«Сакланганны – саклармын» (Көндәлек) Беренче көн: 28.03.2020

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 
Өйдән чыгарга ярамый торган атнаны без инде дүшәмбене көтмичә, шимбәдән үк башладык.  
Аны ничек җиңелрәк уздырырга, өйдә утыруны, өйдә эшләүне ничек оештырырга, аның өстенлекләре һәм кимчелекләре, коронавирустан ничек сакланырга – безнең журналистлар бу көндәлектә шул хакта язачак. 


Шундый матур төш күреп уянган идем... Тик күзне ачуга бар да искә төште һәм күңелдәге сөенечне юып алган кебек булды... Бу атнада әнинең туган көне. Бар да әйбәт булса, шимбә көнне, ягъни бүген әниләрдә җыелырга тиеш идек. Атна буе сеңелләр белән уйлаштык: нишләргә? Кичә, ниһаять, бер карарга килдек – әлегә җыелмыйбыз. Бигрәк тә безгә – шәһәрдәгеләргә кайтырга ярамый. Коронавирус беренче чиратта өлкәннәргә куркыныч диләр: әти белән әнине мөмкин булган кадәр сакларга кирәк. «Сакланганны – саклармын» дигән Ходай...
Шимбә көнне уянгач та, гадәттә, болай ятып торганым юк: будильник шалтырауга аякка басам. Үзебез эшкә бармасак та, малайларның кечкенәсе әле мәктәп укучысы – аны озатырга кирәк. Ә бүген ярый... Беренчедән, мәктәпләрдә әле язгы каникуллар дәвам итә. Икенчедән, бүгеннән башлап һәммәбез дә мәҗбүри «ял»да – өйдән чыгарга ярамый. Яңа тормыш башлана... Дөресрәге, ул инде башланды. 
Торуга беренче эш итеп сез дә урамга күз саласызмы ул? 
Моңарчы тәрәзәдән: «Һава торышы ничек икән? Кешеләр ничек киенгән?» – дип карый торган булсам, соңгы атна-ун көндә бар да үзгәрде. Бу минутта тәрәз астыннан кем генә узса да, күңелемнән аның белән сөйләшә башлыйм: кая бара, нигә бара, иң мөһиме – бармаса ярамыймы?.. Йорт яныннан берәү дә узганы күренмәсә сөенәм: иртәнге сәгать алтыда урамда кеше йөрмәве алар өйдә утыра дигән сүз түгел икәнен бик яхшы белсәм дә... Көлсәң – көл, еласаң – ела, дигәндәй, бу коронавиус бездә әллә никадәр сәер гадәтләр барлыкка китерергә өлгерде инде: кемдер кирәк булмаса да, кибеткә керүгә карабодай, бәдрәф кәгазе эзли башлыйм, аларның барлыгын күргәч кенә тынычланам ди; кемдер бертуктамый кул юам дип зарлана, өченчесе – телефонны сабынлап юдым да, бүген менә ике меңгә ремонт ясаттым дип көлдерә. Ишек тоткаларына тотынырга курка башладык. Лифтта төймәләренә басмас өчен узган атнада ирем дә, үзем дә бишенче катка җәяү мендек, җәяү төштек.
Инде менә яңача яшәргә өйрәнергә кирәк – өйдән чыкмаска. Коронавирус таралуны туктатуның иң гади һәм иң нәтиҗәле юлы – шушы диләр. (Безгә кадәр бу чир килеп җиткән илләр тәҗрибәсе дә шуны күрсәтә бит.) Шимбә-якшәмбе көнне өйдә генә торган чаклар булгалый анысы. Тик тыелган җимеш татлырак бит ул – күз гел тәрәздә бүген. Кояш та алдалый. Рәхәттер урамда... «Гадәти ял көннәрең дип уйла, әле бит эш атнасына ерак», – дип тынычландырам үземне.
Ял көне мәшәкатьләре башланды: юу, җыю, пешерү... Эш арасында алдагы атнага план корам: тәрәзләрне, тәрәз пәрдәләрен юарга, шкафларда тәртип салырга... Эшем дә бар бит әле: язасым, тәрҗемә итәсем, алдагы интервьюга сораулар әзерлисем... Алгарак китеп булса да әйтәм: хатын-кызларга изоляциядә утыру җиңелрәк булыр, мөгаен – өйдә эшебез беркайчан да бетми бит безнең. Ир-ат авыррак кичерер кебек... Бу – беренче күзәтү, бәлки ялгышамдыр. Сеңлем бүген иренең иртәдән бирле умарта ояларын чистартуы турында шалтыратып әйткәч, Ринат: «Аларга рәхәт, эшләре бар», – дип куйды... Әйе, эш – авыр уйлардан да арындыра, монысы да хәзер бик мөһим.
Башка чакта кичке ашка гына бергә җыелабыз, бүген иртәнге чәйдә дә, төшке ашта да өстәл арты түгәрәк булды. 
Көндезге аш вакытында мәктәп турында сүз чыкты. «Лицейга барасы килә», – ди Азат... Алар бит инде 19 марттан бирле өйдә. Аның шуннан бирле урамга чыкканы юк диярлек. Узган шимбәдә: «Дустым белән очрашам», – дип җыена башлаган иде дә, әтисе, мин, абыйсы – өчебез өч яктан  бу ситуациядә өйдә утыру хәерлерәк, дөресрәк  икәнен аңлата башлагач, кире чишенде. Ул инде зур – тугызынчы класста укый, «Бу балага нинди шөгыль табарга соң?» – дип аптырыйсы юк. Интернет эшләп торса, нәрсә карарга, ни тыңларга, нинди уен уйнарга икәнен бездән башка да хәл итәләр. 
Кечкенә балаларны мондый кояшлы көндә өйдә тоту авыррактыр... Тәрәзә каршыбызда – стадион, аның бер почмагында балалар мәйданчыгы. Аннан көне буе кеше өзелмәде.  Балалар барысы бергә уйный, күбесен дәү әниләре, әбиләре алып чыга – алар 3-4 булып бергә сөйләшеп торалар. Төркиядә яшәүче дустым Гөлнара белән телефоннан сөйләшеп алдык. «Монда 65 яшьтән узганнарга урамга чыгарга ярамый – штраф салалар, – ди ул. – Башта штраф 300 лира тирәсе иде, аңа гына кешенең исе китмәгәч, күтәрделәр, хәзер 3 меңнән артыграк. Безнең акча белән 30 мең була бу». 
Гөлнара ире белән өйдә – карантинда утыра. Әнисенә операция ясадылар да, ул әле Казанга кайткан иде. Истанбулга очкан иң соңгы рейс белән китеп өлгерде. – Самолетта бөтенебез хакында мәгълумат җыйдылар, кайда, кем белән торабыз,  нинди телефон аша табып була... Өйдән чыкмагыз дип кисәтүче  булмады, әмма без икебез дә 14 көн буе чыгарга җыенмыйбыз. Ирем мин килгәнче суыткычны тутырып куйган. Әлегә бернәрсә дә кирәкми. Үзең беләсең, без ипи ашамыйбыз, сөт эчмибез, шуңа күрә җиңелрәк. Күршеләр: «Әйтегез генә, булышабыз», – дип торалар, – ди Гөлнара. 
«Барысы да кешенең үзеннән тора», – дип сөйләшәбез аның белән. Авылда яшәүче бер туганнары март башында чит илдән ялдан кайткан әнә. «Аларга да беркем: «Өйдә утырыгыз», – димәде. Әмма ике атна буе капка төбенә дә чыкмадылар. Киленнең дус хатынына акча күчерделәр дә, кирәк-яракны ул алып кайтып, болдыр төбенә куеп китә дип сөйләштеләр. «Безнең аркада авылда чир таралса, кеше күзенә ничек карарсың?» – диделәр. Инде карантин вакыты узды, эшкә чыктылар, барысы да әйбәт, аллага шөкер», – ди Гөлнара. 
– Күңелне төшермибез, көтәбез, әйбәткә өметләнәбез, – ди ул.
Әйе, көтәбез, әйбәткә өметләнәбез!
Коронавирус бик күбебезнең планнарын өзде, нишләтәсең, килешергә туры килә. 
Гөлнара ярый гаиләсе янына китеп өлгерде, Франциядән әнисе янына кунакка кайткан икенче бер танышым бүленеп калды менә: чикләр ябылды. Тагын бер танышым сеңелләренә кунакка барган җирдән Америкада ук калды әле. Андагы халык карантинны ничек кичерә – Зөлфиянең сториска куйган видеоларын мин генә түгел, күпләр карап барадыр. Бер видеосында Зөлфия: «Балалар һәркайсы үз йорты каршында гына уйный, күршеләре янына бармый», – дип сөйләде. Күрсәтте дә, чынлап та, үзләре генә уйный. 
Бельгиянең Брюссель шәһәрендә яшәүче тагын бер танышымның – Регинаның язганнарын да гел укып барам. 3 яшьлек кызы Элоди белән ул да бу көннәрдә карантинда утыра. Аларда инде балалар мәйданчыкларын яптылар – кечкенәләргә дә бергә җыелырга, бергә уйнарга ярамый. Анда хәзер, гомумән, бер гаиләгә икенчесе белән аралашырга, бер-береңә 1,5 метрдан якынрак килергә ярамый, хәтта туганнарга  да. Кунакка йөрү, туганнарның хәлен белергә бару, туй ясау – барысы да тыелган. Хәтта соңгы юлга озатулар да бик тыйнак узарга тиеш. Гомумән, 5 апрельгә кадәр бер зур сәбәбең булмыйча каядыр барырга дип юлга кузгалырга ярамый. Моның өчен 4 мең еврога кадәр штраф һәм төрмә көтә. Бер сәбәпсез өйдән чыгучыларга да штраф – 3 мең евро. Кызы белән йорт тирәсенә генә чыгып йөри Регина. Бу арада андагы халык яңа гадәт уйлап тапкан: тәрәз төпләренә уенчык аюлар куя икән – урамга һава суларга чыккан балаларга күңелсез булмасын! «Гел күршеләрнең тәрәзләренә карап, аюлар эзләп йөрибез. Үзебез дә бер тәрәзәбез төбенә зур аю утыртып куйдык», – ди ул. 
– Ирем дә, үзем дә дистанцион рәвештә эшләүгә күчтек. Кечкенә бала белән онлайн-конференцияләрдә катнашу, клиентларга шалтырату бик җиңел түгел, әлбәттә. Әмма мин изоляцияне барыбер авыр кичермим. Ул миңа декрет ялымның дәвамы кебек. Иң мөһиме – якыннарым янымда һәм алар сау-сәламәт, – ди Регина.
Әйе, иң мөһиме – якыннарның сау-сәламәт булуы! 
Озын көн әкерен генә кичкә күчә.
Телгә «коронавирус» дигән сүз кергәнне бирле гаиләдә бергә утырып сөйләшүләр ешайды – сездә дә шулайдыр. Кем, кайда нәрсә укыган – бүлешәбез, уртаклашабыз. Һәм кабат-кабат бер фикергә киләбез: хәзер иң хәерлесе  – өйдән чыкмау. Өйдән чыгуларны булдыра алганча киметү. Безгә, мәсәлән, иртәгә дә кибеттән бернәрсә дә алырга кирәкми әле. 
Иртәгә яхшырак хәбәрләр килеп ирешсен иде... 
Яңача яшәү башланды. 
Бүгенгә иң төп кагыйдә – элемтәләрне, аралашуларны киметү. Үзебез хакына, иртәгәсе көнебез хакына шулай кирәк. 
Без башладык, сез кушылырсыз бит?  

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 31 март 2020 - 09:27
    Без имени
    Мин икенче атна ойдэ. Симереп беттем инде, Малай хэзер физзарядка ясата, булмэ буйлап йогертэ башлады))). Шунысы яхшы, тэрэзэлэр чистарды, пэрдэлэр юылды, балкон чистартасы бар эле)))
  • 29 март 2020 - 17:30
    Без имени
    Өйда генә утырып эшләучеләргә өмет зурдан безнең! Тарих битләрендә безне язырга онытмагыз! Без тулы режим белән эшлибез!!! Иртәнге сәгать 8 дән кичен 8 гә кадәр!
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...