Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Сагыну

Эльмира ЗАКИРОВА
Эльмира ЗАКИРОВА
26 октября 2018
126 карау
Рәссам тудырган образлардан без күпмедер дәрәҗәдә авторның үз чалымнарын да эзли башлыйбыз. Менә, Лилия Сираҗетдинова картиналарындагы чәчәкләр дә аның үзенә охшаган кебек. Нәфис, серле, горур, нәзакәтле... Кызыл мәкләр, ак ромашкалар, сары көнбагышлар арасында зәңгәрләре – кыңгыраулар, күкчәчәкләр үзенә бер нур белән балкый. Нәкъ Лилиянең күзләре инде!
 
Рәссамның «Ирислар», «Кыр чәчәкләре», «Ак лилияләр» дигән эшләре композициядәге үзенчәлекле ритм, җылы колорит белән әллә каян үзенә тарта. Ул тирә-юньдәге матурлыктан, табигать могҗизасыннан биһуш. «Җәйге көн» дигәне мажор тоннарда эшләнгән. Җәй уртасы. Димәк, Лилия тагын Идел буендагы бакчасында чәчәкләре белән сөйләшә. Нәзберек ирислар – иң яратканнары. Ул аларны камиллек символы дип атый. Бер картинасында хәтта озын бармаклы, кәкре куллы котсыз Шүрәлене дә чәчәкләр тәмам сихерләгән. Ул – бик тә шигъри. Ул – бу дөньяны яратучы романтик герой кыяфәтендә. Әнә, нәфис чәчәкне кулына алып, аның гүзәллегеннән таң калган: сөйкемле Шүрәлегә әйләнгән. 
Купшы лилияләр, мөгаен, кунак көткән хуҗабикәләре кебек талгын гына бакча түрендә сихри ямьгә чумып утырадыр. Кичә генә: «Пионнарым ачылыр-ачылмас калды, бүген үк яннарына китәм, көтәләр», – дип өзгәләнгән иде. Димәк, чалма чәчәкләр дә тиздән яңа бер сурәттә күзне иркәләр...
 
Ничек рәхәт бу бакчада! Кайчандыр Кама Тамагы якларыннан күчеп килгән  Гариф бабасы, Әминә әбисе бакчасы бит ул! Аларның эзләре, аларның кул җылысы, алар утырткан агачлар сакланган кадерле җир. Бабасы Шәрипов Гариф Фәссах улы бик гыйлемле, зыялы кеше булган. Сугышка кадәр – республиканың халык мәгарифе комиссариатында, сугыштан соң китап нәшриятында тәрҗемә бүлегендә эшләгән. Казанның абруйлы кешесе булган. Шәһәребезне, аның борынгы урам-тыкрыкларын яратырга, берсен-берсе  кабатламаган биналарына сокланырга, милли мәдәнияткә табынырга кызны  Гариф бабасы өйрәтте түгелме соң инде? Хәзер ул мәхәббәтне Лилия ханым укучыларында тәрбияли. Талантлы шәкертләре күп аның! Милли мәдәнияткә мәхәббәтне әкиятләр, риваятьләр аша, тормышның үз кагыйдәләренә төреп бирүен укучылары ничек ошата! 2017 елда республиканың Фольклор милли үзәге белән берлектә әзерләп чыгарган «Балалар иҗатында татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре» дигән китабын тәкъдим иткәндә бизәлешенә аерым игътибар итүләре дә тикмәгә генә түгел инде. Кайчандыр, ерак балачакта башлангыч күнекмәләрне 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә алган иде, хәзер инде менә 30 ел үзе шунда укыта, Лилия Юрьевна – югары категорияле педагог. 1982 елда Н. И. Фешин исемендәге Казан художество училищесының театр-декорацияләр бүлеген тәмамлый. Нәкъ менә шул елларда яшь рәссамның һөнәри осталыгы югары реализм традицияләрендә үсә. Рәсем, сынлы сәнгать, декоратив-гамәли композицияләр укытучысы дипломы алып чыга. Ә 2010 елда Социаль мәгариф академиясенең культурология бүлеген тәмамлый. Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе. 
 
Ире Рафаэль Сираҗетдинов та  – рәссам. Уллары Эмиль исә әти-әнисеннән күчкән шул сәләтне тагын да үстереп, камилләштереп, архитектура өлкәсен сайлаган. Швейцариядә архитектура академясендә уку елларында байтак Европа шәһәрләре белән танышып, аларның архитектура төзелешен өйрәнеп йөргән. Түбән Каманың яр буйлары, парклары танымаслык булып үзгәрде диләр икән, баш архитектор Эмиль Сираҗетдиновның турыдан-туры катнашы бар монда... Дәвам, буыннар чылбыры шулдыр инде ул. 
 
Лилия Сираҗетдинова шәһәр, республика, төбәк, Россия күргәзмәләрендә актив катнаша. Татарстан Рәссамнар берлегенең 70 еллыгына багышлап иҗат иткән «Композиция» картинасы үзе генә дә ни тора!
 Картиналарының күбесен фәлсәфи натюрморт жанры берләштерә. Аларга тирән мәгънә салынган. «Чагылыш», «Ностальгия», «Вакыт сулышы» картиналары күз алдыннан үтә. «Иҗатыма бер караш бу. Шәһәребез, вакыт, чәчәкләр, төрле әйберләр турында үзенә күрә бер хикәя, – ди рәссам. – Мәсәлән, Казанда инде юкка чыккан йортлар истәлегенә ачкыч-йозаклар, борынгы предметлар сурәтләнгән. Йортларын инде сүткәннәр, ә хуҗалары әле һаман иске ачкычларын саклый... Ком сәгатьләре, каурыйлар, чәчәкләр... Гадәти булмаган композиция югалган шәһәрне, балачакны, яшьлекне, җаныбызның кире кайтарып булмый торган бер халәтен юксындыра... Ә чәчәкләр аша кәефне сиздереп була. Мин чәчәкләрсез яши алмыйм...»
                                                                                 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com