Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятРәссам сәхифәсе → Земфира БИКТАШЕВА матурлыгы

Земфира БИКТАШЕВА матурлыгы

Расиха ФАИЗОВА
Расиха ФАИЗОВА
17 июля 2017
270 карау
Итекчедән – итекче, читекчедән читекче туа диләр икән, ул чагында портрет остасы, профессиональ рәссам Нәкый Әбделкәрим улы Бикташев кызының да әтисе юлыннан китүенә гаҗәпләнәсе түгел. Әтисенең замандашлары Виктор Куделькин, Лот­­фулла Фәттахов, Мәхмүт Усманов, Ефим Симби­рин кебек мәшһүр рәссамнарның Земфирага гел гел йә буяу, йә кылкаләм, йә карандаш бүләк итүләренең гаҗәбе юк. Менә шуннан соң рәссам булмый кара инде син! Башта сәнгать мәктәбенә йөри, аннан Казанның сәнгать училищесында укый. Әтисе белән Рәссамнар берлеге­нең сәнгать фонды баскычыннан төшеп барганда Бакый ага Урманче очрый үзләренә.



– Бу – минем кызым Земфира. Быел үзебезнең училищега укырга керде, – дип таныштыра әти кеше Урманчены кызы белән.
Шул чагында түшенә гел алъяпкыч ябып йөрүче олпат рәссамның: «Мин синең яхшы рәссам булачагыңа ышанам, кызым», – дип, башыннан сыйпаганын хәтерли әле Земфира. Хәзер инде бик аңлый: үзенә күрә фатиха бирүе булган аксакалның.

2005 елда рәссамнарга Урманче премиясен тапшыру тантанасында үзе дә махсус бүләккә ия булгач, кабат хәтерендә яңарта Земфира Бикташева әлеге вакыйганы.

Урманченың юраганы чыннан да юш килде. 1996 елдан Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы ул. Респуб­лика, Бөтенроссия, төбәк һәм халыкара күргәзмәләрдә, симпозиумнарда еш катнашып килә. Символ-тамга­ларга корылган гаҗәеп паннолар иҗат итүче гамәли сәнгать рәссамы Земфира ханым бүген чыннан да үз өслүбе, үз йөзе булган оста. Аның татар милли бизәк­ләренә нигезләнеп башкарылган эшләрен ялгышып та башка берәүнеке белән бутамыйсың. Аныкылар үзенә бер: милли дә, купшы да, зәвыклы да, җете дә. Берь­юлы берничә техникага – чигү (тамбур җөй), аппликация, «колаклы» техникага мөрәҗәгать итү дә аның өчен ят нәрсә түгел. Яраштыра, килештерә белә ул аларны. Ул ныклап үзләштергән атлас тасмалардан эшләнә торган «колаклы» («тырнаклы» дип тә әйтәләр) бизәү ысулы борынгыдан ук килә торган сәнгати алым.
– Беренче тапкыр әлеге техника нигезендә эшләнгән калфакны Сынлы сәнгать музеенда күрдем. «Мон­дый ысул белән хәзер эшләүче юк инде», – диде­ләр. Шулчак моны өйрәнәчәкмен, гамәли сән­гатебезгә кире кай­тара-чакмын дип, күңелемә салып куйган идем, – ди оста.

Һәм кайтара да! Иҗатының башлангыч чорында аппликация янәшәсендә тамбур җөй белән теләк рәвешендә чигелгән «Хәерле иртә!», «Исәнлек-саулык» кебек сүзләрне яки шагыйрьләребезнең икеюллыкларын, дүртьюллыкларын очраткан булсак, хәзер исә оста тулысы белән «колаклы» техникада башкарылган катлаулы композицияләргә өстенлек бирә. Бүген инде ул чын-чынлап иҗат үрендә. Соңгы вакытта рәссам март аенда «Хәзинә» милли сәнгать галереясында узачак шәхси күргәзмәсенә әзерләнә.

Моннан элегрәк оештырган күргәзмәләренең берсендә Земфира ханым елап торган бер тамашачыны күреп, ни булды икән дип, янына барса, бөтен­ләй дә көтелмәгән җавап ишетә: «Матурлыктан күңелем тулды... Тыелып кала алмадым». Рәссам­ның эшләрен караганда күңелләр матурлыктан, нәзакәтлелектән, камиллектән мөлдерәмә тулса да гаеп түгел.
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy