Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятШәхес → Ак гөлләрдә - җан җылысы...

Ак гөлләрдә - җан җылысы...

Эльмира Закирова
Эльмира Закирова
13 ноября 2015
1840 карау
60 нчы еллар. Хисләр – ихлас, яратулар – чын, табиблар – дөньяның иң соклангыч кешеләре. Алар – илаһи затлар, алардан җылылык, якты нур бөркелә...
Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәк­ләр» романын бер тынга кабул итәләр шулай. Медицина дөньясы, авырулар алдында тирән җаваплылык, Гөлшә­һидә–Мансур мөнәсәбәтләре, романтика, хыял, эчкерсез мәхәббәт... Вакыйгалар эчендә кайнап, әсәр геройлары белән яшәп, күпләр шул тормышны идеал итеп тоя башлый хәтта. «Ак чәчәкләр» тәэсирендә күпме яшьләр 70 нче елларда медицина институтын сайлый! Күпме кызлар Гөлшәһидә кебек булырга хыяллана! Аларның үз Мансурларын очратасы килә! Казанга укырга килү белән Федосеев дамбасын, Фукс бакчасын эзләп чабулар, Гөлшәһидәнең прототибы кем икән дип кызыксынулар, Габдрахман Әпсәләмовның үзен күрер өчен язучыларның Тукай клубына ашыгулар,  китап кибетендә чират торып «Ак чәчәк­ләр»не кулга төшерү, дусларга бүләк итүләр... «Ак чә­чәк­ләр» бестселлерга, күпләрнең өстәл китабына әйләнә! «Их, «Ак чәчәкләр»нең киносы да булсын иде ул!» – дип тә хыялланалар ул чакта...

Һәм, ниһаять!.. Роман язылуга 50 ел тулганда «Яңа гасыр» каналы «Ак чәчәкләр» фильмын төшерә», – ди­гән хәбәр алгысытып куйды. Миләүшә исемле кеч­кенә кызның үз өйләренә күрше генә урнашкан телеви­дение­дә 1967 елда «Ак чәчәкләр» телефильмын төшерү­ләрен күрүе, Нәҗибә Ихсанова, Шәүкәт Биктимеров, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиевләрнең уйнауларына соклануы, шуның тәэсирендә табиб булырга хыялланулары моңа сәбәп булгандыр. Ә бәлки кызның журналистиканы сайлавы, телевидениегә кереп китүе, «Татарстан–Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова булып, фильмның идея авторы һәм продюсеры дәрәҗәсенә җитешүе кирәк булгандыр?

Әсәрнең тәэсир көче һаман шул икән! Көзен төшерелә башлап, бу көннәрдә соңгы серияләре эшләнеп яткан фильмның, ун серияле булып, сентябрьдә тамашачыга тәкъдим ителәсен инде беләләр, зарыгып премьераны көтәләр. Мәгариф һәм фән ми­нистрлыгы заказы буенча телләр турындагы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан әзерләнгән фильм тәрбияви яктан да әһәмиятле. 

«Ак чәчәкләр»гә багышланган тәкъдим итү кичәсе меңнәрне җыйган иде. Фильмнан өзекләр, актерлар, яңа җырлар – бар да рәхәт бер дулкында тибрәтте. Ә сораулар артканнан-арта гына. Фильмның режиссеры, сценарий авторы кем? Кайсы артистлар катнаша? Гөлшәһидә белән Мансур ролендә кемнәр? Кайларда төшергәннәр?
Кайбер серләрне инде чишсәк тә буладыр. Әйдәгез, экран артына күчеп, шул сорауларга җавап табыйк. Опе­ратор-куючылар, режиссер ярдәмче­ләре, тавыш режиссерлары пульты, камералар күзгә чалынып кала. Соңгы штрихлар... Камера! Мотор! Башладык!..


Кадр эчендә яшәү

Актерлар белән эшләргә талантлы режиссер Ринат Әюповны чакыралар. Аның психологик типажлары аеруча уңышлы килеп чыга. «Миңа актерларны кадр эчендә ихлас яшәргә өйрәтергә туры килде, – ди Ринат Әюпов. – Беренче айларда кинога төшү кытыршы килеп чыга иде әле. Кычкырып, пафос белән сөйләшәләр, диалоглар ясалма. Кабат-кабат исләренә төшереп, тавышларын басарга тырыштым».

Күбесе 70 нче, 80 нче елларда туган артистларны режиссер совет чорындагыча сөйләшергә дә өйрәтә. Социалистик система тудырган куркуны, сүзләрне үлчәп әйтүне, сагаюны чагылдырырга кирәк сөйләмдә. Татар­лар­да бу аеруча күзгә ташлана. Табиблар дөньясында да сизелә ул. Тагын бер әйбер: 60 нчы елларда халык мәрхәмәтле, шәфкатьле булган, авыруларга, ярдәмчесез калганнарга булышырга әзер торган. Чир белән бергә кешенең күңелен дә дәвалаганнар. Шуны камера аша тамашачыга, бигрәк тә яшь буынга җиткерергә тырышалар. «Әдәбият һәрвакыт театрны коткара. Мин рәхәтлә­неп, яратып эшләдем, – дип искә төшерә Ринат Мирза­хәсән улы. – Төшерә башлавыбызга 9 ай булды. Карын­да тугыз ай йөрткән бала ничек газиз һәм кадерле булса, экраннарга чыгасы фильмыбыз да шулай ук кадерле, көтеп алынган иде. Виртуаль күре­неш килеп чыксын өчен утны, төсләрне, яктылыкны кора белү, ут һәм эчке кичерешләр белән панорамалы кадрлар төшерү, күзләр, детальләр... артистның кичерешләрен техника ярдәмендә тагын да көчәйтеп бирү... Нәфис фильмда иң мөһиме кадрның эчке ритмы бит! Әлбәттә, романның бөтен эпизодларын ала алмадык, бу мөмкин дә түгел! Гөлшә­һидә, Мансур, Әбүзәр Гиреевич­ләрнең кешеләргә мәхәббәте, авыруларны үз итеп, алар­ның җанын, күңелен дәвалавы беренче планга чыкты».
Тормышчан әсәргә, татар телендәге фильмга халык шулкадәр сусаган икән!

Әсәрдә идеологиягә бәйле нәрсәләр күп, ә фильмда мәхәббәт тарихын һәм Әбүзәр Таһиров образы аша чын табибның нинди булырга тиешлеген күрсәтергә телиләр. Вакыйгалар күбесенчә тимерьюлчылар хастаханәсендә бара. Андагы авырулар ак халатлы артистларны баштарак табиблар дип кабул итә хәтта! Тора-бара алар бик теләп эпизодик рольләрдә төшә. Габдрахман Әпсәләмов­ның Боровое Матюшинодагы дачасы, Нәҗип Җиһанов­ның музей-фатиры, 60 нчы еллар Казаны сакланып калган Белинский, Гагарин, Фәтхуллин урамнары, Авиатөзелеш районындагы 12 нче хастаханә, парклар, Ленин һәйкәлләре кадрга кереп китә. «Локомотив» пляжы тирәсе Федосеев дамбасын алыштыра. Биектау районы Көек авылын Акъярга әйләндерәләр, андагы фельдшерлык пункты нәкъ шул еллардагыча сакланып калган. «Гөлшәһидә җыры» Флера Сөләйманова башкаруында радиодан яңгырап тора... Ә Вил Усманов фильм өчен махсус җырлар яза! Гөлшәһидә, Мансур, Асия җырлары. Сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева шигы­ре­нә язылган «Ак чәчәкләр» җыры исә хитка әйләнә. Фильмның буеннан-буена шул музыка, шул җыр күңелнең иң нечкә кылларына бәрелә: «Ак гөлләрдән җан җылысы алып / Күңелләргә саласы иде»...

Әнә, фильмның администраторы Алия Сәлимҗанова «Ак чәчәкләр»дә төшкән актерларның телефон номерларын яздыра. «Иртәгә Мансур «проходка»да төшә», «Гөлшәһидә, Диләфрүз, Юматшаларны театрда күреп була», «Причалда күрешербез – соңгы сериянең съемкасында»... Әсәрнең эчтәлеген белгәннәр администратор ни әйтергә теләгәнне шундук аңлап ала. Беренче серияне төшерүне махсус май уртасына калдыралар: алмагачлар, шомыртлар ак чәчәккә күмелеп утырган чакка.

Ә юл башы сентябрьдә иде...
Фильмның максаты да табиб һөнәренең дәрәҗә­сен күтәрү ләбаса! 

Гөлшәһидә

 Бу рольне К. Тинчурин исемендәге театр артисты Резедә Сәләхова башкара. Үзе менә нәрсәләр сөйли:
– Миңа башта... Илһамия ролен тәкъдим иттеләр.

Тик тамашачы күңеленә һич кенә дә Илһамия булып кереп каласы килми бит! Алайса, Диләфрүз, диләр. Анысы инде бөтенләй башка! Минем эчке дөньяма бик тә тәңгәл килеп тора. Җиңел, җитез, хисчән... Шундук ризалаштым! Ә икенче көнне телевизордан сюжет бара. «Ак чәчәкләр»гә төшерү башлана, Гөлшәһидә роленә актриса эзлиләр, бүген беренче кастинг узды», – дигән хәбәр никтер тынычлыгымны алды. Ә нигә сынап карамаска! Берничә көннән кастингка чакырдылар! Шактый кыз җыелдык анда. Тинчурин, Әлмәт, Әтнә театрларыннан, Татар яшьләр театрыннан... Гөлшәһидә роленә – Айгөл Хәйри, Мансур роленә Эмиль Талипов билгеләнгән. Беренче сериядә генә Гөлшәһидә белән Мансур бергә, аннары җиде серия буена Гөлшәһидә Мансур дип үлеп йөри. Беренче серия-дәге шундый чиста, саф мәхәббәтне яңадан җиде серия буена сузып барырлык итеп күрсәтергә кирәк – таләп шундый: саф мәхәббәт, идеаль пар, экрандагы егет белән кыз да идеаль күренергә тиеш... Тик беренче тандем барып чыкмады. Яңа кастинг игълан иттеләр. Пар-пар итеп диалог уйнарга чакыралар: «Артем белән Резедә керсен!», «Резедә белән Илфак керсен!» Гримерка-га кертеп, бизәндереп тә карадылар, 60 нчы еллардагыча, күзләремә уклар сызалар. Килешәме-юкмы, янәсе. Тагын камерага карыйлар, алай итәләр, болай итәләр... Берничә көннән Миләүшә Ләбибовна шалтырата, актерлар, режиссерлар җыелабыз, ди. «Гөлшәһидә – син бит инде, сине сайладык!» – димәсенме! «Ә кем Мансур?» – дип кызыксынам. Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов икән. Алдан ук таныш булмасак, Мансур-Динар белән, бәлки, читенрәк тә булыр иде. Без училищеда бер тирәдә укыдык, бөтенебез бер гаилә кебек: исәнләшеп, сәлам бирешеп йөри идек.

Шулай да театр артистларына кинода төшү җиңел булмады. Чөнки без, соңгы рәтләргәчә ишетелсен дип, күкрәк тавышы белән сөйләшәбез, мимикаларыбызны күрсәтергә тырышабыз – театрда барыбер дә берникадәр арттыру бар. Ә монда тормыштагыча табигый булырга кирәк. Шуңа күрә дә беренче көннәрдә режиссерның: «Театральлекне ташла! Күзләреңне уйнатма! Кашыңны җыерма!» – дигән командалары яңгырап торды. Бик күп дубльләрдә төшәргә туры килде. Гөлшәһидә роле бик зур җаваплылык сорый! Текстны кулга алуга, режиссер Ринат абый Әюпов белән башта тикшерәбез: фраза белән нәрсә әйтмәкче була ул партнерына? Нинди мәгънә салып? Шул мәгънәне эзлибез. Театрда уйнаган драматик рольләрем Гөлшәһидәне ачарга ярдәм итте.

Ә медиклар тормышы болай да таныш миңа: әнием фармацевт-провизор. Кинога төшү барышында шприцлардан һава чыгарып укол ясарга да, жгут салырга да өйрәндем... Гөлшәһидәне матурлык алиһәсе итеп күз алдына ките­рәләр. Матурлык бит ул шундый төшенчә: артист табигый уйнаса, тамашачы аны барыбер кабул итә. Чәченең кара түгеллеген дә гафу итә. Юкса Гөлшәһи­дәнең чәч­ләре кара булган, буярга кирәк, диючеләр дә булды. Гөлшәһидә белән күңелләребез, холкыбыз охшаш безнең.

 Кино төшергәндә кызык хәлләр дә чыгып куя иде. Артем (артист Артем Пискунов – Резедәнең ире – Э. З.) белән никахлашканнан соң бер өч көн үткәндер, съемкалар башланды. Кадрда Гөлшәһидә белән Мансур үбе­шер­гә тиеш. Башта шикләнделәр инде. Бөтен төшерү төркеме карап тора, менә хәзер Резедә баш тартачак, дип. Сценарий буенча шулай кирәк булгач, нишләп карышыйм? Артемга башта әйтмичә йөрдем. Бер-ике ай үткәч кенә җаен туры китереп әйттем. Үзе дә артист бит, көнләшү авыруы белән авырмый ул. Ә Динар, партнер буларак, җайлы. Гел киңәшләшеп, бер-беребез­нең сүзенә колак салып эшләдек. Әзһәр Шаки­ров, Наил Дунаев, Ирек Баһманов, Хәлимә Искәндәрова, Рамил Төхфәтуллин кебек артистлар белән кайчан бергә уйнар идек әле! Хәния апа Фәрхи иң якын кешем – Сәхипҗа­мал җиңги ролендә иде. Безне модельер Ләйсән Хаҗиева «киендерде», күлмәкләрне ул сайлады. Үземнең дә берничә күлмәгем кинода төшеп, тарихка кереп калды. Туй күлмәге чыннан да шул чорныкы иде: администратор Алиянең апасының күлмәген кидем.


Мансур

Мансур роленә актерны шулай ук озак эзлиләр. Режиссер Ринат Әюпов ул рольгә пластика ягыннан көчле, эмоцияләргә бай Әлмәт драма театры артисты Динар Хөснетдиновны тәкъдим итә.
– «Ак чәчәкләр» белән беренче тапкыр унынчы сыйныфта таныштым. Ул чакта алай ук тәэсир итмәгән иде. Кастингтан соң кат-кат укыдым. Укыган саен, роман яңача ачыла барды. Табиб һөнәренә башкача карый башладым. Балачакта ук укыган булсам, бәлки, шул һөнәрне сайлаган булыр идем. Бер туганыбыз шу­лай ук табиб, ул – хирург. Шул абыемның киңәшлә­ренә дә колак салдым. Халык ышанырмы, кабул итәрме дигән эчке бер борчылу белән яшәдем. Минемчә, табиблар йомшак, чиста күңелле була, алардан якты нур бөркелә. Мансур образы шәхсән үземнең тормыштан, минем холкымнан күчереп алынган кебек. Мин шулай ук эз­лә­нүчән, нәрсәгәдер өметләнеп яшим, кыенлыкларны җиңәргә омтылам. Рольне уйнаганда Мансурга Динар сыйфатларын да өстәдем. Мансурның кызы Гөлчәчәкне кем уйнар дип йөргән идем. Баланы кинога төшерү сабырлык, түземлек сорый. «Абыемның кызы Мәрьям, бәлки, туры килер», – дип әйттем. Шулай итеп, Мәрьям минем кызым булып уйнады. Уен барышында, үз ролемнән бигрәк, аның өчен борчыла идем. Башка­рып чыга алырмы? Юга­­лып калмасмы? Аның әнисе Илмираны тамашачыга яшьләр тапшырулары аша таныш Венера Иванова уйнады.

Студиягә ашкынып килә идем. Әлмәттән иртәнге өч-дүртләрдә чыгып китәм дә, бөтенесеннән алда – 8 дә үк килеп утырам. Төнлә кайтып китәргә кирәк. Казан­ның шул чорга туры килгән урамнарында, табигатьтә төшү, хис-кичерешләрне, уйларны, эчке дөньяңны ачарга булыша торган җырлар, саундтреклар, соңгы сериядә Идел буйлап Чишмәгә китеп барулар... Бик ошады миңа! 


Профессор Әбүзәр Таһиров

«Профессор Әбүзәр Таһиров Казанда йөрәк авырулары буенча иң зур белгечләрнең берсе санала. Аңа күренер өчен төрле шәһәрләрдән һәм авыллардан йөзләрчә кешеләр килә. Халык арасында аның абруе, дан-шөһрәте бик зур. Ягымлы, игътибарлы булуы һәм сәләте турында хәтта легендалар йөри. «Әбүзәр абзый әле безнең бабайны да яки әткәйне, әнкәйне дә дәвалаган», дип сөйләүчеләр аз түгел иде. Аны еш кына «Мәңгелек доктор» диләр. Татарстанда һәм күрше республикаларда аның меңләгән шәкертләре эшли».

Әбүзәр Таһиров табиб кына түгел, кеше буларак та иң матур яклары белән ачыла. Аңа карап, чын табиб нәкъ менә шундый булырга тиештер дип куясың. Табиб авырулар белән ничек аралашырга, аларны ничек дәваларга тиеш – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров аны нәкъ шулай итеп, җиренә җиткереп уйный. Хәер, ул уйнамый, ул кадрда яши.– Табибларга зур истәлек калдырасым килде минем. Чын табиб булса, менә шундый булсын ул дип, үземне дәвалаган, үзем белән аралашкан бик күп табибларның, профессорларның кайбер сыйфатларын, чалымнарын күрсәтергә теләдем. «Шундый табиблар да бар бит арабызда!» – дип горурланып, сокланып карарлык булсыннар. Ул заманда чын табиб булу, минемчә, кешенең укымышлы, талантлы, зыялы булуын күрсәтә. Әбүзәр Таһиров образына кергәндә әсәрнең прототибы атаклы профессор Әбүбәкер Терегулов, аның язмышы, гаиләсе турында да күп белә идем инде. Бу ролем белән табиб һөнәренә мәхәббәт, ихтирам уятасым килде. 

«Сүзнең кадерен һәм көчен язучылар белән шагыйрь­ләр генә түгел, врачлар да белергә тиеш. Чөнки врачлар да кеше белән, аның күңеле белән эш итәләр...» 
Әбүзәр Таһиров сүзләре Әзһәр Шакиров сөйләвендә аеруча үтемле, ышандырырлык яңгырый. Һәм ул фильм­ның буеннан-буена көчәеп, ярату, сагыну, көтә белү хисләре белән кайнарланып, җаннарны сафландыра.


 P. S. Юк әле, юк, моның белән генә бетми икән! «Ак чәчәкләр» фильмының идея авторы һәм продюсеры Миләүшә Айтуганова Халыкара мөселман кинофес­тивалендә күрсәтер өчен сериалдан 3 сәгатьлек версия төшерүләрен сөйләде:
– Фильмда вакыйгалар бүгенге көнгә үк килеп җитә. Инде үзгәргән, яңарган Казан, медицинадагы зур казанышларыбыз, заманча җиһазландырылган, терминал итеп үзгәртелгән 7 нче хастаханә. «Ашыгыч ярдәм» машиналары тыз-быз чаба, ыгы-зыгы, шау-шу...

Төп герой – профессор Әбүзәр Таһиров. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары фильмда беренче планга чыга. Әбүзәр Гиреевич атаклы табиб та, башкаларга игътибарлы, нечкә күңелле олпат зат та, Мансур өчен кайгыртучан әти дә, Гөлшәһидәнең алыштыргысыз остазы да... Әзһәр Шакиров аны әнә шулай киңкырлы итеп ача. Ә Нәҗибә Ихсанова өлкәнәйгән Гөлшәһидәне уйнаячак. Гөлшәһидәнең прототибы профессор Рәйсә Габдрахманова да заманында шушы хастаханәдә эшләгән. 85 яшенә кадәр биредә консуль­тацияләр үткәрә торган булган. Бу хакта ревматология бүлеге мөдире, Татарстан Республи­касының атказанган табибы Равия Гаяз кызы Мухина сөйләде... Кабинетта Гөлшәһидә-Нәҗибә апа ялгызы уйланып утыра. Өстәлендәге вазада умырзая чәчәге һәм профессорның фотосы. Ул, Әбүзәр Таһировның шәкерте, мондый зур дәрәҗәләргә ирешүе белән остазына чиксез рәхмәтле. Умырзая чәчәге аны ерак үткәнгә алып китә, хатирәләрен яңарта. Профессор Таһиров та «Умырзая»ны яратып җырлый торган була бит. Аны соңгы юлга озатканда талгын гына шул җыр агыла... Умырзая – сафлык, пакьлек, чисталык символы. Кыска гына гомерендә дә күпләрне сөендерергә өлгерә, яшәүгә өмет уята, күңелләрне сафландыра ул нәфис чәчәк. Умырзая җаннарны дәвалый. Ул – табиблар чәчәге. Әнә шундый тирән символик мәгънә салынган аңа!..

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy