Тавыкларны ябарга! 

 

 Тиздән җылы якка киткән кошлар кайта башлый. Алар  белән бергә республикага кош-корт  өчен куркыныч вирус та килүе мөмкин. Кош гриппы  Татарстанда юк. Әмма  якын чит илләрдә  теркәлгән очраклар бар. Шуңа күрә ветеринарлар чарасын күрергә киңәш итә.  

2018 елда Лаеш кошчылык фабрикасында кош гриппы чыгып, бик күп  мәшәкатьләр, чыгымнар китереп тудырды. Узган ел республикада вирус очраклары теркәлмәде. Быел да әлегә тыныч. Ә менә Россиянең Чиләбе өлкәсендә кош гриппы вирусы теркәлгән. Министрлар Кабинеты баш ветеринария Идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, Татарстанның 35 районында бу төбәктән сатуга килгән йомырка булган. Аларны алып  тикшергәннәр. Татарстанга терәлеп торган Башкорстан Республикасының Туймазы районы кошчылык  фермасында да  кош гриппы вирусына шик булган, тик ул расланмаган.   

Белгечләр җылы якка киткән кошларның кайтуын хәзер шомланып көтеп тора. Алар белән бергә вирус та килергә мөмкин чөнки. Шуңа күрә хуҗалыклардагы кош-кортларны саклап калу өчен, чарасын алдан күрергә киңәш итәләр. Ишегалдында табагы белән торган азыкка төшкән кошлар – вирус чыганагы булырга мөмкин.  Кош-кортларны ябып асрарга киңәш итәләр. Бигрәк тә яз айларында.   

Хәзер авыл халкы чебеш, каз-үрдәкләр сатып ала башлый. Габделхак Мотыйгуллин  бу эштә аеруча сак булырга киңәш итә:  «Урамнарга килеп кош-корт белән сату итүчеләрдән ветеринар белешмәләре булу-булмавы хакында сорауның ояты юк, киресенчә – үз кошларыгызны һәм акчаларыгызны сакларга бер чара гына», – ди. Моннан кала, сату иткән машинаның номерын фотога төшереп калу да гаеп эш түгел. 2018 елда Апас, Кайбыч якларында кош гриппы таралган вакытларда, хуҗалык ияләренең каз-үрдәкләрен хәтта кемнән сатып алганын белмәүләре ачыкланган. 

Алган чебешләр бер-бер артлы үлә башлый икән, бу хакта кичекмәстән ветеринария хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 8 апрель 2020 - 09:23
    Без имени
    СПИД белэн ВИЧ бер тугел бит! Икенче диагноз белэн озак яшэргэ була. Шул диагноз булган кешелэр янында эшлэдем.Кызыксынып куп материал укыдым.Куп вакытта "зэнгэрлэр"берсеннэн берсенэ кучерэ бу чирне.Пациентлар аны яшерэ инде.Бу журналда андый темага язышу юк.Минем язган теркэлмэсэ дэ анлыйм, хормэтле админ.
    Бер тамчы ярату да җитә...
  • 8 апрель 2020 - 11:29
    Без имени
    Рамис ,Рима кебек житэкчелэр кубрэк булсын иде,беркнмдэ китмэс идетуган авылларыннан.Эшчелэренен кэдерен белеп,хормэтлилэр.
    «Мин көчле булырга тиеш...» 
  • 8 апрель 2020 - 20:12
    Без имени
    Айсылу бик авыр хэллэрдэн сон,озак качып йоргэннэн сон,аларны Золфиянен этисе эзлэп таба hэм аларнын язмышлары кушыла,азагы яхшы бетэ,борчылмагыз
    Ай сылуы
  • 8 апрель 2020 - 20:07
    Без имени
    Азагын ватсаптан жибэрэ Алам, кемгэ кирэк
    Ай сылуы
  • 8 апрель 2020 - 20:18
    Без имени
    Ты! модератор кисэге, какого черта минем комментарийларны бастырмый ын,куркасын,что кешелэр азагын белерлэр дэ , дальше укымаслар дип,тебе нравится людей держать в напряжении,в таком случае у тебя мелкая душонка!!!!!
    Ай сылуы
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...