Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятРәссам сәхифәсе → Төсләр көен ишетәм

Төсләр көен ишетәм

Зилә Нигъмәтуллина
Зилә Нигъмәтуллина
07 декабря 2015
1037 карау
Аның остаханәсендә – бихисап савыт-саба. Киштәсендә – китап­лар. Аларның да саны бихисап. Булат – китап рәссамы.
«Менә «Сөем­бикә белән Леонардо да Винчи». Сөембикә дә, Чечилия Галлерани портретындагы кебек үк, кулына ас тотып утыра. Ханбикә даһи Леонардо сызымнары буенча очу аппараты ясаткан һәм... күрә­сезме, ул Казан күгендә оча!» Булат үз фантазиясенә үзе шат. Ул башка яшәү яссылыгындагы имраларны да сурәтләп караган хәтта. Булат Әлфир улы театрлар өчен спектакльләр бизи, милли фестивальләрдә катнаша. Алабуганың 1000 ел­лыгына багышланган фильм өчен җыр язарга һәм Россия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗат оста­ханәсендә дәресләр алып барырга да өлгерә. Мәр­тәбәле исемнәр иясе: Б. Урманче һәм М. Җәлил исемен­дәге дәүләт премияләре лауреаты. «Кыйссаи Йосыф» – әтисе бу китапны алып кайткан көннән бирле Булат өчен юлдаш. «Йосыф кыйссасы» темасын гомерем буе язачакмын», – ди ул.

Аның диплом эше инде «Евразия» триптихы итеп киңәйтелгән, һәм ул «Россия яшьлеге» күргәзмә­сенең «Рәсем техникасындагы үзенчәлек өчен» номина­ция­сендә җиңү яулаган әсәр, Кол Галинең тууына 830 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән «Кыйссаи Йосыф» китабы да аның иллюстрацияләре белән бизәл­гән. «Алтынчәч турындагы риваятьләр», «Мәгърифәт­челәр», «Болгар риваятьләре» серияләре... Алар арасындагы «Җир җиләге», «Пышылдау», «Бер әйләнеп карадым», «Кәләш»... ягъни «Төшләр» сериясен Булат Шәрык сәнгате калыбына салып, томанлы, тонык төсмерләр белән, күп мәгънә өстәп иҗат итә. Ул бит әле шигырь­ләр дә яза. «Башта көй ишетәм, аннан соң гына күңелгә сүзләр килә. Сәнгать тә минем өчен шул ук көй. Мин линия-ләр ритмын, Ак һәм Кара көчләр көрәшен сизәм, җылы һәм салкын төсләр берләшүен күрәм, һәм әгәр дә алар бер-берсе белән гармониягә керә алса, димәк, җан халә-темне күрсәтеп бирүче картинам әзер», – ди рәссам. Иҗатындагы башка теманы да үз гомер агышы белән бәйләп алып бара – заман хатын-кызларын гаярь болгар амазонкаларының якты образлары сыман сурәтләп, гасыр хәтеренә терки. Аның өчен Ватан – газиз. «Мин үз төшемнән үзем куркып уяндым. Төшемдә кешеләр... төрекчә сөйләште! «Арт-Истанбул» Халыкара сынлы сәнгать ярминкәләрендә катнашсам да, Әнкараның сәнгать галереялары белән 5 ел рәттән хезмәттәшлек итсәм дә, тәмам төрекчә сөйләшеп, Төркиядә яшәп калырга теләсәм дә, кире уйладым», – ди Булат.

Үз тамырлары береккән җиргә кире әйләнеп кайткан кылкаләм остасы бүген Болгар дәүләте хакында зур күләмле картиналар яза. Димәк, картиналарындагы төсләр көе – борынгы көй. Күкләр Булатка бик күп сәләт биргән. Һәм ул алга бара!

Булат өчен иң мөһиме – аны борынгы болгар хал­кының илаһи Рухы үз итә. Димәк, без генә түгел, картиналарын яратып өлгергән бүтән илләрнең сәнгать сөючеләре дә аның тарихи юнәлештәге классик әсәрләрен күреп тагы бер кат сокланырлар. Иҗатчы тамгасына ия Булат Гыйльванов үзе дә картиналарына билгеләр сала. Мәсәлән, чия. Аның өчен ул – мәхәб­бәт һәм тормыш концентрациясе. Алма – бала-багалма. Билге-символлардан торган әсәрләр иҗат кеше­ләренә хас нәрсә. Чөнки алар белә: мәңгелек – алда!

«Сөембикә», № 8, 2015.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy