Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Мәктүб галәйһе

Мәктүб галәйһе

Асия Юнысова
Асия Юнысова
02 сентября 2014
2253 карау
Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры узган ел гына 25 яшен билгеләп узган иде. Инде менә театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Мирзахәсән улы ӘЮПОВның гомер бәйрәме җиткән икән.

Барыбер артист булам!

Өйдән слесарьлыкка укыйм дип чыгып киткән малай Казан театр училищесына кереп кайта. «Әйттем бит мин сезгә, барыбер артист булам, дип». «Чү, улым, артистлыкка укыганыңны кешегә белгертми тор. Чын артист булгач кына әйтерсең. Артист бик олы, бик дәрәҗәле кеше була ул. Тайпылмаслык булсаң гына төш син ул сукмакка!» Зәйтүнә апаның дүртенче улы сайлаган һөнәрне Тәкъдир, ул баскан сукмакны Язмыш сукмагы итеп бәяләве иде. Мәктүб галәйһе! Димәк, Ренатка, илаһи тамга-билгеләргә игътибарын киметмичә, әмма үзе дә кыюлыгын, тәвәккәллеген җуймыйча, сынала-сынала, Мәктүбенә – Язмыш юлына мәңге тугры каласы.

«БЕРКАЙЧАН ДА ХЫЯЛЫННАН БАШ ТАРТМА. ТЕЛӘГЕҢ ИХЛАСТАН БУЛСА, БӨТЕН ҖИҺАН СИНЕҢ ЯКЛЫ БУЛАЧАК». ПАУЛО КОЭЛЬО, «АЛХИМИК».

Тәүге сыналу бишенче сыйныфта укыганда ук булган икән. Кешедән калышасы түгел, кемдер биегәндә, кемдер шигырь сөйләгәндә Ренат җырлап карамакчы була. Сәхнәгә чыгып: «Билен кысып буган диләр, солдатта булган диләр», – дип, озак-озак уйлап йөреп сайлаган җырының ике юлын җырлауга, җыр сүзләре баштан чыгып оча, авызга пластилин тулган кебек була. Кызарынып-бүртенеп бер-ике минут басып тора әле ул сәхнә дигән хикмәтле мөнбәрдә. Аннары, ике йөз күзнең, йөз ерык авызның үтергеч энергетикасыннан качып, яланбаш, яланөс килеш өйләренә таба оча. Капкадан выжылдап кына кереп китәсе дә бит... Җәүдәт абыйсы юлга аркылы баскан. «Бүтән җырламыйсыңмы?» – вың! «Бүтән сәхнәгә чыкмыйсыңмы?» – вың! «Вың»нар ничәү булгандыр – инде онытылган. Әмма абый йодрыгы малай башына кереп урнашкан «барыбер артист булам»ны дөмбәсләп чыгара алмаган. Нәтиҗәсе – татар мәдәнияте гөмбәзендә гаҗәеп якты бер йолдыз булып режиссер Ренат Әюпов йолдызы яна. Ә ул куйган спектакльләр – тулы бер йолдызлык! Татар театр сәнгатенең хәзинәсе!

Ренат Әюпов йөргән җирләреннән бәләкәй сандыклар алып кайта икән. Коллекциясе шактый бай. Тик бу сандыклар буш. Мин аларның һәрберсенә режиссер Әюпов куйган спектакльләрне, «Ак бүре» әкиятендәгечә, кулъ-яулыкка төйнәп, яки асылташка әверелдереп, салып куяр идем.

«ЮЛЛАР НИЧЕК КЕНӘ УРАУ БУЛМАСЫН, ЯКТЫ ЙОЛДЫЗГА КАРАП БАРА ТОРГАЧ, КӘРВАН БАРЫБЕР ОАЗИСКА КИЛЕП ЧЫГА». ПАУЛО КОЭЛЬО, «АЛХИМИК».

Бер сандыкта Чаллы театрында куелган, театр дөньясын көтелмәгәнлеге белән таң калдырган «Йосыф кыйссасы», шунда ук, инде Кариев театрында мәңгелек темага кабат кайтып сәхнәләштерелгән, халыкара фестивальләрдә тамашачыны сихерләгән «Йосыф-Зөләйха»; икенче сандыкта – Минзәлә театрында куелган, тамашачыны аһ иттергән, гастрольдән кайтып кермәгән «Мөһаҗирләр» (Мәхмүт Галәү); өченче сандыкта – төрле авторлар халык авыз иҗатына таянып иҗат иткән әсәрләр буенча куелган, сәхнә чишелешләре, актерлар уены белән тәҗрибәле сәхнә әһелләрен дә сокландырган «Сак-Сок», «Җиде кыз», «Кыю кызлар»; дүртенче сандыкта – газиз Тукаебыз рухына дога булырдай әсәрләр – «Печән базары» (Ренат Әюпов), «Зәйтүнәкәй» (Р. Батулла), «Әйт әле, күбәләк» (Туфан Миңнуллин); бишенче сандыкта – сәхнә классикасы «Галиябану» (М. Фәйзи) белән «Башмагым» (Т. Гыйззәт); алтынчы сандыкта Г. Исхакый әсәрләре – Минзәлә театрында куелган «Остазбикә» белән «Сөннәтче бабай», Чаллы театры куйган «Кәләпүшче кыз» булыр; «Алмачуар» (Г. Ибраһимов) белән «Умырзая»га ( Р. Харис) үзләренә берешәр сандык; дөнья драматургия классикасын – «Мәкер һәм мәхәббәт»не (Ф. Шиллер), «Король Лир»ны ( У. Шекспир) икесен бер сандыкка салып куйсак, Ренат Әюповның сандыклары җитәр микән? Әле бит Пауло Коэльо романы буенча сценариен Рабит Батулла язган «Алхимик» бар.

«Күргән төшләрне өнгә әверелдереп яшәсәң генә тормыш кызык була». Пауло Коэльо, «Алхимик».

Менә сандыкларга төрле жанрларда иҗат ителгән, сәхнә күргән спектакльләрне таратып чыктык.

Ә бит алар барысы да бер кеше, бер режиссер йөрәгендә түл җый-ган. Комедия яки трагедия жанрында эшләгәндә режиссер нинди эздән барасын анык белә. Ә менә хыял белән чынбарлык, риваять белән кәмит арасындагы ызаннар төгәллеген ничек саклыйсы да, хисләр ташкыны аяусыз биләгәндә ничекләр итеп үзең ташымый каласы? Ташырга ярамый, чөнки режиссер иҗатчы гына түгел, остаз, җитәкче, эскертне таратмый торучы бастырык та бит әле ул.

Муен булса, камыт табыла

Хәер, җиде бабка төрләнгәнче әле профессионал булып җитлегәсе бар. Моның юлы бер генә – укыйсы да укыйсы. Театр училищесы тәмам.

М. С. Щепкин исемендәге Мәскәү югары училищесы дипломы кесәдә. Һөнәри яктан шәп дагаланган егетләргә Камал театры труппасында урын да, рольләр дә бар. Тәҗрибәле Марсель Сәлимҗанов кул астында спектакльләрдә уйнау, рольләре әлләкем булмаса да, үзе бер академия бит әле ул. Легендар Дамир Сираҗиев экспериментларында катнашулар, «Балачак» студиясен күтәрүләр дә хәзер сагынып искә ала торган сәхифәләр.

Марсель Хәким улы чын остаз инде ул – күзе дә үткен, тәҗрибәсе дә зур. Шул үткен күз белән, тәҗрибә Ренат Әюповтагы яшерен куәне сиземләп алалар: режиссер булырлыгы бар бит бу егетнең, шәп шытым бирерлек орлыгы бар. Татар сәхнәсенә иң җитешмәгән һөнәр ияләре дә шулар – режиссерлар. Сәләтне сынап карау өчен генә Кече залда куелган «Былтыр кысты» (Н. Исәнбәт) спектакленнән соң егеткә Олы залда да имтихан тоту мөмкинлеге ачыла. Аманулланың «Әлепле артистлары» да, Г. Каюмовның «Һинд кызы» да шәп кабул ителә.

Ул заманда өметле яшь режиссерның исеме телләрдән төшмәде. Егет үзе дә вакыйга итеп кабул ителде. Эпизод түгел, нәкъ менә вакыйга! Шул биеклектә озакка калу өчен режиссер дипломы кирәк! Шуны аңлауга Ренат Әюпов Б. Щукин исемендәге югары театр училищесының режиссерлар әзерли торган бүлегенә читтән торып укырга керә. «Башмагым» музыкаль спектаклен сәхнәләштереп, кулына режиссер дипломы ала. Белем юлын тәфсилләвем уен куюның уен эш түгеллеген искәртәсем килгәннән генә. Югыйсә укыйм әле дип, ул рольләр уйнаудан да, спектакльләр куюдан да тукталып тормаган, гастрольләрдән кайтып кермәгән. Кай арададыр укыту эше белән шөгыльләнеп, театрга яңа алмаш әзерләүгә өлеш керткән. Нык муенга камыт табыла ул!

Аның Кариев театрына икенче килүе. Беренчесе моннан егерме еллап элек булган хәл. «Корабльле булу кызыктырган иде, – дияр ул бүген, еллар аша борылып карап. – Бер ел гына эшләп алдым Яшьләрдә». Шулай булган икән шул. Чаллы театрын кризистан чыгарасы барлыгын уйлап, М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романы каһарманы Давыдовны сыман, «алгы сызыкка» озаталар яшь режиссерны. Давыдов икән Давыдов! Тиз арада Чаллы театры новатор театрга, Әюпов үзе фикерле дигән даны таралган режиссерга, труппа исә тоташ талантлардан торган труппага әйләнә дә куя. Бу уңай сыйфатларны, соклангыч бәяләрне театр фәкать татар халкының күп гасырлык мәдәниятенә, әдәбиятына, авыз иҗатына, классик драматургиясенә мөрәҗәгать итү юлы белән яулый. «Йосыф кыйссасы» (Кол Гали), «Галиябану» (М. Фәйзи), «Кәләпүшче кыз» (Г. Исхакый) асылыбызга кайту үрнәкләре буларак кабул ителеп, мәдәният дөньясын гына түгел, бәлки, бөтен халыкны сискәндереп, айнытып җибәргән иде. Нинди асыл мирасыбыз бар икән, теләсә кайсы сәхнәдә тамашачыга күрсәтерлек бу спектакльләр халкыбыз тормышының раушан көзгесе икән ләбаса!

Мәскәүләрдә, Төркияләрдә, «Нәүруз» халыкара театр фестивальләрендә диплом-бүләкләр җыеп йөргән бер көнне Ренат Әюповны янәдән Кариев театрына баш режиссер итеп чакыралар. Инде җанына урнашкан милли мирас идеясен дә үзе белән башкалага алып кайта егет. Кайтуга «Сак-Сок» бәетен югары сәнгать әсәренә әверелдереп, Казанны бер шаулатып ала. Театрның бәхетле еллары бу. Алафузовлардан калган театр бинасына хуҗа булып алган чагы. Бина да күркәм, труппадагы кызлар да матур, репертуар да көч туплый бара. Өстәвенә, режиссер да өйләнмәгән егет. Димәк, илһамланыр өчен барысы да җитеш. Тик менә режиссер йөрәген Чаллыда калдырып килгәнгә охшап тора. Әллә театрга «өйләнгәнме» бу егет?


Театр килене

Чаллыда чыннан да бер «Ярославна» моңая. Елавын еламый. Тик бар да кебек, юк та кебек егеттән хәбәр булмау, дөресрәге, хәбәрләшергә җай булмау үзәген өзә кызның. Кесә телефоннары әле кесә саен түгел вакыт бу. Танышулары да телефоннан булган иде. Кырыс тавышлы егет китапханәгә беренче көн генә эшкә чыккан кызның өнен ала. Әллә кемнәрнең җавапсызлыгы өчен кыз ялгызы җавап тота. Өлкән хезмәттәшләре сөйләшү җаеннан телефон чыбыгының теге очындагы кешенең эзенә тиз төшәләр. «Әле гел шалтыратыр. Әллә нинди китаплар таптыра. Чаллы театрының режиссеры ул. Театрга барсаң, үзен дә күрерсең».

«АНЫҢ ИСЕМЕ МӘХӘББӘТ. МӘХӘББӘТ ДӨНЬЯ ЯРАТЫЛГАНЧЫ УК ЯРАЛГАН, УЛ КЕШЕЛӘРНЕҢ ҮЗЛӘРЕННӘН ДӘ, ХӘТТА МЕНӘ БУ ЯПАН ЧҮЛДӘН ДӘ БОРЫНГЫРАК». ПАУЛО КОЭЛЬО, «АЛХИМИК».

Күрешү театрда түгел, тулай торакта булып чыга. Гөлшатның күршеләре – артистлар. Кемнеңдер туган көне иде. Шаян-чытлык кызлары янына кунакка кергән, читтә генә утырган кызны режиссерның очлы күзе тиз абайлап ала. Егетнең колагы кызның ипле, ягымлы тавышын да хәтерләп калган икән: «Сез китапханәдә эшләмисезме?» Әйе, әлбәттә, әйе! Театр турында язылган бөтен китапларны укып чыкты, бөтен спектакльләрегезне карап бара бит инде кыз. Сиңа тиңдәш, фикердәш кыз шушы бит инде. Тик бик тыйнак шул ул!

Хәзер инде шалтыратулар адреслы да бит. Егетне Казанга алдылар. Телефоннар әле кызның сабырлыгына, көтә белүенә озак – берничә ел сокланыр. Ниһаять, «театрга өйләнгән егет», ялгызакның бер бүлмәле фатирына килен төшерергә вакыт дигән карарга килә. Тәкъдим телефоннан ясалды.

Дөрес, Шәле егетләре кәләшне урлап алып кайтырга маһир. Тик абруйлы режиссер алай эшли алмый. Аның кәләше кадер күреп, көйле тормышка килен булып төшәр. Егет өр-яңа ниятеннән илһамланды. Бу авыл малаеның илһамлануы иде. Ул кулына чын ир-атлар учына япьтәш эш коралларын алды. Алар гел кул астында – театрда декорацияләрне гел ипләп торасы була бит. Авылдагы нигез-йорт утырып янгач, балта-пычкыга гомумән дә эш күп булды. Шөкер, туган нигез хәзер инде көл өеме түгел. Балта, пычкыны бүген янәдән кулына алуының максаты аеруча мөһим. Хәтта ки изге, ырымлы. Чөнки ул ата-баба тамырына үз тамырын ялгар өчен, килен төшерер, балалар үстерер өчен оя җайлый. Яшь гаиләнең оясы төзек, яшәү өчен уңайлы булырга тиеш. Шулай хасиятләп әзерләнде-әзерләнде дә кияү мәк чәчәге кебек киленне ... театрга төшерде – Гөлшатның да өе театр булыр!

Шулай булып чыкты да. Баш режиссерның тавышында ягымлы ноталар күбрәк хәзер. Тыныч хо-лыклы, кирәк сүзне әйтә, кирәкмә-гәндә дәшми кала белә торган «акыллысы» аның болай да эчтә-лекле тормышын тагын да мәгънә-лерәк итте. Гөлшат та һәр куелган спектакль өчен беренче «ядрәне» үз күкрәгенә алырга өйрәнде. Ир белән хатынның мөнәсәбәтләрендәге нечкәлекләрне труппадагылар да тиз чамалап алган икән. Әгәр «үзе» телефон колагына: «Ярый, акыллым», «хәзер, акыллым», – дип кабатлый икән, димәк, тиздән репетиция тәмамланачак.

Ике йөрәк корган оя җылы булып чыкты. Үрчемле дә. Яңа фатирга малай алып кайттылар. Нурлан баш режиссерның театрдан бушаган һәр минутын шыплап тутыра. Арып кайтканда иң рәхәт ял – малайның аяк табаннарын учларыңа алу, битеңә тигерү икәнен белмәгән әтиләр дә бар микән? Алай гына да түгел икән әле. «Үз балам булгач, иҗат күзлеген алыштырып киясе булды», – ди режиссер.

Су яраткан Сөн кызы аны башта Иделне, аннан ерак диңгезләрне яратырга өйрәтте, Алтайга кадәр алып барды. Бу икәүнең шулай бер-берсен баетып яшәвеннән Кариев театры да отты гына бугай. Һәрхәлдә, уңышлар театрны ташламый. Артистларының булдыклылыгына, фидакарьлегенә Ренат Әюпов сокланып бетә алмый.

«КЫЗГАН КАЗАН СУЫНГАЧ КҮРДЕЛӘР: САВЫТ ТӨБЕНӘ ҖӘЕЛГӘН КУРГАШ АЛТЫНГА ӘВЕРЕЛГӘН ИДЕ». ПАУЛО КОЭЛЬО, «АЛХИМИК».

Аның театрында гаҗәеп талантлы, алтынга тиң артистлар бар. Кадерләп, олылап каласы иде. Бер спектакльдә өчәр, дүртәр роль белән сәхнәгә чыгарга сәләтле Нуриәхмәт Сафинның талантын тагын да калкурак итеп күрсәтү өчен куелган иде «Король Лир». Сәнгать дөньясын хәйран итте олуг артистның Лиры. Ә бит андый кимәлдәге артист белән һәр театр да мактана алмый. Йөзек кашы кебек Алсу Фәйзуллина да һәр театрда да юк. Айназ Нургалиев тагын... Юк, санарга ярамый икән. Әюповның хәзинәсендә асылташлар күп икән.

Асылташлар бар. Шуларны балкытыр өчен затлы сәхнә генә юк. Әле менә «Әкият» бинасында яшәп ятышлары. Шушы вакытлыча рәхәтлеккә дә кинәнүләрен, сөенүләрен белсәгез иде – баш астында ышанычлы түбә бар бит! Чишенергә урын бар бит! Репетицияләр өчен сәхнә бар бит! Югыйсә бинаның шушы өлешен рәхәтләнеп Кариев театрына биреп, аларны бәхетле итү мөмкин нәрсә! Алар артыгын дәгъваламый да. Курчак театры үстергән сәнгатьсөяр балалар бик табигый рәвештә генә Яшьләр театры тамашачысы булып китәр иде. Зур бина барыбер җылытыла, карала, менә дигән сәхнә иясез тора. Тагын бер театр бинасы тергезү өчен тырмашуның хаҗәте дә юк. Талантлы артистлары, танылган режиссеры булган коллективны оясыз тилмертү хәрам!

Ике театр янәшә гөрләтеп эшләп торганда, башкалабызда татар мәдәниятенә чынлап торып хезмәт итә торган тагын бер мәдәният учагы булыр иде.



Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy