Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятРәссам сәхифәсе → «Сөйләшә торган сурәт...»

«Сөйләшә торган сурәт...»

Расиха ФАИЗОВА
Расиха ФАИЗОВА
31 января 2018
205 карау
Рәсем ясау – сүзсез бер шигырьдер, ә шигырь сөйләшә торган сурәт», дигән борынгы грек фәлсәфәчесе Плутарх, сәнгатьне шә­рех­ләп. Бу сүзләр нәкъ менә Хәмит Латыйпов иҗатын күздә тотып әйтелгән кебек. Чөнки аны да рәссам буларак ачыйм дигән кеше, һичшиксез, нәкъ менә ул үзе генә тойган төсләргә манылган шигырьләрен укып сурәт күзалларга; ә шагыйрь буларак күңел халәтен тирәнрәк тою өчен – «канатлы сурәтләр»ен, агачта энә төртер урын калдырмыйча, челтәр кебек «үрелгән» панноларын, Галәм гаме салынган сыннарын, җирнең үзеннән яралган керамикасын күрергә тиештер. Аның кебек берьюлы икешәр иҗат берлегендә торучылар да (Татарстан Язучылар берлеге һәм Россия Рәссамнар берлеге) юк түгел. Әмма, күр инде, бу ике иҗат бер-берсен шуның кадәр аңлый, яклый-саклый, тулыландыра дип, нәкъ шушы очрактагы кебек сокланган чакларыбыз еш буламы икән? Аның шигырьләре дә, Хәмит ага үзе әйтмешли, бары рәсемнәреннән саркып тамган фикерләр, сагышлар, бизәкләр генә... Кулына беркайчан да кылкаләм тотып карамаган шагыйрь:
Сукмакларга сары яфрак сибеп,
Көз урманны моңга күмдергән.
Рәссам бага урман күзләренә...
Урман күзе, димәк, тиздән үзе
Кешеләргә багар киндердән, – дип язар идеме икән?

Хәмит Латыйповның икенче китабы булган «Гамәли гамь» (Татарстан китап нәшрияты, 2006) дип аталган шигъри альбомында да рәссамчылык, корымчылык, шагыйрьлек, бер-беренә үрелеп, бербөтен итеп бирелә. Үзе генә белгән бик күп серләре белән уртаклашырга әзер булган уемчы буларак та ачар иде әле аны күпләр. Тик менә мәктәп яшендәге балаларга агачтан уеп эшләүнең һөнәри үзенчәлекләрен ярып салган китабы ничә еллар инде дөнья күрергә чират көтеп ята. Олыдан кубып, эшче һөнәрләре спартакиадасы уздырырга җыенып йөргән; халык һөнәрчеләрен саклау турындагы программалар кабул ителгән бер мәлдә теләсә кайсы нәшрият мондый кулланма-әсбап чыгаруны заман белән бер сулышта бару дип кабул итәр иде сыман. Юк икән.

...«Үксез бала моңлы була», диюләре шушыдыр. Хәмит аганың да күңеле тулы моң бит. Тормыш дигәннәре, гомумән дә, башыннан сыйпамаган аның. Җиде ай дигәндә әнисеннән ятим калса, ярты җанын яу кырында калдырып, әсирлек михнәтләрен татып кайткан инвалид әтисе дә сугыш яраларыннан мантый алмый: 13 яшьлек улын тома ятим калдырып, дөнья куя. Җиде кат тире чыкканчы бил бөксә дә, кыйналса-орылса да, тез чүкмәс, баш бирмәс бер горур зат итә аны бу үксезлеге. Һәм бүгенгәчә шундый булып кала бирә ул.

Саклаучы-яклаучыларны да иҗатында үзе тудыра ул. Ничек кенә төрләндерми рәссам аларны. Бер караганда, «Бәхет кошы», икенчесендә – «Сакчы кошлар», өченчесендә – «Әкияти кош», «Серле кош», «Гаҗәеп кош», «Сәмруг кош»... һәм, ниһаять, фәрештә!

Мондый образларны рәссам иҗатының буеннан-буена күзәтергә була. Ана образы белән дә шул ук хәл. Халкыбызның меңьеллык мифологиясе, фольклоры белән сугарып, ниндидер үзенчәлекле тылсымга, гамьгә төреп бирә белә ул аларны.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com