​Салих бабай

Бик күп еллар элек булса да, җаным әле дә бу хәлгә тынычланып җитә алмый.

Бервакыт миңа колхоз автобусы белән Казанга барырга туры килгән иде. Кузгалабыз гына дип торганда, Хафиз абый йөгереп каршыбызга төште дә:

— Айдар, теге картны да алып бар әле. Биектауның берәр җирендә төшереп калдырырсың... Безнең канны күп эчте, тәтеләрнекен дә эчсен әле... - диде.

Ризалаштык. Инде картның килүен генә көтәсе калды.

Менә түбән оч тыкрыгыннан, җил шикелле очып, Хафиз абый, аның артыннан көч-хәл өстерәлеп, 82 яшьлек әтисе — Салих бабайның килүе күренде. Килә-килә картның тыны кысылып, туктап калды.

— Нәрсә өстерәләсең?! —дип кычкырды аңа улы.

— Кибеткә кереп, апаларыңа күчтәнәч алып чык әле, улым, — диде Салих карт сабыр гына. — Өйләренә буш кул белән керергә уңайсыз.

— Бир акчаңны! — дип кычкырды янә Хафиз абый.

— Пенсиямне үзең сорап алдың ич, — диде Салих бабай. Алай да каударланып, кесәләрен актарырга кереште.

— Акчаң булмагач, күчтәнәчсез барырсың... Мин сине йортымда яшәтәм, карыйм... - диде дә улы, кеше тыңлап тормыймы дип, як-ягына ялт-йолт каранып алды. — Анда безнең турыда артык сүз сөйләп ташлама тагын. Пенсияне үзем тотам, диген... Әллә юлга да акчаң юкмы?..

— Илле сум бар ие бугай...

— Бир әле, сигарет алырга акчам беткән.    

— Юллык кына бит ул, улым...

— Акчалары буа буарлык, кайтарып куярлар...

Шыңгыр-шыңгыр килеп, автобус ишеге ябылды. Улының кыланышыннанмы, әллә холкы тыйнаклыгыннанмы, урындыкка сеңеп диярлек бетте Салих бабай. Тынын да чыгармады...

...Иртәгесен Салих бабай кире авылына кайткан дип ишеттем.

Имеш, Биектаудагы кызлары Сочига ял итәргә бара икән. Бабай белән калырга кеше юк, ди...    

 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 21 гыйнвар 2020 - 15:04
    Без имени
    Тормыш бумеранг икэнен ник оныта икэн бу кеше дигэнен.
  • 20 гыйнвар 2020 - 10:25
    Без имени
    Яшь чакта ничек тэ утэ инде гумер. hэр кем балалар дип яши. Парлылыларга тигез картлык, ялгызларга куркэм гомербирсен.
  • 20 гыйнвар 2020 - 09:22
    Без имени
    Узлэренэ шундый картлык килер дип уйламыйлар инде бу кешелэр алла бар ул барысында куреп тора
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 18 февраль 2020 - 21:04
    Без имени
    Амэнэтнен азагы кайда
    Мине бабам янына күмәрсез
  • 18 февраль 2020 - 22:40
    Без имени
    Йорэккэ утэрлэк, елый елый укыдым ,язмыштан узмыш юк дилэр ,калганнарга туземлек бирсен ,ходай,
    Бу дөньяның бар чәчкәсе – сиңа
  • 18 февраль 2020 - 16:43
    Без имени
    Ландышнын яткан урыннары жэннэттэ булсын,калганнарга сабырлык бирсен аллахым. Тынычкына укый алмадым .бик авыр,;
    Бу дөньяның бар чәчкәсе – сиңа
  • 18 февраль 2020 - 16:02
    Без имени
    Люция ханым , балачакка кайтып килгэндэй булдым Чынлап та , ян,а тупнын, исе сихерли иде шул Рэхмэт , бик матур хикэя . Хэм инде шуный эйтэсем килэ Сез бик яхшы язучы !!! Ун,ышлар телим Сезгэ !!!
    “Ыштан” кыйссасы
  • 18 февраль 2020 - 12:38
    Без имени
    Мен рэхмэт! Эбэдкэ кайткан арада, Сезнен язманы укып балачакка да кайтып килдек. Бер беребезне яклап, ачу сакламый, учлэшми устек. Рэхэт чаклар..
    “Ыштан” кыйссасы
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...