Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятРәссам сәхифәсе → ​Гөлләрдән илһам алып...

​Гөлләрдән илһам алып...

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
24 июня 2015
1325 карау
Купшы чалмабашлар, затлы розалар, тыйнак-оялчан кыр чәчәкләре... Рәссам Татьяна Никашина иҗа­­тының зур бер өлеше гөл-чәчәкләргә багышланган. «Мин – гомерем буе гөлләр арасында, – ди ул. – Үземне белә-белгәннән бирле әнием бакчабызны тутырып чәчәк үстерде. Шул гүзәллек кеч­кенә­дән күңелемә илһам орлыклары салгандыр, мөгаен».

Аның картиналары күңелдә гел якты, матур хисләр кузгата, күзне иркәли. Әнә бакчаларның көзге бизәге – кашкарыйлар, алар янында сусыл алмалар, икенче бер картинада – мәмрәп пешкән баланнар. Болар шулкадәр чын, үрел дә ал гына! 

Татьяна Никашинаның табигатьне, хатын-кыз матурлыгын сурәтләгән эшләре дә байтак. Җир-ананың гүзәл таҗы – чәчәкләр һәм үзе дә шул чәчәкләргә тиң хатын-кыз. Рәссам иҗатында алар гел янәшә, ул аларны гел бергә сурәтли. «Мин тормышны, чәчәкләрне, кешеләрне яратам, алар мине иҗатка илһамландыра, – ди ул. –  Рәссам бу­лып китүем кызык кына килеп чыкты. Без, 17-18 яшьлек егет-кызлар, Казандагы 22 нче заводта тәҗ­рибә үтеп йөрибез. Егетләребез балык тоту белән «җенләнә». Боларга иске генә бер фургон бирделәр. Минем аны бизисем, матурлыйсым килде. Тоттым да, уен-көлкеле шаян рәсемнәр төшерә башладым. Барысына да ошады. Икенче көн­не иртән заводка килүемә, инде бизәүче-рәссам итеп билгеләнүем хакында боерык эленеп тора иде. Ул вакытта әле тәҗрибәм аз, күп нәрсәне белмим дә. Берсендә тукымага өндәмә язарга куштылар. Яза торам, буяуларым агып бетә тора: акбур кушасы булган икән. Акбур кушканы исә, кипкәч, коелды да төште – җилем кушмаганмын». 

Кайчандыр рәсем сәнгатендә беренче адымнарын кыяр-кыймас кына ясаган кыз бүген инде танылган рәссам – профессиональ рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның эшләре күп кенә иҗат сөючеләребезнең шәхси коллекцияләрендә саклана, күргәзмәләрдә урын ала. Күптән түгел генә Прагада узган күргәзмәдә дә иҗатын югары бәяләгәннәр.

Татьяна Никашина батик ысулы белән дә иҗат итә: ефәккә бизәк төшерә. Монысы үзенә бер үзгә техника. Ак ефәктә – күз явын алырдай чәчкәләр. «Картиналарымны шатланып язам», – дигән иде Татьяна Никашина. Бу шатлык хисен рәсемнәре аша безгә дә өләшә ул.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy