Салават Фәтхетдинов спортчы улы белән горурлана

 

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм AG Team командасы составында ралли-кросс буенча Россия беренчелегендә җиңүче булды. Сөенечле хәбәрне әти кеше үзенең Инстаграмында җиткерде.   

– Булды! Җиңдек! Чечня. Рөстәм Фәтхетдинов. Кросс буенча Россия чемпионы. 5 тән 5. Абсолют рекорд!  – дип шатлыгы белән уртаклашты ул.

Финал ярышлары 20 октябрьдә Грозныйда узган. Аңа кадәр Рөстәм алдагы дүрт этапны җиңеп, гомуми зачетта беренче урынга чыккан иде.

Команда менеджеры Станислав Тайбинский әлеге сезонның Рөстәм өчен бик уңышлы булуын билгеләп узган.

– Команда, һичшиксез, җиңүгә бик шатланды. Элегрәк Фәтхетдинов Canyon Cnp Татарстан rубогын откан иде. Гомумән алганда, бу Рөстәм өчен бик яхшы се-
зон», – дигән команда менеджеры Станислав Тайбинский.

Шулай ук ул спортчының киләчәккә планнары турынлда да сөйләгән.

– Рөстәм, мөгаен, туринг-лайт классында РСКДа катнашыр. Тестлар уздырылган инде, анда Рөстәм яңа техникада яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, – дигән.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 3 июль 2020 - 09:28
    Без имени
    Эниегез рэхмэтле булып бакыйлыкка киткэн.Бик саваплы булгансыз,урыны ожмахта булсын🙏🙏🙏
    «Әни җырлап китте...»
  • 3 июль 2020 - 11:46
    Без имени
    Гомере буе яратып яшэгэннэргэ сокланам!Чын мэхэббэт шундый буладыр ул.
    «Без аерылышмас идек...»
  • 30 июнь 2020 - 17:44
    Без имени
    Алабугада, Сарманда яшэгэн апаларыгызны бер дэ анламадым. Кыз балалары бит алар, энилэрен алар юындырып, тэрбиялэп карап торырга тиеш иде. Э алар энелэреннэн юындыртканнар энилэрен, оялмаганнар. Э сезгэ афэрин, дияргэ кала. Югалып калмагансыз, эниегезне сонгы коненэ кадэр карагансыз.
    «Әни җырлап китте...»
  • 30 июнь 2020 - 19:04
    Без имени
    Атай кеше йаш баласы булгас ,нисек эшка йорой,кемга калдырырга уйлаган энисе улгас атайга отпуск бирмагандарме
    «Ташлама мине»
  • 30 июнь 2020 - 19:24
    Без имени
    Шулай уҡ хәл, тик минем ир йораты яшел йылан белән дуҫ шул
    Бәхетле булыр өчен гаилә кирәкме?
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...