Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битКөн тәртибендә → Фатир мәсьәләсе: бүләк итәргәме, васыятьнамә язаргамы?

Фатир мәсьәләсе: бүләк итәргәме, васыятьнамә язаргамы?

04 июля 2014
2164 карау

– Чыннан да, кайсы яхшырак: милекне бүләк итеп күчерергәме, әллә инде васыятьнамә калдырыргамы? Аның күчү тәртибе нинди? Бер генә бала булган очракта васыятьнамәне ничек язарга? Әлеге сорауларга Татарстан Республикасы нотариаль палатасының президенты  Ольга Гришина җавап бирә.

– Милек күчерүнең бу ике төре арасында зур аерма бар. Иң мөһиме: бүләк итеп биргәндә, мал-мөлкәт (өйдәге җиһаз, машинан фатир һәм башкаларны) шундук, килешү гамәлгә кергән минуттан ук, мирасны кабул итеп алган кешенекенә әйләнә.

Әлбәттә, милек күчәргә тиешле кешегә бүләк итеп алу файдалы. Бүләк итү турында килешү төзегәндә, аны алыштыру яисә үтәүдән баш тарту бары закон белән билгеләнгән аерым очракларда (РФ Гражданнар Кодексының 577, 578 нче маддәләре) гына мөмкин: әйтик, әгәр дә мирасны кабул итеп алучы бүләк бирүче яки аның якын туганнары тормышына һөҗүм итсә; сәламәтлегенә зыян салса; бүләкләнүче бүләк ителгән әйбергәд карата мөнәсәбәте белән мирасны кайтаргысыз югалтуга дучар итсә; бүләк итүче аны кабул итеп алучыдан озаграк яшәсә; бүләк итүченең гаилә хәле кискен начарайса...

Күчемсез милекне (әйтик фатирны, бүлмәне, фатирның бер өлешен, җир кишәрлеген һәм башкалар) бүләк итү – ул бер якның (бүләк итүченең), икенче якка (бүләкләнүчегә) милекне бушлай күчерүеннән гыйбарәт.

Бүләк итеп биргәндә салым түлисе булуын исегезгә төшерәбез. Милек якын туганнарга – хатынга, балаларга, әти-әнигә, абый-сеңелләргә бүләк ителгәндә салым алынмый. Ерак туганнарга һәм чит кешегә булганда – 13 процент салым алына.

Бөтен мал-мөлкәтегезне түгел, ә бәлки, аның бер өлешен генә бүләк итәргә дә мөмкин. Теге яки бу хәл килеп чыккан очракта милек кире бүләк итүченең үзенә кайтарылачак, дигән төзәтмә кертү дә рөхсәт ителә.

Мал-мөлкәтне васыятьнамә буенча мирас итеп  калдырганда исә, варис милек биләү хокукына васыять язучының вафатыннан соң гына ия була. Васыять итүче теләсә кайсы вакытта аның яңасын язарга мөмкин. Васыять ителгән фатирның, аерылышкан очракта, бүленү ихтималы булуын да истән чыгармагыз! Шунысы бар: васыятьнамә язган кеше, килешүгә кул куйганнан соң да, милкенә хуҗа булып кала. Васыятьнамәсез дә, мирас алу хокукына ия булучылар бар. Россия Федерациясе Гражданнар Кодексының 1149 нчы  нигезендә мондый төркемгә мирас калдыручының балигъ булмаган яки хезмәткә яраксыз (инвалидлар) балалары, хезмәткә яраксыз (пенсионерлар, инвалидлар) ата-ана яисә ире, хатыны һәм дә аның тәрбиясендәгеләр керә. Закон буенча мал-мөлкәтнең яртысы (хәтта васыятьнамәдә күрсәтелмәгән булса да) – аларныкы.

Әйе, мирасны бүләк итү һәм васыятьнамә буенча бирү турындагы килешү шартлары һәм тәртибе бер-берсеннән нык аерыла. Бүләк итеп бирүдән аермалы буларак, васыятьнамәне язучы, исән чагында юридик яктан бернинди дә уңайсызлыклар сизми. Ул мөлкәтенә килешү төзегәннән  соң да хуҗа булып кала. Ул аны сата, кемгәдер бүләк итә, киредән – башка кеше исеменә яза ала. Андый килешү буенча калдырылган милеккә, бары аны язучының вафатынннан соң гына ия булырга мөмкин. Әлбәттә инде, ул вакытка байлык васыятьнамә калдыручының исемендә булса. Кирәк дип тапса, васыять итүче милкен теләсә кемгә, теләсә ничек бирү хокукына ия. Мирасның кемгә, ничек тиясен дә ул күрсәтә: кемнедер аннан мәхрүм итә, ә кемгәдер күбрәк калдыра. Ничек кирәк таба инде: аны юкка чыгара да, үзгәреш-өстәмәләр кертә дә ала. Васыятьнамәне ачып караган көннән аны калдыручының бөтен байлыгы, килешүдә күрсәтелгән кешегә күчә (РФ ГК,1112 нче маддә). Васыятьнамә мирас калдыручының соңгы яшәгән урынында ачыла һәм укыла. Ул нотариус катнашында эшләнә. Мирас күчү мәшәкате алты ай дәвамында хәл ителә.

Иң беренче чиратта мирас балаларга, хатынга яки иргә һәм мирас иясенең әти-әнисенә күчә. Әгәр дә андыйлар юк икән, ул чагында, икенче чиратта дип әйтик, мал-мөлкәт мирас иясенең абый-сеңелләренә, әти-әни ягыннан әби-бабаларына тапшырыла.

Ничек кенә булмасын, бүләк итеп бирәсеңме, васыять итеп калдырасыңмы, ул синең тормышыңны күпкә җиңеләйтәчәк. Туганнар, балалар арасында мал бүлешү мәсьәләсендә бәхәсләр чыкмаячак. Васыятьнамә язсагыз, мал-мөлкәтегезнең кем кулына күчәчәген белеп торасыз. Бүләк иткән очракта, яңа милекченең сезне фатирыгыздан куып чыгару ихтималы булуын да онытмагыз. Килешү төзелгәннән соң, мирасын бүләк итүченең гаилә хәле, сәламәтлеге какшый, тормыш дәрәҗәсе начараеп китә икән, ул аны үтәүдән баш тарта ала.

Чынында, кайсы әйбәтрәк, кайсы отышлырак дигән сорауга бертөрле генә җавап биреп булмый.
Васыятьнамә буенча милек күчү тәртибе нидән гыйбарәт соң?  Кеше, документка кул куйганда, «ачык хәтердә һәм аек акылда» булырга тиеш. Шул вакытта гына ул законлы санала. Васыятьнамә бер генә кеше исеменнән языла. Ул язма рәвештә була һәм нотариуста раслана. Документны төзү тәртибе бозылган очракта милекне күчерү дөрес түгел дип таныла. Мирас күчү тәртибе, очрагына карап, үзгәрергә дә мөмкин. Кешенең тормышына куркыныч янаганда васыятьнамә язма рәвештә төзелә. Әгәр дә документ ике шаһит катнашында тутырылган һәм аңа васыять әйтүченең имзасы куелган икән, васыять итеп калдырылган фатирны (яисә башка мал-мөлкәтне) законлы дип танырга була.

Гаиләдә бер генә бала булган очракта васыятьнамә калдырыргамы? Бу сорауга да бертөрле генә җавап юк. Чөнки васыятьнамә – ул бары мирас иясенең теләге, ирке. Нигездә, ул туганнар, якын кешеләр мәнфәгатеннән чыгып төзелә. Һәм ул, мирас иясенең вафатыннан соң, якыннарын йорт-җирсез калдырмауның ышанычы булып тора. Хәтта гаиләдә бер генә бала булганда да, васыятьнамә кирәк. Әмма закон буенча (мирас калдыручы кияүгә чыкмаган, икенче баласы тумаган очракта)  аннан башка да мирас баласына күчә.

Фатирны васыять буенча алуның уңай яклары күп: ул, беренчедән, тиз эшләнә; икенчедән, мал-мөлкәт иясе соңгы көненәчә үз милкенең хуҗасы булып кала; кирәге чыкса, бу документны алыштырырга, башка кеше исеменә язарга була. Шуның белән бергә, аның иң соңыннан төзелгәне генә чын-дөрес булачак. Ә инде моның кимчелекле ягы: бары мирас иясенә генә кагыла.

Васыятьнамәне якыннары, танышлары арасыннан бер яки берничә кеше исеменә һәм, шулай ук, юридик вәкилләргә, дәүләткә калдырырга да мөмкин.

Әгәр дә милекне күчерү буенча аңлашылмаучылык килеп чыга икән, бүләк итәргәме, васыять итеп калдырыргамы дип, икеләнәсез икән, нотариуска мөрәҗәгать итегез!

Фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com