Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятРәссам сәхифәсе → Яз гөлләре арасында

Яз гөлләре арасында

Суфия Хәмитова
Суфия Хәмитова
05 июля 2014
1964 карау
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эвелина Бусова күргәзмәсендә мин үземне яз гөлләре арасына килеп кергәндәй хис иткән идем.

Картиналардагы ландыш, сирень, шомырт, миләүшә чәчәкләреннән баш әйләнерлек хуш ис бөркелә сыман. Ап-ак, фирүзә-зәңгәр, күз иркәләрлек чиста яшел төсләр җанны җай гына тибрәтә. Аңлатып булмастай сөенечкә төренеп, рәссамның якты, җылы дөньясында хозурланасың. Кар сулары челтерәвеннән, тал песиләреннән, язгы уянудан, болынга сибелгән сап-сары тузганаклардан салмак кына ромашкалы җәйгә, мең балкышлы көзләргә күчәсең. Анда инде әбиләр чуагы, яфраклар яңгыры. Бу нинди тылсымлы рәссам соң? Акварель һәм майлы буяулары, салкын һәм җылы төсләре берсен-берсе тулыландыра, баета. Салават күпере төсләрен мең төсмердә уйнатып, башкаларга өләшергә әзер сыман ул. Менә, үзе дә! Зәңгәр диңгез дулкыннарын хәтерләткән кофтасы, итәгендә дә шул төстәге чәчәкләр (кием дизайнын үзе уйлап таба, чигеп, бәйләп бизи икән!), бүлмәсендәге куе зәңгәр ирислар, хәтта декоратив мендәрендә дә шул ук төс! Мин бер мәлгә диңгез стихиясендә калам. Ул сөй-ләгәннәрдән рәссамның иҗат юлы күз алдыннан уза.

Пермь краеның кечерәк кенә Чёрмоз шәһәрендә туган Эвелина Борисовна табигате белән иркенлеккә, киңлеккә омтылып үскән. Балачагында Владимир Кузин дигән талантлы остаз очрап, кыз күңелендә ялтырап кабынган салават күпере төсләрен акварель буяулар ярдәмендә кәгазьгә төшерергә өйрәткән. Тик алга таба укуын кайда дәвам итәргә икән: Свердловскидамы, Казандамы? Эвелина, ике дә уйлап тормыйча, Казан сәнгать училищесын сайлый. Виктор Куделькин, Татьяна Зуева, Лев Потягунин? Әнәс Тумашев кебек рәссамнардан дәресләр алу. Борис Майоров иҗатына мөкиббән булып, аның йогынтысында язылган беренче картиналар. Атаклы акварель остасы Гайшә Рахманкулованы кумир итеп, иҗатта эзләнеп йөргән чор. 1973 елда И. Е. Репин исемендәге Ленин­град дәүләт сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый. Эвелина мәхәббәтен дә үз арасыннан таба: училищеда бергә укыган сабакташы Хавадис Гыймазетдиновка кияүгә чыга. Яшь гаилә Әлмәткә барып урнаша. Киләчәктә әти-әнисе кебек талантлы рәссам булып китәчәк уллары Василий да шунда туа. КамАЗ төзелешләре шаулый башлагач, Эвелина Чаллыда иҗат итә башлый. Акварель пейзажлар, портретлар, натюрмортлар остасы булып таныла. 1980 елдан – СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Бөтенроссия, төбәкара, халыкара күргәзмәләрдә уңыш казана. Эшләре Татарстан Сынлы сәнгать музее, Картиналар галереясы коллекциясендә һәм Чаллыдагы тарих музеенда гына түгел, алар дөнья буйлап таралган! Эвелина Бусова картиналарын яратып, Франция, Германия, АКШ, Кытай, Төркия, Һиндстанга кадәр алып киткәннәр...

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy