Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятРәссам сәхифәсе → Бакыр фонда — алтын бизәк

Бакыр фонда — алтын бизәк

27 августа 2015
1462 карау

Авторы, мөгаен, дөньяга танылган, күпсанлы мактаулы исемнәргә лаек профессиональ рәссамдыр, дисезме? «Бернинди исемем дә юк, мин гади татар егете», – ди Александр Иванов үзе. (Хәер, тагын бер елдан «егет»кә 60 яшь тула тулуын.) Ә бакырга чүкеп сурәтләр төшерү эшенә ул моннан 37 ел элек керешеп киткән. Ул елларда Түбән Кама химия комбинатында Г. В. Арчуашвили җитәкчелегендә рәссамнар остаханәсе эшли. Алар, шәһәр һәм предприятие ихтыяҗларын күздә тотып, сынлы сәнгать, агачка уеп бизәк төшерү, тойма, мозаика белән шөгыльләнә. Александр да «Колос» кибетендә мозаика тезгән рәссамнарга ярдәм итәргә алына һәм...

Үзен тулысынча тойма сәнгатенә багышлый. Тора-бара остара, тагын да камилләшә, төрле эскизлар уйлап таба.

Александр Ивановның бакыр картиналарына искиткеч күп көч, вакыт сарыф ителгән. Һәркайсын өч айдан башлап, ярты елгача иҗат итә рәссам. өстәвенә, аларны серияләп, бер темага берничәне эшләргә ярата. Соңгы елларда көмешләү һәм алтынлау технологиялә­рен дә үзләштергән, тоймаларында төсле фонны да ешрак куллана башлаган. Рәссам эшләнмәләренең тематикасы да киңкырлы. Сәхифәбездә урнаштырылган кайбер үрнәкләр дә шуның ачык мисалы инде.

1998 елдан башлап оештырылган күргәзмәләре инде дистәләп. Сәнгать сөюче тамашачылар аларны һәрвакыт яратып кабул итә һәм фикерләрен рәссамның үзе белән уртаклаша. Ул тамашачылар арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә (сүз уңаеннан: Александр Иванов аңа татар халык традицияләре нигезендә чүкелгән сандык бүләк иткән), күренекле рәссамнар, язучылар, журналистлар да бар.

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy