Ялгызлык проблемасы

Каршылыклы дөньяда яшибез. Тормыш хәзер бар яктан да җитеш: ни киим, ни ашыйм дип кайгырмыйбыз. Тик күңел тынычлыгы гына чамалы. Иртәгәге көнгә ышаныч юк. 

Югары белем алсаң – эшкә урнаша алмау, акча тупласаң – дефолт куркынычы, йорт төзелешенә акча түләсәң – ахырына җиткермәүләре, авырып китсәң (Аллам сакласын!) – дөрес дәва бирмәүләре... әнә шуның кебек ышанычсыз яклары күп инде «җитеш» тормышыбызның. 

Чит кеше булса, бер хәл, әле  үз гаиләңдә дә ышаныч кими. Егерме-утыз ел бергә гомер иткән  апа-абыйлар аерылышкан дигәннәрен ишеткәнебез булдымы икән без кечкенә чакта? Бүген исә тормыш юлдашым ташлап китә алмас яки булган хатыны өстенә икенче хатын белән никах укытырга теләмәс дигән ышанычы да юк. 

Хатын-кызларның күбесе гомерләрен ялгызлыкта үткәрергә мәҗбүр. Сан ягыннан ир-атлар әзрәк, диләр. Статистика мәгълүматларына караганда (2010 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча), илебездә ирләр хатын-кызларга караганда 11 миллионга кимрәк. Әмма яшь аралыгындагы бүленешкә карасак, кызыклы гына хәл килеп чыга. 20–29 яшьлекләр  арасында илебездә 1000 ир-атка  960–974 хатын-кыз туры килә  (димәк, 30 яшькә кадәрге ир егетләребез яшьтәш кызлардан күбрәк), 30–39  яшьлекләр  аралыгында 1000 иргә – 1002–1038 хатын кыз, 40–49 яшь аралыгында хатын кызлар күбрәк – 1070–1095 кеше.  Хатын-кызның гаилә корып, бала табу чорына ир затларыбыз җитәрлек икән бит! Бары 50 яшь чиген узгач кына ирләребез кими бара. 

Ялгызлык проблемасын чишү юлларын һәркем эзли. Ник дигәндә, һәркемнең, һәр нәсел, һәр милләтнең киләчәге яшь буынга бәйле. Динебез дә бу  җитди сорауны читләтеп үтми.  Ислам дине кануннары буенча, мөселман кешесе дүрт хатын белән дә яши ала. Ислам динендә рөхсәт ителә дигән булып, бүген икенче хатын белән никах укытучылар күп. Бу мәсьәләгә карата дин әһелләре уңай дәлилле  аңлатмалар бирә.  Тик бу аңлатмаларда ни өчендер беренче хатынның ризалыгы мөһим түгел дигән фикер алга сөрелә. 

Реклама

Күпхатынлылык мәсьәләсе буенча бер генә мисал китерәсем килә. Мәктәптә бергә укыган танышым Гөлия яулык бәйләде. Дөресрәге,  моңа булачак тормыш иптәше Камилнең дини булуы тәэсир итте. Институтта гарәп белгечлеге буенча югары белем алгач, ул Камилгә кияүгә чыкты. Ир – мөселман кануннары буенча яшәүче мәртәбәле гаиләдә төпчек бала; шуңадырмы, бераз иркәрәк.  Гөлия  иренең һәр сүзенә буйсынып (кирәк дисә – эшләде, эштән кит дисә – эшләүдән туктады), шул ук вакытта сөйкемле ханым булып яшәп килде. Менә дигән ике кыз үстерделәр. Бизнес ачып, чит илләрдә дә яшәп алдылар. Йорт салырга тырышып йөргән көннәрдә (бу вакытта кызларына уналты-унҗиде яшьләр чамасы иде инде),  Камил икенче хатын белән никах укытырга теләвен  белдерде. Гөлия, ул хатынның диннән бөтенләй ерак булуын,  ире белән  төнге клубларда кәеф-сафа корып йөрүләрен белеп, «аһ» итте. Никах укытам, дип, Камил ул хатынны өйгә дә алып кайткалады. Мөэмин иренең бу кыланмышы Гөлия өчен башка сыймаслык гамәл иде. 

Мин бөтен нечкәлекләрне белеп бетермим, әмма ничек итсә итте, иренә рөхсәт тә, мөмкинлек тә бирмәде ул. Аллаһ кушып димме, Гөлия бәхетенәме (бик тә гаиләсен саклыйсы килә иде аның), аларга чит илдә эш тәкъдим иттеләр. Хәзер ике елга төзелгән шартнамә буенча икесе генә (балалары Казанда югары уку йортында укый) гарәп илендә эшләп яталар. 

Хатын-кызның берсе дә үз ирен кем беләндер бүлешәсе килми. Беренче хатынмы яки икенчеме, ул барыбер никахлы иренең үзенеке генә булуын телидер. 

Германиядә булып кайткан хезмәттәшем алардагы тормышның безнең өчен бөтенләй ят якларын сөйли: «Бар да әйбәт, җитеш тормыш, тик әхлак  ягы... Туганнарым миңа: «Урамда ят ориентацияле кешеләрне күрсәң, сәерсенеп, елмаеп карый күрмә. Борылып караган, фотога төшергән өчен зур штраф салалар», –  дип аңлатты». Европада бер үк җенес вәкилләренә гаилә корырга мөмкинлек бирүче законнар кабул ителде. Ачыктан-ачык йөрүчеләре хәзер бездә дә җитәрлек. Кызым белән елга порты тирәсендә йөргәндә каршыбызга ничә тапкыр ир белән хатын рәвешендә кыланучы ир затлары очраганы бар. Үсмер кызымның имәнеп киткәнен күреп, балама ничек дөрес аңлатыйм дип аптыраганым истә.   

Бер үк җенес вәкилләренең гаилә коруларына (Аллам сакласын!) караганда, мөселман ирнең ике хатын белән никах укытуы куркыныч түгел кебек тоела башлый. 

Каршылыклы дөньяда яшибез. Үз йөзебезне, гаиләбезне, халкыбызны ничек саклап калырга, баларыбызны каршылыклы фикерләрдән ничек араларга?.. 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 10 декабрь 2019 - 18:57
    Без имени
    Хэерле коннэр!Рэхмэт, Голнур,мэгьнэле язмаларын очен.Кызганыч,мондый очраклар куп.Бала чакта безнен урамда бер эби коега тошеп улде.(улынын эчеп кайтып кыйнавына тузэ алмыйча)Улынын хатыны башка йортка чыгып яшэде.Бу бэндэ эчуен ташлап гомер буе ялгызы гомер итте. Эле бу совет чорында. Э хэзер кулланучылар заманы.Бала тэрбиялэргэ кешенен вакытны юк.Мэктэпнен коче юк.Авылда да бер апанын биш баласы чиратка куйганнар.Шунда бер АПА кинэш бирэ:Эниегез берегездэ генэ торсын,калганнар кунакка алып китсеннэр.Болар шулай эшлэгэн.Бу апага рэхмэт эйткэннэр.Чыннан да ай ахырында житугэ тоенчек тойнэп тору рэхэт тугел. Менэ бит кеше кинэше нинди роль уйный кешенен язмышында.
    «Ашыгулар һәлакәткә илтә...»  
  • 10 декабрь 2019 - 18:57
    Без имени
    Бик монсу, укырга авыр! Ничэ бэхетсез кеше... Бергэ булалмыйлар, кон кебек ачык... Рэмзилнен хатыны булган бит... Анын турында язылмаган....
    Кемдер мохтаҗ безгә һәм кирәкбез кемгәдер...
  • 10 декабрь 2019 - 18:57
    Без имени
    Шундый илахи гаделлекме сон, нэрсэ кылсан, шул узенэ кайта!
    «Ашыгулар һәлакәткә илтә...»  
  • 10 декабрь 2019 - 18:57
    Без имени
    Бик зур рәхмәт, Физәлия, күңелне агартып яшәргә көч бирүче хикәяң өчен. Дөньяда болай да күңелне катырырлык усаллыклар күп, күңел үрнәк алырлык искиткеч хикәяң дөньяга ямь өстәсен, яшьләрне яшәүнең ямен табып яшәргә өйрәтсен иде! Бастырып чыгаручы Сөембикә сайтына да бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә.Сезнең ярдәмегездә әлеге хикәяне укучылар саны артып дөньяда мәрхәмәтлек артыр дип ышанып калам. Лилия Мурадова.
    Мәтрүшкә  чәчәге
  • 10 декабрь 2019 - 18:57
    Без имени
    Матурлап язылган азгынлык!
    18 елдан соң кавышу 
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...