Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Тургай

Тургай

Асия Юнысова
Асия Юнысова
16 августа 2016
4942 карау
Чишмә юлында миңа тургай юл күрсәтә барды. Пырхылдап очкан күбәләк кебек. Үзе тиз-тиз кагына,үзе тавышындагы көмешләрен чыңлатып сайрый. Дөньяның бер бәхетлесе инде менә! Аның бу халәте, садә җыры тәмам сихерләде мине. Кайда, кайчан шаһит булган идем соң әле мин шушындый чыңлап торган бәхет өлгесенә? Гүзәл Уразованың рәвеше, Гүзәлнең тавышы, Гүзәлнең бөркелеп торган бәхете, яшьлек тылсымы лабаса бу тургайда!
Татар эстрадасында унөченче сезонын башлап йөргән Гүзәл Уразова сәнгать юлына, шул яз китергән тургай кебек, зәңгәр күккә үрләп, кагынып килеп кергән иде. Биек­тәге җырчы кош күпләр күзенә күренә бит ул. Гү­зәл­нең берәүне­кен дә кабатламаган тавышына бәя-билге таба алмыйча йөдәдек тә, килештек – бу көмеш катыш ефәктән үрелгән тавыш Гүзәлнеке генә! Дөрес, Бритни Спирс, Селин Дион тавышы аһәң­нәрен дә эзләп азапландык әле...



Әмма ничек кенә булмасын, Гүзәл Уразованың беренче дискы (кассетасы) ук, чит илләр манерына әйтсәк, алтын диск булды, ягъни җиде ел дәвамында сатуда булып, миллионлаган тираж җый­ды. Чит илдә булса, мега-йолдыз дип йөр­тер­ләр иде аны. Казанга, икътисадчы яки журналист булам, дип кил­гән Гүзәл Уразовадан җырчы ясаган остазлары – дөрес юлны күрсәткән Мәсгут Имашев та, аны күз угыннан яздырмаган Айдар Фәйзрахманов та аның белән бик горурланалар булыр.

Сүзне Гүзәл Уразова дип башласак та, алар менә унике ел инде «Гүзәл–Илдар» җыр театры булып яшиләр. Бу матур пар, икесенең дә беренче һәм бердәнбер мәхәббәт­ләрен никах белән теркәгән көннән алып, илебезнең Европа­сын, Азия­сен иңләп, җәй эзләп йөриләр. Әйе, әйе, Кыш кызы Гүзәл җәй ярата. Умырзаялардан ромашкаларга таба юл сала-сала, елына 170 шәр концерт бирә-бирә, меридианнар саный алар. Синең концертыңа тамашачы юл югында юл сабып килә икән, ничек санамыйсың, ди.

Тамашачы белән күрешү рәхәтен юл михнәте алыштыра тора. Берва­кыт Түбән Варта белән Сургут арасында машиналары ватылып калып, туңганнарын оныта торган түгел. 42 дәрәҗә салкын. Унике кешелек «ГАЗель» эштән чыккан. Ягардай бөтен нәрсә ягылып беткән... «Гүзәл–Илдар» җыр театры өчен тәгәр­мәчле өйгә әйләнгән  үзләренең автобусларын шуннан соң булдырганнар. Әле, барыбер, тыгыз графикка чыдамаган кайберәүләр театрдан киткәли. 



Гүзәл белән Илдар үзләре ни­чек түзә икән соң? Хикмәт мәхәббәтнең тылсымлы көчендә­дер дип уйлыйм. Ә бу икәүнең мәхәббәте сыналган. Хатын-кыз яратмаган кешесеннән өч бала тапмас, ир-ат яратмаган кешесенә бәйрәм түгел көнне дә 150 шәр розадан букет күтәреп кайтмас. Һәркайсы хитка әйләнгән йөз җырның һәрберсендә алар үз мәхәббәтләре хакында сөйлиләр түгелме соң! Әлбәттә, сәхнәгә алып чыгу өчен мәхәббәт иң отышлы тема. Илдарның Гүзәл­гә, Гүзәлнең Илдарга җырлаган җырларын Төркиядә, Казакъ­станда гына түгел, Италиядә дә тәрҗемә итеп җырлыйлар.

Гүзәл Уразова үзе «халыкчан» дип санаган «тәмле» тавыштан кайвакыт «Китмә, сандугач», «Гөл­йө­­зем ариясе», «Сагыну», «Сусау» кебек чын шагыйрьләр шигырьлә­ренә язылган мәңге искермәс әсәрләр дә яңгырап куя. Сагынды­рып кына. (Хәер, Гүзәл Уразова сүзсез вокализ гына җырласа да, онытылып тыңлар идек без аны.) Ни хәл итмәк кирәк, моңлы аваз ияләре авызына да үзешчән, фәкать тавыш хисабына гына яши ала торган җырулар да килеп керә. Киштә­сенә  «Татар җыры» бәйгеләренең унөч «Алтын барс»ын тезеп куйган җырчының бәхет (Ураз – төрки халыкларда Бәхет тәңресе), ярату хакындагы һәр җыры, уникаль клиплары булганга күрәдер дә, теле-радио компания­ләренең музыкаль тапшыруларын бәхетле итеп тора. Гүзәл Уразова берничә мәртәбә «Елның иң популяр җырчысы» номинациясендә дә бүләкләнде. 2009 елда Татарстан­ның атказанган артисткасы исеме­нә лаек дип табылган җырчының үзе өчен иң кадерле җыры – «Нигә болай ашкынасың, йөрәк?» дигәне бугай. 2002 елның 8 гыйнварында – туган көнендә шул җыр белән сәхнәгә чыгып, беренче «Алтын барс»ын алган иде бит ул! Һәр җырның язылу тарихы, ул җырга төшерелгән клиплар турында җәелеп китеп сөйлисем килеп йөдим. 15 секундлык клип төшерү өчен яртышар көн вакыт китә.



Ә бит хәзер инде дистәләгән альбомнар иясенең һәр җырына төшерел­гән клипларны туплап, бер фильм әзерләп булыр иде.

Ул фильм, мөгаен, «Мәхәббәт сәфәре» дип аталыр иде. Чөнки Илһам Шакиров исемендәге җыр конкурсының бердәнбер гран-при иясе Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың мәхәббәте дә Салават Фәтхетдинов­ның унике концерттан торган гастроль сәфәрендә катнашып, Ижаудан Төмәнгә таба барган дәвердә борнаган. Әй ул чагында Илдарга булган алкышлар!!! Менә шул алкышлар иясе, бергә тормыш башлауга, бер адым артка чигенеп, икесе өчен дә ирләрчә хәл итеп куя: «Гүзәл алга чыгар. Минем бурыч – аның да, балаларның да, җыр театрының да иминлеген тәэмин итү!» Гүзәлнең сөйкемле бит уемнарына, теннис уйный-уйный тәмам зифаланган буй-сынына гына гашыйклык түгел инде бу, бәлки хатынының талантын күрү, тану, зурлау!
Кавышкан көннән башлап Гүзәл өчен Илдарның исеме – Җаным! Бу «җаным» пароль сүзгә дә әйләнгән бугай инде. Мисалмы? Ярый алайса, бер мисал. Италия башкаласы Римның үзәк мәйданындагы фонтан янында клип төшерү уе кем башына килгәндер? Фонтан яныннан кеше өзелеп тормый дию генә аз. Туристлар кайнап тора анда. Әмма кирәк булгач, кирәк. Гүзәл, бөтен кыюлыгын җыеп, фонтан якасына басып, татарча җырлап җибәрә. (Гүзәл: «Кытайлар фотога төшереп рәхәтләнде инде».) Мондый экзотика җыелган халыкны гүпчем кыздырып җибәрә. Җырчыны бөтереп алалар. Нәтиҗәдә, Гүзәл Рим урамында адашып кала. Аның шул «Җаны-ы-ым!» авазын ишетеп, Илдар сөйгәнен килеп «коткара».
 
Гүзәл: «Безнең тормышка кызыккан кешеләрне үзебез белән гастрольгә алып чыгар идем мин».

Клиплар дидек бит әле. Алар бик күп, дидек. Инде аларның Таиланд (имеш, оригиналь рельеф кирәк), Италия, Гарәп Әмирлек­ләре, Кырым ярымутравы кебек җирләрдә төшерелүен дә искәр­тик. «Өзмә өметем» җырының клибы, әнә, «Аватар» фильмына кергән кадрлар төшерелгән архипелагта эшләнгән. Бөтенесе дә тамашачыга кызык, матур, кабатланмас булсын өчен бит! Илдар да, Гүзәл дә бу эштә үзешчәнлекне яратмыйлар. Кайвакыт клипларны төшерүгә 15-20 кеше җәлеп ителә. Махсус сценарий языла, махсус режиссер чакырыла. Ә төшүен күп вакыт Гүзәл үзе төшә. Әйтик, «Нигә болай ашкынасың, йөрәк?» җырының клибын төшергәндә арендага самолет алына. Гүзәл, таң чыгында коена-коена, арыш басуы буйлап яланаяк чаба. «И-и, ул таңда туңганнарым!» – дип искә төшерә ул бүген. Ә Кара диңгездә, кыялар ышыгында су кызы рәвешендә йөзеп йөргәндә курыкканнары! Яныңа акула йөзеп килсен дә, курыкмассың! Ярый әле «акула» дигәне дельфин булып чыга. Ә кыя читенә басып җырлаганда кинәт искән көчле җил упкынга себереп аткан булса... Андый экстримнар күп инде ул. Мәк басуында яки Каһирә урамында, Венеция каналлары фонында яки Колизей эргә­сендә төшерелгән клиплар тагын кайсы җырчыда бар? Аның хәтта Испа­ния ярыннан Африкага карап, Гибралтар бугазында төшкән кадрлары да бар!
 
Караидел районында ике әби белән бер бабай Гүзәл–Илдар концертына елга буйлап салда агып килгәннәр икән.


Федераль телеканалның «Руб­лево-Бирю­лево» проектында төшү дә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов өчен шул клиплар рәтен­нән уза торган бер вакыйга булгандыр инде. Гүзәл бу «клип»ны сагынып сөйләми. «Ялгыш булды ла ул. Андагы затлы вилла да безнеке түгел. Тапшыру режиссерлары кушканны үтәп йөреп, дәрә-җәмне генә төшердем», – дип саный. Юк ла инде. Мәскәү бер дә исемсез кешене сайлап та алмас иде. Безне­келәр ясалма рәвештә тудырылган хәлләрдән бер дә сынатмыйча, матур чыктылар. Гүзәл җитеш тормышта яшәү өчен тырыш булырга, ялкауланмаска икәнен кулына көрәк алып та, себерке тотып та исбатлап күрсәт­те. Теле­визор карап утырган кавем­­дәшлә­ренә хатын-кызның кибеткә чыкканда да чәче таралган, күлмәге үтүкләнгән булырга тиешлеген үз мисалында дәлил­ләде. Аның белән «өен, ирен, балаларын алмашкан» хатын, ул булып, матурлык салонына, ресторанга, фитнес-клубка йөргән арада ул аның балаларын тәмле ризыклар белән сыйлады, ирен кулына чүкеч алырга мәҗбүр итте, «уф Аллам»ын әйтә-әйтә, җир казыды, бәрәңге утыртты.



Бу тапшыру вакытында ят хатын белән бергә мин дә Гүзәл Уразова­ның концерт күлмәкләрен күздән кичердем. Күп икән алар! Һәр сезонга сигезәр кием хәстәрли торгач, йөзләгән күлмәк җыелган. (Концертка барганда шул күлмәк­ләрең өйдә онытылып калса, ә? Андый хәлләр дә булган.) Арада канатлылары да, кадаклылары да бар. Теге – концерт барганда үткен тимерчыбыгы учын үтәли тишеп чыгарган күлмәген дә саклый икән әле. Югыйсә канап торган кулын аркасына яшереп, «шат күңел» белән сәхнә тотканын һич оныта торган түгел. Татар сәхнә­сендә светоидлы (эчтән яктыра торган) күлмәкне дә беренче булып Гүзәл киде.



«Хыялымда чәчәк­ләрдән үргән күлмәк кию», – ди гүзәл җырчыбыз. Юк, юк, ашыгам. Гүзәл бу җөмләне соңрак әйтер. Әле ул ишектән генә кереп килә. Кызы сәфәрләрдә чагында бөтен җаваплылыкны йөкләп өй тотучы әнисе Фира ханым, әти-әнисен озату һәм каршы алуларга тәмам күнеккән олы кыз Эллари, уртанчы кыз Камилә, бердәнберлек һәм төпчеклек рәхәтенә чумган бәлә­кәй Самир һәм, әлбәттә, шушы бер атнада да җаныкаен үлеп сагынып өлгергән Илдар – барысы бергә дәррәү кубарылып, Әнкә каршына томырыласылары бар. «И Бәбием, исән-сау төгәлләдеңме авыртмас башка тимер тарак булган бу мәрәкәне? Телевизор бүләк итеп китмәкче идең, булдырып булдымы соң?» – бусы Илдар; «Әнием, бүтән китмә инде, яме! Синнән башка өйдә рәхәт түгел», – бусы балалар. «И-и балаларым, тәмле-ләрем, җимеш­ләрем! Бүтән беркая да китмим, сезнең янда гына булам», – бусы Гүзәл үзе.

Илдары белән бергә атлап кергән бер бүлмәле фатирларында да бик бәхетле иде Гүзәл. Иркен фатирда яшәү тагын да рәхәтрәк икән. Гүзәл белән Илдар бәхет, муллык ачкычының, Ходай биргән бүләк булудан битәр, иҗтиһад, тырышлык әҗере икәнлеген беләләр инде.

«Сөембикә» журналы, №07, 2016. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy