Принц хыянәт итте

 

Ел гаугадан башланды. Иран Гыйрактагы Америка базасына һөҗүм итте. Хәзер бар дөнья коты алынып, Дональд Трамп җавабын көтә. Украина «Боинг»ы һәлакәткә юлыкты. Инде килеп Англия патшабикәсенең оныгы тәхеттән баш тартып, гади кеше тормышы белән яшәргә теләк белдерде. Ә патшабикә гаиләсе бу яңалыкны телевизордан ишеткән.

Англия принцы Гарри белән аның мулат хатыны Меган Маркл патша гаиләсе әгъзасы вәкаләтләрен салулары хакында хәбәр итте. Әлеге яңалыкны социаль челтәрләрендәге битләрендә урнаштырганнар. Яшьләр финанс яктан мөстәкыйль булып яшәргә теләк белдергән. Тәгаенләп әйткәндә, тормыш итәр өчен акчаны үзләре эшләп тапмакчылар. Герцог һәм герцогиня Сассескилар бу адымга барыр өчен берничә ай буе уйлашканнар. Хәзер ике илдә – Англиядә һәм АКШта яшәргә җыеналар. 38 яшьлек Меган Лос-Анджелеста туып-үскән. Гаилә күп вакытларын АКШта үткәрмәкчеләр. Чит ил таблоидлары язуынча, Сассески герцогларның белдерүе барлык Виндзорлар өчен дә сюрприз булган. Дөрес, патша гаиләсенең фотографы: «Бу хәл көтелә иде инде», – дип шәрехләгән Американың бер басмасында. Mirror британия газетасының беренче битендә: «Алар хәтта королевага да әйтмәгәннәр», – дип язып чыкты. Гарри патша әбисенә генә түгел, әтисенә дә, абыйсына да алдан әйтмәгән. Алар яңалыкны телевизордан ишеткән. Патша ярдәмчеләре яшьләрнең бу адымын кискен рәвештә тәнкыйть итә. «Туй, теләгән йорт, офис, акча, персонал, теләгән турларын, гаиләнең кайгыртуын алдылар. Тагын аларга нәрсә кирәк?» – дип аптырыйлар алар The Daily Mail басмасына. Яңалык патша әбине бик борчыган. Ул оныгының әлеге кыланышыннан бер дә канәгать түгел икән. Моны гаиләгә карата хыянәт дип атаган. Меганның 74 яшьлек атасы да кызына ачуын белдергән. Шунысы бар: федераль басмалар язуларына караганда, ул кияве белән бервакытта да очрашмаган, бары телефоннан гына сөйләшкән. Бабай хәзер, бәлки, оныгы Арчиның фотосын булса да күрермен дип өметләнеп яши башлаган.

Күпләр, Меган үзенең элекке тормышын сагынган, шуңа күрә гаиләдән китәргә ирен котырткан, дип саный. Ул – элекке кино йолдызы, ләкин принц Гаррига кияүгә чыккач, бу һөнәреннән баш тартырга мәҗбүр булды. Хәзер аны киредән яраткан эшенә кайтыр дип көтәләр. 

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 15 февраль 2020 - 21:17
    Без имени
    Мин дэ 17ел торганнан сон качып киттем,иртэрэк качасы калган,гомеремне эрэм иттем...
    Бәхет шәүләсе
  • 15 февраль 2020 - 22:27
    Без имени
    Кат кат укып сыктым дауамы матур ботар тип омотта калам. Рахмат.
    Ай сылуы-4
  • 15 февраль 2020 - 22:28
    Без имени
    Бигерэклэрдэ. Кызганыч хикэя бик рэхмэт язуыгыз эчен
    Ай сылуы-4
  • 16 февраль 2020 - 05:04
    Без имени
    Сэерерэк конечно но шулай кирэктер
    ​Көндәшләр
  • 16 февраль 2020 - 07:50
    Без имени
    Бигерәкләрдә яхшы итеп язылган хикәя рәхмәт сиңа Мөнирә!
    Ай сылуы-4
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...