Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → ​Альбина – дөнья йолдызы

​Альбина – дөнья йолдызы

Эльмира Закирова
Эльмира Закирова
17 февраля 2016
1165 карау
Ул операда җырлау өчен Җир читенә оча! Аны Европада, Америкада алкыш­лыйлар! Ул инде дөнья операсы йолдызы! 
Музыка телендә аның тавышын колоратур сопрано, бельканто дип бәялиләр, ә болай алтын, бриллиантка тиңлиләр. Альбина Шаһиморатова аһәңнәрен тасвирлар өчен көмеш кыңгыраулар чыңын, язгы гөрләвекләр челтерәвен, флейтаның сихри авазларын, тагын әллә нинди чиста нәфис тавышларны бергә кушу кирәктер. 

Альбина Шаһиморатова белән очрашыр өчен иң элек аның репертуарын алдан белү кирәк. «Руслан һәм Людмила»да Люд­мила партиясе белән шаккатырды да әнә Германия, Австриягә китеп барды. Мартта гына Казанга кайта, диделәр. Февральдә бер кичкә Шаляпин фестиваленең гала-концертында җырларга кайтып китте китүен, тик ай күрде, кояш алды үзен. («Татарстан» поездында унбердә кайтып төште, театрдагы чыгышыннан соң кич тагын поездда китеп тә барды!) Кичә Хьюстонда, бүген Мәскәүдә, иртәгә Лондонда... Альбина турында гына шулай әйтеп буладыр. Аның чыгышлары берничә елларга алга ки­теп төзелгән. Америкада да, Европада да түземсезлә­неп көтәләр үзен. Мин кайчаннан бирле инде Альбина белән очрашырга җыенам. Март башында бетмәс-төкәнмәс концертлары арасында «тәрәзә» күренде шулай да. Кичә Уфада сольный концерты иде, иртәгә «Риголетто»да Джильданы җырларга Бакуга оча. Ә аннары – тагын Мәскәү... Менә бүген Казанда әтисе белән әнисе янында булачак...

Ерып чыккысыз «бөке»ләр аша кайдан йөгереп узып, кайдан – таксида Альбиналарга чабам. Чабам гына түгел, очам. Юлымда лаләләр сатып торалар. Ак чәчәкләр символик мәгънәгә ия. Ул Альбинага ошар төсле. Әйтерсең, мин – кичәге концертыннан соң чәчәкләр менгерүче фанаты. Чәчәкләр кочаклап, Альбина Шаһиморатова янына ашыгам.

Журналистикада шундый алтын кагыйдә бар: язасы темаң, героең турында синең алдан ук мәгълүматың булырга тиеш. Нәрсәләр беләм соң мин дөньяны таң калдырган бу опера примасы турында? 

Ташкентта туа. Музыкаль белемле әтисе аны музыка мәктәбенә фортепиано классына укырга бирә. Балачагында пианистка булырга хыяллана. Казанга күчеп кайткач инде – музыка училищесы, Казан консерваториясе, хор-дирижерлык, вокал бүлекләре. Аның тавышына беренче булып... Хәйдәр Бигичев соклана! «Сиңа җырларга кирәк!» – ди. Зилә Сөнгатуллина һәм Ания Туишевадан вокал серләренә өйрәнә... Мәскәү консерваториясендә Галина Писаренко классында укый. Консерватория студенты чагында ук К. С. Станислав­ский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрга эшкә чакыралар Альбинаны! Имтиханда «Бөдрә тал»ны җырлап, курсташлары арасыннан берүзе Мәскәү консерваториясен плюс «бишле»гә тәмамлый. Аннары аспирантура... 2007 елда П. И. Чайковский исемендәге ХIII халыкара конкурста беренче премиягә лаек булып алтын медаль яулау йолдызлы юлына старт бирә! Хьюстонда Яшьләр опера студиясендә стажировка, Европадагы опера сәхнәләрендә беренче дебют... Көнбатыш сәхнәләре Альбина Шаһиморатованы чакырып кына тора – Ла Скала, Ковент Гарден, Метрополи­тен опера... Бүген ул Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисткасы, ә үзен чит илләрдән эзләргә кирәк. Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, шундый артист турында күптән хыялланган идем, ди. Чөнки Альбина Метрополитен операда җиде тапкыр Лючияне җырларга контракт төзегән. Миландагы Ла Скала опера театры белән дә шушы партияне җырларга килешүе бар. Россия, чит ил театрларында эшләүче бу категория артистлары үзенә күрә «өлге» булып тора икән. Альбина Шаһиморатова шул класска керә. Зилә Сөнгатуллина исә Альбинаны «татарның Монтсеррат Кабальесы» дип бәяли... Мәшһүр Америка җырчысы Эвилин Лир «алтын тавыш» дип атый... Мәскәү тамашачысына аны – Владимир Спиваков, көнбатыш­ныкына атаклы Риккардо Мути ача.

– Мин аны Джильда яки Виолетта, Лючия яки Джульетта итеп күз алдына китереп карыйм. Төн патшабикәсе, Алтынчәч, Зәйтүнә итеп хәтердә яңар­тасым килә. Әнә никадәр хатын-кыз образлары! 
Ә кристаллдай чиста тавышында илаһилык бар! Көмештәй челтерәп чәчелеп киткән кебек, күңелләрне айкап тарала, оча ул! Америкада аны «бриллиант тавышлы» диләр. Бельканто остасы дип атыйлар. 
Ә Төн патшабикәсе партиясе аның визит карточкасына әйләнде инде!
«Зальцбургтагы чыгышым дөньяның башка театрларына юл ачты».

Үзебездә исә аны елап тыңлыйлар. Сихерләсә дә сихерләр икән тавышы! Татар кызының әнә шулай халыкара танылу алуына сөенүдән, горурлык хисеннән тамакка төер тыгыла, күз яшьләрен инде тыеп тора алмыйсың...
Җиңү арты җиңү! 2009 елда – Татарстанның халык артисткасы исемен алу. 2011 дә республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булу. Ул – арада иң яшь лауреат! Шул ук елны Зур театр-ның тарихи сәхнәсендә «Руслан һәм Людмила»да җырлап, Мәскәүне таң калдыру... 

Менә шундый ул безнең Альбина! Исеменең мәгънәсе белән кызыксынган идем. Латинчадан «ак», «чиста», «якты» дип тәрҗемә ителә икән. Альбиналардагы йомшаклык һәм сөйкемлелек, ныклык һәм тәвәккәллек бер-берсен тулыландыра. 
Бер урында гына утырып тора алмыйлар, гел хәрәкәттә алар. Күпчелеге – әти кызлары. Кара, ничек туры килә бит! Мин шундук үзе дә музыкаль белемле, җырлар авторы Әнвәр абыйның кызы өчен җан атып йөрүләрен искә төшереп алам. 
Сәхнәдә – Альбина буй җитмәс югарылыкта. Ә тормышта нинди икән? Аны хатын-кыз буларак ачасы иде. 

...Ишектән әнисе Равза ханым каршылый. Альбина үз итеп исәнләшә. Сизелеп тора: икесе дә арып-талып юлдан гына кайтып төшкән. Сәхнәдәге Альбина – бер төрле, өйдә – бөтенләй башкача. Чәчләрен артка җыеп куйган, үзе спорт киеменнән. Бермәлгә үземне гимнастка янында сыман хис итеп алдым. Арыган булуына карамастан, ачык йөзле, җитез. Балалыгы да югалмаган әле. Үсмер кызлар сыман.
 

Конфетлар ашамаска тырышам

– Менә нинди икән ул примадонна! – дим.
– Мин – гап-гади кыз...
– Гади, тыныч балакаем, – ди әнисе дә, күз карашы белән генә булса да кызын сөеп-сыйпап. – Уфадан кайтканда машинада юл буе йоклады. Аруы җиткән! Гел юлда, гел самолетта, гел аэропортларда бит.
 
Мин аны Джильда яки Виолетта, Лючия яки Джульетта итеп күз алдына китереп карыйм.

– Әйе шул. Әле Лондонда, әле Венада, әле Берлинда, дигәндәй... Өең кайда соң, дип сорыйсы гына кала...
– Самолетта! (көлә.)

– Кичә концерт ничек узды?
– Бик яхшы кабул иттеләр Уфада! Классик музыкага сусаганнар... Әйдәгез, чәй эчә-эчә сөйләшик. Яшел чәй ясыйммы? Лондоннан алып кайттым...

– Рәхмәт. Син кунакчыл хуҗабикә дә икән әле. Нәрсә пешерергә яратасың?
– Гөмбә кушылган карабодай боткасы! Иртән, гадәттә, чәй генә эчәм дә репетициягә йөгерәм.

– Иртән... ул ничәдә инде? Көндәлек расписаниеңдә вакыт ничек бүленгән?
– Җиде-сигезләрдә торам. Ә концерттан соң озаграк йоклыйм, әлбәттә. Америкада яки Европада репетицияләр унда башланып икегә кадәр дәвам итә. Аннары берничә сәгатьлек тәнәфес. Үз эшләрең белән шөгыльләнеп була. Кичке алтыдан унгача тагын репетиция. Яңа репертуар, яңа арияләр өйрәнәм... Менә шундый эш көне. Дөресен генә әйткәндә, вакытым юк, бөтенләй дә юк.

– Ә кайчан ял итәсең?
– Савыт-саба юганда, ашарга әзерләгәндә, кер юганда... (көлә.) Баш уйламый тора. Телевизордан яңалыклар карап алу да бер ял минем өчен.

– Килеп керүгә үк сине тикмәгә генә спортчыга охшатмаганмындыр. Концерт күлмәкләрең дә шулкадәр килешле... Матур формада булуның сере... карабодайда гына түгелдер бит инде?
– Конфетлар ашамаска тырышам. Ләкин кайчак ашыйсы да килә. Шоколадтан кәеф күтәрелеп китә бит ул. Тавыш та әйбәтрәк яңгырый. Чынлап... Ә Казанга әнкәемнең тәмле ризыкларын сагынып кайтам.
«Матур гәүдәле булуның сере бер генә – артыгын ашамаска! – дип сүзгә кушыла Равза ханым. – Йә әз-әз өлешләп кенә ашарга».
– Берара спорт клубына йөреп алдым. Тренер белән шөгыльләндем. Диета сакларга тырыштым. Дөньяның күп театрларында зифа буйлы, нәфис гәүдәле опера артистларына өстенлек бирәләр хәзер. Шуңа күрә һәрчак әйбәт формада булырга кирәк.

– Альбина, син ничек киенергә яратасың?
– Классик стильдә. Зәвык белән. Тик бернинди артык әйбер булмаска тиеш инде. Алкалар, чылбыр, муенсалар анда...

– ...?!
Өстәл яныннан үтешли генә әнисе үз фикерен сиздереп куйды:
– Муенса дигәннән... Кичә Уфадагы концертта кеше бик күп иде. Кул чаптылар, чәчәкләр менгерделәр. Соңыннан гримеркага да кем генә кермәде! Артистлар, сәнгать кешеләре... Берсе: «Син муеныңа берәр нәрсә так. Казарновская, Вишневская, Образцовалар мех якалар куеп чыга. Ул күз тиюләрдән саклый», – ди. 
Ә Альбина кул гына селти...
– Ярар инде, әнкәем!..

– Ә үкчәле туфлиләр?
– Бик ошый! Бик яратам! Гәүдәне төзрәк тотасың, баш югары чөелә. Грация, хатын-кыз матурлыгы барлыкка килә. Кая барсам, шуннан алып кайтам. Бер унлап туфлием бар бугай инде. Әнкәем Амери-када бик биек үкчәлеләрен алган иде миңа...

– Сәхнәгә чыкканда бизәнергә кирәк. Кем бизәндерә?
– Чәчне, макияжны профессионалларга ышанып тапшырам. Монда да, Мәскәүдә дә үз кешеләрем бар.
 

Мин йомшак җитез тиен бугай...

– Син күбрәк әти кызы бугай?
– Икесеннән дә әз-мәз нидер бардыр инде. Әткәем – максатчан, көчле характерлы, нәрсәгә тотынса да булдырмый туктамый. Әнкәем – йомшак, тыныч, сабыр, ипле. Алар икесе дә бик музыкаль. Әнвәр Шаһиморатов исеме җыр сөючеләргә таныштыр: ул язган җырларны үзем дә башкарам. Әнкәемнең тавышы моңлы, матур. Балачакта аның җырларын тыңлап үстем. Әткәемнең тамырлары Башкортстанның Авыргазы районы Курманай, Солтанморат авылларына барып чыга, ә әнкәем – Ульяновск өлкәсеннән. Мин ике якның да матур сыйфатларын үземдә кабатларга тырышам.

– Синең өчен иң рәхәт яшәү урыны кайда?
– Венада, Австриядә. Урам буйлап барасың, бар тарафта – музыка, музыка, музыка!.. Тик анда Филипп Киркоровлар юк, поп-музыканы ялгыш та ишетмисең. Кафе, рестораннарда симфоник музыка яңгырый. Халык шулкадәр итагатьле, тәрбияле. Җаның ял итә.

– Ял дигәннән... Могҗиза булып, беркем аяк басмаган утрауга барырга туры килсә...
– ...ике дә уйламый шунда китәр идем!

– ...үзең белән нәрсәләр алыр идең дип сорарга теләгән идем...
– Бер кочак китаплар!.. Юкса, укырга һич вакытым юк. Беренче чиратта Даниил Андреевның «Роза Мира» китабын укып чыгар идем. Шәп язылган. Пауло Коэльо романнарын алыр идем. «Алхимик», «Пятая гора», «Заир», «Брида»ларны. 

– Син тылсым, могҗизаларга ышанасыңмы?
– Ышанам! Чайковский исемендәге конкурста җиңәрмен дип уйламаган да идем! Талант белән генә дә җиңеп булмас иде. Буласы булган – мин җиңдем! Кирәкле вакытта кирәкле урында булу диләрме әле? 
Бу хәл дөньямны әллә ничекләр бөтереп ташлады. Конкурстан соң ук Зальцбургтан контракт килеп төште. Моцартның Төн патшабикәсен атаклы дирижер Риккардо Мути оркестры белән җырларга чакырдылар! Бу – Европадагы беренче дебютым иде. Зальцбургтагы чыгышым дөньяның башка театрларына юл ачты.

– Синең, бәлки, тылсымлы талисманың бардыр?
– Бар шул. Венада атаклы бас Евгений Нестеренко һәм аның хатыны белән кафеда утырганда, алар миңа яшькелт пыяла сувенир – кечкенә аю баласы бүләк итте. Төн патшабикәсе дебютым алдыннан иде ул. Миңа җиңү алып килде ул аю баласы. Хәзер аны гел үзем белән йөртәм.

– Үзеңне нинди җан иясе яки үсемлек белән тиңләштереп карый аласың?
– Ап-ак, йомшак, хәрәкәтчән... Мин йомшак җитез тиен бугай... 

– Кайсы образ синең күңел халәтеңә, характерыңа күбрәк туры килә?
– Үзем тудырган героинялар бар да кадерле. Бәлки, мин үземнән нәрсәдер өстимдер дә әле аларга. Ә характерым... «Москва слезам не верит» фильмы героинясы Катеринаны хәтерлисезме? Вера Алентова уйный. Миңа менә шундый характер якынрак. 
 
Тырышлык, үз-үзеңне аямау, ихтыяр көче, үзеңә карата таләпчәнлек зур уңышларга ирешергә булыша.


Төн патшабикәсе визит карточкама әйләнде

– Концертларыңда Галина Вишневская, Елена Образцова, Валерий Гергиев, Тамара Синявскаялар утыра. Каушатмыймы?
– Мин залда кемнәр утыруына игътибар итмәскә тырышам.

– Әтиең белән әниең дә тамаша залында утырган чаклар буламы?
– Әлбәттә! Алар Мәскәү, Казанда гына түгел, Зальц­бургтагы, Хьюстондагы, Нью-Йорктагы дебютыма да килделәр. Кичә әнкәем Уфадагы чыгышымны тыңлады. Әткәем Бакуга җыена менә.

– Чит ил тамашачысы синең чыгышны ничек кабул итә? Әйтик, Америкада?
– Шаккатмалы! «Метрополитен опера»да «Тылсым­лы флейта»ның икенче ария колоратурасын гына җырладым – аннары оркестр музыкасы китә иде – кинәт ариянең урта бер җирендә зал алкышлардан шартлап ярылды! Хәтта оркестр тавышын ишетмәс булдым. Ярый әле дирижер хәлемне аңлап алды, дәвам итәргә ым какты. Ариядән соң кабат алкышлар! Алты спектакль дә «ура»га узды! Театрдан чыкканда төркем-төркем тамашачылар көтеп тора иде. Автографлар сорадылар, барлык артистлар белән фотога төштеләр, ә икенче көнне фотоларны китереп тә бирделәр. Безнең илдә мондый гадәт юк...
Татар музыкасы кайда да тамашачы күңелен яулый! Америкада халык елап утырды хәтта!

– Альбина, ә син ничек инглизчә шома сөйләшә башладың?
– Анысы үзе бер тарих! Америкага килгәндә, инглиз­чә исәнләшүдән ерак китмәгән идем әле. Беренче айларда бик кыен булды. Укытучылар белән дә, үзлегем­нән дә шактый шөгыльләндем. Баштарак режиссер һәм ди­рижер белән тәрҗемәче ярдәмендә аралаша идем. Бар көчемне бер йодрыкка төйнәп, үҗәтләнеп укыдым, өйрәндем. Ярты елдан сөйләшә башладым. Ә ел ярымнан инде инглизчә иркен аралаша идем. Стажировка вакытында итальянча, французча да сөйләшергә өйрәндем. 

– Укытучыларың кемнәр?
– Тормышымда алар күп булды... Һәркайсының үз урыны. Иң башта – Зилә апа, әлбәттә. Ул – минем кумирым. Зилә Даяновна һәрчак кәефне күтәрә белә, гел яхшыга юрый. Начар җырласаң да тынычландыра белә ул. «Бар да яхшы булачак! Күр дә тор: менә хәзер әйбәт килеп чыгачак!» – дип үсендереп җибәрә. Аның белән җиңел һәм рәхәт. Киләчәктә укытырга туры килсә, менә кем кебек булырга кирәк дим.

– Көндәшләрең бармы синең, Альбина?
– Сәнгать дөньясында шунсыз булмыйдыр ул. Ә мин конкурентларым белән дус булырга тырышам. Концерт язмаларын тыңлыйм. Спектакльләргә йөрим. Метропо­литенда, Ла Скалада... Кайчак күзгә яшьләр килә хәтта. 

– Син елыйсың дамыни?
– Кешегә күрсәтмичә генә.

– Кайсы партияне башкару катлаулы, синеңчә?
– Моцартның «Төн патшабикәсе». Ул вокал яктан авыр партия. Аңа алынучылар бик сирәк. Ничә тапкырлар башкардым инде шул партияне, әмма һәр чыгышым имтиханга тиң. Мәскәүдә дә, Венада да, Миланда да, Зальцбургта да, Хьюстонда да, Чикагода да басып алкышладылар. «Тылсымлы флейта»дагы Төн патшабикәсе минем визит карточкама әйләнде.

– Безне иң сөендергәне – концерт программаңда татар композиторлары әсәрләре аерым бер аһәң белән яңгырый! 
– Рәхмәт. Рөстәм Яхин романсларын, Салих Сәйдә­шев, Нәҗип Җиһанов әсәрләрен яратып башкарам. Репертуарымда – халык җырлары, әткәемнең лирик җырлары. 

...Альбинага хәерле юл теләп саубуллашам. Аны Бакуда, Мәскәүдә көтәләр. Аннары – Германиягә очачак.  Америкага... Ул инде – дөнья йолдызы!

P. S. Мәскәүдә Зур театр сәхнәсендә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт ака­демик опера һәм балет театры зур уңыш белән «Лючия ди Ламмер­мур»ны (Доницетти) күрсәтте. ...Һәм сөенечле хәбәр! Альбина Шаһи­моратовага Лючия роле өчен «Опера/Иң яхшы хатын-кыз роле» номинация­сендә Россиянең иң зур театраль премиясе «Алтын битлек» тапшырылды! Президентыбыз Рөстәм Миңне­ханов республика­ның талантлы кызын беренчеләрдән булып дәрә­җәле бүләк алуы белән тәбрик­ләп, котлау телеграммасы юллады.

«Сөембикә», № 5, 2012. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy