Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → «Яратып туймыйча китәбез…»

«Яратып туймыйча китәбез…»

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
15 августа 2016
1408 карау

Бу хатлар турында Казан педагогика көллиятенең элеккеге укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гөлчәчәк апа Әдһәмованы гүргә иңдергән көнне ишеттем... Үкенеч үзәгемне өзде – аз гына алдарак белсәм, очрашырга, танышырга өлгерсәк, мәхәббәт тарихларын ул бит миңа үзе сөйләр иде! (Гомумән, Гөлчәчәк апаның бөтен тормышы тоташ үкенечтән торган бугай. Язмышын күбрәк белгән саен, бу фикерем ныгыды гына. Ни аяныч... Бердәнбер гомер бит ул!)

...Гөлчәчәк белән Әнгам арасында мәхәббәт уты 1948 елның көзендә кабына. Бик күп кызлар гыйшык тоткан яшь шагыйрьнең көтмәгәндә үзенә игътибар итүе әтисез үскән Гөлчәчәккә башта могҗиза булып тоела. Ул бик озак бу хәлгә ышана алмый йөри... Бу икәүнең таңга кадәр сөйләшкән сүзләре, уй-хыялларына Казан урамнары, Черек күл, Кабан күле, Лядской, Ленин бакчасында үскән сәрви куаклары шаһит. Ә аннан... аннан барысы да кинәт өзелә. Әнгам Атнабайны – яшь шагыйрьне, уку алдынгысын, бюро членын институттан куалар. Урта белемгә ия булуы турындагы документы булмаган икән. Югары белем алырга хыялланган егеткә мәктәп директоры аны яхшылык эшләп биргән була да бит... Әнгам туган авылына – Күрдемгә кайтып китә. Аны озатырга төшкән Гөлчәчәк тимер юл вокзалында, адашкан кош баласыдай каңгырып басып кала... Башкортстаннан килгән иң беренче хат сакланмаган, әмма андагы шигырь юллары кызның күңеленә гомерлеккә языла:
«Мин берүзем,
ләкин йөрәгемдә
Аерылуның мең-мең газабы.
Тик төш кенә булып калдымыни
Мәхәббәтнең гүзәл авазы?!

Кайда соң ул язгы айлы кичә,
Баш очында тирәк шаулавы?
Кайда соң ул, бер-берсенә тиеш
Иреннәрдә канның кайнавы?

Бөтен нәрсә төгәл кебек иде,
Юкка чыкты кинәт барсы да;
Ямь ямь түгел,
шатлык шатлык түгел,
Син булмагач минем каршымда.

Мин берүзем,
ләкин йөрәгемдә
Аерылудан калган мең газап.
Гомер буе шулай дәвам итсә,
Ниләр кылырмын соң мин азак?

1949 ел.»

Җәйге ялын әнисе янында үткәрергә дип авылга кайткан Гөлчәчәк Әнгамга хатларны Казанга, почтага язарга куша. (И-и, ул чакның тәрбиясе?!) Аннан үзе түзми, каникулы беткәнен дә көтмичә, юлга кузгала. Пароходтан төшүгә, чәй дә эчеп тормыйча, почтага ашыга ул. Алты хат көтә аны. Алтысы да Әнгамнан! Әмма конвертларны бер-бер артлы ача башлауга кызның сөенечен кара болыт каплый: ни бу, хатларның һәммәсен дә ул язганмы соң? Берсендә «син бер генә, син гөл генә, сине берәү дә алыштыра алмый» ди, икенчесендә «мине монда кочакларын җәеп, иркәли, назлый белә торган кызлар көтеп торган, миңа рәхәт» ди. Өченчесендә «фотоңа карап синең белән сөйләшәм, алдагы хатым өчен үкенәм, үземне тиргим» дигән юллар, аннан кабат үпкәләүләр, хурлаулар... (Соңыннан күп еллар дәвамында Әнгам кабатлаган «үзем гаепле», «синең алдагы җинаятем» дигән сүзләр – шушы хатлар турында. Аның тәкъдимнәренә Гөлчәчәкнең һәрвакыт шикләнеп караулары да – әлеге хатлар шаукымы. Институттан куылгач, киләчәккә корган планнары кинәт юкка чыккан, юллар чатында нишләргә белмичә калган егетнең бәргәләнүе, бөтен дөньяга үпкәләве булдымы икән бу, белмим. Гөлчәчәк аларны почтадан чыгуга мең кисәккә ертып җилгә очырса да, юшкыны барыбер кала шул, онытылмый.)

Ул чакта акыл белән көрәштә йөрәк җиңә: салкын гына булса да җавап хаты яза кыз. Аралар өзелми кала. Берсен-берсе әле табып, әле югалтып еллар уза. Кыз күңелендә өмет уты сүнде, дигәндә, хатлары, «киләм» дигән сүзләре белән Әнгам учакка утын өсти дә, очкыннар кабат ялкын булып үрли... Аерылышканнарына җиде ел да 46 көн дигәндә, ул, чыннан да, һич көтмәгәндә-уйламаганда Гөлчәчәк Әдһәмова укыткан Мүлмә авылы мәктәбенә килеп керә. Бу юлы инде барысы да башкача булыр кебек тоела. Әмма барысы да өр-яңадан кабатлана. Ул: «Киләм», – дип китә һәм... тагын килми. Нигә? Сорауга җавап юк...

Күп еллар узгач, бер очрашканда ул Гөлчәчәк апага: «Бернсны яратканымны беләсең. Аның белән язмышым охшаш бугай. Син дә минем Клариндам...» – ди. Роберт Бернс – шотланд шагыйре. Без аны «Любовь и бедность» («Здравствуйте, я ваша тетя!» кинофильмы), «Моей душе покоя нет» («Служебный роман») кебек җырлары аша беләбез. Агнес Крэг исемле ханым белән Бернс озак вакытлар хат алыша, ул аңа һәрвакыт: «Кларинда», – дип дәшә. Аның белән рухланып, шагыйрьнең шактый шигырьләр иҗат иткәнлеге мәгълүм. Әйе, кайсы чорда яшәсә дә, шагыйрьгә рухландыручы кирәк. Кавышкан очракта, көнкүреш мәшәкатьләре, бала чүпрәкләре арасында рухны сүндерми саклау, ай-һай, мөмкин эшме?!
Аннан, киткән очракта, Уфада уллары кала – Азамат белән Салават. Тәгәрәп үсеп килүче малайларның әнисе – Сәвия... Гөлчәчәккә юллаган соңгы хатыннан соң ике-өч ел гына узар да, шагыйрь түбәндәге юлларны язар:
Ә мин сиңа җыр да язмаганмын,
Эзләгәнмен аны ерактан.
Күрмәгәнмен – ничә еллар буе
Үз янымда нинди җыр яткан!



Юк, Гөлчәчәк апа белән аларның язмышлары кушылмауга арада яткан еллар һәм юллар гына гаепле түгелдер, юктыр... Җаваплылыктан да китә алмау бардыр, язмыштан да узып булмагандыр. Гөлчәчәкнең барлыгын Сәвиясе гел белеп яши. (Шагыйрь хатыннары күтәргән йөкне теләсә кем иңнәренә сала алмый!) Төрле еллар, төрле вакытлар булгандыр. Гөлчәчәк апага иң соңгы шалтыратуында Әнгам ага: ۫«Мин сиңа һәрвакыт хәлем хөрти чакта шалтыратам. Синең белән сөйләшкәч, ничектер җиңел булып китә. Бисә әйтә, синең эшең рәхәт, Гөлчәчәк белән сөйләшәсең дә кеше буласың, минем андый кешем юк», – ди».
Тик бу язма: «Алар нигә бергә булмаган?» – дигән сорауга җавап эзләү түгел. «Бәхет», «Җиз кыңгырау моңнары» кебек үлемсез җырлар авторы, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайны, аның шигырьләрен кабат күңелдә яңарту бу. Аннан – бу икәүнең рухына бер дога. Бигрәк тә – шушы мәхәббәт аркасында гаиләсез дә, баласыз да калган Гөлчәчәк апа рухына. Әнгам Атнабайның «Аэропортта» (1972) дигән шигыренең шушы юлларына Гөлчәчәк апа Әдһәмованың бөтен язмышы сыйган кебек тоела миңа:
...Киләбез, көтәбез, китәбез...
Шул килү һәм китү – гомер бит!
Гомерне нәкъ шулай үтәбез:
Яшәүне яратып киләбез,
Яшәүдән ярату көтәбез,
Яратып туймыйча китәбез...

Ә хәзер, әйдәгез, хатлар, дөресрәге, алардан өзекләр укыйк.

«22.07.49
Гөлчәчәк! Син миннән хат көтәсең, ә мин синнән, чөнки мин беренче булып хат язган идем инде.
Директор «агай»ның приказы буенча булган шатлыгыңны уртакалашам. Ләкин «артык әһәмияте юк, барысы да бер» дигән фикерең тамырыннан дөрес түгел, чөнки, минем аңлавымча, син аны, яки педагогическийга күчүне бары тик «ради меня» генә эшләмәдең бит. Күчүеңнең бөтен нәтиҗәсе шундый шәхси интересларга гына бәйләнгән булса, мин һич тә синең белән килешә алмыйм һәм килешә алмас та идем.
Ял итәм. Кояш белән бергә торып зарядка ясыйм, аннан соң поэма белән утырам. Мондагы газеталарга хәбәрләр яза башладым. Әдәби китаплар, көндәлек яңалыкларны укыйм. РОНОга бармадым һәм назначение алмадым әле. Көз көне Казанга барып кайтырга туры килер ахры, чөнки хәрби учеттан төшәсе бар.
«Сагынам» дип әйтсәм ялгыш булыр, ләкин Казанда Казаныннан да, институтыннан да тыш, бер бик якын нәрсәм торып калган шикелле һәм аның белән бергә буласы килгән кебек.
Сүнми, диләр, йөрәк кабынса,
Өзлә, диләр, үзәк, сагынсаң.
Белмим, йөрәк ничек янадыр,
Күргәнем юк, үзәк кайдадыр.
Ә шулай да сине сагындым,
Күрәсем лә килә, ягымлым.
Сәлам әйтсен җәйнең җилләре,
Күрешеп булыр микән, чибәрем?»


«26 апрель, 50, Аксәет
Гөл чәчәге кебек Гөлчәчәк!
Соңгы хатларың өчен бик нык шатландым һәм шул шатлык өчен мин сиңа бурычлы. 23 мартта язган хатыңа җавап язмадым, уйланасым килде, ә инде икенче хатың барлык сорауларыма да җавап биргән иде. Дөрес, ул хаттан соң да миндә сиңа бирәсе күп кенә сораулар калды.

Гөлчәчәк! Гафу ит, минем ачыктан-ачык (откровенно) буласым килә һәм бернинди әдәби буяусыз, менә нәрсәләр беләсем килә (тик син дә миңа дөрес, чын йөрәктән җавап бирсәң иде):
Син мине яраттың. Ул яратуны кайтарырга мөмкин түгел, шулаймы?
Ә синеңчә ничек, дуслыктан ярату үсәме?
Әгәр мин синең алда хәзер гафу үтенсәм, син мине гафу итмәс, биткә төкерер идең, дөресме?
Танышың кем? Мине дә таныштыра аласыңмы аның белән?

Ләкин бу сорауларны тезләнү яки ялыну дип уйлый күрмә, алай уйлавың ялгышлык булыр. Шулай да бу сорауларга аптырама да, ачуланма да, көлмә дә, алар миндә кинәт кенә туган, очраклы сораулар түгел, ә озак эволюциядән соң революция!
Аксәет. Төн. Тышта яз. Әри елгасының шаулап агуы ишетелә. Алда унлы лампа яна. Өстәл өстендә китаплар крепосте. Мин сиңа хат язам һәм күз алдыма сине китерәм: акыллы һәм белергә тырышып карый торган зәңгәр күзләр, сизелер-сизелмәс кенә җыерылган кашлар, ихтыяр көчен тышка сиздереп торган иреннәр...»

«31.07.50
Гөлчәчәк! Мин синең соңгы хатыңны бүген укыдым, һәм ул хат барлык әгъзаларымны тетрәтте. Юк, юк, кирәкми, Гөлчәчәк, юк, кирәкми, урынсыз мине гаепләвең. Әгәр барысы да син язганча булса – минем соңгы өметем дә, тормышка булган соңгы ышанычым да өзелә, ахры, бөтенләйгә югала...
Мин 1 июльдә Кәрдәгуш авылында оештырылган пионерлар лагерена бардым. Лагерьда барлыгы 60 пионер ял итте. Мин өлкән пионервожатый булып эшләдем һәм балалар белән походларга, экскурсияләргә йөрдем. Бүген авылга ат белән китереп куйдылар. Өйгә кердем һәм әнигә беренче соравым шул булды:
Хатлар бармы? Газеталарның һәммәсен дә җыйнап бардыгызмы?
Әни миңа хатлар китереп бирде, һәм мин алар арасыннан беренче булып синең хатны сайлап алдым. Күз алдыңа китер: ачык тәрәзә, кояш яктысы уйный, тышта моңсу гына тополь шаулый, авыл эштә. Терсәге белән тәрәз төбенә таянып, озын чәчле, юка гына мыеклы, кашлары җыерылган, аскы иренен тешләгән берәү хат укый. Ул кинәт кискен хәрәкәт белән урыныннан калкына һәм папирос кабызып ачу белән тарта. Аннан соң китаплар стенасы белән уратылган өстәлгә утырып, ашыга-ашыга хат яза башлый...

Гөлчәчәк! Гаепне үзең сизеп гафу үтенү, минемчә, яхшы гадәт. Ләкин мин үз гаебемне белсәм дә, гафу үтенмим, чөнки үтенсәм дә, син бервакытта да мине гафу итмәссең. Ә шулай да бүген дулкынланып хат язарга мәҗбүр иткән изге һәм яшерен серләремне, серләремне түгел, хисләремне сиңа язасым килә. Минем хәзер башка беркемем дә юк, бары тик син, һәм мин сиңа үземә ышанган кебек ышана идем. Дөрес, ул ышанычны мин үзем ваттым һәм синең соңгы хатың урынлы, әгәр синең урында булсам, мин дә шундый ук эчтәлекле хат язар идем. Ул ышаныч синдә сүнсә дә, яки сүнә барса да, миндә, киресенчә, гомеремнең һәрбер көне ул ышанычны ныгыта. Минем теләгем шундый иде: син укып чыгасың, өйләнешәбез, мин укыйм, матур киләчәк... Ләкин хәзер бу теләк зур куркыныч астында, чөнки синең хат бөтенләй киресен сөйли, минем яратуга, сиңа булган карашка матәм маршы җырлый. Киләсе хатың нәрсә сөйләр? Сау бул. Үбеп: Әнгам.»

«21 февраль, 51. Күрдем.
Гөлчәчәк! Син әйтмешли, горурлыгымны җимерәм һәм сиңа карата барлык карашларымны язам. Син мине үзеңнән суынган, алдаган һәм синең исемеңне йөрәктән алып ташлаган дип күз алдыңа китерәсең. Гөлчәчәк, уйла, үлчә акыл белән, кемем бар минем синең шикелле мине аңлый алган? Кемнең рәсеме минем күкрәк кесәсендәге блокнотта йөри? Синеке бит, Гөлчәчәк. Кем, мондагы бер укытучының кызы тугач, аңа Гөлчәчәк исеме куштырды? Мин дурак ич, Гөлчәчәк. Кем соң авыр вакытларда, Казанны сагынганда, шигырьләр язганда сүзләр табалмаса, сине уйлый һәм эше җиңеләеп китә? Мин бит ул, Гөлчәчәк!

Син Уфага бармаган, ягъни билгеләнмәгән очракта да безнең мәхәббәт дәвам итә ала. Мәхәббәт өчен нинди киртә бар соң? Минемчә, үлем генә аны өзәргә мөмкин. Син Уфага килә алмыйсың икән, мин җәйге каникуллар башлану белән сине күрәм бит әле, барысын да шунда сөйләшербез. Әгәр дә син һаман да элеккеге карашларыңда булсаң, иртә димәсәң, риза булсаң, минем белән бергә атларга теләсәң... берәр ЗАГС өстәле табарбыз әле. Казандамы, кайда.
Минем сиңа булган мәхәббәтем вакыт үтү белән сүрелмәде, ә ул, киресенчә, тирәнәйде, һәм мин синнән башка яхшы, лаеклы тормыш иптәше таба алмавыма инандым. Кемнәрне күрмәдем, кемнәр белән сөйләшмәдем, ләкин барысы да минем изге хисләремә сукыр булдылар, аңламадылар. Әдәбият! Бу турыда синнән башка кем сораша, кем үз күреп киңәш бирә? Беркем дә! Ә миңа хатын, бала анасы, казан яныда маташучы гына кирәкми, ә тормыш иптәше, киңәшче, дус, булышчы кирәк!
Мин югалтсам сине,
мин югалтам
Яшьлегемнең матур бизәген,
Гомеремнең дустын,
бөек илһам
Бирүчесе – иҗат үзәген».


«9 март, 51. Күрдем.
Гөлчәчәк! Хатыңны кичә алдым, ләкин җавап яза алмадым, чөнки РОНОдан вәкилләр килделәр дә, мәктәптә кара төнгәчә утырдык. Ә бүген менә әле генә мәктәптән кайттым һәм түземсезлек белән сиңа хат язарга утырдым. Кичә төнлә кайтканда әни йокламаган иде, һәм ана белән ул озак кына сөйләшеп яттык. Бәлки кайберәүләр яшерен сер итеп сакларга яратадыр, ә мин сиңа булган мәхәббәтемне аңардан яшерергә теләмим. Ул барысын да диярлек белә һәм һәрвакыт синең сәламнәреңне кабул итә. Соңгы хатта язылганнарны да мин аңа сөйлим. «Минем янда тормасагыз да, җәйге каникулны монда үткәрерсез әле», – ди. Ана бит, ул гел генә үз янында тоту, якын-тирәдә икебезне бер җирдә эшләтү ягында, «укуың да җиткән инде», диясе дә килеп куя.
Син назначениене Башкириягә ал. Әгәр Уфа, Бирск ошамый икән, бездә татар урта мәктәпләре дә җитәрлек. Тирә-якны рәтләргә кирәк дип, борчылма, Гөлчәчәк. Әгәр кирәк икән, мин тагын бер ел укымыйча эшләргә дә риза; әниең турында да кайгырма, үзебезнең янга алырбыз. Мин барысына да риза, тик миңа синең белән бергә булу гына кирәк. Кешегә һава никадәрле кадерле булса, син дә минем өчен шулай. Югалтырмын дип куркам мин сине. Синең минем янда булуың иҗатымда да зур роль уйнаячак. Шушы турыда тирәнтен чын кешеләрчә уйла әле, Гөлчәчәк!
Озын сүзнең кыскасы, әле без тормыш тарафыннан бозылмаган, яшьләр, характерлар килешә шикелле, әйдә канатсыз тормышны тәмамлап, гомернең калган өлешен бергә алга барыйк!
Уку тәмамлану белән мин Казанга барам, сине үзем белән алып кайтам, аннан калганын шунда сөйләшербез. Шулай бит, Гөлчәчәк? Кире какмассың дип уйлыйм. Укуыңда һәм тормышыңда зур уңышлар теләп: Әнгам.»

«30 март, 51. Күрдем.
Гөлчәчәк! Имеш, «Синең «Казанга киләсе» һ. б. шикелле буш хыяллар белән баш ватасың килми». Минемчә, мондый каршы алуга бармасаң да ярый торгандыр?! (Ләкин бер ялгышуны икенче бер ялгышмау белән төзәтергә дә мөмкин иде.)»

«8 май, 51.
Гөлчәчәк! Минем соңгы экзамен – 3 июньдә, ә отпуск кайчан бирерләр – белмим. Отпуск алу белән «лечу, лечу к тебе!» Искесе бетмәде, инде яңа уку елына да назначение башланды. Мине үзебезнең мәктәпкә ана теленнән һәм географиядән билгеләделәр. Үзем теләп алдым, ләкин үзем теләсәм укуга китү шарты белән.
Госэкзамен беткәч тә син кайтып китмисеңдер бит? Каршы алырсың дип ышанам. О, күз алдына китерәм, ул минутлар ничек булачак: куркыныч та, күңелле дә. Шунда күрербез инде: без аерылышу сынавын ничек үттек икән? Карашлар үзгәрмәгәнме, беренче очрашу нинди хис калдырыр, беренче елмаю чынмы, ялганмы, ясалмамы булыр һәм киләчәк ничек хәл ителер? Сораулар күп, ләкин барысына да Казан перронындагы очрашу җавап бирәчәк. Дөрес! Бу очрашу күңелле дә, куркыныч та. Белгәннәргә сәлам. Экзаменнарда уңышлар теләп һәм, рөхсәт итсәң, үбеп: Әнгам.»

«10 январь, 52. Уфа.
Гөлчәчәк! Мин бүгенгә кадәр синең (Сезнең дип язарга теләмим) адресыңны белмәдем, шуңа күрә хат яза алмадым.
 

* * *

Шушы өч йолдызны куйгач, ничектер синнән гафу үтенәсе килгән иде, Ләкин нигә? Юк, Гөлчәчәк, гафу үтенүнең кирәге дә шуның кадәр генә булса кирәк!
Синең янга бармадым һәм юлга дип хәзерләгән акчаны (әйдә, дөресен әйтеп сөйләшәбез!) рестораннарда бетердем, янәсе, егет кайгыдан эчә, сөйгәне аның теләгенә риза булмаган! Экзаменнар беткәч, Уфага бардым. Матросов исемендәге кинотеатрның фойесында, мич артында, карарга дип кергән киномны карарга да онытып, менә бу – сиңа җибәргән поэманы яздым һәм шул килеш дип әйтерлек машинкада яздырып сиңа җибәрәм – тәнкыйтьлә.
Уку башланганчы тагын Уфага барырга булдым. Киттем. Юлда (случайно) Бирскига тукталдым... һәм калдым. Берничә сәгать эчендә бөтен дөньяга төкереп карадым һәм тагын бер ялгыш адым: өйләндем.
Уфага килдем һәм «Кызыл таң» газетасына литсотрудник булып эшкә кердем. Хәзер шунда эшлим. Шигырьләр бастырам. Төрле кичәләрдә булам, студентлар белән очрашам. Укыйм. Язам. Иртәнге сәгать 9 да китәм, төнге сәгать 3 тә, 4 тә кайтам...
Кайбер очракларда минем үчкә-үч (назло) эшли торган гадәтне син беләсең. Әле күптән түгел шундый вакыйга булды. Төнлә кайттым. Бераз язып утырдым. Яттым. Йоклыйм. Иртән уянып киттем, күзне ярым ачып кына карыйм: Сәвия кесәдәге блокнотны актара. Синең фотоны алып карап торды-торды да, яңадан салып куйды. Мин «күрмәдем». Тордым, ул сорый:
Блокнотыңда кемнең фотосы бар?
Гөлчәчәкнең.
Нигә?
Ә анысы белән кызыксынма.
Бәлки син аңа хат та язасыңдыр?
Анысы хәзергә юк.
Алдыйсың?

Ләкин син шуның өчен генә хат язган дип уйлама, бу бары тик бик кечкенә, диңгездәге тамчы шикелле генә сәбәп.»

«13 гыйнвар, 1952. Якшәмбе.
Әйе, әйе, мин сиңа әдәбиятны аңлаганга күрә, һәм кеше буларак тормышың белән кызыксынып язам. Мин бит синең нинди авылга, нинди коллективка эләгүең турында да, ничек укыта башлавың турында да белмим. Бәлки инде син минем исемне дә оныткансыңдыр, ә мин, дурак, шундый ышаныч белән хат язган булам. Бәлки инде...»

«26.04.52. Уфа.
Барсы төгәл,
мәңге кебек иде,
Юкка чыкты кинәт барсы да;
Шуңа
йөрәк
ярсып-ярсып тибә,
Уфа урамнарын тарсына.
Мин берүзем,
ләкин йөрәгемдә
Аерылуның миллион газабы,
Гомергәме шулай дәвам итәр,
Бер булырмы әллә азагы?!


Бүген баткан кояшның иртәгә чыгачагы турында уйламасаң, димәк, син киләчәккә өметең өзгән дигән сүз. Тормышта шуңардан да начары булырга мөмкинме икән?!
Сәвия дә хәзер бергә торырга мөмкин түгеллеген аңлый булса кирәк. Тик ул бер яклы гына аңлый, мин әйткән нәрсәләрне беренче аргумент итеп алмый, ә «сине котырталар, шуның өчен миннән биздең»... Күпме түбәнлек?..
Мин өйләнү белән үземнең мәхәббәтемне югалтмадым, ә аның никадәр көчле булуын һәм моңа кадәр тиешенчә бәяләп бетермәвемне, аңардан һичничек тә котылырга мөмкин булмавын аңладым. Гөлчәчәк! Минем хәлләр сине кызыксындырмас инде, дисең. Дөрес түгел! Әгәр бүгенге Әнгамгә язарга теләмисең икән, кичәге Әнгамгә яз. Бүгенгесенә караганда кичәгесе көчлерәк аның. Бүгенгесе – бары тик тере мәет кенә. Гөлчәчәк! Кем ул «ул»? Хәер, әйтмәсәң дә ярый, чөнки барыбер бәхетле ул «ул»...»

«17 декабрь, 52. Уфа.
Гөлчәчәк! Гади генә дустым булсаң, мин бернинди дулкынланусыз җавап язар идем. Андый хатларны язудан рәхәтлек табасың. Ә сиңа? Синнән хат алу һәм сиңа хат язу – миллион газап, миллион тапкыр өзгәләнү, рәхимсез рәвештә йөрәк итен ашау, күпме авырлык! Чөнки син минем гади генә дустым түгел идең һәм бүген дә алай түгел. Шулай итәргә кирәк, ләкин мин булдыра алмыйм, минем хыяллануның хәзер перспективасыз икәнлегенә күнегергә кирәк, ләкин мин күнегә алмыйм. Юк, булмый! Үземнең мәхәббәтемнең шулай көтмәгәндә чәлпәрәмә килүенә ышана алмыйм, юк, ышана алмыйм! Синең һәм минем ялгышу сине дә, мине дә, Сәвияне дә бәхетсез итте һәм тагын бер кешене бәхетсез итүе мөмкин (хәер, ул сине яратса, бәхетле булачак). Озакламый мин ата булырга торам, һәм ул бала да бәхетсез булыр. (Кыз булса исеме Гөлчәчәк булачак. Шәпме?)
P. S. Отпуск алсам, бәлки барырмын. Каршы килмисеңме?»

«30.12.52. Гөлчәчәк!
Әле генә Уфаның К. Маркс урамында йөреп кердем. Тышта күбәләк кар ява. Вакыт соң инде. Бары тик култыклашып соңгы сеанстан кайтучы «парочкалар» гына очраштыра. Күңелсез... Мин редакциягә кердем һәм синең белән сөйләшәсем килде... Ярый әле мин сине очратканмын, ярый әле мин сине яратканмын. Әгәр мин синең мәхәббәтең белән янмасам һәм ул мине гел рухландырып тормаса, әгәр ул мине көн дә газапламаса, миңа бик-бик авыр булыр, мин буш мичкә кебек булыр идем. Шигырь язарга утырсам, син киләсең дә мине иркәлисең кебек, сүзләр табылмаса әйтәсең кебек, истән чыккан фикерне хәтергә төшерәсең кебек. Рәхәт булып китә. Һәм карыйсың: син юк... Ләкин миңа синең дөньяда яшәвең рәхәтлек һәм көч бирә. Бәлки шул үзе мәхәббәт дип аталадыр.
С.не аерырмын (чөнки анысы хәл ителгән, бала гына тоткарлык ясады), ләкин миңардан нинди кеше кала? Йөрәгең белән ничаклы изге, саф булма, ләкин мин совет семьясын бозучы булам. ...Ә тышта һаман күбәләк кар ява. Тынлык. Син йоклыйсыңдыр инде. Сәгать иртәнге 4...
Мин үзем турында барысын да сөйләдем. Әни һәм бала-чагалар таза-исәннәр, хатлары килә. Әнкәй минем өчен бик борчылган һәм хәзер дә борчыла. «Гөлчәчәкнең хатларыннан монда бер-икесе калган, Зинирадан шуларны укыттым да, җыладым» дип язган. Ана бит!»

«26 ноябрь, 53. Уфа.
Гөлчәчәк! Безнең арадагы мәхәббәт сүнеп бетмәгән яки дөрләп китмәгән учак кебек, һаман яши, ныклап уйласаң, һаман тирәнгәрәк керә, тамырларын киңрәк җәя бара. ...Мин сине онытырга теләмәдеммени? Теләдем. Ләкин йөрәкне көчләп буламы соң! Йөрәк бит ул! Йодрык кадәрле ит кисәге, ә үзе никадәр көчле, шайтан алгыры!
Антей үзенең анасыннан көч алган. Ул анасыннан аерылса – көчсез. Нигә кешеләр шулай түгелмени? Аларның куәт чыганагы юкмыни һәм булмаска тиешмени? Бар һәм булырга тиеш. Ул чыганак – мәхәббәт (ә гомумән). Аерым алганда да шулай. Мин иң кыен вакытларда сине күз алдыма китерәм. Син башта томан артыннан беленер-беленмәс кенә карап торасың да, кыюсыз гына адымнар белән миңа якынлашасың. Ниһаять, син минем янымда. Һәм син үзеңә генә хас йөрәк тавышың белән диктовать итәсең:
Күпме күзләр тутырып карамады,
Күпме кашлар уйнап сикерде,
Күп очрады кызлар,
тик берсе дә
Түгел инде синең шикелле.
Башкаларны никтер күңел тартмый,
Башкаларны йөрәк ятсына.
Йөрәк бит ул,
ә гардероб түгел,
Саклап булмый анда барысын да...

Һәм миңа ничектер җиңел булып китә. Яраткан кешеңне үз яныңда тоюдан да ләззәтле бернәрсә юктыр бу дөньяда! Ләкин һәрнәрсәнең начармы, әйбәтме, күңелсезме, күңеллеме финалы була. Монда да шул финал булырга тиештер бит? Ул бары тик миңа гына түгел, сиңа да бәйләнгән. ...Бер генә тапкыр рөхсәт ит: үбеп: Әнгам.»

«Уфа. 27 дек.1953 ел.
Гөлчәчәк! ...«Үз йөрәгеңне, якын кешенең йөрәген канәгатьләндерү өчен берәүне утка, газапка ташлау эгоистлык булмасмы?» дип сорыйсың. Ә нишләргә соң миңа? Нишләргә? Болай да бит ул утта, газапта. Ул бит минем белән булса, гомере буе шушы утта янарга тиеш булачак, гомере буе үзенең мәхәббәтенә взаимный мәхәббәт таба алмаячак һәм шуның белән газапланачак. Болай, ичмасам, ут-ялкыны булыр да, гомергә булмас. Ул мәхәббәт белән яшәргә тиеш кеше түгелмени? Кешеләр ялгышмыйлармыни?
«Бөтенесеннән дә җаваплысы, куркынычы, йөрәк әрнеткече – бала» дисең. Дөрес. Мин дә монысын күз алдыма китерә алмыйм. Тик шулай да мин аны үземнән аермаячакмын, ул минем белән бәхетлерәк булачак, ничә әйтсәң дә, минем күңел нечкәрәк. ...Ярый, сау бул. Ә хәтерлисеңме, без 1949 елны ничек каршы алган идек?»

«7 фев. 54. Уфа. Гөлчәчәк! Бүген ял көне. Иртән үк редакциягә килдем дә бер үзем язып утырам. «Нәрсә язасың?» дип сорасаң әйтәм: «Сынау» исемле озынрак әйбер. Проза түгел. Синең исемне (Гөлчәчәк) алдым, гафу ит. ...Эчтәлегенә карата фикереңне яз, ярыймы?... Зинира килеп керде дә (ул монда, редакциядә эшли), шушы хатны укып чыкты. «Миннән бик күп, бик зур сәлам яз», – диде һәм сине кунакка чакырды. Хәзер түгел, ә җәй көне, ул авылга кайткач. «Шул вакытта Күрдемгә килсен, обязательно килсен», – ди. «Мин аны үз апам кебек кадерләп йөртер идем», – ди. Аның бу теләген мин дә хуплыйм. Безнең авыл бик матур ул, аеруча җәй көннәрен бик матур: яшеллек!... Ун көн эчендә күп кенә үзгәрешләр булды. Иң әһәмиятлесе: поэманы бетердем. Язучылар союзында укыдым: яраттылар һәм «Әдәби Башкортстан» журналына тәкъдим иттеләр, ләкин анда бирәсе килми. ...Сау бул. Эшеңдә уңышлар, үзеңә сәламәтлек теләп, үбеп (чөнки сагындым): Әнгам.»

«1 март, 54.
Гөлчәчәгем! Башта ук искәртәм: ашыгып язам, иртәгә командировкага китәм. Кайтасы, хәзерләнәсе бар, ә мин бары тик сиңа хат язар өчен генә редакциягә килдем. ...Бер хат турында хәтергә төшерәсең. Мин анда чын кешеләрчә уйлап карарга кушкан идем. Дөрес кушкан идем һәм бик вакытлы, чөнки ул миндә өлгереп җиткән иде. Ләкин син соңладың уйлавың белән дә, карарың белән дә соңладың. Син анда «мин уйлаган идем, тик син эзсез, суга төшкәндәй югалдың» дисең. Шулаймыни? Эзсез, суга төшкәндәй? Белмәгән идем, монысы минем өчен яңалык. Бәлки... Тизрәк күрешкәнчегә кадәр: Әнгам.»

«27 август. 54. Уфа.
Саумы, Гөлчәчәк! ...Миндә дә бит теләк бөркет кебек очарга, очарга, очарга иде! Булмады! Казан! – булмады! Бөре! – булмады. Уфа! – тагын булмады. Нишлисең? Димәк, бу очу минем кулдан килми дигән сүз. Кабындым, ләкин ялкынланып, дөрләп яна алмадым. Яна алмагач, сүнәргә кирәктер. Һәм шушы «булмады»лар өстенә мәхәббәт трагедиясе! Яраттым һәм яратылдым, ләкин үз бәхетемне үзем кистем. ...Син – саф, керсез, гөнаһсыз, ә миндә хәзер күпме пычраклык, күпме гөнаһ, күпме каргыш! Юк, мин инде сиңа тиң түгел. ...Хатың өчен зур рәхмәт. Аңлыйм, ләкин нишлим, Гөлчәчәк? Оныт, дияр идем, алай дию белән генә онытып булмыйдыр ул... Минем лозунг:
Яфракларны өзә яңгырлы көз,
Сайрамыйлар кошлар тирәктә...
Мәхәббәтне, дуслар, кадерләгез,
Беренчесен аның бигрәк тә!
Күзләреңә карап: Әнгам».


«30 август, 54.
Миндә яңалык бар. Без – яшь башкорт язучысы, «Огонек» журналында бер хикәясе чыккан талантлы гына Денис Исламов дигән егет белән Яңа елга каршы Казанга барып чыгарга хәзерләнәбез. Монысы инде буш фантазия генә булмаска тиеш. Чөнки үзебезнең хәл генә түгел, шартлар да мәҗбүр итә. Шул турыда сүз булгач та бер хатыңда ясап җибәргән картаны алып карадым һәм очрашуны күз алдына китереп утырдым. Кызык очрашу булачак, ә? Ничәмә еллардан, нинди вакыйгалардан соң!
Хатның ахырын бик пессимистларча бетергәнсең. Шуны уйлап караганың бермы, Гөлчәчәк, безнең хатлар кызык кына килеп чыга: без һәрвакыт бер-беребезне юатышабыз. Синдәге хатлар белән миндәгеләрнең бер-берсенә җавапларын чагыштырып чыгасы иде. Кызык тарих килеп чыгар иде.»

«19 июль, 56.
Гөлчәчәк! Мин синең хатыңны алдым, ләкин озак кына җавап язмый йөрдем. Дөресен генә әйткәндә, җавап язмыйча кала алырмын шикелле иде. Күрәсең, язам. Димәк, сиңа җавап язмыйча калдыра алмыйм икән. Ул гына да түгел... Ярый, мин бу хатны башлаганда ук «бик эшлекле, официаль хат кына язармын» дип үз-үземне ышандырып куйган идем. Сүземдә тормыйм әле. Мин һаман да редакциядә эшлим. Быелга гына түгел, үткән елга да отпуск алмаганмын. Менә бер атнадан, һич югында 1 августтан отпуск алам. Алгач та, алган сәгате белән үк телеграмма бирермен. Көтсәң, барырмын. Обязательно, валлаһи-билләһи барырмын!!! Монысы инде чын булыр!
Гөлчәчәк! Мин әле күптән түгел генә шундый шигырь язган идем:
Очраттым да
мин югалттым аны.
Якындадыр, бәлки еракта.
Бәхетеңне табуы да кыен,
Югалтуы авыр бигрәк тә.
Мин югалттым аны – сөйгәнемне.
Аңа тиң булганнар юк бүтән.
Очратсагыз «сине көтә» диеп,
Әйтегезче, дуслар?
Мин көтәм.
Мин югалттым аны – бәхетемне.
Хәзер калдым менә берүзем.
Очратсагыз «сине көтә» диеп,
Әйтегезче, дуслар?
Мин эзлим.
Мин югалттым тәүге мәхәббәтне.
Эзләсәм дә, ләкин юк һаман.
Очратсагыз «сине табар» диеп,
Әйтегезче, дуслар?
Мин табам!
Сөю юлы – авыр һәм катлаулы,
Була чокыр-чакыр, киртәләр,
Була күз яшьләре,
аерылышу,
Була ачулы чак, үпкәләр.
Барысына түз,
тәү кат сөйгәнеңне
Әгәр югалтасың килмәсә;
Күп нәрсәне мөмкин табарга да,
Ләкин
Тәүге мәхәббәтне һичкайчан!

Нәрсә язсам да мин барысын да сине күз алда тотып, сине уйлап иҗат иттем һәм ул киләчәктә дә шулай булачак.»

«3 сентябрь, 56. Күрдем
Гөлчәчәк! Үткән атна-ун көн эчендә булган вакыйгалар минем өчен дә, сиңа да шулкадәр яңа һәм, еллар буена көтеп алынган булса да, һич тә көтелмәгән, алдан уйланмаган шикелле. Ләкин уйлыйм-уйлыйм да, иң мөһименә шатланам – без бер-беребезне элеккегедән дә ныграк аңлый башладык һәм бер-беребездән разочароваться итмәдек булса кирәк, киресенчә, бер-беребезне тагын да көчлерәк, аңлы рәвештә яратуыбыз тирәнәйде шикелле, без бер-беребездән башка тора, яши, гомер итә алмавыбызны тагын да яхшырак аңладык кебек. ...Без начар эш эшләргә җыенмыйбыз. Үз бәхетебез өчен көрәш, башка кайберәүләргә бәхетсезлек китергән хәлләрдә дә, изге үк көрәш булмаса да, бөтенләй мәгънәсез көрәш түгел.
Хәзер авылда гына ятам. Теге очеркны редакциягә җибәрдем. Кичә тагын бер материал яздым. ...Авыл кичләре бик матур һәм ямансулата, бик сагынам, хәтта кирәгеннән артык. Хәзер уртаклашыр кеше дә юк, бары тик әнкәй генә.
...Менә шул. Тизрәк – Уфага, расчет, аннары кире авылга һәм... Гомумән, барысы да бер дигән булырга тиеш. Тик исәнлек кенә телә. Сау бул. Нык кысып һәм кайнар үбеп: Әнгам.»

«Күрдем. 10 сентябрь, 56.
Эшсезлектән дә зуррак күңелсезлек юктыр, ахрысы. Менә берничә көн рәттән яңгыр ява, беркая чыгып булмый, читлеккә ябылган арыслан шикелле тик ятам. ...Чеховның берничә хикәясен укыдым. Алардан үземә ниндидер җан азыгы тапмакчы булган идем. Юк, киресенчә, алар минем рухи хәлемне тагын да ямьсезрәк иттеләр, болай да дөрләп янган учакка бензин генә өстәлде. ...Син җитмисең миңа! Йокларга дип ятам да, күз алдына сине китереп, сөйләнергә тотынам. ...Сәгать бер була, ике... өч... Ә мин һаман йоклый алмыйм. Кайчакта сине үз янымда, кырымда итеп тоям, тәнең тәнгә тигән шикелле була, һәм тагын сискәнеп уянып китәм... Торып утырам, тартам... Бер-бер артлы өч-дүрт папирос... Ятам... тагын синең белән бергә... Ә иртән Азамат тавышына уянам:
– Папа, тор инде. Карале, мин юындым да...
Менә ничек каршылыклы тормыш!»

«10 сентябрь, 56. Күрдем.
Гөлчәчәк! ...Әле кичә әнкәй мактап алды үземне, «әллә нишләп, бик тәүфыйклыланып кайткансың, аракы эчмисең, элекке шикелле кичләрен чыкмыйсың, белмим, нәрсә булган», ди. Мин әйтәм: «Картлык, әнкәй, картлык! Еллар иң тынгысызларны да тезгенлиләр, иң бунтарьларны да бастырыклый», дим.

«23 сентябрь, 56. Уфа.
Синең хат, нигездә, бер нәрсәгә – мине практик эш итмәүдә гаепләүгә кайтып кала. Гөлчәчәк, син минем иптәшем, хатыным булгач та, мине шул хакта күп, бик күп тапкырлар гаепләрсең әле: әрләрсең, битәрләрсең, ачуланырсың. Минем иң зур кимчелегем – үзем турында кайгырта белмәү.
Ярый, практик эш булгач, практик эш булсын. Беренчедән, мин бит сиңа сентябрь аенда бөтенесен хәл итәргә һәм синең янга барырга вәгъдә бирмәдем. ...Мин ким дигәндә бер ай эшлим (башкача ярамый, чөнки редакция алдында намуссызлык булыр иде); аерылышу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк (шул вакыт эчендә, әлбәттә); авылга кайтам (чөнки әнкәйгә шулай дидем); үзебезнең районда яки Яңавыл районында эш турында сөйләшеп карыйм. Их, син түземсез, җиде елын көтте, ике-өч ай көтәргә түземе җитми, кара син аны.
Икенчедән, әниең турында. Мин аңа зарар китерергә һәм синнән аерырга теләмим. Юк, теләмим! Син һәм ул ничек тели, мин шуңа да риза. Мүлмәгә барырмын, син анда эшләрсең, мин Казанда «попытаться» итеп карармын, әзрәк дус-ишләр бар бит әле. Булмаса, аена 700-800 сумны мин болай да эшли алам. Син әйткәнчә, укырмын. Син риза икән, мин монысына да риза.
Өченчедән, миңа ышанмыйсың. Монысы бик начар нәрсә түгелме соң? Монысы инде вәгъдәләр, сүзләр белән генә эшләп була торган нәрсә түгел. Мин бары тик шуны гына әйтә алам: синең ышанмавың да хәтта минем сиңа ышанычымны, бигрәк тә барып кайтканнан соң ныгыган ышанычымны, сындыра алмый. Хәзер мин «Гөлчәчәк кияүгә чыккан» дигән сүзгә дә, «Әнгам, хуш. Мин инде икенче кешенеке» дигән хатыңа да ышанмаячакмын. Бары тик барып, үз күзләрем белән күрсәм генә ышаначакмын; юк, анда да болай, тыштан гына. ...Үземдә рух күтәренкелеге, җиңеллек хис итәм. Җырлыйсы килә. Кешенең барыр юлы билгеле, максаты ачык булганда шундый настроение дә була бит! Ничектер, синең янга барып кайту күп кенә пычраклыкларымны, үзең язганча, кабахәтлекләремне югандай булды. Мин инде үземне беткән кешегә, кирәксез бер адәмгә исәпли идем. Синең ышанычлы (мин һаман ышанычлы дип язам әле!), мәхәббәт белән тулы күзләрең миңа терек суы бөреккәндәй булды.
Ярый, сау бул. Гайбәтләргә төкер, азрак гамьсезрәк бул, минем турында миңа караганда күп уйлама. Минем турында шулай башкалар күп уйлап, бозып бетерделәр дә инде мине. Сагынып һәм үбеп: Әнгам.»

«23-24 сентябрь, 56. Уфа.
Өч-дүрт дүрт куплетлы шигырь өчен күпме чимал! ...Өченчесе, дүртенчесе... күп, бик күп, утырырга, язарга гына кирәк. Ә мәхәббәт турында! Мин аларын соңгы чиратка калдырам, чөнки алары миңа ничектер җиңелрәк бирелә, ә гражданский лирика авыр. Менә монда мәхәббәт темалары арасында «Җиде ел» дигәне дә бар. Мин аны синең 4 июльдә язган хатыңны укыганнан соң язып куйган идем, шунда ук синең ике строфа шигырең дә: «төнбоек белән боек». Шуннан түбәнгә болай дип язып куйганмын:
Сине эзләп китсәм еракларга,
Син каласың кебек биредә.
Ә биредә калсам,
син ерактан
Чакырасың мине килергә».


«Күмертау. 9 октябрь, 56.
Гөлчәчәк! Соңгы ике хатыма җавап алмый киткән идем; яздың микән, килде микән – белмим. Мин хәзер синнән бик ерак: Башкортстанның иң көньяк районнарының берсе Куергазы районында командировкада булдым. Бүген кайтырга җыенып, көн буе машинада килдем һәм чак-чак Күмертау шәһәренә – яңа үсеп һәм калкып килә торган күмерчеләр үзәгенә килеп җиттем. Минем бу районда һәм бу шәһәрдә булганым юк иде, тәэсеоратлар зур һәм кызыклы. Әгәр нык алҗымаган булсам, бөтенесен дә язар идем. ...Арытты, йончып беттем, күзләр үзләреннән-үзләре йомыла. Хәзер өч тәүлек йоклаган юк дияргә була. Гел юлда, таныш булмаган урыннарда, таныш булмаган кешеләр арасында. Кешеләр әйбәт, шуларга лаеклы әйберләр язып булса ярар иде!
Хат яз. Минем фикерләр ягыннан үзгәрешләр булганы юк. Үзеңдә хәлләр ничек? Менә бу вокзалда утыру безнең Арчадагы вакытны искә төшерде, шуңа хат язасы килде. Их, ул юллар! Нигә шулкадәр яратам – белмим! Каберем дә юлда булыр, ахры? Сау бул, Гөлкәй! Хат яз. Сагынам мин сине. Бөтен нәрсәм дә бар кебек, һәм бернәрсәм дә юк шикелле. Үбеп: Әнгам. Әнә поезд пошкыра. Тагын юлга.»


 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy