Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятРәссам сәхифәсе → КУРЧАК СӘНГАТЕ

КУРЧАК СӘНГАТЕ

Асия Юнысова
Асия Юнысова
07 ноября 2014
1686 карау
И Ирина Викторовна Зубцова – дипломлы психолог. Рәссам дипломы юк аның. Рәссам булырмын дип беркайчан да уйламаган да, хыялланмаган да. Көннәрдән бер көнне кулына каләм алып, рәсем төшереп кенә караган. Болай гына, үзе өчен генә. Ике кызы үсеп җиткән, ире көн-төн дөнья куган хатынның үзенә күңел шөгыле эзләве гаҗәпмени! Рәсемнән курчакларга күчү кадәресе дә уйламаганнан гына. Бервакыт Ирина Викторовна очраклы гына курчаклар күргәзмә­сенә юлыга. Андагы фарфор йөзле таш курчаклар тиз ялыктыра аны. Барысы да бертөрле ич алар! Тәтиләр, пөхтәләр, матурлар – чып-чын таш курчаклар! Ә бит курчаклар кешеләрнең моделе кебек булырга тиеш. 

Ирина өенә кайткач, теге үзе ясап караган рәсемдәге йөзне, сынны йомшак пластиктан әвәләп, уйлый, елый, көлә белгән курчак ясап карый. Бу – беренче белен, курчак диюем, кызларына да, иренә дә, күршеләренә дә, килгән-киткән кешеләргә дә бик ошый. Шундук аны сатып алырга теләүче дә табыла. Ирина аптырап кала. Кешеләргә шушындыйрак сәнгать әсәрләре тансык микәнни соң? Яңа ел алдыннан ул чыршыга эләрдәй генә – японнарның нэцкэлары кебегрәк курчаклар ясап, дус-ишләренә сюрприз ясый. Болары да уңыш казана. Иҗатка дәртләнү өчен иң кирәк нәрсә уңыш бит инде. 
Курчак «уйный-уйный» алты ел үтеп тә киткән.

Бер курчакны ясау өчен ай ярымлап вакыт китүен исәпләсәң, әле тагын Ирина ханымның бүләк өләшергә яратуын да онытмасаң, остаханә диварларына тезелгән курчакларның саны бик күп булмавына гаҗәпләнмәскә дә була. Бер курчак өчен ай ярым күпме ул, әллә азмы? Курчак кына бит ул, дип уйласаң – күптер. Әмма останың һәр курчакның күзләрен, чәчләрен, җилпәзәсен, кием-салымын, итек-читеген, җәя-угын үзе ясавын, тегүен, чигүен, каюын, шул арада мичтә пластик «пешерүен» исәпләсәң, бик аз вакыт ул. Шул курчаклар хакына оста ханым хәтта киез әвәләргә дә, бижутерия ясарга да – кыскасы, җитмеш төрле һөнәргә өйрәнгән.

Курчак образына салынган идеяне башкалар да аңларлык итеп тапшыра белү сәләтенә, фәлсәфи тирәнлеккә беркайда да, беркем дә өйрәтми. Анысы тумыштан, табигатьтән һәм белемнән килә. Ирина Зубцова күзгә күренмәс, мәңге тоттырмас Вакытны да «тоту» әмәлен тапкан. Җиһан яшәешенең формасы булган Вакыт тоттырмаса тоттырмас, ә менә бу ханым һәрберебезгә җитми торган куян-вакытны озын колакларыннан тотып алган. 

Ирина Зубцованың курчаклары белән бергә сәнгать, бию-балет дөньясында яшәп алганнан соң (аның балериналарының куллары нинди нәфис, нинди нәзакәтле!) этнография өлкәсенә, тарихка кереп барышы. Беләгенә лачын кундырып ауга чыккан «Болгар кызы» янына «Сөембикә патшабикә» курчак-образы өстәлергә тора. Ирина Викторовна Зубцова исеме рәссамнар арасында һаман ешрак телгә алына. Аның осталыгына театр декораторлары игътибар итә. Казан Кремленең күргәзмәләр залына ул хәзердән үк чакырып куелган инде. Димәк, аны Манеждан соң Эрмитаж көтә.

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy