Селфи ясаган вакытта Татарстанда журналист һәлак булган

Татарстанның Бөгелмә районында журналист егет селфи ясаганда һәлак булган. Фаҗига бәйрәм көннәрендә – 10 майда килеп чыккан. Егет шәһәрнең иң биек ноктасына басып, селфи төшерергә уйлаган, ләкин тигезлекне саклап кала алмаган. Унбер көн комада ятканнан соң, кичә вафат булган. Сергей Голубев – Бөгелмә районында билгеле кеше, аның язмалары Бөгелмә район газетасында еш басылып торган. Журналистикадан тыш, ул «Юность» балалар спорт мәктәбендә шахмат дәресләре алып барган. 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...