Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Ирек таңына ашкынып…

Ирек таңына ашкынып…

Розалина НУРУЛЛИНА
Розалина НУРУЛЛИНА
27 января 2016
1085 карау
Татар халкының җегәрен, яшәү көчен ныгытып, аны бетүдән, юкка чыгудан саклап калган шәхесләрне барлаганда, нигездә, мөхтәрәм ир затлар искә алына. Ә бит XIX гасыр азагында, XX гасыр башында татар халкын урта гасырча яшәүдән коткарып, заманча яшәүгә чыгару өчен тырышучылар арасында хатын-кызлар да байтак, хәтта күп. Аларга иҗтимагый мәйданга чыгу, дөньяви белем алу ирләргә караганда күпкә кыенрак булган (хәзер дә кыенрак әле ул). Һәм менә, ниһаять, безнең алда — шул кыю, чыдам, түзем хатын-кызларны барлап, яшәешләрен өйрәнеп, исемнәрен укучыларга таныткан хезмәт. 

Ул Альта Мәхмүтованың «Безгә дә азатлык таңын аттырырга вакыт!» («Пора и нам зажечь зарю свободы!») исемле китабы (2006 ел, Татарстан китап нәшрияты). Альта ханымның 2003 елда чыккан «Сиңа гына, халкым, хезмәт итәм» («Лишь тебе, народ,  служение») исемле китабын да җәмәгатьчелек шатланып, зур рәхмәт хисләре белән кабул итте. Анысы татар зыялыларын, укымышлыларын дистәләрчә еллардан бирле борчып, хәсрәтләндереп торган мәсьәләгә — Буби мәдрәсәсе тарихына багышланган иде.

Яңа китапны укып чыкканнан соң Түбән Кама галимнәре — фән кандидаты Әнвәр Хәсәнов, академик Азат Зыятдинов, Мәскәүдән Сәгыйт Фәизов авторга зур рәхмәтләр белдереп хат язганнар, Әнвәр һәм Азат әфәнделәр Иж-Бубыйга кайтып, Бубиларның изге рухы-шәрифләренә догалар багышлатып, мәктәп балалары белән очрашу уздырганнар. Түбән Кама педучилищесы директоры Рәфкать Муллин, шушы китаптан рухланып, Буби мәдрәсәсенең укыту системасы буенча эшләүче мәдрәсә оештыру фикеренә килгән.

Китап, әйткәнемчә, XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында яшәгән татарларның алга барышын тоткарлап, томалап торучы гореф-гадәтләр һәм карашлар тоткынлыгыннан ычкынырга үзләрендә көч тапкан фидакарь хатын-кызларга багышланган. Алар татар кызларына заманча яшәргә, дөньяви белем алырга мөмкинлек тудыру өчен үзләрен аямыйча, шәригать кысуларын, ата-аналары ризасызлыгын җиңеп, гаять кыен шартларда — көрәш эчендә яшәгәннәр һәм эшләгәннәр. Татарча вакытлы матбугат барлыкка килгәч, иҗтимагый мәйданга чыгучы хатын-кызларның саны нык арткан. «Әл-ислах» газетасының «Хатын-кыз галәмендә» дигән махсус сәхифәсе дә булган.  Хатын-кызларның гыйлемле һәм кыюлары үзләре дә кулларына каләм алган.

Төрки-татар халыкларының вакытлы матбугатын башлап җибәргән Исмәгыйль бәк Гаспринскийның хатыны Зөһрә Әсфәндияр кызын мисал итик. Ул атаклы сәнәгатьче Акчу­риннар нәселенең гаять чибәр, тирән белемле кызы. Ата-анасы өендәге бай, рәхәт тормышны ташлап, иманы-идеалы хакына, мәхәббәте хакына, ата-анасының ризасызлыгына карамастан, бернинди байлыгы булмаган Исмәгыйль бәккә кияүгә чыга ул, гомере буе «Тәрҗеман» газетасында күптөрле вазифалар башкара, биш бала үстерә, иренең ышанычлы таянычы, рухландыргыч мәхәббәте булып яши. Әмма, кызганыч, татар энциклопедиясенә аның исеме кермәгән.

Бу китапта тормышлары бәян ителгән шәхесләрнең тарихын язарга җыенмастан, иң күренеклеләренең исемнәрен генә булса да атап китү урынлы булыр: Хәнифә Гыйсмәтуллина — хатын-кызлардан беренче булып үз китабын чыгарган кеше; Галимәтелбанат Биктимерова — шагыйрә һәм укытучы (һәм, гомумән, аларның күбесе мөгаллимәләр), ир хатыны, балалар анасы; Хәбирә Насыйрия — Каюм Насыйриның туганнан туган сеңлесе, «Гарәп, фарсы, татар теле» сүзлеген төзегән; журналистлар һәм шагыйрә-язучылар — Галимә Рәхмәтуллина, Бәдриҗамал Мәүлүтова, Мәхмүдә Мозаффария, үз заманында ук шактый киң танылган шагыйрә Маһруй Мозаффария һ. б., һ. б. «Беренче шагыйрә һәм язучылар» дип аталган бүлектә автор дистәләрчә исемнәргә туктала. Моннан тыш Буби мәдрәсәсе мөгаллимәләренә, Маһруй Мозаффариягә, Ләбибә Хөсәе­новага, Фатима-Фәридәгә, Фатиха Аитовага, татар хатын-кызларыннан бердәнбер казый, ягъни шәригать буенча хөкем чыгаручы юрист Мөхлисә Бубига, Әхмәровлар гаиләсенә, урта һәм югары уку йортларында белем алган татар кызларына махсус бүлекләр багышланган.

Альта ханымның мәкаләдә искә алынган ике китабын бер теманың ике өлеше дип карарга мөмкин. Аларны Буби мәдрәсәсенең һәм җәдитчелек хәрәкәтенең тарихы берләштерә. Әгерҗе районының Бубый авылы мәдрәсәсенең һәлакәте — милләтебезнең үсешен тоткарлаган фаҗига. Уку-укыту тәртибен заманчалаштыру, яңарту юлында кыю һәм нәтиҗәле эшләп килүче мәдрәсәне үзебезнең ишми-ишаннар әләге буенча 1911 елда патша жандармериясе тар-мар итә: ирләр мәдрәсәсе ябыла, китапханәсе туздырыла, җитәкчеләре, мөгаллимнәре кулга алына. Иректә калган мөгаллимәләр куркып калмый, кызлар мәктәбендә эшләрен дәвам итәләр.

Совет чорында да Буби мәдрәсәсе җәдитчеләр оясы дип бәяләнде, аны яхшы яктан искә алу җинаять саналды. Укучыга аңлашылсын өчен бер-ике сүз белән генә мәсьәләгә ачыклык кертү кирәк, мөгаен. XX гасыр башында шәкертләр һәм мөгаллимнәр арасында мәдрәсәдә укыту тәртипләрен яңарту, заманчалаштыру өчен көрәш башлана. Аларны җәдитчеләр дип атыйлар. Җәдит — яңалык, яңарту дигән сүз. Татар җирлегендә җәдитчеләр — укытуны заманчалаштыру кирәклеге фикерендә торучылар. Бу — башлыча мәгърифәтчелек хәрәкәте. Ә Урта Азия халыклары арасында соңрак барлыкка килгән җәдитчелек исә сәяси хәрәкәт, аның башында либераль-буржуа тора.

Совет чорында рус галимнәре, аларга ияреп татар сәясәтчеләре дә, бер үк термин белән аталган ике төрле эчтәлекле хәрәкәтләрнең аермасын тикшереп тормыйча, җәдитче-мәгърифәтчеләрне дә «пантюркист», «панисламист» санап, советка каршы хәрәкәт дип бәялиләр. Димәк, Буби мәдрәсәсе һәм аның җәдитче мөгаллимнәре шулай ук уңай күренеш түгел, сәяси зарарлы.

Ә менә галимә Альта Мәхмүтова 1970 еллар башында Буби мәдрәсәсенең җәдитче мөгаллимнәре эшенә югары бәя биргән диссертация язды. Буби темасына ул Казан дәүләт университетының тарих бүлеге студенты буларак курс һәм диплом эшләре язганда килеп керә. җитәкчесе Вера Николаевна Смирнова аңа «Сөембикә» журналында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләренең яктыртылышы» дигән тема тәкъдим итә. Теманы өйрәнү өчен баштан ук зур тырышлык һәм хезмәт куярга кирәк була, чөнки журнал гарәп графикасында чыккан. Әти-әнисе белемле, мәгърифәтле кешеләр булсалар да, 37 нче ел шаукымын яхшы хәтерләгәнгә, кызларына гарәп, латин хәрефләрен өйрәтмәгәннәр. Гәрчә Альта бала чактан ук китапка һәвәс, кызыксынучан булган. Әнисе яшереп куйган җирдән Г. Ибраһимовның латин хәрефендә чыккан китапларын табып алып укыган. Шулай итеп, инде гарәп хәрефләрен үзләштерергә туры килә.

Диплом эше язганда студент гасыр башында мәгарифкә һәм, гомумән, мәдәнияткә хезмәт иткән күп шәхесләр белән, мәсәлән, Йосыф Аитов белән, шәхсән таныша. Тарихыбызның аз өйрәнелгән ягы — татар хатын-кызларына белем бирү, укыту өлкәсе, шул мәйданда хезмәт куйган шәхесләр аны нык кызыксындыра. Тырышып, яратып язылган диплом эше югары бәяләнә һәм сәләтле, эшчән кызны кафедра аспирантурада калдыра. Бу — 1965 ел. Җитәкчесе Вера Николаевна диссертация темасын «Татар хатын-кызларына дөньяви белем бирү өчен көрәш» дип билгели. Альтага инде таныш проблема, яраткан темасы: ул эшкә керешә, дөресрәге, эшен дәвам итә. 

Аспирантураның ике елы узгач, Альта Мәхмүтовага укыту эшенә күчәргә тәкъдим итәләр. Әмма диссертацияне тәмамлау бераз тоткарлана. 1970 елда гына ул аны кафедра карамагына тапшыра. Фәнни хезмәтне кафедра югары бәяли, якларга тәкъдим итә, оппонентлар, яклау көне билгеләнә, яклауга кую турында  ректорның фәрманы чыга.

«Борьба за женское образование у татар» (90-е гг. XIX в. — 1917 г.) дип аталган диссертацияне җиңел генә яклау насыйп булмый. Билгеле бер сәяси даирә шау-шу куптара. Миркасыйм Госманов сүзләре белән әйтсәк, авторны чыбыркылап суктыру башлана. КПСС өлкә комитетының фән өчен җаваплы кешеләре, элек анда эшләп, хәзер фәнни-педагогика битлеге киеп йөрүчеләр Буби мәдрәсәсен һәм җәдитчелекне аклаган эшне җинаять дип игълан итәләр. Альтага яклаудан баш тартырга киңәш бирәләр. Ләкин галимә иманыннан ваз кичә торган кеше түгел. Сөйләшү нәтиҗә бирмәгәч, университетның парткомы мәсьәләне карау өчен комиссия җыя, анда берничә галим һәм үзләрен галим дип йөргән, фикерләүләрендә партия чиновнигы булып калган кешеләр чакырыла. Мәсьәләнең фәнни күзлектән түгел, ә сәясәт ноктасыннан каралганы аңлашылгач, галимнәр бер-бер артлы китеп баралар (Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятендәге кебек). Парткомның фән өчен җаваплы кешесе Камил Фасеев белән күзгә-күз бәхәстә аспирант кыз ялгыз кала. Фактлар ярдәмендә җиңеп булмагач (партком вәкиле каршында кем инде ул?), ректор фәрманына таяна. Болай да барып чыкмагач, эш өлкә комитетына күчерелә. Ә кыз һаман бирешми, өлкә комитетының фән бүлеге мөдиреннән үзен кабул итүне үтенә. Фән җәмәгатьчелеге Мәхмүтова яклы, аңа ничектер ярдәм итәргә тырыша. Өлкә комитетына да аның үзен генә җибәрмиләр. Кафедра мөдире Г. Ф. Шамов белән Р. И. Нафиков та бергә баралар. Демагогиягә оста фән бүлеге мөдире рәсми урында эшләүче агайларның авызларын бик тиз томалый. Альтага тагын үзен-үзе якларга туры килә. Ул тагын ректор фәрманын дәлил итеп карый. Өлкә комитеты мөдиренең фәрманга бик исе китеп тормый. Ректор янына яклау өмет итеп кергәндә, инде ул да әүвәлге фәрманын үзгәрткән, эшне көзгә калдырган була.

Ә көзен кафедрада да хәлләр үзгәрә. Яңа мөдир килә. Ул Альта Мәхмүтованың диссертациясен яңадан тикшерүгә куя һәм шул тикшерү унсигез (18!) тапкыр чигерелә. Диссертация бары тик бер елдан соң гына яклана. Ә китап итеп әзерләгәндә аны яртылаш кисеп, Буби мәдрәсәсе турындагы бүлекләрне кыскартып чыгаралар.

Яклау өчен барган көрәшнең эчендә гыйбрәтле хәлләр күп. Озынга китә дип, биредә төп мизгелләрен генә бәян иттем. Алар Альта Хаҗиәхмәт кызы Мәхмүтованың иманы ныклыгын раслау, хакыйкать хакын хаклап, курыкмыйча, ул вакытта каршы тору мөмкин түгел дип саналган көчкә каршы баруын, заманының куәтле, җиңелмәс олы агайлары белән аяк терәп бәхәсләшә алырлык рухи куәткә ия булуын дәлилләү өчен кирәк булды. Альта Мәхмүтованың фәнни карашлары галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнү, архив байлык­ларын куллану, дистәләгән газета-журнал төпләмәләрен актару, йөзләгән кешеләр белән очрашу нәтиҗәсендә тупланган гаять бай мәгълүматларга нигезләнгән. Китапларына кереш сүз язган галимнәр дә аның көчле рухлы, инанган фикерләреннән чигенми торган батыр галимә икәнен ассызыклыйлар. Димәк, бүген дә халкыбызның яшәү көчен ныгытып, аңа киләчәккә барырга дәрт өстәп торучы шәхесләр бар. Альта ханым — шундыйларның берсе.

«Сөембикә», № 6, 2007. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy