«Йолдыз»лар туе 

 

Узган ел татар эстрадасы күп «йолдыз» буйдакларын «югалтты», яшь җырчы туташлар кияүгә чыкты.  

Эстафетаны апрель аенда Мөнир Рахмаев башлап җибәрде. Ике ел очрашып йөргәннән соң, Илсөяр атлы туташка өйләнде. Хатыны банк сферасында эшли, матурлык өлкәсендә дә бизнесы бар.  Мөнир үзе – Татарстанның төп тамадаларының берсе. Социаль челтәрләрдә яшь парлар белән төшкән бик күп фотолары булса да, үзенең туеннан фотосы юк. Бары тик никах фотосы белән генә чикләнгән. 

 

 

Узган ел татар эстрадасы тагын бер «йолдыз»лы гаиләгә артты.  25 февральдә «Ваһапов фестивале йолдызлары» концерты вакытында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Гөлсирин яраткан кешесенең тәкъдимен кабул итте, билгеле. Шаулатып туй уздырдылар. Инде бер ел буе шул туй шаукымында яшиләр. Концерт программалары да шушы  яңалыкка багышланган. Быел 25 февральдә кабат туй-концерт уздырачаклар. 

 

 

«Алабута» җыры белән танылган җырчы Айсылу Габдинова да җәй көне кияүгә чыкты. Һөнәре буенча ире Динислам – энергетик. Чиләбе егете. Айсылу Чиләбегә концерт куярга баргач танышалар. Өйләнешкәч, ире Казанга күченеп килә. 

  

Яшь җырчы Диләрә Илалетдинова да кияүгә чыкты. Социаль челтәрләрдә никахтан да, туй күлмәге белән төшкән фотолары да бик күп. Башта иренең йөзен дә, исемен дә яшергән җырчы, хәзер ире белән төшкән фотоларны да куя. Алар бәби көтә.

 

 Узган ел Татарстанның ике төп радиосының баш мөхәррирләре дә муеннарына «камыт» киде. «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире Илфар Кәримов коллегасына – реклама бүлеге менеджеры Гөлинә туташка өйләнде.

 

 

«Татар радиосы» брендына әйләнгән Айваз Садыйров та быел буйдак булудан туктады. Арча районы кызы Алинәгә өйләнде. Үзе әйтүе буенча, ул булачак хатынын ун ел элек бер тапкыр озатып куйган булган. Күрәсең, кыз ун елдан соң гына исенә төшә. Аралашып китәләр дә Айваз, озакка сузмый, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. 

 

 Социаль челтәрләрдә гауга тудырган туй – татар эстрадасының популяр композиторы, иң кыйммәтле аранжировщик  Марат Мухинның туе булгандыр. Кәләше Гөлия белән никахтан фотоларын күргәннән соң, аны: «Гаиләңне ташлап, башка кешегә өйләнәсең», – дип сүгәргә тотыналар. «Дилә белән без күптән бергә түгел. Аның – үз тормышы, минем – үземнеке. Ул инде күптән икенче кешегә кияүгә чыкты. Аның барысы да әйбәт. Балабыз өчен дә  борчыласы түгел. Кыскасы, барысын да үзебез беләбез», – дип җавап кайтара Марат. Кияү егете сөйгәненә багышлап җыр яза һәм аны туенда җырлый.

Реклама

  

Җырчы-тамада Алмаз Мирзаянов туе узган елда «буйдакларны үтилизацияләүгә» нокта куйды. Августта никах укытып, декабрь аенда гөрләтеп туй уздырды ул. Алмаз сөйгәненә сюрприз әзерли. Туйларына Зөлфирәсенең яраткан җырчысы Айдар Галимовны чакырып, беренче биюләрен башкаралар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 21 февраль 2020 - 18:41
    Без имени
    Бигрәк матур итеп язгансыз. Рәхмәт сезгә.
    Ай сылуы-5
  • 20 февраль 2020 - 22:57
    Без имени
    Эсэр бик эчтэлекле язылган,аерылып булмый укудан.Рэхмэт сезгэ.
    Ай сылуы-5
  • 20 февраль 2020 - 11:28
    Без имени
    Нигэ 15 ел 19 ел нишлэп ул хашэрэтлэрне тотып атмыйлар яки пожизненно бирмилэр. Мина калса алар аннан ерткыч булып чыгалар. Э 16 яшлек кызны нишлэп утыртканнар нигэ самозащиты дип кабул итмэгэннэр?
    ​Мәхәббәт «уеннары»
  • 20 февраль 2020 - 11:44
    Без имени
    Оятсыз хатын башта балага ата кирэк биргэн булып причина эзлэгэн Аннан сон калдырган баласын.
    Каты режимлы «никах»
  • 20 февраль 2020 - 15:33
    Без имени
    Искитке
    Ике туй – бер ир
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...