Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → ​Аиданың Вена вальсы

​Аиданың Вена вальсы

Эльмира Закирова
Эльмира Закирова
29 июля 2016
758 карау
Сирәк очрый торган матур сопрано тавышлы, «опералы» исемгә ия талчыбыктай нәфис-нәзакәтле  бу кыз үзенең музыкальлеге, таланты, затлылыгы, яшьлеге белән барысын да әсир итә. Тавыш дисәң, тавыш, чибәрлек дисәң, чибәрлек, илаһилык дисәң, илаһилык аңарда!..
 
Аиданы кайда, ничек күргәнемне, кайчан тыңлаганымны искә төшереп утырам. «Марафон-15» телевизион тапшыруында Эдита Пьеханың «Наш сосед» җырын җырлап тамашачыны шаккаттырган 5 яшьлек Казан кызы Аида Гарифуллинаны хәтерләмәскә соң!.. 11 яшендә үк вокал буенча профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә башлый.  Бөтенроссия һәм  Халыкара конкурсларда катнаша. 2001 елда Мәскәүдә П. И. Чайковский исемендәге Зур концерт залында Камера оркестрына кушылып чыгыш ясый. 13 яшьтә Федор Шаляпин исемендәге Фонд стипендиаты була…   Концертлар, премияләр, Гран-прилар, исемнәр, алкышлар, чәчәкләр, җиңүләр… Әгәр режиссер булсам, мин Татарстан Республикасының атказанган артисты, опера җырчысы  Аида Гарифуллина турында фильм төшерер идем. 
Балачагында үзен Дон Кихот итеп күз алдына китергән, хәтта песиен дә Дульсинея дип атаган хыялый, маҗаралар, китаплар ярата торган үсмер кыз өчен дөнья татарча, русча, инглизчә, французча, итальянча җырлар аша ачыла бара. Әнә ул тарихи романнар укый. Романтика, хыял, хисләрне бергә кушып     шигырьләр яза; җыр-музыкадан аерылмый гына дизайн белән мавыга: бүлмәсен беркемнекенә охшамаганча итеп үзгәртеп куя!
 2005 елда ул Казан мэры Гранты белән Германиягә Нюренберг Югары музыка мәктәбенә укырга китә! Алманча дәресләр, алманча сөйләшүләр. Әмма күңеле һаман дөньяның музыка башкаласына – Венага тартыла.  Әти-  әнисе дә кызларын музыка башкаласы Венада укыту турында хыяллана иде бит. Ике ел эчендә мөстәкыйльлеккә, үзе өчен үзе җавап бирергә өйрәнгән тәвәккәл кыз поездга утыра да... Венага китеп бара! Бельканто буенча билгеле музыка профессоры Клаудиа Висканы эзләп таба! Имтиханнар, кабул ителү....  Инде өйдәгеләрдән сөенче алсаң да ярый!
 Аидага ияреп, без дә Германиядән Австриягә – әкияти Венага юл алабыз.  Кечкенә Моцарт чыгыш ясаган концерт заллары,  күңелле студент еллары... Аида әле Италиянең Арена ди Верона сәхнәсендә, әле  Лондондагы ХХХ Җәйге олимпиадада, әле Санкт-Петербургтагы Мария театрында... 
Вакыйгалар Казан Универсиадасына күчә. Аиданың вәкаләте зур анда: ул – Универсиада илчесе! Игорь Крутой аның тавыш үзенчәлекләрен истә тотып, махсус җыр яза! «Птица белая»! Хәтерләсәгез, төсле стразлар белән бизәлгән сирень төсендәге озын күлмәге Аиданы тагын да серлерәк күрсәткән иде. Әйе-әйе, юлда кайдадыр югалып,  җырчыны бераз хафага салган күлмәк ул... (Күлмәкне атаклы Ливия дизайнеры Зухар Мурад Аида өчен махсус уйлап тапкан!) Бу вакыйгадан кызык маҗара ясап булыр иде фильмда!.. Классик вокал белән заманча поп-музыка бергә кушылган  әлеге җыр да, үзе дә никадәр күтәренке рух өстәде безгә! Күңелгә уелып калган тагын бер күренеш: Универсиада кунакларына Аида татарча беренче альбомын бүләк итә. «Кышкы романс», «Җидегән чишмә», «Сөембикә», «Фазыл чишмәсе»... Тавышы көмеш сыман чыңлап челтери... 
...Әйдә, хәзер үзебезне Веронада – ХХ Халыкара «Опералия» вокал конкурсында дип хис итик. Дөньяның дистәләгән иленнән 600 дән артык җырчы килгән... Һәм шуларның берсе – безнең Аида! Сылу, итагатьле...  Конкурсантларны башта видеоязмалардан сайлыйлар. Соклангыч сопраносы, искиткеч башкару осталыгы, мөлаемлыгы белән ул таләпчән жюрины таң калдыра. Аиданың Джульеттасын атаклы тенор Пласидо Доминго иң югары балл белән бәяли! Аида Гарифуллина лауреат исемен генә түгел, Европаның күп опера театрларына чакыру да алып кайта. Венага, Монте-Карлога, Валенсиягә...  
«Өченче урынны игълан иткәндә тәнем чымырдап китте. Ул арада икенче урынны әйтәләр. Мин дә бит шулкадәр тырыштым, әзерләндем дип уйлап та бетерә алмадым –  исем-фамилиям яңгырый! Беренче урын! Телсез калдым. Һич ышана алмыйм. Камерага карап елмайгандай итәм, ләкин ул әллә ничек кенә килеп чыга!..» — дип искә төшерә Аида ул минутларны.  
 Домингоның Казанга килүе – үзе бер вакыйга! Аида чакыруы буенча да бит әле! Әнә Аида гид ролендә олы кунакка Колшәриф мәчетен, Благовещение соборын күрсәтеп йөри. Кайчандыр Шаляпин җырлаган шәһәр Ратушасына килеп кергәч, яшь җырчы да, маэстро үзе дә  шулкадәр тәэсирләнә – алдан килешкәндәй, икесе берьюлы җырлап җибәрәләр. Соңрак матбугат конференциясендә Пласидо Доминго опера йолдызына югары бәя бирә: «Якташыгыз белән горурлана аласыз: Аида Гарифуллина Казанны  бөтен дөньяга танытачак әле!» – ди ул. Ә кичен җиде меңнән артык тамашачы Аида Гарифуллина һәм Пласидо Доминго концертында рәхәт минутлар кичерә.  
Санкт-Петербург. Мария театрында музыкасын Сергей Прокофьев язган «Сугыш һәм солых» операсының премьерасы. Һәм, әлбәттә, төп ария – Аиданыкы! Газеталарда: «Наташа Ростова Казанныкы», – дип язып чыгалар...      
    Алессандро Сафина һәм Майкл Болтон, Тимати һәм Билан, Хворостовский һәм Киркоров... Аида һәркайсы белән дуэт җырлый. 
Бал дигәннән... Аида Гарифуллина балына да күз салабызмы? 2015 ел, февраль. Венада мәшһүр опера балы! Ачылу тантанасына Аида Гарифуллинаны чакырганнар! Вена консерваториясенең кичәге студенты әнә нинди очышта!.. Зәвык белән бизәлгән зал, чәчәкләр диңгезе, хатын-кызлар – затлы бәйрәм  күлмәкләреннән, ирләр – фрактан... Аксөякләргә хас зәвык, тәртип, матурлык. Һәр тарафта музыка, музыка! Кавалерлар дамаларны биергә чакыра. Вальска бөтереләләр. XIX гасыр башларында Вена конгрессы вакытында Европа аристократиясе Наполеонны җиңүне шулай бәйрәм итә торган булган...  Конферансьеның «Татарстан», «Казан» дигән сүзләре... һәм «Аида ГарифуллИна» дип, басымны үзләренчә соңгы иҗеккә төшереп, безнең Аиданы чакыралар!  Менә ул! Үзе көләч, үзе сөйкемле... Яшькелт күлмәге, җилкәсенә таратып салган коңгырт чәчләре – бар да матур, килешә. Чын принцесса! Хыялында йөрткән образны менә кайчан чынга ашырып була икән. Джульетта вальсы яңгырый! Бары Аидада гына шундый тавыш – йомшак һәм көчле, нәфис һәм җылы – җаннарны иркәли торган... Күпләр аны тавышыннан ук танып ала! Күр, искиткеч зәвыгы, стильне тоемлавы, хисләрен тыйнак һәм тыенкы белдерә алуы белән залны ничек сихерли. Алкышлар, алкышлар, алкышлар...
...2015 елның көзе. Рәхмәт сиңа, Вена! Син тагын Аиданы күтәрдең! Аидага син тагын сюрприз әзерләгәнсең! Әнә ул бүләк тапшыру тантанасына ашыга! Хатын-кызлар арасында бик популяр булган «Мадонна» журналы, үз укучылары фикереннән чыгып, Аида Гарифуллинаны  Австриянең «Ел хатын-кызы» дип таныта. Вена операсында бер генә ел эшләсә дә, биш спектакльдә төп партияләрне җырлаган.  «Кыйммәтле асылташ, үзенчәлекле тавышка ия якты йолдыз» дип язалар Гарифуллина турында. Вена тамашачысы ихлас, ул рәхмәтле була белә: кемнедер яратып кабул итә икән, димәк, бу инде озакка.
Миңа калса, Аидага исемне дә хәтта алдан белеп куйганнар. Гарәпчәдән бүләк мәгънәсендә килеп кергән. Бу исем тормышта һәрчак булыша, бер-бер артлы уңыш китерә, диләр. Табигать Аидаларны матур йөз-кыяфәтле,  талантлы итеп яраткан. Алар музыкаль, иҗади, шигъри... Юк,  Аиданың әле без белмәгән тагын әллә нинди яклары, сыйфатлары бар. Алар аралашканда, интервьюлар биргәндә ялтырап ачылып китә дә Аида турындагы фильмыбызны тагын да баета, тулыландыра...

Мин музыкаль гаиләдә үстем. Җыр карьерам белән һичшиксез әнием Ләйлә Илдар кызына бурычлымын. Ул белгечлеге буенча хор дирижеры, Казан консерваториясен тәмамлаган. Мәктәптә музыка укыткан, Татарстан Дәүләт камера хорын оештыручыларның берсе булган. Вокал буенча минем беренче укытучым да, репертуар сайлаучым да, имидж ясаучым да – ул, әнием! Без аның белән бертуктаусыз төрле конкурсларга, хәйрия концертларына чыгып чаба идек. Бушка концертлар оештырдык, юл чыгымнары һәм концерт күлмәкләре өчен акча юнәттек. «Созведие-Йолдызлык», «Татарстанның талантлы балалары» фестивальләре, «Утренняя звезда», «Зажги свою звезду!» конкурслары искә төшә... Бүгенге көндә әнием София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге директоры. Академик музыканы пропагандалау буенча бик күп эшли торган кеше. Әтием Эмиль Дамир улы – эшмәкәр. Ландшафт дизайны белән шөгыльләнә торган үз фирмасы бар. Дизайнерлык сәләтем әтидән күчкән. 
Ике яктан да әби-бабаларым зыялы кешеләр. Табиблар да, фән кешеләре дә, җырчылар да бар. Безнең өйдә гел татарча җырлыйлар иде. Әбием дә, дәү әбием дә... Фәридә әбием хәзер дә озын көйләрне матур җырлый. биш яшемдә ул миңа «Җидегән чишмә»не өйрәтте. Эстетик зәвыгы кайда да сизелә. Кибеткә керүгә үк затлы савыт-сабаны, матур тукымаларны шундук танып ала! Тамырларыбыз – Казанда. Бабабыз Хәйрулла Биккиниев приказчик булган. Әбием  байларга энҗе-сәйләннәрдән ак калфаклар чиккән.
Татар музыкасы искиткеч матур! Европадагы укытучыларым да шулай ди. Алар безнең көйләрдәге мелизмнарга һәм гармониягә соклана. Татар җырларын Европада да яңгыратып була дип уйлыйм. Халкыбызның менталитетын җыр аша бирәсем килә. Кызганыч, Пласидо Доминго белән бер сәхнәдән чыгыш ясаганда концерт программасына татарча җыр әзерләргә өлгерә алмадым. Хәзер үкенеп бетә алмыйм шуңа. Репертуарыма татар җырларын да кертергә телим. 
Тормыш миңа бүләк әзерләп куйган диярсең! Юлымда гел уңышлар, күпсанлы бәхетле очраклар, җиңүләр... Ләкин бу читтән генә шулай тоела. Чынлыкта, алар артында бетмәс-төкәнмәс дулкынланулар, икеләнүләр, сораулар – иҗат газапларым ята. Матур күренеп, шәп җырласаң, музыка үзе үк теләсә кемне эретә ала дип уйлый идем элегрәк. Хәзер мин язмыш бүләген һәр көн эшем, сәнгатем белән акларга тиешлегемне аңлыйм.
Дусларымның дуслары минем дә дуслар. Казанда шәһәр көнендә Дима Билан минем җырлаганны тыңлап, тавышымны ошаткан. Дуслашып киттек. Соңрак ул мине бер проектта үзе белән дуэт җырларга  чакырды.  Шунда Филипп Киркоров белән аралаштык. Ул исә Игорь Крутой белән таныштырды. Яңа елда  «Голубой огонек»ка, «Песня года»га чакырдылар да, Тимати белән танышып киттек. «Евровидение»дә җырлар өчен җыр язарга тәкъдим иттем аңа. Тиматиның Америкада танышлары бар. Танылган рэпперлар белән клиплар төшердек. Рэп белән операны бергә куштык. Сез безнең чыгышны «Евровидение»дә күргәнсездер инде.
 Валерий Гергиев белән очраштырган өчен язмышыма мең рәхмәтле! Мария театрына ул чакырды мине! Театр белән бүген дә тыгыз иҗади элемтәдә яшим.   
Киләчәккә планнар зур. 2016 елда Парижда – «Снегурочка», Валенсиядә – «Травиата», Венада Австрия композиторы Йоһанн Додерерның «Фатима»сында җырлаячакмын. Прагада, Калифорниядә, Версальдә концертларым булачак. Казаныбызда да чыгыш ясарга хыялланам.     
Пласидо Доминго – искиткеч кеше. Аңардан һәрчак җылылык, аталарча кайгыту тоям. Доминго белән бергә җырлау теләсә кайсы җырчы өчен бәхеттер. Тәкәбберлек, һавалылыкның әсәре дә юк аңарда. Ул әле сине үз югарылыгына күтәрергә мөмкин. Киләчәккә аның белән уртак проектларыбыз бар. 2017 елда без маэстро белән Вердиның «Травиата»сында җырлаячакбыз. 
«Байлык кычкыра, затлылык пышылдый». Нәзакәтлелеккә омтылган кызлар колагына бу сүзләр.Тышкы кыяфәткә  игътибар бирәм. Бу тамашачыга зур хөрмәт дигән сүз. Эчке һәм тышкы образ сәхнәдә бербөтен тәшкил итә. Тыңлаганда туган образ күргән образ белән тулылана. Киемдәге юк кына кимчелек тә музыкадагы матурлыкны җиткерергә комачаулый. Шуңа күрә мин концерт йә бәйрәм күлмәген бик озаклап сайлыйм. Көндәлек тормышта гади күренәмдер: макияжлар кулланмыйм. Мода яратам. Бер киемне икенчесе белән яраштыру ошый үземә. Миңа калса, танылган йә, киресенчә, яңа юнәлештә эшләүче яшь дизайнерларның бер-ике кыйммәтле киемен сатып алып, гадирәк күлмәк-итәкләрең белән аралаштырсаң, кабатланмас образың булачак. 
Табигый оялчанлыгымны үзгәртә алсам икән! Ул мине еш кына уңайсыз хәлдә калдыра. Мин тирән кичерешләремне башкаларга күрсәтми яшерә алам. Кайберәүләр моны тәкәбберлек дип кабул итә. Ләкин бу алай түгел. Тамашачы белән булган һәр очрашу кадерле миңа.
Буш вакытым юк диярлек. Күп вакытым репетицияләрдә уза. Табигатьтә булырга, яхшы иске киноларны карарга яратам. Аеруча Одри Хепберн уйнавы ошый. Бөек опера җырчылары турында китаплар җыям. Китап уку, фильм караулар — күп очракта  самолетта гына эләгә. 
Мин үзем матурлык салоны. Күбрәк су эчәм. Макдоналдсларга да кермим. Яхшы сыйфатлы косметика кулланам. Көндәлек тормышта гап-гади мин. Чәчләрне артка җыям, кеды, джинсыдан йөрим — танымыйлардыр да.
Әллә ниләр турында хыялланам. Зур, якты өем булсын иде. Тәрәзәләре елгага йә күлгә карасын. Бакчамда бик күп чәчәкләр үссен. Казандагы фатирым уңайлы. Анда һәрчак чәчәкләр. Спектакльдән соң аеруча күп була алар. Иң зур хыялым — якын, кадерле кешеләрем гел янымда булсын иде.
Әзерләргә, пешеренергә, дусларымны сыйларга яратам. Бездә бөтенесе дә әзерли. Әти – җитди итле ризыклар остасы, тортлар – әнинеке. Минем «Графские развалины» «Татарстан» тортлары әйбәт килеп чыга. Ә энем Рэм – ресторатор.

 №12, 2015
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy