Машина йөртүчеләр өчен яңа кагыйдәләр

 

 

Реклама

2020 елдан автомобильчеләрне чираттагы зур үзгәрешләр көтә.

 

  1. Машина сатып алучы тимер атын салоннан ук ЮХИДИдә теркәлгән документлары, дәүләт номерлары белән алып китә алачак. Дөрес, мондый хезмәтләр элек тә кайбер салоннар да күрсәтелде, тик барысында да түгел. Шунысын да әйтергә кирәк, элек өр-яңа машиналарга дәүләт номеры алу өчен 10 көн вакыт бирелә иде, хәзер салоннан ук дәүләт номерлары белән китәргә тиешләр.
  2. Агымдагы елның 8 июненнән машинаны техник тикшерү үткәрү кагыйдәләренә дә үзгәрешләр кертеләчәк. Диагностик карта АМС ТО автоматлаштырылган мәгълүмат системасында электрон формада теркәләчәк. Кәгазьдә ул машина хуҗасы кирәк санаса гына бастырылып бирелә. Анда 3 фото теркәлә, аларның координаталары техник тикшерү пункты координаталарыннан 150 метрдан да ерак булырга тиеш түгел. Бу машинаның техник тикшерү үтәргә чынлап килүен раслау, әлеге процедураны формаль булудан туктату, бушка салым түләтмәү өчен эшләнә.
  3. Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тотканда да үзгәрешләр. Җиңел һәм авыр йөк машиналары руль артына укучы сыйфатында 16 яшь тулганнарны утыртырга мөмкин булачак. Хәзер машина йөртергә укучыларны автомагистральләргә алып чыгып өйрәтергә рөхсәт ителә.
  4. Беренче октябрьдән машина йөртү буенча имтихан биргәндә "площадка" өлеше бетерелә. Ләкин аның элементлары практик имтиханга күчерелә. Тәгаенләп әйтсәк, имтиханны реаль шартларда бирергә туры киләчәк.
  5. Беренче ноябрьдән чит илдән кертелгән машиналар электрон паспортлы булачак.
  6. ОСАГО полисын полиция хезмәткәрләренә смартфоннан гына күрсәтергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 25 февраль 2020 - 08:35
    Без имени
    Мин билгеле матур итеп яза белмим лэкин мин автор б,н килешмим. Мин ирекле кош диюгезне бэхет димэс идём. Без 37 ел гомер итэбез аллага шокер. Чит иллэргэ йормэдек лэкин мин узем не бэхетле дип эйтэ алам ике бала устердек, оныкларыбыз ны соеп туя алмыйбыз. Яратышып ойлэнешмэдек, лэкин бер _беребездэн башка Яши алмыйбыз. Хазер кызлар га ботен нэрсэ сразо кирэк акчалы, машиналы, квартиры... Барысын бергэ табу турында куп кызлар уйламыйда. Шуна ялгыз кызлар куптэ инде.
    Ирек хакы
  • 25 февраль 2020 - 09:21
    Без имени
    Ботен эшемне ташлап укып чыктым....бер сулыштан............Искиткеч👍💕
    Кеше белән кеше юкка очрашмый
  • 25 февраль 2020 - 10:11
    Без имени
    Сезнен камыр белэн пешереп карыйм эле буген,аллага тапшырып.
    Төче камыр рецепты
  • 25 февраль 2020 - 14:44
    Без имени
    Алланын рэхмэт булсын, шундый матур язылган эсэров очен
    Ай сылуы-5
  • 25 февраль 2020 - 15:14
    Без имени
    Шундый тирэн эчтэлекле, фэhемле эсэр. Мин узем дэ мина авырлык салганнарга якшылык эшли-эшли качтым. Жаным тыныч шуна. Бэхет бит ул шулай булу. Бик ошады, рэхмэт авторга.
    Битлек
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...