөрмәт итә иде. Хәйдәрнең дә һаман рухи яктан үсә барып, ислам дине  кануннарын тайпылышсыз үтәп  яши  башлавында, намазга басуында әтиемнең роле бик зур булды. Аллага шөкер, Хәйдәр мәңгелек йортына намаз әһеле булып күчте.

Уйлар диңгезендә йөзә-йөзә, 25 елга якын бергә узган гомеребезне күңелемнән кичерә-кичерә, бик күп чакрымнар узганбыз икән инде. Мәчет манаралары нур сибеп торган Мәдәнә авылына килеп тә җиткәнбез. Машинабыз үр төшә. Авыл үзенең күккә ашкан манаралары, тирә-юнендәге болын чәчәкләре белән әкиятләрдә сурәтләнә торган сихри шә­һәрчекне хәтерләтә. Машинабыз килеп туктау белән мәчеттән биредәге хезмәткәрләр, пешекчеләр йөгереп чыгып, исәнлек-саулык сорашып, якты көләч йөзләре, ачык киң күңелләре, тәмле ризыклары белән каршы алдылар. Күрешергә дип күркәм-күркәм авыл агайлары да килгән иде. Максут әфәнде безне кунакханә бүлмәләренә урнаштырды. (Монда мәчеткә ерактан килүчеләр өчен кунакханә дә бар.)
Сагынганмын икән Рәшидә мәчетен, бер генә килеп күреп, мәчет намазлары укып китсәң дә күңелеңне үзенә тартып тора икән ул. Мәчетнең гүзәллеге тагын да арткан, чөнки аны филигран бизәү һәм төзү эшләре һаман да бара әле. Бу, әлбәттә, Ф. Гыйльмановның һәм аның ярдәмчеләре, хезмәткәрләренең алны-ялны белми эшләвеннән. Күземә күренә дип торам: тагын бер зур бина үсеп чыккан. Бусы халык өчен төзеткән сырхауханә (поликлиника) икән. Бөтен тирә-юнь өчен рухи тәрбия үзәге бит бу. Идарә башлыгы Максут әфәнде бездән Казан турында, Татарстан турында сорашты, Казанның меңъеллыгының бөтен дөнья алдында шаулап узуы, Татарстанның уңышларына бик шатлануларын әйтте. Љстәлендә Мәскәүдә чыга торган «Татарские новости» газетасы ята иде. Тышлыгында — Президент Минтимер Шәрипович Шәймиев. «К 1000-летию Казани эксклюзивное интервью Президента М. Шаймиева» дип язылган. Максут рәсемгә карап, президентка соклануын яшермичә, чын ирләрчә кыска гына итеп: «Акыллы мужик», — дип куйды. Башаягы белән эшенә, үз мәшәкатьләренә чумган булуына карамастан,  безгә карата бу юлы да һәрвакыттагыча, ифрат дәрәҗәдә дикъкатьле, игътибарлы булды ул. Чын интеллигент, бик төгәл кеше. Аллаһның рәхмәтендә булсын. Амин.
Урнашып бераз ял итеп алгач ук, Хәйдәрнең шәхси әйберләрен алып килүемне күптән көтеп торучы музей директоры Фәрит Абдрахманович Беляев белән очраштык, шатланышып күрештек. Максут әфәнде белән Фәрит әфәнде музей өчен алып килгән әйберләрне һәм күчтәнәч-бүләкләремне — Хәйдәрнең тулы компакт-дискларынның туп­ланмасын бик шатланып кабул иттеләр. Компакт-дискларны Хәйдәрнең туган авылы Чүмбәли урта мәктәбенә, аның яраткан укытучысы Вәдүт абый Шиһапов төзегән мәктәп музее өчен дә калдырдым. Максут әфәнде Хәйдәр Бигичевның концерт костюмын һәм башка шәхси әйберләрен алып килүемә бик шатланса да, болар гына җитмәс әле, безгә аның спектакльләрдә уйнаган киемнәре дә бик кирәк, зинһар өчен аларны табарга тырышыгыз музей өчен, дип үтенде. Мин, кайткач та, театр директорына мөрәҗәгать итәргә вәгъдә бирдем. Ә монда бер генә әйбернең дә югалмаячагына шигем юк — музей бит мәчет түбәсе астында... Музейны җентекләп карап чыктык. Ул тагын да баетылган. Музейны оештыру, экспонатларны җыю Фәрит әфәнденең хезмәт казанышы. Ул әлеге четерекле эшне бик яратып, чын күңе­лен биреп башкара. Иртәгесен тәмле куллы пешекче кызларыбыз тагын затлы ризыклар белән тулы өстәлләр корып куйганнар иде. Рәхмәт төшсен аларга. Әле күрешеп-сөйләшеп тә туймадык, әмма инде юлга чыгарга вакыт. Түбән Новгородта да бик дулкынландыргыч эшләр көтә бит безне. Максут әфәнде безне, Фәиз әфәнде Гыйльманов исеменнән зур бүләкләрен тапшырып, тагын көтеп калабыз дип, изге теләкләре белән озатып калды.

 

(“Нигә, нигә, синең уйчан күзләр
Күзләремә болай багалар?..”
Хәйдәр, 1996 ел.)


Мәдәнәдән Түбән Новгород шәһәренә дә юл якын түгел. Бу араны без Фәрит әфәнде Беляев машинасында уздык. Кичә булачак бик матур урынга урнашкан «У Александра» ресторанына килеп җиткәндә, залга бәйрәмчә матур итеп бик күп өстәлләр тезелгән иде. Љстәлләр тулы чын мөселманча ашлар, кайсы өстәлгә кемнәр утырырга тиешлеге дә күрсәтеп куелган. Ашыга-ашыга әлеге эшләрнең хәстәрен күреп йөрүче Зөһрә ханым Идрисова һәм Зилә ханым Ахмадулина безне сау-исән килеп җитүебезгә сөенеп-шатланып каршы алдылар. Йөзләрендә рухи күтәренкелек чагыла иде. Барыбыз да дулкынлану белән хәзерлек эшләренә керештек. Диварга кино экраны һәм Хәйдәрнең зур портреты эленде. Күпләп-күпләп сигез төрле компакт-дискларын, аның турындагы информацияләрне өстәлләргә тезеп куйдык — һәрбер кеше укып таныша алырлык булсын.
Нәкъ билгеләнгән вакытка зал халык белән шыгрым тулды. Яшьләр дә күп иде. Кичәгә өч хәзрәт килгән: Умяр хәзрәт Идрисов, Мансур хәзрәт Хусяинов, Гаяз хәзрәт Закиров. Тамашачы затлы, зәвыклы. Түбән Новгород шәһәрендә истәлек-кичәсе-концертларга бу рәвешчә җыелу, бәлки, беренче мәртәбәдер әле. Гомердә булмаган хәлдер. Халык та моны яхшы аңлый кебек: киемнәрендә дә аеруча затлылык, үз-үзләрен тотышларында да тыенкылык, сабырлык һәм шул ук вакытта  гадәтилектән югары булган кичә-концерт көтүләре сизелеп тора иде. Мине, ышанычларын аклап булырмы, күңелләренә хуш килердәй сүзләр сөйли, җырлый алырмынмы инде, дигән дулкынлану биләп алды. Аллага шөкер, беренче сүзне Умяр хәзрәт үзе алды һәм саф йөрәгеннән чыккан тирән фикерләре, ачык сүзләре белән бу кичәнең — бөек җырчыга багышланган кичәнең әһәмияте хакында, халыкларның бер-берсенә мөнәсәбәтләре нигезенең мәңгелек философиясе югарылыгыннан чыгып, шул ук вакытта бар кешегә дә аңлаешлы итеп, гади тел белән кереш сүз сөйләде, вәгазь укыды. Бөтен халык йотлыгып тыңлады. Умяр хәзрәтнең кыю фикерләрен ишетеп тә, матбугат битләреннән укып та белә идем. Аның нинди тирән фикерле философ булуына шаккатып утырдым. Аның кешеләрнең күңелләренә тынычлык сала ала торган эчке бер көчкә ия булганын аңладым. Залда утырган халык арасында бер-берсенә карата дустанә тойгылар белән тулы иркен халәт урнашты. Умяр хәзрәтнең сүзләреннән соң Арзамас шәһәреннән килгән Мансур хәзрәт Хусяинов бик матур итеп Аллаһның чиксез рәхмәте булган Коръәннән сүрәләр укыды. Хәйдәр рухына, әрвахларга догаларын багышлады, исәннәргә иминлек теләде.



(“Неаполитан җырлары” концерты барышыннан бер күренеш.)

Кичә бик матур башланып китте һәм шундый ук рухта дәвам итте. Килгән кунакларга тыңлаган арада иркенләп ризыкланып та утырырга киңәш итә-итә, Илдар Кыямов татарча да, русча да чатнатып сөйли-сөйли, кичәне бик матур алып бара. Ара-тирә мәгънәле мәзәкләр дә сөйләп ала. Хәйдәр абыйсын ул якыннан күреп-белә бит, консерваториядә вокал буенча минем классымда укыган вакытында Хәйдәр абыйсы да күп консультацияләр бирде 
аңарга. Җырлавы белән дә халык күңелен яулап алгач, эчемнән генә аның өчен горурланып утырдым. Рамил Курамшин югары профессионал, затлы музыкантыбыз. Ул көнне аеруча хисләнеп, аеруча илһамланып уйнады. «Иске Кара урман»ны җырлап та халыкны шаккатырды. Хәйдәр белән күп эшләде ул, күп юллар узды. Бер-берсен сүзсез дә аңлыйлар иде. Рамилнең музыкаль багажы зур булуы бик уңайлыклар тудырды миңа ул көнне. Чөнки халык, әле берсе, әле икенчесе төрле-төрле җырлар сорый. Рамил нәрсә кушсаң шуны уйный белә. Әнә шулай, халык үтенечен үтәп, программада каралмаган күп кенә җырлар да башкардым, мөнәҗәтләр әйттем. Халык үзе дә кушылып җырлап утырды. Безнең татар халкы кайсы якта гына туып-үссә дә, җыр-моң ярата шул. Гомумән, җырчы халык ул татар. Ә Нижгар татарлары (минем ничә еллык күзәтүем буенча) аеруча эчтәлек-мәгънә яратучы халык. Юкка гына чыкмагандыр бу халкыбыз арасыннан Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичевлар! Миннән сорап җырлаткан җырлары да катлаулы, эчтәлекле, моңлы, озын җырлар булды.
Бик яратам мин Нижгар халкын. Киң күңелле, батыр халык. Якын дусларым күп монда. Бу як халкын алай бик гади дип тә әйтеп бетереп булмый, әмма аларның бөтен кылган гамәлләре ихластан. Алар һәр очраганны бик тиз генә йөрәкләренә якын җибәрмиләр. Әмма кешенең күңел сафлыгын күрсәләр, аңласалар, үзләренең йөрәкләрен ярып бирергә әзерләр. 
Әйткәнемчә, кичә искиткеч матур бара. Дзержинский шәһәреннән килгән имам Гаяз хәзрәт Закиров татар әдәбиятын, аның язучыларын, шагыйрьләрен яхшы белүе белән бу якларда дан тота. Күп шигырьләрне яттан белә икән. Герой-шагыйребез Муса Җәлилнең «Табут» дигән шигырен яттан укып бөтен халыкның күңелен күтәрде. Теле юморга, зирәк сүзгә бик бай. Килгән кунаклар арасыннан да Хәйдәр хакында үз фикерләрен әйтергә теләүчеләргә тулысынча ирек иде: Хәйдәрнең туганнары Наил Бегичев һәм Халидә Бегичева  абзыйларына булган мәхәббәтләрен әйткән сүзләре һәм җырлары аша халыкка җиткерделәр. Кичәдә Хәйдәремнең авылдашы, яшьлек дусты, Мәскәүдән махсус килгән Надир Камаев та бар иде. Надир Хәйдәрнең талантын яшьтән күреп алып, аны үстерергә тырышып, кайда нинди үзешчән җырчылар конкурслары барганын ишетсә, тизрәк шунда Хәйдәрне алып бара торган булган. Ул яше белән Хәйдәрдән әзрәк өлкән. Бик зур рәхмәт аңа, ул Казанга килеп тә Хәйдәрнең каберенә барып, Коръән сүрәләре укып, багышлап китә.
Хәйдәрнең шулай ук яшьлек дусты, чын тугры дусты Зәки Анвярович Валемеев бу кичәне оештыру өчен көнен-төнен, вакытын жәлләмәде. Әле Зәкинең үзен күрүдән элек, күп еллар алда Хәйдәр теленнән аның исемен күп ишеттем. Аның чын педагог, спортсмен һәм тренер, саф күңелле кеше булуы турында Хәйдәр сөйләп туймый иде. Хәйдәрнең Зәкигә карата булган хөрмәте шулкадәр көчле иде ки, ул үзенең яшь чагында Зәкигә охшарга тырышуын, Зәкине үзе өчен үрнәк итеп куюын сөйли иде. Зәкинең Хәйдәргә булган тугры дуслыгы, аның урыныннан торып кыска гына итеп әйткән сүзләреннән дә бик яхшы аңлашылды. Зәки Анвярович күп сөйләми, эше белән исбат итә. Яшьлек дусты Хәйдәргә, аның иҗатына булган хөрмәтен, мәхәббәтен, Хәйдәрнең шәхесен биниһая зурлавын аның йөрәге сөйли. Бик зур рәхмәт аңа. Ихлас яратуы һәм ихластан зурлавы өчен зур рәхмәт аңа. Ул Хәйдәрнең гаиләсенә дә тугры дус булып калды. Үзе белән шәкертен — спортсмен, көрәш буенча дөньякүләм абсолют-чемпион Ханнян Гаярович Мусинны да алып килгән иде. Ханнян яхшы җырчы да. Тавышы бик шәп. Ул Хәйдәр абыйсының репертуарыннан җырлар башкаруы белән халыкка бик ошады.



Кичәдәге сәнгати чыгышларның иң югары ноктасы Хәйдәр үзе булды, әлбәттә. Экран аша җырлавы — бу нәкъ үзе кичәдә катнашкан кебек булды. Хәйдәр экраннан Отел­лоның беренче монологын җырлап җибәргәч, үз колакларына ышанмыйча тордылар. Тагын-тагын Хәйдәрнең җырлавын тыңларга теләделәр. Ә Хәйдәр Бигичев җырлады да җырлады, опералардан Хозе, Муса Җәлил арияләре, татар халык җырлары, композиторлар әсәрләре һәм романс­лар җырлады... Илаһи Моң, Аллаһыдан бирелгән илаһи тавыш рухыбызны, уй-фикерләребезне югары алып менеп китте. Кичә инде ничә сәгатьләр бара, ә халыкның таралырга әле исәбендә дә юк. Эчемнән генә Хәйдәремне, аның сәнгатен, сөйгән халкы өчен кылган ихлас хезмәтен, бөеклеген аңлап, хөрмәт итеп килгән халыкка Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләрен теләп утырам. Рәхмәт Зөһрә ханым Идрисова белән Зилә ханым Ахмадулинага. Гүзәлләр, батырлар, эшлеклеләр, тырышлар алар. Үзләре тыйнак, ә җәмәгать эшләрендә зур йөкләр тарталар, күзгә ташланырга тырышмыйлар. Шушы ике нәфис ханым ничә йөз кеше башкарыр эшләрне икәү эшләп-башкарып яталар. Мин моны үзем күреп тә, башка бик күп кешеләрнең аларга булган рәхмәт сүзләрен ишетеп тә аңладым. Борынгы Болгар  заманнарында  һәм  аннан да элегрәк чорларда  яшәгән  хатын-кызларыбызга хас батырлык, гүзәллек, намуслылык, ватанпәрвәрлек кебек күркәм сыйфатларны дәвам иттерүчеләр алар. Мондый хатын-кызларыбызны сакларга, мактарга, һәрьяклап якларга кирәк!
Аллаһның рәхмәте каһәреннән алда йөри. Хак Тәгалә һәрчак бәндәләренә иң башта рәхмәтен сала, дип Коръән сүзләрен тәфсир кылып сөйләде Умяр хәзрәт. Хәйдәрне дә Аллаһы Тәгалә олуг талант итеп, рәхмәте итеп, бу дөньяга үзенең сафлыгы һәм рухи югары хезмәте белән халыкларга үрнәк булсын, югары әйдәсен өчен яралткан, шул миссияне биргәндер. Аллага шөкер, Хәйдәр Хак Тәгалә каршындагы миссиясен үтәп, гомер юлын дөрес узды. Шуңа күрә дәдер, Хак Тәгалә аны үзенең хозурына Изге Мигъраҗ көннәрендә алды. Мондый бәхетләр изге җаннарга гына эләгә, ди халыкның әһле ислам булганы. Аллаһының рәхмәтле бер көне — 
30 нчы июнь көнендә уздырылган, озак сәгатьләргә сузылган кичәдән халык зур рәхмәтләр әйтеп, бик риза булып таралышты. Шушындый кичәләр ешрак булса иде, дигән теләктә калдылар. Хәйдәремнең якты истәлегенә багышланган бу кичә Хельсинкидагы милләттәшләребез белән бергә уздырган кичәне дә хәтерләтте миңа. Башлануы да, тәмамлануы да Хак Тәгаләнең чиксез рәхмәте — Коръән сүзләре белән булды. Аллаһ ризалыгы өчен булсын. Амин.
Түбән Новгород шәһәре һәм өлкәсе Диния нәзарәте, Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономия­се динебезнең асылын халыкка, яшьләргә өйрәтү юлында, яшьләр динебезне аек акыл, ачык зиһен белән аңласын өчен гаять зур эшләр башкаралар. Халкыбызны рухи югары итеп тәрбияләүдә чын сәнгатьнең дә, сәнгатьне үз җилкәләрендә күтәреп торган олуг талант ияләренең дә ролен бик дөрес аңлыйлар. Хәйдәрнең рухын зурлап, шушындый югары дәрәҗәдә кичә оештырганнары өчен үзләрен Аллаһ зурласа иде. Амин.
Хәйдәремнең туган якларына булган бу сәфәрем күңелемә яктылык өстәде, Хәйдәрнең изге күңелле якташларына, дусларына булган хөрмәтемне тагын да ныгытты.
Казан—Мәдәнә—Түбән Новгород—Казан.



 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com