Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Беренче балет, беренче мәхәббәт…

Беренче балет, беренче мәхәббәт…

Рашат Низами
Рашат Низами
19 июля 2016
774 карау
Татар классик балетына нигез салучы Фәрит Яруллинның гомер юлының күләгәдәрәк калган өлешенә — мәхәббәт сәхифәсенә күз салуыбыз юкка түгел. Дистә еллар буе сәхнә тоткан, классик мирасыбызга әйләнгән балетны язганда иҗатына дәрт биргән хис — мәхәббәт булуы шиксез. Шагыйрь әйтмешли, “булмаса илһамчысы”, туар идеме шундый үлемсез әсәр.

Композитор үзенең “Шүрәле” балетын Тукай яшендә (27 яшь!) тәмамлый һәм 1941 елны Ватан сугышына китеп бара.
Ә аны илһамландырган затлар икәү — Зөһрә Исмәгыйлева һәм Галина Сачек-Яруллина.
1934 ел. Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында, илдә беренче буларак, Татар дәүләт опера студиясе оеша. Муса Җәлил ул чакта үзенең бер мәкаләсендә болай дип яза: “Бу студиянең төп бурычы — булачак татар опера театрына җырчы һәм композиторлар әзерләү иде”.

20 яшьлек Фәрит — шушы студиянең студенты. Уку-дәресләр, репетицияләр, “нур чәчеп торган” башкаланың театр-концертларына йөрү, үзенең дә музыка белән җенләнеп яшәве аны күпвакыт уйчан, үзенә йомылган, моңсулыкка баткан егет итеп күрсәтә. Кайберәүләр хәтта: “Кызлар белән йөри алыр микән бу егет?” — дип тә уйлыйлар, әмма ялгышалар…
Бу дуслык нәрсәдән башлангандыр, әйтү кыен, һәрхәлдә, күңел уртаклыгы, хисләр сафлыгы, яшьлек юлларының янәшәлеге аларны бер-берсенә якынайткан булырга тиеш. Фәрит Яруллинның күңеленә Зөһрә Исмәгыйлева дигән тыйнак бер кыз үтеп керә. 

Зөһрә тумышы белән Әгерҗе районының атаклы Иж-Бубый авылыннан. Әти-әниләре белән Уфага килеп төпләнгәннәр. Күп кенә иптәшләре кебек, ул да студиягә укырга дип килгән җырчы кыз. Яңгыравыклы бәрхет тавышын лирик-драматик сопрано дип бәялиләр. Күңел дөньясына яңа тойгылар бүләк итүче Зөһрәгә Фәрит үзенең бөтен хисләрен ачып сала. Мәскәүнең зур, мәһабәт залларында опера һәм концертлар тыңлаганнан соң алар рәхәтләнеп фикер уртаклашалар. Зөһрә белән бергәләп, янәшә уты­рып, Мусоргскийның “Борис Годунов” операсын тың­лаулары да мәгълүм.
Студентларга стипендиянең мыскаллап кына түләнгән чагы бу. Ашау-эчүләр әлләни мактанырлык түгел. Өстәвенә, уку программасы катлаулы, педагог­лар үтә таләпчән. Яхшы тәрбиягә, тынычлыкка мохтаҗ булганлыктан, Зөһрә кызның укуында кыенлык­лар килеп чыга. Зачетка дип килдеме, мактаулы тавышы кинәт кенә өзелә дә кала! Моны Зөһрә бик авыр кичерә һәм, алга таба өметләре киселгәч, өченче курстан укуын ташлап кире Уфага кайта.
Хәзер инде ике арада яшьлек хатлары гына йөри.

Чираттагы җәйләрнең берсендә Фәрит Уфага кайта, Җоматау шифаханәсендә ял итә. Кулында адрес бар, хәбәрләшәләр, күрешәләр. Каршында нәкъ элекке Зөһрә, әмма күңеле белән бераз үзгәргән, читләшкән кебек. Дөресрәге, кыз үзенең Мәскәүдән, музыкадан аерылуын ике арада хасил булган упкын итеп күрә… Фәритнең “Шүрәле” балетына тотынган, аның аерым күренешләрен язарга керешкән чагы, аңа рухи таяныч кирәк. Зөһрә исә: “Сезнең тормыштан артта калдым, мин сиңа тиң түгел”, — дип белдерә. Фәритнең таланты, шәхесе каршында ул үзен артыгы белән җаваплы тойган, күрәсең.
Ләкин дуслыклары барыбер озак  саклана. 1940 ел­ны Әхмәт Ерикәй Уфага командировкага килә,  боларны Фәрит сиңа тапшырырга кушты, дип, Зөһрә Исмәгыйлевага ноталы җырлар суза. Фәритнең тырнап-тырнап, бик таныш “ыргаклы” билгеләр белән язылган  дистәгә якын  өр-яңа җырларын, күңелгә якын бүләкләрен кулына алгач, кызның нинди хисләр кичергәнлеген чамалавы кыен түгел…
Композиторның сугышта һәлак булганын ишеткәч, Зөһрә ханым яшьлек дусты Фәритне бер ай тоташ төшләрендә күреп саташа…

* * *
1940 ел. Казан. 30 августта Татарстан өлкә комитетының “Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрү турында” махсус карары басылып чыга.
— Мәскәүгә! Декадага!

Инде Казанга күчеп кайткан, шунда яшәп иҗат итүче Фәрит Яруллинны да бу хәбәр дәртләндереп, канатландырып җибәрә. “Совет” кунакханәсендәге бер бүлмә — аныкы, репетицияләр Мехчылар клубында үткәрелә.

Балетындагы “Кошлар биюе” күренешен Фәрит аеруча яратып карый. Кызлар-аккошлар якты, дәртле вальс дулкынында йөзә-талпына. Украинадан килгән Галина Сачекны ул алар арасыннан аерып ала, кү­ңеле аның белән биюгә ияреп китә. Харьков хореография училищесын тәмамлаган Галина Сачек Казанга Днепропетровск музыкаль драма театрыннан җибәрелә. Киевта туган. Нәсел-нәсәп ягыннан әтисе — чех, гражданнар сугышында һәлак була, ул әнисе тәрбиясендә үсә…

Соңгы вакытларда икесе бергәләп Зур Галактионов урамына кадәр җәяүләп кайта алар.
— Фәрит, шулкадәр соклангыч музыканы ничек иҗат итә алдың син?

Фәрит сүз табалмый аптырап кала. Ни дияргә, ничек җавап бирергә? Моның серен, хикмәтләрен ансат кына аңлатып булса икән… Шулай да җавап таба ул:
— Синең бит әле Кырлай урманнарын, андагы карт агачларны, аяз көннәрдә дә кояш нуры үтеп кермәс­тәй куелыкларны күргәнең юк. Бергәләп шунда барсак, андагы сихри матурлыкларны күрсәк, син мине аңларсың дип уйлыйм…
Ләкин мәкерле, свастикалы кара ташкын икесенең дә якты хыялларын йөзтүбән әйләндереп ташлый. Алар нибары ярты ел чамасы бергә яшәп кала. Язылышырга, ныклап туй ясарга ни вакытлары, ни мөмкинлекләре булмый.

“Ирем музыканы бик тиз, бик ансат яза иде, — дип язар соңыннан Галина Сачек-Яруллина. — Аның шулай күрер күзгә ансат язуының серенә мин тора-бара гына  төшендем: музыка аңа ачылып китәргә һәм кешеләр белән  аралашырга ирек бирмәгән икән…”

Татарстан Композиторлар союзы җитәкчелеге, талантлы, беренче татар балетын язган яшь композитор Фәрит Яруллинны бронь белән тәэмин итүдә бернинди кайгыртучанлык күрсәтми. Гражданин рухлы Фәрит үзе дә югары органнарга мөрәҗәгать итеп тормый. Галинасына да военкоматка барырга рөхсәт итми — соңгы минутларда аның кичереш-газапларын хатыны күрмәскә, хәтерләп калмаска тиеш! Менә шул. Фәритнең бөтенләй кайтмаска китүе бу. Игезәк кошлардай тыпырчынып, Галинаның күңелендә тугры мәхәббәте, ә күкрәк астында туачак баласы гына кала…

Фәрит Яруллин — илаһилыктан, сәнгать дөньясыннан килгән шәхес. Бәхеткә күрә дип әйтикме, аның язмышын, күңел тирбәлешен, идеалларын һәм эстетик-иҗтимагый карашларын аңлар өчен ике зур чыганак — “Шүрәле” балеты һәм фронттан язган хатлары исән килеш сакланып калган. Хатлары утыздан артык: әтисенә, иҗатташ дусларына, иң зур күпчелеге — хатыны Галинага, әлбәттә. Аларда — Фәритнең кул җылысы, йөрәк тибеше…

“Сөеклем Галина!
Хәлеңне бик-бик беләсем килгәнгә, һәрвакыт поч­тальон ягына өметләнеп күз салам: бәгырькәемнән берәр хәбәр булмас микән, дим. Җавап алмагач, сөмсерем коелып читкә китәм… (сентябрь, 1941 ел)”.
“Шүрәле”гә кагылышлы мәкалә-фәлән күренә калса, зинһар, миңа җибәрә күр. Булачак бәбиебез хакында нинди яңалыкларың бар? Зинһарлап сорыймын: җыен имче-томчы карчыкка бәйләнә күрмә, гомереңә гарип итеп калдырырлар үзеңне… (сентябрь, 1941 ел)”.

“Кадерле әти! Синең хатыңны алдым һәм менә җавап язам. Хәзер тормышлар тагын үзгәрергә тора. Приказ алдык. Мөртәт дошманны кыйнар өчен фронтка китәм (ноябрь, 1941 ел)”.
“Кадерлеләрем, әнисе белән кызым! Хат алыша башлаганнан бирле сездән еш кына открыткалар алырга күнегеп җиткәч кенә, бу арада бернинди хәбәрегез юк… “Шүрәле”мне сагынып үләм инде. Сөембикә лейтмотивы бераз яңачарак яңгыраш алачак… (октябрь, 1942)”.

Нәни кызы Наиләгә ул соңгы истәлеген җибәреп өлгерә. Фотоплакатта пулемет һәм автоматтан ата-ата ике совет сугышчысы атакага бара. Әле берни белми, аңламый торган ике яшьлек кызына ул, зурлар белән сөйләшкәндәй итеп, түбәндәге сүзләрне яза: “Бу сугышта минем ничек йөргәннәрне менә шулайрак күз алдына китер. Әтиең (июль, 1943 ел. Курск дугасы)”.
1943 ел, 31 июль — Фәрит Яруллинның безгә мәгълүм булган соңгы хатында әнә шундый дата тора. Канлы сугышлардан Европаның асты өскә килгән чак. Күп кенә шәһәрләрдән таш өстендә таш өелеп калган чакта, кеше турында сөйләргә тиешле хатлар, похоронкалар, хәрби документларның юкка чыгуы гаҗәпмени? Шушы урында җеп өзелә… Сугышчы-композиторның кабере кайда икәнлеген фәкать кырык елдан соң гына ачыкларга мөмкин булды. Монысы исә башка тарих.

* * *
1980 еллар азагы. Мин төрле урау юллар белән Фәрит Яруллинга илһам биргән ике хатын-кызны да эзләп таптым. Берсен — Уфада, икенчесен — Киев шәһәрендә. Сәяхәткә чыкканчы, мин алар белән яшьлектәге фотосурәтләре аша таныштым. Икесе дә яшь, чибәр… Ә чынлыкта — гомер кичеп, картлыкка кергән ханымнар белән күрештем.

Менә мин Уфада. Зөһрә апа Исмәгыйлева белән очрашабыз.  Аның мине тетрәткән сүзләрен аңлыйм да кебек: “Фәритнең теге чакта Мәскәүдән язып торган хатларын ахыргача үземдә саклый алмадым. Ирем хәрби кеше, бик көнчел иде, шуңардан курыктым бугай…” Әхмәт Ерикәй артыннан җибәрелгән, Фәритнең үз кулы белән язылган түбәндәге ноталы җырлар кулъязмасын миңа бүләк итте: “Нигә, нигә?”, “Син кер инде” (Џ. Такташ); “Җырлама син, иркәм” 
(А. Пушкин); “Лирик җыр”, “Бишек җыры” (Ә. Ерикәй); эшкәртелгән халык көйләре — “Сандугач”, “Сибай кантон”.

Ниһаять, мин Киевта. Халыкара Борисполь аэропортыннан туп-туры Галина Сачек-Яруллина фатирына юл тотам. Ишектә композиторның кызы Наилә каршылый. Фоторәсемнәр, фронт хатлары, дистәгә якын афишалар белән танышам. Мең чакрым ерак­лыктагы Киев шәһәрендә Фәрит Яруллинның кече музее белән очраш әле — ничек инде дулкынланмыйсың!
Шунысы кызганыч: Галина Сачекны паралич дигән нәрсә урын өстенә кадаклап куйган булып чыкты. Миңа күбрәк төс-кыяфәте белән тач әтисенә охшаган Наилә ханым белән генә сөйләшергә туры килде.
Фәрит Яруллин турындагы чынлык, кыйсса, кайбер сәхифәләр менә шушылар дип әйтергә генә кала.
  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy