«Игезәкләр көткәнемне беркем белмәде...» 

 

Бүген эстраданың парлы җырчылары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар гаиләсендә бәйрәм – игезәк кызлары Илнара һәм Динараның туган көннәре.  

Әниләр балалары дөньяга килгән сәгатьнең минутларын гына түгел мизгелләренә кадәр хәтерли.  Бөтен әнигә кагыла бу! Динә ханым да бүген инстаграмдагы битенә ул көнне искә төшереп болай язды: 

 

 «Бүген! 19 март! Ничә еллар элек... Гомеремнең иң татлы мизгеләре! Сез дөньяга туган көн! Әз генә хәтерлим... 

– Гөлфия Нармановна, ул үзенә кайтты!  

– Динә, Диночка! Сез мине ишетәсезме? 

Башымны кагам, ишетәм янәсе.  

– Әни булдың! Бөтен авырлыклар да инде артта калды. 

Икенче берәүнең тавышын ишетәм: 

– Ул әле ике икәнен белмидер?  

Гөлфия Наримановна балалр тудыру йортының хөрмәтле, көчле табибы: 

– Диночка, кыз бит, ике кыз! Синең ике кызың бар! 

Күземне ачарга хәлем булмаса да, бар тырышлыгымны җыеп, телемне әйләндерәм: 

– Бик... кеч...ке...нәләрме? 

– Буй озынлыклары әйбәт. Менә авырлыклары, берсе – 2 кг 200 гр, икенчесе 1 кг. 800 гр. Бар да әйбәт! Хәзер сиңа йокларга кирәк әле, хәлең бик авыр булды. Син үзең дә молодец! Без дә үзеңне һәм баллаарны саклап калу өчен тырыштык. Шөкер, барсы да инде әйбәт. 

Ишектән бүлек мөдире Зөбәрҗәт Ибраһимовна килеп керде. 

– Котлыйм, Динә! Сине дә һәм сезне дә хөрмәтле коллегаларым! Без өч кешенең гомерен саклап калдык! Барысы да инде артта калды, барысы да инде яхшы! 

Рәхмәт Сезгә ак халатлы табибларым! 

Рәхмәт Раббым! 

Рәхмәт сезгә кызларым! 

Барысы да Аллага шөкер».  

 

– Ул чакта УЗИлар юк иде бит әле, игезәк балалар көткәнемне белмәдем, – дип сөйләде безгә Динә ханым. – Әйе, бик авыр таптым. Аңымны җуйганмын... Бөерләр белән проблема килеп чыккан иде. Кызларым икәү булганны икенче көнне генә ахыргача төшенеп җиттем бугай. 

Без әле ул чакта авылда, Толымбайда тора идек. Авыл фельдшеры гел икеләнде: 

– Динә, балаң ике түгелме икән? Йөрәк тавышын икене ишетәм шикелле, – дия иде.  

Бала тудыру йортында да балаларның ике икәнен шунда ук аңламаганнар. 

Ә үземнең сиземләү булды. Мин хәтта исемнәрне дә икене әзерләп куйган идем.  Юрганны берне генә алсам да, Рафаэльгә: 

– Алай-болай игезәкләр туса, тагын бер юрганны шуннан барып алырсың, – дип әйтеп калдырдым.  

Кызлар инде күптән үсеп буй җиттеләр, икесе дә үз гаиләсен корды. Безнең бүген инде өч оныгыбыз – өч улыбыз бар. Бельгиядә яшәүче Илнарабызның улы әле күптән түгел генә туды.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...