Фирдүс Тямаев: "Балаларыгызны тикшерегез! Яшьләрнең 80 проценты әлеге проблема белән яши".

Җырчы Фирдүс Тямаев үзенең «Инстаграм» аккаунтында кичә бер зур проблема белән мөрәҗәгать итте. Бу сүзләрне ул инде күптән әйтергә теләп йөргән, шушы афәт аркасында өченче дустының үз-үзенә кул салуы, мөгаен, соңгы тамчы булгандыр. 

Реклама

Фирдүс Тямаев: «Күптән бу видеоны яздырасым килгән иде. Бер проблема белән чыгам. Ул проблема бөтен дөньяны яулап алды. Бүгенге көндә яшьләр, өлкәннәр дә – 80 процент шушы проблема белән йөри. Ул игромания дип атала. Бүген иртән хәбәр килде, бер дустым үз-үзенә кул салган. Аңынчы инде ике дустым үз-үзенә кул салган иде. Әти-әниләр бүгеннән үк тикшерегез балаларыгызны, ышанып йөрмәгез. Телефон аркылы ставка куялар. Банк карточкасы аркылы кереп китәләр дә, шуның аркылы уйныйлар. Ул наркоманиядән дә начаррак нәрсә. Сизсәгез, балаларыгызга акырмагыз, сукмагыз, кул күтәрмәгез, бары тик җайлап, психологка алып барыгыз, мәчетләргә алып барыгыз. Ирләрегез уйнаган хатыннар, аерылышырга, аларны ташларга ашыкмагыз, чөнки ул уен кешене психик яктан зомбировать итә. Якын кешегезгә бурычка акча бирмәгез. Бурычка акча бирер алдыннан аның әти-әнисенә, хатынына әйтегез, алар бу хакта беләме? Бер-беребезгә ярдәм итсәк кенә без бу проблемадан чыга алабыз. Иң мөһиме: алар шундый ышандырырлык итеп әйтә, уйнамыйм, барысы да әйбәт, ди. Ышанмагыз. Кеше үзеннән-үзе транска керә. Ул бик начар әйбер. Аллаһы Тәгалә юлыннан чыкмагыз. Ул бик зур гөнаһ. Аның өчен җавап бирәсе бар. Әти-әниләрегез, гаиләгез, балаларыгыз турында уйлагыз».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 15 февраль 2020 - 21:17
    Без имени
    Мин дэ 17ел торганнан сон качып киттем,иртэрэк качасы калган,гомеремне эрэм иттем...
    Бәхет шәүләсе
  • 15 февраль 2020 - 22:27
    Без имени
    Кат кат укып сыктым дауамы матур ботар тип омотта калам. Рахмат.
    Ай сылуы-4
  • 15 февраль 2020 - 22:28
    Без имени
    Бигерэклэрдэ. Кызганыч хикэя бик рэхмэт язуыгыз эчен
    Ай сылуы-4
  • 16 февраль 2020 - 05:04
    Без имени
    Сэерерэк конечно но шулай кирэктер
    ​Көндәшләр
  • 16 февраль 2020 - 07:50
    Без имени
    Бигерәкләрдә яхшы итеп язылган хикәя рәхмәт сиңа Мөнирә!
    Ай сылуы-4
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...