Гостиная

  • ​​​​​​​Аның «Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты рәисе итеп сайлануына ун ел булды. Ун ир-егеткә бүлеп бирердәй зур йөк! Хәер, йөкләр җитәрлек аңарда. Тагын – Чиләбе өлкәсенең иҗтимагый палатасы әгъзасы. Чиләбе өлкәсе Кануннар чыгару җыелышы депутаты... Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Дирекция җитәкчесе.
  •  «Мин төрмәдә туганмын...» 
    23 гыйнвар 2020 - 18:34
    Арышлар арасында адашып үскән күктәтәй төсле зәңгәр күзле, кыр чәчәгедәй самими-садә Диләрә апаның сүзе мине шулкадәр тетрәндерде, ул мизгелдә телсез калгандай булдым. Ялгыш ишеттемме, сүз уйнату гына идеме, дип төпченергә базмадым. Кемдер керде, ярты юлда сүз өзелде. Ә күңелдә төер һәм дөресме икән бу коточкыч хәбәр дигән сорау калды... 
  • «Мин көчле булырга тиеш...» 
    26 декабрь 2019 - 12:52
    – «Баш төзәтергә бир әле», – дип килде ул хатын яныма. Аягында ике төрле киез итек, өс-башы – карарлык түгел... Урам буйлап инде әллә ничә ел эчеп йөргәнен белә идем. «Әйдә, мин сине Ульянга алып барам, анда бирермен», – дим...
  • Гөлләрендә – пар сандугач...
    7 декабрь 2019 - 05:51
    Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты, барыбыз да яратып, өхрмәт иткән, бар гомерен театрга багышлаган Исламия Мәхмүтованы мәңгелеккә озатканыбызга бүген өч көн. Аның истәлеген яд итеп, «Сөембикә» журналының 2003 елгы март санында басылган язма тәкъдим итәбез. Мәрхүмнәрнең исемен кузгатуыбыз рухларына дога булсын.
  •  «Ялкын» журналы редакциясендә эшләгәндә, бервакыт кабинетыма Миргазиян абый Юныс кергән иде. Ул бер яңа әсәрен алып килгән, үзе, безне ымсындырып, Әлмәт гимназиясендә дәресләр үткәрүен, укучыларның бик кызык сораулар яудыруын, үзенең аларга ничек итеп җавап бирүләрен сөйли...
  • Күз яше кебек чиста...
    20 ноябрь 2019 - 15:14
    – Бүген иртән Италиягә посылка салдык. Кичә – Латвиягә, Австралиягә... Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Пермь, Екатеринбург, Ижевск... Ул санаган шәһәр һәм ил исемнәрен язарга өлгермим – алар шундый күп! Ә посылкаларда... Аларда – матурлык! Крем, маска, тоник, мицелляр су... Тагын – молекулалар! №1, №2, №5, №15... Казаннан бөтен дөньяга таралган бу косметиканың сере нәрсәдә соң? «RESEDAODOR» компаниясенең генераль директоры, аңа нигез салучы Резеда НУРИСЛАМОВА белән шул хакта сөйләшәбез. 
  • «Син бит татар кызы!»
    18 ноябрь 2019 - 15:32
    Таныш булыгыз: Алия ӘХМӘТОВА. Ул безнең журналның ноябрь тышлыгын бизи. Алия – «Татар кызы-2019» Халыкара бәйгесенең Ижевск шәһәрендә узган финалында Татарстан данын яклады. Сынатмады!
  • Асыл икәнеңне онытма! 
    18 ноябрь 2019 - 15:23
    – Лилия Камилова! Үзбәкстан!  
  • Мәсрурә кызы Әнисә
    14 ноябрь 2019 - 16:07
    Әнисә апа белән күрешеп-сөйләшергә күптән ниятләп куйсак та, очрашу  сузылды да сузылды. Алай да кардәше –  Зәйнәп ханым кызы Назихә аша апаның хәл-әхвәлен белешеп тордык. «Фатиры тугызынчы катта, бөркү. Эссе көндә кан басымы күтәрелә. Җәен Арчада, Фоат абыйсының оныгы Ильмира гаиләсендә яши ул. Анда аның үзенә аерым бер бүлмә», – диде.
  • Бүген композитор Сара апа Садыйкованың туган көне.
  • Бәйрәкә бизәкләре 
    30 октябрь 2019 - 00:19
    – Менә монысы көре дип атала... Станның ике педале бар: берсе – ал көренеке, икенчесе – артныкы... Зөләйха апа, бер җеп ычкынган монда!
  • Дога  
    23 сентябрь 2019 - 15:37
    Раилнең ул көндәге халәтен күз алдына китерү авыр түгел. Читләр генәме, үз-үзе шаккатарлык хәл – «мәчет төзим» дисен әле! Әле кайчан гына Аллаһ йортының ишеге кайсы якка ачылганын да бөтенләй белмәгән кеше!
  • Әйе, бәйләмиләр дә, чишмиләр дә!   Ул үзенең студентларына бу хакта һәр көнне искәртеп тора. Хәер, аларга гына да түгел... Шулай, тауны күмәкләп тотынсаң гына күчереп була! 
  • Шомырт чәчкәсе һәм туңдырма
    9 август 2019 - 13:59
    Саҗидә Сөләйманованың яшәүгә дан җырлаган күп әсәрләрен яттан беләм.
  • Татар феминизмы
    25 июль 2019 - 12:55
    «Ту яңадан мәгърифәтле анадан!»  С. Рәмиев.  
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 15 февраль 2020 - 21:17
    Без имени
    Мин дэ 17ел торганнан сон качып киттем,иртэрэк качасы калган,гомеремне эрэм иттем...
    Бәхет шәүләсе
  • 15 февраль 2020 - 22:27
    Без имени
    Кат кат укып сыктым дауамы матур ботар тип омотта калам. Рахмат.
    Ай сылуы-4
  • 15 февраль 2020 - 22:28
    Без имени
    Бигерэклэрдэ. Кызганыч хикэя бик рэхмэт язуыгыз эчен
    Ай сылуы-4
  • 16 февраль 2020 - 05:04
    Без имени
    Сэерерэк конечно но шулай кирэктер
    ​Көндәшләр
  • 16 февраль 2020 - 07:50
    Без имени
    Бигерәкләрдә яхшы итеп язылган хикәя рәхмәт сиңа Мөнирә!
    Ай сылуы-4