Алтын куллы хатын-кызлар фестивале

2020 елның 16-18 сентябрендә Мәскәүдә халык сәнгате һөнәрчеләренең «Хатын-кыз кулы белән» – «Руками женщины» III Халыкара конкурсы узачак. Әлеге конкурста Россиянең 85 төбәгеннән, чит илләрдән һәм Якын Көнчыгыш илләреннән халык сәнгате һөнәрләре осталары, дизайнерлар, рәссамнар, төрле сәнгать юнәлеше вәкилләре катнашуы көтелә. Чараның оештыручысы: «Интернациональный союз женщин» оешмасы. Максаты исә: бүгенге көн шартларында халык сәнгате һөнәрләренең никадәр киңкырлы булуын, үзенең образы белән Россия һәм чит ил халыкларының иң яхшы мәдәни традицияләрен гәүдәләндерүче хатын-кыз хезмәтенең никадәр игелекле булуын күрсәтү.

Әлеге фестиваль төрле илләрнең төрле милләттән һәм төрле диндә булган хатын-кызларын берләштерүче, Россия, Европа һәм Азия хатын-кызлары арасында дуслык күпере сузучы бер мәйданчык ролен үти.

Фестиваль барышында төрле кызыклы чаралар это-мода тәкъдим ителәчәк, фотокүргәзмәләр эшләячәк, Россия һәм чит ил экспертлары катнашыеда мастер-класслар, нетворкинглар узачак.

Җиңүчеләрне исә Халыкара жюри билгеләп, җиңүчеләргә һәм лауреатларга үз иҗатларын чит ил мәйданнарында тәкъдим итү мөмкинлеге тудырылачак.

 

Тулырак мәгъүмат алу өчен: +7 (968) 441-84-51; +7 (967) 148-38-32

e-mail: info@handswomen.ru; iwuorg@gmail.com

 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 21 февраль 2020 - 18:41
    Без имени
    Бигрәк матур итеп язгансыз. Рәхмәт сезгә.
    Ай сылуы-5
  • 20 февраль 2020 - 22:57
    Без имени
    Эсэр бик эчтэлекле язылган,аерылып булмый укудан.Рэхмэт сезгэ.
    Ай сылуы-5
  • 20 февраль 2020 - 11:28
    Без имени
    Нигэ 15 ел 19 ел нишлэп ул хашэрэтлэрне тотып атмыйлар яки пожизненно бирмилэр. Мина калса алар аннан ерткыч булып чыгалар. Э 16 яшлек кызны нишлэп утыртканнар нигэ самозащиты дип кабул итмэгэннэр?
    ​Мәхәббәт «уеннары»
  • 20 февраль 2020 - 11:44
    Без имени
    Оятсыз хатын башта балага ата кирэк биргэн булып причина эзлэгэн Аннан сон калдырган баласын.
    Каты режимлы «никах»
  • 20 февраль 2020 - 15:33
    Без имени
    Искитке
    Ике туй – бер ир
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...