Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятРәссам сәхифәсе → «Сөембикә», «Моңлы Сөембикә»

«Сөембикә», «Моңлы Сөембикә»

Мансур Сафин
Мансур Сафин
18 февраля 2015
1497 карау
Чаллы рәссамы Мәдияр Хаҗи иҗатының аерым бер үзенчәлеге бар. Ул безне урап алган гап-гади мохитнең кабатланмас, могҗизалы матурлыгын кылкаләм ярдәмендә күрсәтә белә. Аның сурәтләрендә күбесенчә ачык, җете төс өстенлек итә. Рәссамның дөньясы якты, шул ук вакытта анда талымсызлык юк.
Мәдияр Хаҗиның олы сәнгатькә килү юлы гади. Казан сәнгать училищесын тәмамлаган рәссам хәзер үзе укытучы. Аның картиналарын танып алу бик җиңел. Мәдияр Хаҗи пейзаж, натюрморт, портрет жанрларында яратып эшли. Әмма бу рәссамның иҗатын мәгънәле иткән нәрсә – тарихи темаларга язылган картиналар. 

Шунысы үзенчәлекле – тарихи темаларга иҗат ителгән әсәрләрнең үзәгендә һәрвакыт хатын-кыз тора.

Кайвакыт картинада тарихи сюжет та юк кебек, әмма рәссам үз максатына «Кувшинлы кыз»дагыча, милли киеменә төренгән күркәм хатын-кыз сурәтләре аша ирешә. Күңелләрне җәлеп итә торган сихри балкышлы буяулар фонындагы болгар хатын-кызының барлык кайгылары да һәм шатлыклары да сиңа аңлашыла, аларны шулчаклы үз итәсең. Кылкаләм талантлы рәссам кулында ниндидер серле көчкә ия. Бу тылсым барлык әсәрләр өчен дә хас нәрсә! «Сөембикә», «Болгар кызы», «Уйлану», «Тормыш мизгеле», «Шәһри Болгар» һәм башка дистәләрчә картиналар моны ачык дәлилли. Рәссам тормыш-яшәешнең Матурлыкка, Мәңгелеккә омтылган рәссам гына чишә алган бөек серен безгә оста бәян итә белә. 

Халкыбызның кадерле кызы Сөембикә ханбикәнең гүзәл образын да рәссам үзенчә иҗат итә. Бу темага кагылышлы дүрт әсәрне күздән кичерү дә җитә. Аларның икесе – «Казан патшабикәсе» белән «Сөембикә улы белән» дигәннәре майлы буяулар һәм айлы мәчетләр, хан пулат-сарайлары фонында сурәтләнгән. «Сөембикә» һәм «Моңлы Сөембикә» дигәннәрендә ханбикә образы пыялада, символик галәм фондында бирелгән. Картиналарга җирлек итеп файдаланылган символик пейзажлар ислам диненең тирән фәлсәфәсенә ишарәләп, әсәрнең эчтәлеген ныграк ачарга булышалар.

Быел «Татарстан халык рәссамы» дигән мактаулы исемгә лаек булган Мәдияр Шәрип улы Хаҗиның иҗатында хатын-кыз образлары бик еш очрый торган мифологик тема да күренекле урын алып тора. «Зөләйха», «Сак-Сок», «Ай сылуы», «Алтынчәч», «Таһир-Зөһрә (триптих)» кебек традицион халык геройлары һәм «Мәхәббәт җыры» циклындагы яңа егәрле образлар кылкаләм остасы әсәрләрендәге милли шигърилек-поэтик төсмерләрне ачык чагылдыралар. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy