Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → «Минем татарлыгым күренеп тора», яки Белла исемле Могҗиза

«Минем татарлыгым күренеп тора», яки Белла исемле Могҗиза

Роза Мулланурова
Роза Мулланурова
25 февраля 2015
1706 карау
«Ул шигъриятнең сокландыргыч кояшы, ае, җиле иде»

Исән чагында ук чорыбызның күренекле, бөек шагыйре, «Лермонтов–Пастернаклар мирасы дәвамчысы» – тере классик булып танылган нечкә лирик, прозаик, тәрҗемәче, диссидентларның яклаучысы Белла Ахмадулина 73 яшендә 2010 елның 29 ноябрендә кичке алтылар тирәсендә ашыгыч ярдәм машинасында вафат булды. Гүзәл ханым – олы җаны шигырьләренә тиң булганга аны «Алла бәндәсе» дип атыйлар иде, арабыздан китте.

Белла Ахмадулина (Изабелла Әхәт кызы Әхмәдуллина) дөнья, ил тоткасы булырдай зур шәхесләр сөрелгән, атылган дәһшәтле 1937 елның 10 апрелендә Мәскәүдә туган. 

«Әйтерсең, мин тормыштан мәхрүм ителгәннәрнең сулар һавасын алганмын», – ди ул моннан егерме еллар элек махсус хәбәрчебез Саимә Ибраһимова белән Малеевкада Язучыларның иҗат йортында очрашып сөйләшкәндә. («Сөембикә», 4 нче сан, 1992). «Италиядәге очрашу ва­кытында да «Минем татарлыгым күренеп тора, дидем», дип тә өсти. «Минем шәҗәрәм» дигән биографик әсәрендә дә ул тамырларында яртылаш татар каны агуын, әтисенең Казан татары булуын ассызыклый. «Әнием ягыннан безнең нәсел итальян Стопаниларга барып тоташа. Ленинның көрәштәше, әбиемә туган тиешле Александр Стопани исемендәге тыкрык та бар иде Мәскәүдә. Әбием гимназиядә укыган, заманында үзе дә В. И. Ленин белән берничә тапкыр очрашкан. Мине иң нык яраткан кеше дә, Лермонтов, Пушкин, Гоголь әсәрләренә балачактан мәхәббәт уятучы да ул иде. Түбән Новгородта яшә­гәндә әбиемнең Христина, ә Донбас­ста Надежда исемле кызлары, ягъни минем әнием туган. Әтием эше-вазифасы белән бәйле рәвештә Казаннан бик яшьләй чыгып китә». Әхәт Вәлиевич Әхмәдуллин заманында министр урынбасары булып эшли. Ә Белланың әнисе КГБда тәрҗемәче була. 

«Әни әтине Аркадий дип йөртә иде. Ә минем Әхәт кызы, Әхмәдулла бабамнар дәвамчысы буласым килде. Документларымда да шулай. Бөтен җирдән, партиядән дә куып чыгарылган әти сугыш башлануга фронтка китте. Яраланып, контузияләр алып сугыша-сугыша Австриягә кадәр барып җитте. Фронтта кабат партиягә алынуы белән бик тә горурлана иде ул. Сугыш башлангач, әбием белән мине әни башта Уфага, аннан Казанга эвакуациягә җибәрде. Мин шунда «Шүрәле», «дию» сүзләрен ишеттем. Казанда әбиемнәрнең Проломная урамындагы банкка каршы кетәк кебек кенә йортта яшәгәннәрен хәтерлим. һәркайда ачлык, хәерчелек. Әтиемнең әнисе кырыс булып хәтердә калган. Алай булмагандыр ул. Без татарча бер сүз аңламыйбыз, ул русча белми. Миңа татарча: «Кил монда!» – диде. Мин бармадым. Безнең арадагы ятсыну, читләшү шуннан башланмадымы икән, дип тә уйлыйм», – ди ул истәлекләрендә.

Әтисенең сеңлесе Хәят апасы ачтан үлә башлаган кызга бүтәннәрдән яшереп чи күкәй алып кереп эчертә. «Шуның аркасында гына исән калганмындыр кебек тоела, еллар узгач та шул йомырканың тәмен тойган кебек булам... Әни кайдадыр хезмәттә иде. «Белла үлем хәлендә» дип телеграмма сукканнар, гаскәри киемле хатын миңа бер телем ак күмәч сузды, мин аны танымадым, ул минем әнием булган икән... Әтинең бөтен туганнары су­гыш вакытында үлеп беткән, Казан туган шәһәре булса да, ул анда кайтып йөрмәде. Әтием аксыл чырайлы, аксыл чәчле, чандыр, юка, әзрәк салынып торган күз кабаклары гына аның рус милләтеннән түгеллегенә ишарәли шикелле. Татар-монгол изүе, кыргый яулары хакында күп ишеткәнгә минем аны гайрәтле, ярсу холыклы, атларда чаба, кызлар урлый ала торган гаярь җайдак итеп күрәсем килә. 

«Кысык күзлеләр кабиләсендә кысылган күз карасын хәтәр елтыратып, киң борын тишекләрен киереп, төтен исен исни-исни чабып узганда һәммәсе исләре китеп артыннан карап калалар.

Ул шәрә һәм фәкыйрь, әмма барыбер дан аңа!

Тук та түгел, яшәр җире дә юк, әмма янында бәләкәй угылы – әхмәдулласы бар – шәрә арты кояш кебек елтырый. Балкы, уйна, газизем Әхмәдулла, тизрәк үс син! Киләчәктә эшләр болайрак барыр: синең углың Вәли Әхәткә ата булыр.

Ә миңа Әхәтовна булырга язган. Бу якты дөньяга килергә, бәйдән ычкынгандай чабарга һәм күз карасын түгеп бар дөньяга сибелгән славяннар карашын дөньяга танытырга...» Минем хыялый хикәятләремне ул көлеп тыңлый да: «Кемне сурәтлисең соң син?» – дип сорап куя. «Нәселебезне!» – дим. Сугышта алган яралары сызлаганга төннәрен әти еш кына саташа, үз-үзе белән татарча сөйләшә иде. Берсендә кинәт: «Квадрат сорок два – сорок девять», – дип куйды... Хәрби күрсәтмәләргә, ә бәлки артиллериягә кагылышлы цифрлар булгандыр инде. Мин аңа: «Әти, Мәскәүдә яши торгач, кая барып чыктың, ә?! Татарча кырыкка кадәр дә саный белмисең!» – дидем. «Мин беләм дә бит, мине ишеткәннәр телемне аңламый шул», – диде ул. Гомеренең ахырына таба мин аннан тагын бер мәртәбә: «Ичмасам, син үзең татарча сөйләшәсеңме соң?» – дип сораган идем. Ә ул: «Кем белән сөйләшим соң?» – дип сорауга сорау белән җавап бирде. Әни белән алар аерым-аерым көн күрделәр. Бабам­нан – михнәт чигеп, авыр хезмәте белән көн күреп, фәкыйрьлектә яшәгән Казан ятиме Әхмәдулла угылы Вәлидән мирас булып безгә татар фамилиясе калган».

Язучы, чын язучы, бүтәннәрнең тел очында торган, әмма кыюлыгы җитеп әйтәлми калганны әйтә. әйтергә җөрьәт итә. Димәк, чын язучы, шагыйрь батыр булырга тиеш. Әхәт кызы Белла шундый кыю, тәвәккәл затлардан иде. 
Хәер, аңарчы әле күп гомерләр үтәр, кыз бала күп сынау-сыналулар аша узар, Мәскәүгә кайткач та әтисенең сугыштан исән-имин йөреп кайтуын озак, бик озак көтәр. 

9 Май – кочаклашулар, күз яшьләре белән хәтергә уелып калган җиңү көне Белла-бала өчен аеруча истәлекле. «Моңарчы минем оялчанлыгымны, балаларча үз эчемә бик­ләнгәнлегемне белемгә теш үтмәүдән, сәләтсезлектән күрделәр. Басымнарны бутап укуымны укытучы коты очып тыңлый, үземнең дә котым оча, әмма берни эшли алмыйм, буталып басымнарны ялгыш куюымны дәвам итәм. һәм менә рәсем дәресе. Без җиңү көнен сурәтләргә тиеш. Буяу карандашларымның һәммәсен ышкып бетергәнче мавыгып рәсем ясыйм. Хәзер моны абстракционизм дип атыйлар. Су­гыштан яраланып кайткан укытучы миңа плюс бишле куя. Шул көннән башлап мине сәләтсез укучы дип санаудан туктыйлар». Шуннан нәтиҗә ясый, һәр талант иясе хуплауга, мактауга мохтаҗ. «Шәхсән мин үзем начар һәм сәләтсез кешеләргә юлыкмадым. Бу якты дөньяда андыйлар булса да, без аймыл булганбыздыр күрәсең. Мәктәптәге, аннан әдәбият институтындагы мөгаллимнәремнең кайгыртучанлыгы мине күп ялгышлардан саклады», – ди ул. 

Анна Ахматова иҗатына мөкиббән кыз мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый, Евгений Винокуров җитәкчелегендәге әдәби түгәрәккә йөри, борчу-мәшәкатьле шигърият юлын сайлый. Унсигез яшьтә «Комсомольская правда»да беренче шигыре басылгач, гонорарына эт сатып ала. 1955 елда ул Горький исемендәге әдәбият институтына укырга керә, ә 1959 елда аны институттан чыгаралар. Борис Пас­тер­накны пычрата торган хатка кул куймаган өчен каныгуларын яшереп, марксизм-ленинизм фәненнән өлгермәүне, имештер, тулай торакка соң­гарып кайтуын сәбәп итәләр. «Литературная газета»ның штаттан тыш хәбәрчесе сыйфатында ул Себер, Иркутск якларын урап кайта, «Себер юлларыннан» дигән очерклар циклы язып бастыра һәм сабакташ­лары институтны тәмамлаган елны бик яхшы билгесенә диплом эше яклап институтны бетерүе хакында диплом ала. Ул елларны Ахмадулина дигән сәер фамилия тәнкыйтьчеләргә үгезләр сугышында кызыл чүпрәк болгагандай тәэсир итә: «Тверской бульвардан чыккан Чайльд-Гарольд», «Алсу атларга атланып...» ише ярым мыскыллы мәкаләләр басыла. Мөстәкыйль фикер йөртүе, тормышка үз карашы, үз бәясе булу аңа күңелен, җанын саклау өчен кирәк иде. Бәй­сез булып, төрле шаукымнарга, кы­зыгу-вәсвәсәләргә дә, янауларга да бирешмичә иҗат итү өчен кирәк иде. Ә бу зур батырлык. Бүтәннәр­дән бер баш өстен булган шәхеснең, талантның язмышы йөз ел элек тә җиңел булмаган. Өстен башны кисәргә, тигезләргә тырышучылар һәр заманда табылган. Шунысы кызык, тәнкыйть уты яудырылган бу исем күпләрдә кызыксыну уята. Хәзер моны пиар дип атыйлар һәм кемнәрдер аны хәтта махсус оештыра. Балалыктан чыгып та җитмәгән яшь талантның иң беренче әсәрләренә үк үткен күзле танылган шагыйрь­ләр дә игътибар итә: «Белла исемле Могҗиза /Бөркет бәбкәсе Ахмадулина», дип шигырь яза Павел Антокольский. 1962 елда «Стру­на» исемле беренче шигырь­ләр җыентыгын бастырып чыгарырга да ул ярдәм итә. ә аннан соң эмиграциядәге «Посев» нәшрияты аның унөч ел буе язылган шигырь­ләрен туплап «Озноб» (1969, ГФР) дигән китап чыгара. СССРда тыелган мондый адым – «крамола» табылып теләсә кемнең язмышын катлауландырырга тиеш иде кебек. Әмма Ахмадулина талантына баш иючеләр шулкадәр күбәя ки, аның шигырьләрен, дөрес, катлы-катлы цензура аша уздырып, барыбер чыгаруны дәвам итәләр. «Сезнең сәләтлелек даһилык дәрәҗәсендә, күңел сафлыгы, пакь­леге-чисталыгы, хис-кичерешләрнең тирәнлеге белән шигырьләрегез таң калдыра», дип хат яза аңа Илья Сельвинский. Аңа зур киләчәк юраучылар ялгышмый: 1977 елда аны Америка Сәнгать һәм телләр Академия­сенең мактаулы әгъзасы итеп сайлыйлар. Ә ул үз чиратында «Нью-Йорк Таймс» газетасында академик Сахаровны яклап белдерү белән чыга. Диссидентларның яклаучысы дигән исем аңа озакка ябышачак. 

Эльдар Рязанов, режиссер: «Ходай Тәгалә аңа гүзәл төс-кыяфәт, соклангыч матур тавыш, кабатланмас шигъри талант бүләк иткән. Ул намуслылык, горурлык, бөек идеалларга тугрылык эталоны иде. Искиткеч тыйнак, иҗаты-талантын зурга куеп тәкәбберләнми. Мин күп кенә фильмнарыма аның шигырь­ләренә язылган җырларны керттем. ә ул чын күңелдән популярлыгы шул фильмнар аркасында дип ышана иде».

Заманыбызның зур шагыйрь-язучылары аның белән якын дус – Евгений Евтушенко, Юрий Нагибин кебек танылган ир-егетләр аңа гашыйк булган... Балкар шагыйре Кайсын Кулиевның улы Эльдардан 1973 елда туган кызы Елизавета Кулиева әнисе кебек әдәбият институтын тәмамлаган. 1974 елда Белла әхәтовна рәссам Борис Асафович Мессерерга кияүгә чыга. Мессерер­ның олы талантны хөрмәтләп, сөеп-тәрбияләп, яратып яшәве тату, матур бу гаиләне белгәннәрне чын-чынлап сокландыра. Кызлары Анна полиграфия институтын тәмамлаган, китаплар бизәү белән шөгыльләнә.

Белла Ахмадулина шигърияте фикер һәм хис чишмәсенең тирәнлеге белән җәлеп итте, безнең мәшәкатьле, катлаулы һәм алдавыч тормышыбызны нәзакәтлелек, мәхәббәт һәм мәрхәмәткә ышаныч белән сугарды... үзенчәлекле иҗаты – «Сад» китабы өчен 1989 елда СССР Дәүләт бүләге бирелде. «Ул шигъриятнең соклангыч кояшы, ае, җиле иде», «Хәтта Набоков булып Набо­ков та аның шигырьләре сихеренә каршы тора алмый, Белла Ахмаду­лина аның игътибарын җәлеп иткән СССРдагы бердәнбер шагыйрь», дигән юлларга да юлыгачакбыз.
 
Ә минем Әхәт кызы, Әхмәдул­ла бабамнар дәвамчысы була­сым килде. Документларымда да шулай. 


«Казанга орынып тору хисе күңелемне таң аткандагыдай яктырта» дия иде ул. Белла Әхәтовна Казанда берничә тапкыр булды. Беренче Халыкара әдәби-музыкаль «Аксенов-фест-2007» фестивалендә катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев аңа һәм Василий Аксеновка «Казанның меңъеллыгы истәлеге» дигән медаль тапшырды. Ул Казан Дәүләт университетының мактаулы докторы иде.

 
Бер очрашу истәлеге

Зилә Вәлиева, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры

Белла Ахмадулина... һәр кеше күңелендә якты эз калдырган шәхесләрнең берсе...

Бу исем ниндидер сер тулы илаһи дөньяга – шигърият дөньясына ачкыч кебек. Без студент чакта ук аның шигырьләрен йотлыгып тыңласак та, китабын табу, сатып алу мөмкин хәл түгел иде. Аның беренче җыентыгын – «Свеча» китабын миңа бүләк иттеләр. Бу хәл Яңа ел алдыннан булды. Шул чактагы дулкынлануым, сөенүем әлегедәй исемдә: бу шундый зур байлык, минем өчен шулкадәр кадерле бүләк иде! Аңарчы да, соңын­нан да ихластан шулай куанганымны бүтән хәтерләмим. өйгә кайткач, шигырьләрен кат-кат, кайта-кайта укыдым. Шул ук вакытта аның зур шагыйрь, чын шагыйрь икәненә инандым, Цветаева, Ахматова белән бер рәттә торырдай, иҗаты белән шуларга тиңдәш икәнен тирәннән аңладым. һәм чыннан да ул – Белла Ахмадулина безнең заманның, ХХ гасырның иң зур шагыйрьләре сафында. Хатын-кыз шагыйрьләрдән өч зур, бөек шәхес кем дип сорасалар, мин һич шикләнмичә аларның өчесенең исемен атар идем. 

Белла Ахмадулина гел күңелдә, гүя янәшәдә генә яши кебек иде, әмма аның белән очрашып күрешергә озак вакытлар насыйп булмады. Һәм менә аның безгә – Казанга киләчәге мәгълүм булды. Бу очрашу бик дулкынланып көтелгән күрешү иде. Шигърият сөючеләрне бер түбә астына җыйган Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры залы шыгрым тулы. Әйтергә кирәк, шигырь тыңларга бу кадәр халык җыелганын никтер хәтерләмим. Зал, сихерләнгән кебек аның шигырьләрен, үзенә бер төрле ягымлы тавышын тыңлый. Аның көйләп укуы йөрәккә үтә, әйтерсең лә ул җыр көйли. Шигырь укыганда гына түгел, сөйләшкәндә дә ул шулай көйләп сөйли иде. Кичә тәмамлангач та без – шагыйрьнең фикердәшләре, шигърияткә чын-чынлап гашыйк затлар бик озак театр директоры бүлмәсендә сөйләшеп утырдык. 

Белла Ахмадулинаны күп сүзле дип булмый. Күбрәк ул бүтәннәрне тыңлый, әгәр сөйләшүгә кушылып китсә, кыска, әмма үтемле итеп әйтә, һәм аның һәр сүзе – яңа, тирән фикер, яки әңгәмәдәшләренә карата ягымлы сүз була. әңгәмә гаҗәеп дәрәҗәдә ихлас, дустанә, җылы аурада барды, анда шагыйрьләр һәм Ахмадулинаны бик тә якын күргән зыялы кешеләр җыелган иде. Ул һәр­кайсына матур, күңелләренә хуш килерлек, кәефләрен күтәрерлек сүзләр таба, әңгәмәдәшен олылый, санлый белә. Балачагында беренче тапкыр Казанга килүе хакында ул үзе искә төшерде. Туганнарын әлегә кадәр хәтерендә саклавын аңладык. Әлбәттә, хәтеренә уелып калган истәлекләр, авыр еллар, сугыш вакыты, ачлык, хәерчелек белән бәйле булганга, күбрәк моңсу хатирәләргә бай иде. Әмма бу юлы Казанга килүенә, очрашуның шундый югары кимәлдә үтүенә искиткеч шат иде ул. Аны һәммәбез дә яратып, исебез китеп, сокланып тыңлыйбыз. һәм ул үзе дә безнең рухи якынлыкны тоеп, чын йөрәктән сөенә иде. Театрда без чәйләр эчеп, сөйләшеп, гәпләшеп бик озак утырдык. Без чыкканда төнге беренче яртылар яки берләр булгандыр. Урамда Белла Ахмадулинаны, китапларын тотып, автограф алырга теләүче төркем-төркем студентлар көтеп тора, олы талантка баш ияргә килгән гашыйк халык аны хәтта таң атканчы көтәргә дә риза иде шикелле. Ә шагыйрьне мөкиббән китеп тыңлаган зал хакында әйтеп торасы да юк. Шагыйрь монологы, шигырь уку гына булмады ул, ә бәлки... шигырьдә яшәү иде. Ахмадулинаның залга никадәр рәхмәтле булуын әйтмим дә, зал да аның белән бер дулкынга корылган, көйләнгән кебек иде. әгәр ул шигырьнең берәр юлын онытып, искә төшерә алмыйча туктап калса, кемдер урыннан шунда ук онытылган юлны әйтеп җибәрә, зал хор белән шигырьне дә­вам итә. Шигырь аңлый торган, ярата торган, шигырьгә мөкиббән казанлыларның шагыйрьгә мәхәббәте чиксез булуына сокланып, мин дә чиксез го­рурланып утырдым. Иң гаҗәбе, Белла Ахмадулина иҗатын яттан белүче, шигъриятне аңлый торган тамашачыларыбызның күплеге шаккатырды. Без ул көнне бик тә мөһим, гаҗәеп олы вакыйганың шаһитлары икәнлегебезне тоеп, бер карышка үсеп киткәндәй булдык. Шигырь тылсымы залны сихерләде. Мондый очрашулар бик еш булмый, чөнки Белла Ахмадулина ке­бек гаҗәеп шәхесләр үзләре дә сирәк. Андыйлар бәлки йөз елга берәү туа торгандыр. Әмма кайчак кем икән­легеңне, бу дөньяга ник килгәнеңне онытмас, кешелегеңне җуймас өчен андый сирәк талантның бер китабы да җитә. 
әтисе турында Белла әхәтовна бик җылы истәлекләр белән бүлеште. «әтием мине беренче сүзем итеп: 

«Я – татарка», дип әйтергә өйрәткән. Уйнаганда, шаярып әти мине өскә чөйгәндә «Р» авазын әйтә белмәгәнгә туктаусыз: «Я – татайка, я – татайка», – дип кабатлый торган булганмын...» Бәлки үз тамырларын табу аңа шулкадәр көч биргәндер, дөнья кешесе, галәм масштабындагы йолдыз булырлык киңлеккә, биеклеккә чыгаргандыр. Гаиләсендә үзләштергән кыйммәтләр аңа аннан башкаларның кыйммәт­ләрен дә аңларга ярдәм иткәндер. 

Евтушенко аңа: «Белла – син беренче, безнең икенче Белла булмаячак», – дигән. Мондый шәхесләр берәмтекләп кенә, кешелекнең талант камертоны булсын дип бирелә бугай шул. Кеше күңеле, кеше җаны өчен Белла Ахмадулина кебек шагыйрьнең булуы кыйм­мәт. Аның шигырьләрен кайсы халәттә дә укып була: укыйсың да, димәк, минем белән барысы да әйбәт әле дип юанасың. Белла Ахмадулина­ның шагыйрь буларак олылыгын мин ул киткәннән соң калган бушлыкның зурлыгыннан, аны югалту белән килешеп булмаудан да тоям. Әмма аның шигърияте исән чакта шагыйрь тавышын барыбер әле ишетеп торасың.

«Как добр, кто любит. Как огромен,
Как зряч к значенью красоты...» 


Берничә сүз белән искиткеч тирән, җанга үтәрлек фикер, хисле йөрәк сүзен Ахмадулина кебек зур шагыйрь һәм зирәк, сизгер күңелле, нечкә тойгылы кеше генә әйтә аладыр.

Авыр чакларында терәк булган дуслары, якыннары хакында язганда нинди үтемле сүзләр таба ул! Аларның һәр гамәлен ничек югары, матур бәяли! Ә бит иң зур батырлыкны ул елларда нәкъ менә Белла Ахмадулина үзе эшләгән: диссидентларны, яклаучысызларны якларга чакырып беренче булып мөрәҗәгать белән чыгарга җөрьәт иткән. Югыйсә, кошчык кебек нәни генә хатын-кыз иде бит ул! Ир-ат затлар да: «Нишлисең син?» – дип тыеп, кисәтеп торган чакта да ул курыкмыйча Сахаровны яклап чыга. 

Кыю адымга ул шул вакытта берүзе бара, ә бит аннан беркем ярдәм дә сорамый, хатын-кыз шагыйрьдән мондый кыюлыкны, тәвәккәллекне беркем көтми дә. Ул үзе шундый – батыр йөрәкле иде.

Үзенә нигә, нәрсә хакына, ахыры ни булыр дигән сорауларны бирми ул. Башкача булдыра гына алмый. Ә бит ул беркайчан депутат та, трибун да булмаган. Әмма гаделсезлекне күргәндә битарафлык саклап, үз мәнфәгатьләрен уйлап, читтә калу ят иде аңа. Үзе өчен мөһим булган бар кыйм­мәтләрне шигъриятендә чагылдырды ул. Тормыш безне күпкә өйрәтә, бик күпләрне вата-сындыра, имгәтә. Агымга иярмичә, үзеңне, үз җаныңны, кыйблаңны саклау бик сирәкләргә генә насыйптыр. Андыйлар берәмтекләп санарлык. Әмма соңыннан нәкъ менә алар кеше хәтерендә саклана, ә исем-атлары тарихта кала. 

"Сөембикә", № 1,  2011. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy