Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Төн баручы

​Розалина Шаһиева,  Ринат Харис
​Розалина Шаһиева, Ринат Харис
19 февраля 2016
1064 карау

Төн баручы

Ринат Харис

Кремльдәге «Хәзинә» сәнгать галереясының 5 нче залында «Чыңгызхан» рәссамнар төркеменең яңа күргәзмәсе ачылды (2009 ел). Бу — «Тат-арт» йолдызлыгында инде 20 ел чамасы хакимлек иткән данлыклы төркемнең элеккегечә кискен, көчле, милли гүзәл әсәрләр панорамасы — гаҗәеп куәтле этник-мәдәни контекст, сискәндергеч актив информацион сәнгать тирәлеге, бер сүз белән әйткәндә, җисеме исеменә туры килгән «сәнгать империясе» булып килеп баса. Бөек дала каһарманы исеме белән аталган берлек әле бүген дә үзенең сәнгати иреклегенә омтылу, кысаларны санламау, үз позицияләрен, яңача фикерләү ысулларын яклап калу, тиңдәшсез зәвыклылык, форма-сурәтләү ягыннан дәһшәтлелек — бүгенге авангард сәнгатенең төрле новацияләренә бирелергә әзер булуы белән аерылып тора…

Әйтергә кирәк, 1990 елларда Казан җирлегендә беркадәр идеологик штамплардан арынган, ниһаять, милләт мәнфәгатьләрен көн кадагына куйган, ТАТАР рәвешенең һәм тарихының үзкыйммәтен, самимилеген фаразлаган, аның ертылып-тапталып калган сәхифәләрен, күләмле гыйбарәләрен, мифларын кабат торгызырга омтылган «яңа сәнгать» Tat-art  галәмәте килеп чыкты. һәм, Татарстанда, чын мәгънәсендә, үзендә меңъеллык шәһәр культурасы алымнарын шәкел ягыннан радикальрәк, кыюрак булган элеккеге дала регионнарының иҗат концепцияләре белән укмаштырган яңа бербөтен — элекке Дәште-Кыпчак — Алтын Урда сәнгатен хәтерләткән ситуация калыкты. Аның иң провокацион, көчле компоненты — Уфада яшәп иҗат иткән рәссамнар төркеме — «Чыңгызхан» иде.

«Чыңгызхан»ның башында 1990—1992 елларда зур сәләт һәм интеллект иясе, әйдәп баручы лидер-шагыйрь, иҗатында татарча эш йөрткән, җитлеккән рәссам — Наил Латфуллин торды.  Иҗат дәрәҗәсе Россия, Америка, Австрия сәнгать мәйданнарында кискен конкуренция шартларында формалашкан, үз карашын иң экстремаль киеренке шартларда да яклый алырлык гайрәтле бу егет, татар сәнгатенең туу тамыры — шәҗәрәсенә омтылган хәлдә, милли тоемнарның, образ-бизәмнәрнең, төрек-татар тудырган мирасыбызның дөнья сәнгате панорамасында абруйлы урыны өчен дә көрәш ачты. Бу идеяне чыңгызханлыларның шактыенда чагылыш тапкан «җайдак» фантомы чагылдырды.

Галактика тирәнлегендәге йолдыз итеп сурәтләгән кыска балтырлы көянтәле татар кызы («Су юлы»), Библ манарасына охшаган «Казан»ы, гәүдәсенә яугир көбәсен хәтерләткән өс-баш кигән бүгенге көн кызчыгы («Сөембикә»), Татарстан өчен хәлиткеч чорда — 1990 елның референдум көннәрендә иҗат ителгән тылсым-хәбәр «Дүрт сеңел» — рәссамның бу елларда кичергән рухи дулкынлануы чагылышы, гомум яңарыш атмосферасына керткән изге өлеше.

 

«Чыңгызхан» һәм бүгенге чор

​Розалина Шаһиева, сәнгать белгече.

Милли сәнгать чалымнарын XX гасыр дөнья авангардының катгый калыпларына салып, кабартып, тигез хокуклы ташкын итеп сурәтләү стратегиясен Н. Лат­фуллинның шәкертләре: Рәсих әхмәтвәлиев, Ринат Харис, Василь Ханнанов, Миддәт Мөхәммәдев, Ренат Бикбулатовлар күтәреп ала. Алар шәрык һәм Баты цивилизацияләренә йөз тотып, борынгының миражларын, авыр аңлаулы милли фетишларны һәм җирле әһәмиятле символларны дөнья культурасына иңдерелгән мәңгелек катгый кыйммәтләр рәтенә кертеп, сүнмәс образлар кыяфәтендә сурәтләргә омтылалар.

Шунысы кызыклы, әгәр егерменче еллар татар авангарды («Сулф», рәссам Фаик Таһиров) абстрактлык, милли битарафлык, үз җирлегеңнән, этностан аерылу, үзеңне иксез-чиксез киңлекләрдә сәяхәт итүче, фантасмагорияләр тудыручы — ирекле «мин» итеп тоюга корылса, туксанынчы еллар татар авангардына «ил», «милләт», этнос төшенчәләренә кайтып төшү, үзеңне ил-йортыңның бер кыйпыгы, тамчысы итеп тою хас…

Ринат Харисның иҗаты этник материалны реаль булмаган, Марк Шагал әсәрләрен хәтерләткән фантастик, мифологик мохиткә кертүнең уңай үрнәге. Аның нечкә төгәл сызымнар белән башкарылган, кечерәйтеп, гадиләштереп, түгәрәкләп биргән, рәссам чугының өер-өер вибрацияләнгән таплары тулы тукымага эретелгән кадерле образлары — йә челтәрле балачак хатирәләре («Сугыштан соң кичке 5 тә», «җиләк җыю», «Агыйдел буйлап ак теплоход»), йә милли гүзәллек фрескалары: «Кызлар аулак өе», Казан арты авылы — «Шомыртлы төн. Мунча» һ. б. сюжетларын рәссам кайчак шигырь юллары белән бизәп, татар чигүе кебек пөхтә итеп һәм кадерләп, халык авыз иҗаты, кул һөнәре сәнгатенә якынайта. Ләкин аның иҗатында да драматик авазлар яңгырап ала. Шагыйрь Акмулла портреты («Төн баручы» — төнге шомлыкка иңдерелгән шәүлә-мираж). Тукайның әнисенә багышланган «Ак калфак» — борынгы җир алиһәсенә охшаган хатын-кыз сурәте төшерелгән шәмаил, дивар бизәме, язмыш билгесе, астраль символ…

Бүгенге «Чыңгызхан» төркеменә Ватан образы, милли мирас, халык сәнгате традицияләренә таянып эш итү белән бергә, боларның барысын үз даһиенда гәүдәләндергән изге шагыйребез Г. Тукай образы белән илһамланып иҗат итү хас. Рәссамнарыбызның һәрберсенең иҗатында — ассоциатив фикерләү, символик формалар, төрле жанр,  техника,  материалларда  башкарыл­ган — шагыйребезнең еллар үтүгә карамастан, саекмый торган, куәте, гүзәллеге кимемәгән; аңа халыкның иксез-чиксез мәхәббәтен, сагыну хисен бөркеп, яңача нурландырылган әсәрләре бар. Иҗаты үсү чорында төрле стильләр, юнәлешләр тәэсирен тоеп, үзенең кабатланмас телен булдырган Василь Ханнанов («Кара квадрат һәм ай», «Бишек җыры», «Изге ишекләр янында», «Грацияләр модуле», «Кара сыер», «Омтылу») — кыю, җиң сызганып эш итә. Ул, чыннан да, «әверелешүләр», күчешләр остасы. Тукай шәхесен дә ул, калыплардан арындырып, портрет сыйфатында түгел, дөнья шагыйре, кешелек җырчысы — әнбия итеп сурәтли.

Наил Латфуллинның икенче шәкерте, чит илдә һәм Казанда үткәрелгән күргәзмәләрдә үзенең ярым абстракт, ярым реаль миражлары белән дан казанган («Үтеп баручы Казан кызлары», «Малайлар һәм күк», «Кошлар кире Ватанына кайта», «Шәрык мотивы» дигән шедеврлар) Рәсих әхмәтвәлиев Г. Тукай образын «Ерактагы җайдак» формасында сурәтли. Аның хәтфә өслекле, кубып төшкән дивар бизәмен (фреска) хәтерләткән фактуралы әсәрләре, вакыт агымы белән бергә йөзеп-агып, үзгәреп, асылланып барган су агымы кебек… әсәрләре —  әйтерсең, аның рухының галәм киңлекләрендә сәяхәте, үткән һәм үтәчәк юл образы, өлешчә югарыдан, ерактагы йолдызлар ноктасыннан карап, яктыртылган дөнья («Идел буйлап сәяхәт»)… Кайчандыр абстракционизм — Клее, Кандинскийлардан рухланып иҗат иткән, үз телен, үз алымнарын тапкан бу гаять интеллектуаль шәхес, хәзер Парижда яшәп, Казанны һәм татар сәнгатен чын мәгънәсендә Европа белән тоташтыра («Милли илһамият» циклы)…

Экзистенциаль һәм, гомумән, төрле экспериментлардан баш тартмаган, бүгенге, стиль ягыннан күптөрле, ачык иҗат процессында «Чыңгызхан» үзенең театр манзараларына кайтып калган перформанс (мистерияләр), төрле этник, мавыктыргыч проектлары белән катнашты. Боларның режиссеры һәм авторы: шагыйрь, рәссам, курчаклар иҗатчысы, сәнгать белгече — Наил Байбурин. Борынгы артефактлар белән эш иткән, театр шаукымы тигән талантлы бу шәхеснең гаҗәеп фирәзә төсләрдә башкарылган, яссы тап кебек җәелгән мөлаем йөзле, канатлы «Тәңре хәбәрчесе» шулай ук бөек шагыйрь образын ассоциацияли…

Күргәзмәдә катнашкан Рәсихның энесе Илдар әхмәтвәлиевнең — Европа мәдәни җирлегендә терәк табып, үзенең бизәкләре, символистик тирәкләре, үрмәкүч тукыган ефәк гобелен кебек серле тезмәләре белән «Төнге Истанбул», «Мөһаҗирләр» — татар шигъриятенә тартым әсәрләре — шулай ук саф сулыш кебек, беренчел табигать мизгелләренә, дөнья асылына кайтара. Төркемгә тоташкан икенче яшь нәккаш Рафаэль Муратшинның шәрык рухындагы төсле медитацияләре дә — «Бассейн», «Кайнар һәм салкын тирәклек», «Шәү
лә» — шәркый абстрактлыкка, тамашачының үз эзләнүләренә, иҗатына корылган.
Әйе, «Чыңгызхан»ның дөньясы — татар дөньясы. 

Теле — метафористик, авангард стиленә тартым, теманы, образны читләтеп күрсәтә торган, символларга корылган тел. һәм ул тел — татарның традицион күзаллау рәвешенә, мәдәниятенә ятышлы тел. Натураны турыдан-туры сурәтләү — потларга табынудан, иконадагыча, кеше сурәтенә табынудан курыккан ислам тарафдарлары тарафыннан  тыелган.  Чыңгызхан  тудырган әшья­лар — ярым образлар. Аларда — сурәт галәмәтеннән бигрәк орнамент кодрәте, төсләрнең экспрессиясе, табигать вибрацияләреннән туган эзлекле ритм, тормышны зур бизәк, дога, «текст» итеп кабул итү үзенчәлеге ята. һәм бу фактор — тарихи хәтерне торгызуга, бүгенге мәдәниятебезне бай, борынгы фундаментлы, киң дөнья итеп кабул итүгә этәргеч бирә… Дөньякүләм әһәмиятле күргәзмәләрдә чыныккан, Европа һәм шәрык синтезы, татарның зур интеллектуаль һәм сәнгати байлыгы, яшь иҗаткарьләрнең кумиры булган, Уфада яшәүче «Чыңгызхан» — төрле үзгә шәхесләрнең иҗатын­нан бербөтен манзара булып оешкан гаҗәп экстерриториаль төркем; XXI гасыр легендасы. Самими иҗат Галактикасы. Йолдызлык.

«Сөембикә», № 3, 2009.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy