Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Үзем турында үзем

Үзем турында үзем

Эльмира Әдиатуллина
Эльмира Әдиатуллина
23 мая 2016
810 карау

Балачак

Хәтеремә бу күренеш онытылмаслык булып уелып калган: без — дүрт, биш, алты яшьлек балалар бәрәңге әрчибез. Бик тырышабыз, чөнки олылар: «Фронтка, аталарыгызга киптергән бәрәңге кирәк», — диләр. Бармаклар киселә, каный, карала, барыбер зарланмыйбыз, түзәбез. Иң рәхәте районнан бәрәңге җыючы килгәч була, ул киптергән, кетердәп торган бәрәңгене әнидән мактый-мактый, рәхмәт әйтә-әйтә ала. Без дә бер башка үсеп китәбез…
 
Аннан үзебезнең оч кызлары — Кәүсәрия, Фәнисә, Сәхияләр белән бергә Саръяз елгасына самовар агартырга төшүебез истә. Идәннәрне дә шулай ком белән ышкый-ышкый юа торган идек без.
 
Күрше авылдан: «Сугыш беткән!» — дип сөенче алырга чаптар килгән елны мәктәпкә киттек. Беренче укытучым Хәүлә апа мине гел мактый иде. «Яхшы билгеләрең өчен сиңа районнан бирделәр»,  — дип, берсендә кулыма бер башы кызыл, икенчесе зәңгәр яза торган карандаш тоттырды. Районда мине каян белсеннәр, укытучы апамның үз бүләге булгандыр инде ул.
 
Үзебезнең Сәеткүл авылында дүрт классны тәмамлаганнан соң Ишкар җидееллык мәктәбендә укыдым, аннан Дүртөйле районы Исмаил урта мәктәбенә киттем. Бигрәкләр дә укыйсым килә иде шул. Әмма беренче рәттәге партага утырган килеш тә тактага язылганнарны күрми башлагач, укуым начарайды һәм мине мәктәптән чыгардылар. Нәүмизләнеп авылга кайтып киттем. Борын салындырып озак утыртмадылар — сарыклар фермасына эшкә чакырдылар. И-и, эшли башлагач «кул арасына керәм» дип куанганнарым! Өйдәгеләр өчен дә зур сөенеч, җиңеллек килү кебек булгандыр бу — әти белән әнигә алтау идек бит. Аулагөйгә бару, клубка чыгуларның ни икәнен белмәдем. Сарыкларым янында яттым. үзләренчә рәхмәт әйтүләре булдымы икән — кайсы өчәр, хәтта, гомер булмаганны, дүртәр бәти китерделәр. Миңа баласытыбрак караган, җай чыккан саен кыерсытырга тырышкан олы кызларның сарыклары бер дә алай күп бәрәнләмәде.
 
Бер елдан соң шәһәрдән җизни күзлек җибәрде һәм мин кабат укый башладым. Колхозда хисап җыелышы булган көнне мине алырга мәктәпкә колхоз рәисе аты белән килделәр. Җыелыштан бер кочак бүләк белән кайттым. Тырышып эшләгәнем өчен дүрт сарык, вельвет кофта, чия-көрән-ак төстәге шакмаклы чуклы шәл бирделәр. 
 
Мин укыган мәктәпнең «Исмаилне тәмамлаганнарның барысы да югары уку йортларына керә» дигән даны бар иде. Укытучылардан Вил Казыйханов, Әнис Кәбиловларның әле институт эскәмиясеннән генә кайткан чаклары, алар бертуктамый безне дә «Укырга кирәк!» дип өндәп торалар. Гомәр Бәширов белән бер мәдрәсәдә укыган Сәйфи ага да гел Казан турында сөйли. Укытучылар «Совет әдәбияты» журналын укыйлар, безгә дә биреп торалар. Әмирхан Еники, Гариф Ахунов иҗатлары белән беренче тапкыр шулай таныштык. Безнең дә күңелләр кузгалды…
 
 

И, Казан, нурлы Казан…

Казанга китәргә теләвемне тәвәккәлләп өйдәгеләргә дә әйттем. Әти белән әни бер яктан: «Япь-яшь кыз баланы чит-ят җиргә ничек чыгарып җибәрик?» — дип уфтансалар, икенче яктан: «Ничек, нинди акчага укырсың? Безнең сиңа ярдәм итәр мөмкинлегебез юк», — дип, кайгыга баттылар. «Казанда кешеләргә көнлекче булып — су китереп, утын ярып, идән юып та көн итәргә була икән», — дим. әллә аларны юатам, әллә үземне… Фанер чемоданга биш крендель салдым, унынчы класс дәреслекләрен тутырдым. Агыйдел пароходы — «Мәҗит Гафури» мине Казанга китереп җиткерде.
 
…Үтмәдем мин конкурстан. Икенче елны да максатка ирешеп булмады — Ленин укыган университет ишекләрен кабат ача алмадым. Яшелчә базасына йөкче булып урнаштым. Үз тамагымны үзем туйдырам. Көндез эшлим, кичләрен төрле мәдәни чараларга, очрашуларга йөрим. Йоклавым да яшелчә базасында. Кичен анда кунарга кайтуымны каравылчы Гриша дәдәй дә, мичкә ягучы Лиза түтәй генә белә. Мине алар чәй кайнатып көтеп торалар.
 
Көннәрдән бер көнне Ленин исемендәге китапханәдә миңа бер кеше сүз дәште: «Сез укытучымы әллә?» — дип сорады. «Укырга хыялланып йөрүче берәү генә әле мин», — дип җавап бирдем. Танышып, сөйләшеп киттек. «Карале, — ди бу миңа бераздан, — теләсәң, әйдә, минем урынга рабфакка кер дә укы. Минем бер югары белемем бар инде».
 
Икенче көнне үк аңа ияреп университетның проректорына кердем… Һәм укырга рөхсәт алып чыктым! Мин студент булган елны факультетта журналистика бүлеге ачылды. Бу — язмыш иде, күрәсең. Без яңа бүлекнең беренче укучылары, ә остазларыбыз — Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Диләра Тумашева, Ибраһим Ну-руллин, Зәет Мәҗитовлар аның беренче укытучылары булды.
 
 

Итекченең итеге…

Итекче — итеге, читекче читеге турында сөйли инде. Гомеремнең күп өлеше журналистика белән бәйле. Фатих абый Ибраһимов «Совет мәктәбе» журналына гамәли мөхәррир итеп алудан башланды ул. Шунда эшләп ятканда: «Безнең өчен туган кыз бит бу», — дип, журналның ул чактагы баш мөхәррире Асия ханым Хәсәнова мине «Азат хатын»га «алып чыгып китте». Журналга мин утыз ел хезмәт иттем! Кояш Тимбикова, Мәдинә Маликова, Диләра Зөбәерова, Хәсән Сәрьян, Габдулла Шәрәфи, Марс Шабаевлар белән бергә эшләү насыйп булды. Болгария, Венгрия, Украина, Белоруссияләргә барып чыгуым, Кара һәм Ак диңгезләрне, Соловки утрауларын күрә алуым өчен дә мин «Азат хатын»га рәхмәтле. Журналны күптән алдыручылар хәтерлидер дә әле — мин ул елларда Ватан сагында торучы якташлар турында күп яздым, алар язмышы мине шулай ерак юлларга әй-
дәде.
 
 

Борылыш

Фаҗигале рәвештә вафат булган улымны гүргә иңдергәннән соң, тилерер хәлгә җитеп, үземә-үзем урын табалмый йөргән чагым иде. Редакциядән мине Әҗем мәчете турында язарга җибәрделәр. Ул әле ахыргача мөселманнарга кайтарылмаган да иде. Язманы әзерләгәндә Һади абый, Фәридә һәм Разия апалар белән танышу минем тормышымны кискен үзгәртте. Әйе, күпләребез тәүге сынаулардан ук сынып-бөгелеп төшә, кайберәүләр хәтта гомерләре белән үк хушлаша. Ә ислам динен тоткан кешегә Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә сабырлыгын да, ныклыгын да бирә, гомерен дә игелекле һәм бәрәкәтле итә икән. 1993 елда Хаҗ кылырга баргач, Сафә һәм Мәрва таулары арасында йөргәндә моңарчы шушы хакыйкатькә төшенмичә яшәвебезгә ачынып, сыгылып-сыгылып еладым.
 
Инде дини гыйлем алырга кирәк иде. Берникадәр вакыт Рәшидә абыстай дәресләренә йөргәч, тәвәккәлләп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кердем. Кичәләргә, төрле очрашуларга йөрүләр берничә елга «онытылды». 1996 елда Ходай кушып миңа Рәхмәт хаҗы кылу да насыйп булды. Бу сәфәр иманымны тагын да ныгытты. Хаҗга баручылар гөнаһларыннан арынып, аннан кабат тугандай булып кайталар диләр. Мин Хаҗга унбиш ел элек бардым, димәк бүгенге көндә унбиш яшьлек яшүсмер кыз баламын…
 
 

«Мөслимә» яктысы

Хаҗга бару да, мәдрәсә тәмамлау да — үзең өчен, бу әле берничек тә игелек кылу дип санала алмый. Син гүя күк күкрәтеп килеп тә, җиргә бер тамчы яңгыр төшермичә узып киткән болыт кына. Белгәнеңне белмәгәннәргә аңлату — монысы инде менә игелек була. 1995 елда Мөселман хатын-кызлар берлеге төзергә алынганда мин иң беренче чиратта шул максатны күз алдында тоттым. Без Татарстан хатын-кызларының «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы булып теркәлдек. Тарихка ул шулай язылып калыр. «Мөслимә» газетасын нәшер итә башлавыбызга да инде дистә елдан артык.  Саный китсәң, эшләгән эшләр байтак алар. Түбән Кама шәһәре фидакарьләре белән бергәләп, җиде-сигез мәртәбә мәхкәмәдә катнашып, акыл, сабырлык белән, мөселман хатын-кызларына паспорт өчен фотосурәткә яулык бәйләп төшәргә рөхсәт бирелүгә ирештек, шәһәребезнең меңъеллыгы алдыннан Кремль каршындагы сыраханәне сүттерә алдык. Мактану дип кенә кабул итмәгез, 4-18 яшьлек балалар-үсмерләр арасында дөрес итеп Коръән уку бәйгесен быел менә инде унберенче мәртәбә оештырдым. Мин үзем аны зур эшкә саныйм. Үткәрүе бик авыр булган еллар бар иде. Хәзер инде башында акылы, йөрәгендә иманы булган ярдәм итүчеләрем шактый. Әле менә яңа гына Рамил исемле бер дин кардәшебез: «Миңа савап булыр, ә сезгә кирәге чыкмый калмас», — дип, Казан мәчетләре рәсеме төшерелгән биш йөз данә календарь бүләк итте. Бәйгегә килгән балаларның берсен дә буш кул белән җибәрәсе килми. Колшәриф мәчетендә уздырган соңгы ике бәйгедә исә яртышар мең бала катнашты. Киләчәктә аны Россия күләмендә үткәрергә дә ниятем бар.
 
Мәскәүдә «Россия ислам мирасы» дигән Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте бар. Рәисе — Шәүкәт хаҗи Авясов, мин исә аның урынбасары. Казанда «Татар халкының рухи тормышында ислам дине» дип аталган бәхәс клубы оештырдык. Яшәешебезнең барча тармак-лары да яктыртыла анда: ислам һәм әдәп, әхлак, гыйлем, мәгърифәт, әдәбият, мәдәният, медицина, педагогика, гаилә, никах, хатын-кыз, ир-ат, бала тәрбияләү… Казан дәүләт университетында үткән конференциядә татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентларының шушы темаларга ясаган гаҗәеп әзерлекле чыгышларын ишетеп шатландык. Яшьләр хәзер динебезгә йөз белән борылдылар, Коръәнне өйрәнәләр, шулай булгач, акны — карадан, яхшыны — яманнан, хәләлне — хәрамнан, хакны ялганнан аералар. Адәм баласы ничә яшьтә булса да, һәрвакыт үзен камилләштерергә, «үстерергә», калебен пакьләргә, начар гадәтләрдән, сыйфатлардан арынырга омтылырга тиеш. Шушыларга ирешү генә кешене бәхетле итә. үзем төшенгән бу хакыйкатьне бик күп замандашларым, бигрәк тә яшьләр күңеленә сала алуыма, мин әйтергә теләгәннәрнең алар җанында шытым биреп тамырлануына, үсеп, җимеш бирүенә сөенәм. Бу эшләрдә мине ярдәменнән ташламаган Ходай Тәгаләгә мең рәхмәт!
 
2005 елда Планетаның тынычлык өчен көрәшүче 1000 хатын-кызы арасына минем исемне дә керттеләр. үз тормышымда гына түгел, татар тарихында бер вакыйга, бер яктылык дип кабул иттем мин аны.
 


Игелек кыл да — суга сал…

«Халык белмәсә, балык белер», ди халык мәкале. «Халык белми, күрми», — дип әйтә алмыйм мин. Барысын да белә, сизә, аңлый ул. Югыйсә, урамнан барган җирдән туктатып: «Эшләрең уң булсын дип, дога кылабыз», — дип, аркамнан сөярләр, «Синең кебекләр күбрәк булса иде!» — дип рәхмәтләр укырлар идемени?! Моңарчы бер очрашмаган, күрешмәгән, таныш булмаган кешеләр шулай диләр. Базарга барсам: «Эльмира ханым», «Эльмира апа» дип, танып эндәшәләр. Атаклы бер артист та, билгеле җырчы да түгелмен бит. Чыгышларымда аларның уй-фикерләрен җиткергәнгә — халкымның йөрәк тибешен тойганга үз, якын итүләредер, мөгаен.
 
Дөрес, арада: «Бу Эльмирага ни җитми? Намазлык өстендә генә утырса соң?!» — диючеләр дә очрыйдыр. Кайчак үземне япа-ялгыз тоеп имәнеп китәм, ә кайвакыт, киресенчә, үземне бер галәм итеп тоям! Берәр мөселман илендә туып, шунда үссәк, без дә, әлбәттә, башкача гомер кичерер идек. Мин Аллаһ ризалыгы өчен эшлим, гамәл кылам — җәннәтле буласым килә. Тирә-юнемдәгеләрне дә җәннәтле итеп күрергә телим. Рум сүрәсендә (30:30): «И-и, кешеләр! Исламнан сукыр булып, кешесезлек белән тәрбияләнмәгез!» дигән юллар бар. Аллаһы Тәгаләнең шушы сүзләрен аңлап, ул кушкан гамәлләрне үтәп яшәсәк иде.
 
 

Гаилә

Без, сугыш чоры балалары, беребез дә рәхәттә үсмәдек. Бала-чагыбыз, гомумән, булмады да шикелле. Үземне белә башлаганда мин инде сыер көтүе көтә идем… Әйе, эш минем өчен гел беренче чиратта булды. Хәтта гаиләдән дә алдарак. Бу — әлегәчә шулай. Безне бит: «Үз тамагыгызны үзегез туйдырырга тиешсез», — дип тәрбияләделәр. Без исә, сүз тыңлаучан кешеләр буларак, тырыштык. Берзаман гаилә кордым, улыбыз, кызыбыз туды. Мин исә барыбер башкача, яңача яшәргә өйрәнмәдем. «Эш бүре түгел, урманга качмый», — дисәләр дә, эшемне төгәлләмичә, җиренә җиткермичә, бүлмәмнән чыкмадым. Булды инде, соңга калып кайтулар да, әзерләп өлгертмәгән ашлар да, вакытында юылмаган күлмәкләр дә… Шул сәбәпле, әтиләре белән агымсуның икебез ике ярында калган чаклар да булгалады. Акыллы, әйбәт кеше иде. Узган ноябрьдә җирләдек менә. Көн саен улым белән икесе рухына дога кылам. Шөкер, бәхетемә кызым, Миләүшәм бар.
 
«Сөембикә» журналы, 2008.


Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy