Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятРәссам сәхифәсе → Җете төсләр яратканга...

Җете төсләр яратканга...

11 февраля 2016
942 карау
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Лилия Сәгадәт кызы Золондинова рәсем сәнгате дөньясында китап графикасы остасы буларак билгеле. 
Лилия ханым тумышы белән Мөслим ягыннан. 
1976 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлап, Татарстан китап нәшриятына бизәлеш редакторы булып эшкә урнаша. 1992 елда «Мәгариф» нәшриятында китап бизәлеше редакциясе мөдире вазифасына алынганнан соң, иҗатын тулысы белән дәреслекләргә һәм, мөгаен, җете төсләр яраткангадыр, балалар әдәбиятына багышлый. «Дәреслекләр бизәү – гаять четерекле эш, аның кагыйдә-кануннары рәссамның фантазиясен чикли түгелме?» – дигән соравыбызга утыз биш еллык хезмәт тәҗрибәсе булган оста, тыйнак кына: «Иң авыры – вакыт кысанлыгы, дәреслек уку елына чыгып өлгерсен өчен, аеруча җәйге айларда тыгыз эшләргә туры килә», – дип җавап бирде. «Мәгариф» нәшрияты китапханәсе», «Милли әдәбият китапханәсе», «Татар әдәбияты дөньясы», «Нәниләр китапханәсе», «Балалар күңеле» сериясендәге китаплар нәкъ менә Лилия Золондинова бизәлешендә дөнья күргән. Рәссам кулы белән бизәлгән зәвыклы басмалар Бөтенроссия китап конкурсларында дипломнар белән бүләкләнгән. Рәссамның хыялы – киләчәктә ирекле иҗат белән шөгыльләнү. Әлеге хыял һичшиксез тормышка ашар һәм Лилия ханымның иҗат җимешләре лаеклы рәвештә күргәзмә залларында урын алыр дип ышанасы килә. 

«Сөембикә», № 6, 2010.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy