Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Зифа Кадырова: «Эзегездән гөлләр үсеп калсын»

Зифа Кадырова: «Эзегездән гөлләр үсеп калсын»

Айгөл Әхмәтгалиева
Айгөл Әхмәтгалиева
20 июля 2016
2153 карау

Кыска гына вакыт аралыгында «Сагынырсың – мин булмам», «Язмыш сынавы», «Көтеп узган гомер» китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа Кадырова әдәби мохиткә язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә үтә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте ул.

Зифа апа, сүзебезне Кадыйр Сибгатуллинның «Җырчы да, шагыйрь дә булма ди, монда ту, монда үс, яшә дә!» дигән шигъри юлларыннан башлыйк әле. Башкортстанның күз явын алырлык табигате – чылтырап аккан тау чишмәләре, сер-тылсым тулы калын урманнары уртасында яшә дә, язучы булма ди...
– Әй, безнең авылның матурлыгын күрсәң син! Кечкенә генә, егерме өйлек кенә, үзенең исеме дә юк. Үзәк булып торган зур Ахун авылының бер «филиалы» сыманрак иде ул, ферма дип йөрттек без аны. Тау битендә генә каенлык, җәй көне иртән торуга чәй эчәргә шуннан каен җиләге җыеп төшәбез. Ул урманы, буасы... Печәнлегебез дә гел чиялектән, җиләклектән тора. Хәтерлим әле, печән чапканда әнием ирдән сәнәк белән генә чокып, кәрәзле бал – шөпшә балы ала торган иде. Мин үземне белә-белгәннән бирле иртә яздан чыгып китә торган идем, ничәмә-ничә тау бар, барысын да барлап кайтам. Кайда умырзая чыккан, кайда кар суы җыелып ята – берсе дә калмый. Кич белән әнием, «кайта белсеңме син, юкмы», дип, чыбык күтәреп эзләп килә иде...

Син һәрвакыт «әнием, әнием» дип телеңнән төшермисең. Фәһемия апаны беркадәр беләм, өлкән яшьтә булуына карамастан, һич тик утырмый: «Өченче буын университеты»нда да укый, курчаклар тегәргә дә йөри. Аның ярдәмчеллеге, киң күңеллелеге турында әйтеп тә торасы юк!
– Әниемнең кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк аның. Сыер да сауды, бия дә сауды, алар арасында кибеттә эшләргә дә өлгерде. Мин үскәндә, өебез курчак өе кебек иде – барлы-юклы чүпрәкләрдән дә әнием әллә ниләр ясап, өйне бизәп куя. Өстләгә ризык әзерләгәндә дә әллә ничекләр итеп матурлап бетерә. Стаканда булса да һәрчак берәр кыр чәчәге торыр... Хәзер дә шулай, безгә килгәндә дә урамнан берәр нәрсә алып кермичә калмый ул: чәчәк дисеңме, миләш тәлгәшеме, берәр матур яфракмы... Андагы фантазия!

Миңа иде яшь чакта алар әти белән аерылыштылар. Ике өй аша гына бер урамда тордык, әти Гадения исемле яңа хатын алып кайткач та, гел аралашып яшәдек. Әти вафат инде, Гадения апа белән әле дә булса йөрешбез, хәзер дә әнием янына кунакка килә. Болар хакында автобиографик әйбер язармын дип торам әле... 

Үз эченә генә биклнеп утырган кеше күңел кылын тибрәтерлек әсәр яза алмый. Баштан үткән яки бүтәннәр тормышыннан алынган гыйбрәтле хәлләрнең тәэсир итү көче дә үзгә. Аннан килеп, берүләрнең тормышы тигез юлдан келтерәп кенә бара, икенчеләргә кыя-таулар, упкыннар аша да үтәргә туры килә. Сиңа да язмыш гел көләч йөзен генә күрсәтеп тормый, авырлыкларны да җитәрлек татыта. Еласаң – ела, көлсәң көл дигәндәй, шул авыр мәлләрнең дә бер маҗарасы, серлеге булмый калмый. Исемдә әле, бер мәлне больницада дәваланып чыктың. Берникадәр вакыт үткәч, авариягә очрап, янә шул ук больницага эләктең. Сине аңсыз хәлеңдә шул ук палатага, шул ук койкага китереп салганнар. Мондый хәлләр әсәрләреңдә чагылыш тапмый калмыйдыр, мөгаен...
– Белсеңме, беренче серемне – «Сагынырсың – мин булмам»ны мин ничек яздым? Башым проблемалар белән тулган бик авыр чагым иде. Төнлә торып чыгып утырдым да, яздым да яздым. Иртән җидедә генә аңладым үземнең ни язганымны. Әсәрнең утызга якын бите шул рәвешле бер утыруда туды. Мин элек тә ирем гел: «Эх, язасым кил», – ди торган идем, ни язарга теләгнемне ачык белмәсәм дә, яшерен бер хыялым бар иде. Сәгате сукканны көткәнмендер инде. Вакытында укымадым шул. Югыйсә, унынчы классны бетергәч, укытучым Учалыга музыка училищесына да керткән иде, бер елын көчкә түздем дә, аны ташлап, балалар бакчасына эшкә кердем. Кызларның кайсы кая таралыша башлагач, мин дә комсомол путевкасы белән Чаллыга китеп бардым. Маляр булып та эшләдем, диспетчер булып та утырдым. Приватизация заманы башлангач, безне куып тараттылар да, эшсез калдым. Өч ел буе үз көнемне үзем күрдем дисәм дә була. Аннан биш еллап автобуста кондуктор булып йөрдем. 

Авырлыктан сыгылып төшргә дә, кызык табып яшәргә дә була. Бер вакыйга гына сөйләп алыйм әле. Ирем Марсель «Камдорстрой» оешмасында эшләгәндә Кавказга китеп барды, анда аэропорт төзиләр иде. Шунда ирем инфаркт булган. Шылтыратып әйткәч, билет алдым да поездга утырып киттем янына. Ике түлектән артык елап, тегесен-монысын уйлап, шешенеп беттем. Палатага килеп керсәм, ята бу – ябыгып, хәлсезләнеп калган. Мине күргәч, күзләрен хәтле яшьләнде. Беләм бит инде, дулкынланырга ярамый, аһ-уһ килеп кочаклап алсам, икәүләп елаша башласак, тагын реанимациягә алып китәчәкләр. Тиз ген үземне кулга алып өлгердем дә, йодрык күрсәтәм моңа, елама, мин әйтәм, эчкәнсеңдер әле, монда эләкмәс идең, дим. Шулай дип күрештем... Марсель янында тагын бер ир ята. Үзе – рус, хатыны әрмән икән. Шул хатын хәл белергә дип килә дә, бер таяк колбаса, ике әфлисун ыргытып, китеп тә бара. Мин инде көндез базарга барып итләр алам, торган бүлмәмә кайтып пешеренәм. Безнең татар хатыннары шулай бит инде. Больницага килеп Марсельне ашатканда, теге ирне күз кырыем белән генә күзәтәм: мескен булып ята. Югыйсә, җиткән малае бар, хатыны – җылы сүз белән хәлен белешеп утырсалар ни була... Бермәлне үл башлады бу. Врачлар кереп укол ясый да чыгып китә. Нәрсә эшлсеннәр инде... Мин янына килеп утырдым да, тәнен уарга тотындым. Маңгаен, кулларын тотам – тәнендә кан йөрми диярсең. Шул хәлендә дә үзе, кыенсынып, Марсельгә караган була... Мин әйтәм: «Син бит яшәргә тырышмыйсың, нәрсә инде бу? Давай, терел! Яшәргә кирәк!» Бераздан йөзен алсулык йөгерде. Бу мине кул белән дәвалый дип ышанган, иремнән: «Күптән шөгыльләнәме?» – дип сорый икән... Марсельне больницадан чыгарганда, мин тагын моның кулын тоттым да, «авыр булса, менә шулай учларыңны бер-берсенә кыс, җылы килгәнен тоярсың», дим. Анысы, кулларыңны кыссаң, җылы килә дә килә инде... Иң мөһиме – кеше күңелендә өмет булырга тиеш. Кешене шул яшәтә, шул терелтә... Мин онкология үткән кеше, янәшәмдә әллә кемнәрне күрдем. Больницада бер хатын белән яттык. Ул, КАМАЗда эшлгәндә чалбар эченә запчастьлар салып алып чыга торгач, эчәгеләренә салкын тидергән булган. Үләрмен дип гел уйламады, бичара. Шуның ире килә торган иде, төшке ашны ашый, кичкелекне – аннан соң гына кайтып китә, шуның өчен генә килә. Өйдә өч бала, аларны уйлау юк... Кече кызлары фахишлек юлына басты. Ир-ат шушы кадәр көчсез булса да булыр икән! Бу хәлләрне «Көтеп узган гомер» повестена да керттем мин. Әсәрнең башта икенче бүлеге язылды, аннан соң, «Рушаниянең үткәне дә булырга тиеш бит» дип, беренче бүлеген яздым.
 
Төзелештә эшлим бит мин, бригадада үземнән кала хатын-кыз заты юк.

Гадәттә, укучыларны еш кына бер үк сорау борчый да инде: язучы бу геройны тормыштан алганмы яки уйдырма гынамы... Син үз геройларыңа ни рәвешле җан өрәсең?
– Төрлесе төрлечә туа. Мәсәлән, мин үзем дә, сеңлем Розалия дә электр белән эшлибез, безгә гел инструктаж үткәрәләр. «Тегендә, монда шундый хәл булган» дип, мисаллар китерә-китерә сөйлиләр. Бервакыт: «Тукай районының бер авылында яшь кенә егет багана башында кычкыра-кычкыра янып үлгән», – дип сөйләделәр. Менә шул хәлне ишетүгә, «Язмыш сынавы» икенче көнне минем башымда язылып та бетте. Таһир образы менә шулай туды. 

Очрашуларга баргач, еш кына Әлфиянең күрәзәчелеге турында сорау бирәләр. Мин аның ни рәвешле әсәргә килеп керүен дә белмим. Үзем аралашкан күрәзәчеләр әйтүенчә, ул бик дөрес тасвирланган. Әле менә шул повестьны русчага тәрҗемә итәргә алынган ханым Әлфияне дәвалаган карчык яшәгән авылны Интернеттан эзләп тапкан. Юкса, мин аның барлыгын ишеткән-белгән кеше түгел, анысы да ничек килеп кергәндер повестька. Чынбарлыкта да Мәскәү янындагы урман эчендә өчпочмак рәвешендә утырган шундый авыл бар, һәм аның халкы үләннәр, дәва белән шөгыльләнә икән. Шуны ишеткәч, үзем дә шаккаттым. 

«Көтеп узган гомер», «Сагынырсың – мин булмам» китапларын укыган кешеләр еш кына: «Карале, бездә менә шундый хәл булган иде бит, син аны каян белсең?» – дип аптырап сорыйлар. Югыйсә, минем ул якларда булганым да юк. Кайберләре менә шулай үзеннән-үзе әсәргә килеп керә, үзем белгән, аралашкан кешеләр дә әсәр героена әверелеп киткән чаклар бар.

Зифа апа, синдәге ихтыяр көчен, сабырлыкка сокланмый мөмкин түгел. Авыр хезмттән арып кайткан көйгә компьютер алдында таңга кадәр язып утыруыңны да, китапларыңны нәшер итү өчен фәкать үз көчеңне түгүеңне дә, сыйфатлы булсын дип җан атуыңны да яхшы беләм. Шунысы куанычлы – укучылар сине кабул итте, очрашуларда булсын, Интернетта – нигездә, гел яхшы фикерләр генә күзгә ташлана. Тик «Әдәбияттан ерак тора, примитив, гадти сериал материалы» диючеләр дә очрагач, күңелең төшмиме? 
– Ул Интернетта казынсаң, ниләргә генә юлыкмыйсың?! «Сагынырсың – мин булмам» повестенда бер идея юк, дип тә язганнар. Ничек инде аның идеясе булмасын? Сөмбелне генә алыгыз. Нинди генә авырлык булмасын, барысын да җиңеп чыга, укый, алга үрмәли. Кичер белегез, үчләшмәгез, дим мин укучыларга. Иң мөһиме – сезне яхшылык белән искә алсыннар, эзегездән гөлләр үсеп калсын, дим. Белмим, тагын нинди идея сорыйлардыр...

Син редакторга да, корректорга да, рәссамга да бик талпчән. Кирәк дип тапсаң, кырык кат эшләтәсең. Шул ук вакытта әсәрне бергәләп эшләгәндә үзең бер генә героеңнан да, бер генә вакыйгадан да баш тартырга ашыкмыйсың, аларның кирәклеген раслыйсың, бер генә җөмләне дә «кистермисең». Бу синең кирелегеңме, әллә инде үзең әсәрне язганда сызасын сызып, ертасын ертып ташлыйсыңмы? 
– Бер генә битне дә ертып ташлаганым юк. Башка килгәнне тизрәк кәгазьгә төшереп өлгерим дип ашыгам мин. Гел уйламаган геройлар да килеп кер кайчак, мин аларны этеп тә чыгара алмыйм. Үзем тудырган геройлар булгач, алар өчен «көрәшәм», билгеле. Әсәрдә бик вак, кирәксез тоелган урыннар да үзенә күрә бер бәйләүче чара: тормыш үзе дә гел тетрәнүләрдән генә тормый бит, арада вак-төяге дә булгалый. Мин үземә кешедә начарлык күрә белмим, тискәре геройның да бер яхшы ягы булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа андый геройларымны да колакларыннан яктылыкка өстерим...

Бүгенге укучы Зифа Кадырова китапларын эзләп-эзләп укый. Үзең исә башкалар китабын укырга вакыт таба аласыңмы? 
– Яшермим, татар әдәбиятын минә күбрәк ирем аша беләмдер. Ул бик күп укый, һәр укыганын бик тәфсилләп миңа сөйли, аңлата. Хәзер үзем яза башлагач, язучыларны күзәтеп барырга тырышам. Фоат Садриев, Нәбир Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангирова әсәрләрен яратып укыдым. Бер кичәдә кемдер миннән ирония белән: «Син шушы язучыны, моны белсеңме?» – дип сорый башлады. Аптырап калмадым: «Ә син, мин әйтәм, кабель сала беләсеңме?» Төзелештә эшлим бит мин, бригадада үземнән кала хатын-кыз заты юк. Җир казыйбыз, кабель салабыз... Мин үзем көнләшә белмим, кызыга гына беләм. Үз кулы белән эшли белгәннәргә, чүлмәкчегә кызыгам. ...Мин үзалдыма ялгыз йөри торган кеше, үзем берәүгә дә тимим, миңа да тимсеннәр. Теләмгән кеше китабымны укымасын. Казанда, китап кибетендә йөрдем әле: китап та, язучы да шулкадәр күп. Халык нишләп минем китапларны көтеп алган кебек ябырылып укыды – моның сәбәбен әйт алмыйм. Бәлки, гади, тормышчан булуы белән җәлеп иткәндер?

Шуны да сорыйм әле: сезгә кайчан килмә, ишегегезнең бикләнгәне, өегезнең кешедән өзелеп торганы юк. Әсәр язар өчен тынычлыгы да, вакыты да кирәк ләбаса... 
– Күрше ире Марсельгә: «Сезгә килгән кадәр кеше безгә килсә, минем хатын әллә кайчан асылыныр иде», – дип әйтә икән... Элек малосемейканың ике бүлмәсендә яшәдек, ул чагында да кешесез тормадык. Марсельнең энесе бездә яшәде, әнием килде, әни үзенең әнисен алып килде; иреннән аерылганнар да, барыр ире булмаганнар да килеп торды. Күңелең киң булса, сыясың ул. Берсендә Марсель үзе белән бергә эшләгән берәүне алып кайтты. «Хатыны өеннән куып чыгарган, бер төн кунсын инде», дигән иде, ул ир өч ай торып китте. Икенче юлы бер чегәнне урамнан ияртеп кайткан – аның да кунар җире юк икән... Ул чегән инде өйләнеп, балалары үсеп бетте – һаман аралашабыз, балалары миңа «бабушка» дип йөри. Әнием дә килгән саен: «Кешедән туяр чагыгыз бар микән, Ходаем», – дип көлеп китә. Элекке коммунизм чорыннан калган гадәттер инде ул, табигатеңнән килгәнне җиңеп булмый. Язам дисәң, вакыты гына табыла ул...

Мөслим якларында туып-үскән Марсель абый сине ни рәвешле эзләп тапты? Гаилә тормышыңның иң-иң дигән мизгелләрен искә төшереп ал әле.
– Марсель белән Чаллыда таныштык. Безнең тулай торакка дискотекага килгән иде ул. Бөтен кызлар ак күлмктән идек, «инкубатор чебиләре» дип көлеп торганын ишетеп калдым. Шуннан китте инде... өйләнештек, улыбыз Руслан, кызыбыз Регина туды. Бик тату булып үсте балаларым, бәләкәйдән үк бер-берсе өчен калкан булып торырлар иде. Исемдә әле, бервакыт кыш көне чана тартып кайтып килә болар, кыяфәтләре – Берлинны алганнармыни! Сораштырабыз бит инде: ни булды, теге-бу... Русланга, чанасын сорап, бер малай бәйләнгән икән, сугыша ук башлаган болар. Регинасы аптырап калмаган, теге малайның ботыннан тешләп алган... Без эштән кайтканда икәүләп тып-тын булып пластинкадан әкият тыңлап утырырлар иде... 

Хәзер үстеләр инде. Руслан – шофер, ерак юлларга йөри. Регина ТИСБИда менеджер булып эшли. Әле дә бер-берсен ярдәм итешеп, проблемаларын бергәләп чишеп яшиләр, абый-сеңел була беләләр. Шуларның бәләкәй чагын, бергәләп кич өстәлә янына җыелуларны сагынам хәзер. Көндәлек хәлләрне сөйләшеп, гөжләп утыра торган идек. Иң рәхәте – бергә утырып пилмән ясау, бергәләп ашау булган. Тансык әйбер генә булып калды шул. «Әтиегезгә әйтәм», ди торган идем элек берәр гамәл кылсалар. «Әтиегез» дип үстердем. Марсель командировкадан кайтасы көнне: «Бүген әтиегез кайта, беркая да чыкмагыз», дия идем. И-и ул көнне... үзем дә матур күлмәкләр киеп, матур алъяпкычлар бәйләп, чәчләремне ясап, бизәнеп-төзәнеп, тәрәзәдән күземне алмыйм... Ишек төбен чыксам, «Зифа, кунак көтәсеңәме әллә?» ди күршеләр. «Бүген Марсель кайта», дим. Үзе дә күчтәнәчләр, бүләкләр күтәреп кайтып керер иде...

Шулай да гаилә тормышы ыгы-зыгысыз гына була алмый. Кояшлы көннәр арасында кайчагында болытлысы, ил-давыллысы да очрап куя бит. 
– Яши-яши шуны аңлыйсың: тормышта ир белән хатынның сөйләшер сүзе бетсә, ике арада нәрсәдер дөрес түгел дигән сүз. Ә безнең исә сүзнең бетәсе юк. Кайчагында төннәр буе да сөйләшеп ятабыз. Мин иҗатка кереп киткәч, тагын да ныграк якынайдык, икебез бер җан диярсең. Без икебез дә бертөсле уйлыйбыз. Анда да, миндә дә үчлелек юк. Мин язганнарны елый-елый иң беренче булып Марсель укый. Киңәшләшәбез, сөйләшәбез... Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый инде ул, үткәрә белергә кирәк. Әле менә бакчада тавык сарае салып ятабыз, такталарны әвеш-тәвеш китергәндә үпкәләшеп тә бетәбез. Кичә исә икебез дә май кояшы кебек кайтып китәбез... өйләнешеп улыбыз тугач, бәләкәй генә сүздән эләгешеп алдык. Марсель урыныннан торды да, тишекле сеткага кием-салымын, үзе яратып кигән ботинкасын тутырып, «китәргә» җыена башлады. Ул көнне софа сатып алган идек, бераз акча да калды. «Ничек яшәр инде бу», дип кызганып, шул акчаны сеткадагы кием арасына бөгәрләп тыктым. Шул рәвешле чыгып китте. Тәрәзәдән карап торам, бер сәгать үтте, ике... Тукталышта эскәмиядә утыра бу... Еладым-еладым да, инде тынычланып, рәхәтләнеп яңа софада улымны кочаклап йоклыйм әле дигндә, Марсель кайтып керде. «Ул акчаны нигә миңа бирдең, үзегез ничек яшәмәкче буласыз? Мә, шуны керттем», – ди. Мин бик тырышып гомер карамаган «Время» тапшыруын карап утырам. Марсель дә чыгып китми... Шул рәвешле күпме вакыт үткәндер, күз йомыла башлагач, түзмәдем: «Китсәң – кит, китмәсәң, ятып йокла», – дип әйтеп куйдым. «Кая ятыйм?» – дип кенә сорады. Бу – беренчесе һәм соңгысы булды, шуннан соң килеп-китеп йөрүләргә юл куймадык... 
 
Кичер белегез, үчләшмәгез, дим мин укучыларга.

Зифа апа, әңгәмәбезне шигырь юллары белән башлаган идек, шулай ук төгәллик әле. Шагыйрь Фирая Зыятдинова «баш очыңда балкып торган күгең булса, алда сине көтеп торган үрең булса, иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда» дип язган иде. Синең җаның-тәнең биреп эшләр эшең дә, эштән сагынып көтәр кешең дә бар. Болар барысы да – бәхетнең олысы. Сүз уңаеннан тагын бер сөенечеңне уртаклашыйм: «Сагынырсың – мин булмам»ның «Ел китабы» (2009) бәйгесендә икенче дәрәҗә дипломга лаек булуы – үзең өчен дә, укучыларың өчен дә зур бүләк. 
– Бу бәйге укучылар, китапханәләр катнашында үткрелә бит, димәк, халык миңа тавыш һәм бик зур бәя биргән! Һич көтелмәгән бик шатлыклы вакыйга! Мин быел «Язмыш сынавы» повестен яңа, икенче бүлеге белән берләштереп, китап әзерләргә җыенам. Укучыларыма бүләгем дә, рәхмәтем дә булыр ул...

«Сөембикә», № 7, 2011 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy