Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → ​«Тормыш тоташ шигырь ул»

​«Тормыш тоташ шигырь ул»

Эльмира Закирова
Эльмира Закирова
28 января 2015
2689 карау
Бездә кызларның күбесе Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен укып, җырларын җырлап үскәндер. Алардагы хисләр өермәсен, хыял очышларын, мәхәббәт кичерешләрен шуның кадәр дә төгәл һәм үтемле итеп җиткерә алган ул! 
Шул шигырьләрдән күчкән наз, җылылыкны гомер буена йөрәгендә йөртәдер кыз бала. Иманым камил: инде хатын-кыз, әни кеше булып тормыш юлыннан атлаганда да, шул шигъри яктылык озатадыр аны: көч бирәдер, сынмаска-сыгылмаска, түзәргә – бирешмәскә өйрәтәдер, чын хатын-кыз булу серләрен чишәдер. 
Кем соң ул Саҗидә Сөләйманова дигән шагыйрә? Ниндирәк? 
 
Мин аны кайчаннан бирле беләм соң? Хәер, беләм микән соң әле мин аны?! Үз гомеремдә Саҗидә апа белән өч мәртәбә очрашырга насыйп булды миңа.
 

Беренче очрашу

Бер җәйдә... Бер җәйдә безнең Байсарга (Актаныш районы) бер төркем язучылар килде. Иске клуб янындагы ачык һавада – ха-а-лык! Көтүләр кайтып, сыерлар савылып, инде кичке эңгер төшкәч кенә җыелган авылдашлар, дөньяларын онытып, черкигә талана-талана, шигырь тыңлый. Минем әле икенчедә генә укыган чак, кемнең кем икәнен дә белеп бетермим. Арадан Хәсән Туфан белән Әлмәт шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова гына аермачык хәтердә калган. Чөнки Хәсән Туфан шундый җылы итеп сөйләде ул шагыйрә апа турында. Аны Анна Ахматовага тиңләде. Чынлап та, бик ягымлы, нәфис иде шул ул. Унынчылар Сөн буеннан җыеп кайткан чәчәкләрен язучыларга менгергәч тә, ул бөтен җаны белән балкып кабынды. Чәчәкләр аланда, чәчәкләр болында, ак канат ромашка гашыйклар кулында, дип, шигырь дә укыды әле. Аннары – Минзәлә турындагысын. Безгә анысы бигрәк тә ошады. Шагыйрә апа, күр, безнең Минзәләне белә, янәсе. Еллар узгач кына, аның «Янә килдем Минзәләгә» дигән шигырен укыганын аңладым. Ире Әдип абый Маликовны «Яшь сталинчы» газетасының үз хәбәрчесе итеп Минзәләгә җибәрәләр. Саҗидә апа шундагы мәктәпкә урнаша. Бердәнбер җиһазы булган зур фанер чемоданлы фатир, беренче бала, бәхетле чаклар...

Минзәләдә ярлар матур, диләр...
Ялгыз кеше ансын карасын.
Койрык кагып чапкан грузовойда
Чаллы белән Минзәлә арасын
кайчандыр бер очып үткән идек...
...Бездән дә бай кеше 
                           булмагандыр –
икебезгә ике чемодан...
Агач өйдән нәни бүлмә алгач,
шатлык ашкан иде чамадан.
Ашау өстәле дә шул чемодан.
Язу өстәле дә чемодан.
Гел шатлыгы истә.
Борчулары
сүзсез генә әллә йотылган...

 
Гаҗәп вакыйга булды ул безнең авыл өчен. Икенче көнне аларны УАЗикта озаттылар. Ай күрде, кояш алды – Саҗидә апа да утырып китте. Кичтән әдәбият укытучысы Мәдәния апаларга тукталган булганнар, күрәсең. Саҗидә Сөләйманованың иңенә салып йөргән ак бәйләм кофтасы аларда онытылып кала, кофтаны сәбәп итеп, язучылар артыннан юлга чыгалар... Истә, бар да исемдә.

Балачакта күңелгә әнә шулай уелып калган апаны, үсә-үсә, без җырлары-шигырьләре, хикәяләре аша да таный башладык. Аксыл йөзле, сары чәчле, ягымлы куе зәңгәр күзле Саҗидә апа тагын нәрсәсе беләндер бик-бик якын иде безгә. Бәлки, якташ булуы беләндер? (Башкортстанның Яңавылы күршедә – күз уңында гына!) Без аның белән бер телдә сөйләшәбез. Ә аның «Безнең апай королева» хикәясен бер тынга укып чыктык та шундагы укытучы кызны кумирыбыз күреп йөри башладык. Ул бик чибәр дә, шаян да, хыялый да, кай ягы беләндер үзебезнең яраткан укытучыларга да охшаган кебек. Җитмәсә, сөйләшүе дә безнеңчә икән: «Мәскүрәләр ягында, Казан татарлары сыман: «Бармыйм», «чыкмыйм», – дип кырт кистермиләр. «Бармаем», «чыкмаем», «булмай», – диеп, сузыбрак, башкортларга хас назлану беләнрәк сөйләшәләр. Башкортстан татарлары алар». Мәскүрәнең Саҗидә апа икәнен шундук аңлап алабыз. (Саҗидә апа да Уфада пединститутта укыган, Башкортстан­ның иң ерак көнчыгышындагы Әбҗәлил районы Әскәр мәктәбендә тарих укыткан.) Ә мәктәптәге соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен «Саубуллашу вальсы» өчен генә дә көтеп алырлык! Мәсгут Имашев көе, Саҗидә Сөләйманова сүзләре! Ай, ничек ярата идек без ул җырны!

Алъяпкычың, дустым, ак икән,
ак булса да, салыр чак җиткән.
Хыяллар ак җилкән,
кузгалырбыз иртән,
ерак юлга чыгар чак җиткән...

 


Икенче очрашу

Студент чак. Җомга саен язучыларның Тукай клубына чыгабыз да чабабыз. Анда очрашулар, әдәби кичәләр. Кызыл, сары яфраклар явып торган октябрь кичендә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың 50 яшьлек юбилей кичәсенә ашыктык. Шул ук йомшак тавыш, куе зәңгәр күзләр, ягымлы уйчан караш... Ә шигырьләре! Агыла да агыла...

Салават күпере дуга,
кызыллы да зәңгәрле.
Кемгә күк капусы ачты
мәхәббәт пәйгамбәре?
Яфракта чыклар, керфектә...
Бер тирән сулыш, бер җан.
Тәрәзә ачык,
күңелләр
пәрдәсез аткан бер таң.

***
Биклә дә мине үзеңә.
Чикләмә сагың белән, –
Җыр булып ташып чыгармын,
Чыгышым Агыйделдән.

***
Ачкыч табып,
күңелеңне
үзем ачам, дисеңме?
Ачтырмасаң, бикле килеш

алып качам, дисеңме?

Мөлдерәмә күңелемне
түкми күтәрерсеңме?
Таштан каты,
кылдан нечкә – 
ватмый эретәлерсеңме,
өзми үтәлерсеңме?


***
Бу язда да тагын, бу язда да
Шомырт чәчәкләре иснәдем.
Чәчәк алып килде кем бу дисәм,
Син икәнсең, тормыш, исәнме!

Артта торсын тормыш исәбе дә,
Артта торсын еллар исәбе.
Сахраларга чыксаң, 
                     җырлап туймас
Җыр икәнсең, тормыш, исәнме!

Гомер озын дисәм, рас булырмы,
Сиздерми дә узды, дисәмме?
Күп тә түгел, гомер, аз да түгел,
Бер икәнсең, – тормыш, исәнме!


Алкышлар, алкышлар, алкышлар... Бер шигыре сискәндереп куя шулай да:
 
Кайчагында кеше сау чагында
сүз куерта үлем хакында.
Үз-үзеңне әгәр сыныйм дисәң,
Син күр аны, бер күр якыннан.
Үлем – көндәш,
җан һәм кан дошманы!
Сизсәң аның синнән узасын – 
телгә алмыйсың,
сүз катмыйсың аңа,
эчтән янып,
яшерен сызасың.


Юк ла, булмаганны! Саҗидә апа әнә нинди матур, горур. Ул баш әйләндерерлек биеклектә! Аны инде ил күләмендә яратып укыйлар. Шигырьләре «Литературная газета», «Литературная Россия»ләрдә үк басыла. Инде ничә еллар «Азат хатын» журналының редколлегия­сендә. Ул һәр хатка җавап яза икән (ә ул хатлар капчыклап килә!), укучылар белән очрашуларга чыгып китә. Җиренә җиткереп эшли торган кешене бездә эшкә күмәргә яраталар инде шулай! Ул КПСС шәһәр комитетында лектор, Әлмәт радиосында редактор һәм диктор. Өстәвенә, ир хатыны, балалар әнисе. Эш, өй, хуҗалык... Ул җигелеп дөнья көтә. Ашарга әзерләү, кер юу, үтүкләү, тегү... Хатын-кыз эшеннән берәү дә азат итмәгән. Әдип абый белән барып, шәһәр читендәге алты сутый җирләрен дә эшкәртеп кайта, компот та кайната, кыяр да тозлый. Гап-гади хатын инде. Җырларга, табын әзерләргә, җирдә казынырга, йолдызлар күзләргә, авыл өстеннән очкан кыр казларын карарга ярата. Һәм шигырьләр яза! Яза дигәннән...

Ул бит эш, көндәлек мәшәкатьләр арасында үзе өчен генә язып күңелен бушатып йөри. Азмыни шундый хатын-кызларыбыз! Безнең халыкта гомер-гомергә хатын-кыз тыйнак булган инде ул, беренче чиратта ирен үстергән, ә үзе күләгәдә кала килгән. Ә Саҗидә апа – исеме билгеле шагыйрь хатыны. Ярый әле берчак аларга кунакка Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким килә!.. Саҗидә апаның кылдай нечкә токмачларын мактый-мактый, табын янында яшь шагыйрьләрнең бер өем шигырь­ләрен тикшерәләр. Шулчак Саҗидә апага әллә фәрештәләр пышылдый инде – тәвәккәлләп, теге өемгә сиздермичә генә үз шигырь­ләрен салып китә. Олпат шагыйрь­ләр ни әйтер? Ни булса – шул: шигырьләр бит имзасыз. Йа Хода! Туфан кычкырып аның шигырен укый!

Үз энҗемне эзлим һаман,
көн туса – йөрим йөдәп...
Ач, шигърият, серләреңне,
тылсымлы сүзләр өйрәт.

Гөл серләрен тыңлар идем,
чәчәк атса бер гөлем.
Таңда торып, сандугачтан
өйрәнимме җыр телен...


«Кем язган?» – дип сорый. Саҗидә апа, ялгыш кергән, дип акланмакчы. Ә Туфан сокланып, таң калып, менә бу чын шигырь дип, Саҗидә апаның аркасыннан сөя. Ул аңа канатлар куя! Шундук шагыйрь итеп таный!.. Бер карашка гади генә тоелган ул шигырьләрдә никадәр мәхәббәт, тормышны ярату, көчле лирика! Акыл иясе, әни кеше, хатын-кыз зирәклеге бар аңарда. Менә, бәйрәменә тагын өр-яңа китабы чыккан. «Кызыл каурыйлар»! Кичә тәмамлануга ук Саҗидә ападан автограф алырга кыбырсый башлыйбыз. Елмаюлары, аркадан сөеп алулары... «Чибәр кыз Эльмирага ак бәхетләр телим!» дигән язуын күреп, мин күкнең җиденче катына очам...
 

Өченче очрашу

1980 ел, февраль ахыры. Саҗидә апа каты авырый иде инде. Кремль астындагы больницада аңа операция ясаганнар дип ишеттек. Онкология дигән сүз үзе үк шомландыра. Яман шеш авыруыннан котыла алганнар, булса да, бик сирәктер ул. Операциядән соң аны сакларга кирәк иде. Әлмәттән ире Әдип абый Маликов килеп җиткән, университетта укучы улы Әнвәр гел әнисе янында, диләр. Хатын-кыз язучылар, журналистлар, алмашлап, Саҗидә апа янында утыра. Мине дә чакырдылар. «Ялкын» журналының ул чактагы баш редакторы Роза апа Хафизова (шунда эшли башлаган еллар) мине чакырып алып, әниләр кебек җайлап кына: «Саҗидә апа янында утырып кайт инде, бала. Иртән сине алыштырырлар», – диде.

Котсыз-шыксыз бина. Әллә утның яктысы шундый, әллә бар нәрсәнең үз төсе ул: стеналар соры, киемнәр соры, йөзләр соры... Куркыныч. Үлем сине сагалыйдыр сыман. Күңелдәге шикле уйларны куып таратырга тырышам. Саҗидә апа сизә күрмә­сен берүк!

Палатасына килеп керүемә: «Менә нинди хәлдә бит әле мин», – диде ул, сизелер-сизелмәс гаепле елмаеп. Исемемне сорады. Калаклап су каптырдым, курка-курка урын-җирен җайлагандай иттем. Ничектер кулым килешми кебек. (Андый эшләр эшләп караганмыни соң мин!) Хәле авыр иде шул. Саҗидә апа кыл өстендә иде. Керфек какмый төн уздырдык. Саҗидә апага нибары су эчерә, маңгаена кулымны куеп кына тора алдым мин...

Ә икенче көнне Камәрия китте Кремль астына. (Ул – Әлмәт рай-оны кызы, үзе дә шигырьләр яза, мәктәп­тә укыганда Саҗидә Сөләйманова җитәкләгән әдәби берләшмәгә йөргән.) Иртән күзләре яшьләнеп кайтып керде. «Берәр нәрсә кабып карыйсыгыз килмиме, Саҗидә апа, дим. Юк, дип башын чайкагандай итте дә, карбыз булса гына инде, ди». (Хәзер кибетләргә керсәң, ел әйләнәсе карбыз саталар. Аларны күргәч, Саҗидә апа искә төшеп, күңел өзгәләнә.)
Чарасызлыктан, ярдәм итә алмаудан нишләргә белмәдек без ул көннәрдә. Ә берничә айдан инде Саҗидә апа белән мәңгегә хушлаштык.

...Озак та үтми кулга аның соңгы әсәре – «Гөлбадран» повесте килеп керде. Автобиографик әсәр. Кабат Саҗидә апаны искә төшертте. Авыруның үз докторы ясый торган операцияләргә кереп утыруы турында ишеткәнегез бар идеме әле? Саҗидә апа гына булдыра ала моны. Чөнки аның табиблар турында әсәр язасы бар, аңа барысын да үз күзләре белән күрергә кирәк. Ул ашыга-ашыга, әйтеп калырга өлгерим дип яза.
Әлмәт хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Виктор Поляков Казаннан республиканың баш хирургы Михаил Розенгартенны каты авыру Сөләйманованы карарга чакыра.

«Самолетта кыска вакытлы очыш, һәм миңа зур куе зәңгәр күзләр төбәлә. (Әйе, әйе, аның күзләре әнә шундый сирәк очрый торган төстә иде.) Ул инде яшәренә санаулы көннәр генә калганын белә иде. Зарланмады. Шигърият турында сөйләде. «Тирә-ягыгызга карагыз. Тормыш тоташ шигырь ул. Кызга-ныч... Шигырьләрем аша миңа бик күп әйберләрне язасы, әйтәсе, яратып каласы бар». Бу очрашу олы табибны таң калдыра.


Эпилог

Үтә айлар, көтә Зәйләр,
суларында йөзәлмим...


Җаннарны актарып, «Урсал тау»ны Салават җырлый. (Башкорт-станның Аксәет егете, заманында Сөләймановлар, Маликовлар яшәгән авылдан.) Саҗидә апа сүзләре! Аның күңеле шулай ташый. Рәис Нәгыймов шигырьдәге шул халәтне тотып алган да җырга салган әнә!

...Кызыл, сары яфраклар яуган октябрьдә – шагыйрәнең туган көнендә Әлмәттә ел саен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр һәм алдынгы укучы яшьләргә махсус стипендияләр тапшыру тантанасы була. Шагыйрә урамында аның бюстына чәчәкләр салалар.

...Килен кайнана туфрагыннан ярала, диләр. Хак икән! Шагыйрәнең килене Асия тач Саҗидә апа! Әнвәр Маликов дигән журналист егет бу сылуны бер күрүдә әнисенә охшаткандыр, мөгаен. Ул төс-кыяфәт, ул холык-фигыль... Яшьлегендә мәктәптә балалар укытуын, шигырьләр язуын, иҗат дөньясына тартылуын, яшьләр оешмасында лидер булуларын да әйтсәң... Кызганыч, Саҗидә апа үзе генә күрә алмады. Исән булса, Асиягә гел кызым дип дәшәр иде ул.

...Тормыш дәвам итә: Саҗидә Сөләйманованың оныгы Әскәргә дә инде 17 яшь!..

 

«Саҗидә Сөләйманова биеклеге ул ир-ат шагыйрьләр дә әйтергә курыккан чынлыкны әйтә белүдә.
Саҗидә апа шигърияткә соң килде, олыгаеп, эченнән әрнеп, янып... Өлгергән, шигъри образлар белән тәмам тулышкан иде инде ул. Җиде-сигез ел эчендә, шуңарчы исеме дә билгесез шагыйрә, баш әйләндерерлек биеклеккә күтәрелде, ир-ат шагыйрьләр өйрәнерлек, Туфаннар хөрмәт итәрлек Шагыйрь булып җитеште.
Әгәр Ходай аңа Анна Ахматова гомерен биргән булса, без аңа үлгәнче үк һәйкәл куярга тиеш булыр идек».

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ


«Саҗидә Сөләй­манованың әдәбиятка килеп керүе күпләр өчен көтелмә­гәнрәк һәм хәтта бераз сәеррәк тә булды шикелле. Хикмәт шунда: Саҗидә укытучы да, журналист та, гаилә йөген тар­тып баручы ир хатыны да, балалар анасы да. Поэзия өчен яше дә яшьләр­дән түгел. 
Ире дә иҗат кешесе – шагыйрь».

Нил ЮЗИЕВ

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy