Картага юратсаң...

Урыс кызы Маринаның карталары дөрес әйтмәгән очракны хәтерләми Альбина. Әбисе шундый булган аның. Карталарын билгеле бер тәртип белән җәеп салган да, язмышлар юраган. Кемгәдер тиздән гаиләле буласың, дигән, кемгәдер яхшы кияү, акча вәгъдә иткән. Әбисенең бу гадәте дияргәме икән, сәләтеме – Маринага күчкән. Марина ничектер үзе әле бу эшне әллә ни җитди итеп тә кабул итми. Хезмәттәшләренең сораулары туганда сумкасының бер кесәсеннән таушала башлаган карталарын тартып чыгара да... Карталарга берәү дә кагылып карарга базмый. Ниндидер рәсемнәр ясалган сәер карталар офис өстәленә чәчелә дә, чит-ят күргәнче җыелып та куя. Ул арада Маринаның җавабы да әзер була. «Сиңа әле эштән китәргә ярамый, сабыр итәргә кирәк», «Ул егет белән берни дә килеп чыкмас», «Борчылма, бар да яхшыга бара кебек...» Чыннан да, берничә көннән соң кызлар Марина сүзләренең рас килүен тормыш вакыйгаларына бәйләп-бәйләп, гаҗәпләнеп сөйлиләр. Бер бүлмәдә янәшә утырсалар да, Альбинаның моңа кадәр Маринага мөрәҗәгать иткәне булмады. Беренчедән, ничектер җае чыкмады, зур сораулар тудырырлык проблемалары булмады, икенчедән (бәлки, әле нәкъ менә монысы беренчедәндер!) Марина әйткәннәргә, карталар аша киләчәк юрауларга ышанмый иде ул. Кечкенә чакта авылга кайткач, әбисе өйрәткән догаларга, әбисе нәсыйхәте күңелгә кереп калган. Аларга каршы барып булмый иде. «Нәрсәгә ышансаң – шул була, – дип кабатларга ярата иде әбисе, – үзеңә бәхет юра!»

...Ә бер көнне шәһәр урамнарын тутырып яңгыр яуды. Иртән ялтырап кояш чыккан иде, ә төшке аш вакытында күктән яңгыр ишелеп төште. Кинәт яуган көчле яңгырны урамнар тиз генә сеңдереп бетерә алмады. Күрше кафега кофе эчәргә чыккан кызларның да юллары бүленеп калды: аякта җиңелчә җәйге аяк киеме, ә каршыда – яңгыр диңгезе җәелгән. Төбендә асфальт икәнлеген аңласаң да, су ерып керәсе килми иде. Шулчак «Курыкмагыз, юлның теге ягына гына чыгарга булышам», – дип, җиңел гәүдәле Альбинаны берәү күтәреп алды да, каршы якка чыгарып та куйды. Яңгырда калган кешеләр бөтенесе бер-берсенә охшаган була бит ул! Чәчләрдән су тама, киемнәр юешләнеп ябышкан... Егет белән кыз да бер-берсенә карап рәхәтләнеп көлеште. Кыз рәхмәт сүзләре әйтте, егет барысын да шаяруга борды. Кыскасы, бу очрашу егет белән кызның телефон номерлары алмашу белән тәмамланды. Ә кич белән эштән кайтып барганда Альбинаның телефонына беренче хәбәр дә килеп төште: «Хәлләрең ничек, кайтып җиттеңме?» Егет Алмаз исемле иде. Менә шул көннән башлап бер ай вакыт – чалт аяз күк йөзедәй, һич болытсыз узды. Иртәләр күзләр урынына йөрәкләр ясалган смайликлардан башланды. Көндез инде телефон экранын зур итеп куелган йөрәк рәсемнәре бизи иде. Бергәләп паркларга йөрүләр, аулаклап кино караулар, чәчәкләр, үбешүләр, вәгъдәләр... Ул арада кызны эшендә югарырак урынга күтәреп куйдылар. Хәзер инде офис тәрәзәсе шәһәрнең башка ягына карый иде, эшләр дә күбәйде. Вакыт-вакыт егеткә ул уңышка ирешкән башка ир-атлар турында илһамланып сөйләде. Тырышкан кешегә тормышта бик күп ишекләр ачыла икәнлеген дә искәртеп алды. Ә Алмаз элеккеге эшендә – шәхси типографиядә эшләвен дәвам итте. Ничектер, башка ачылыр ишекләр әлегә күренмәде... Ә болай... Яшьләргә бер-берсе белән күңелле иде. Уртак гадәтләр, икесе бергә укыган китаплар саны да артты. Төрле матур чараларга да бергәләп йөрделәр, җәйнең һәр көнен, кичен истә калырлык итеп уздырдылар.

Барысы да уйламаганда-көтмәгәндә туктап калды. Беркөн иртән егеттән «Хәерле иртә!» дигән хәбәр килмәде. Смайликлар да күренмәде. Көндез интернет аша да аралашу булмады. Кыз борчылды, көтте, телефонындагы гадәттәгечә аралаша торган кушымтаны да йөз тапкыр ачып карады, әмма анда да бернинди хат-хәбәр күренмәде. Бер көн хәбәр көтте Альбина, ике көн, өченче көнне горурлыгын җиңеп, үзе язып карарга булды: «Бар да тәртиптәме?..» «Рәхмәт. Тәртип.» дигән җавап озак көттермәде. Һәм шуның белән бетте. Кыз эченнән генә үпкәләде, борсаланды, ачуланды, дулады һәм көтте. Бәлки бүген... бүген эштән карша алыр аны Алмаз?! Бүген булмаса иртәгә... Ә ишек төбенә килүче, ни булганын аңлатырга теләүче кеше табылмады...

– Бетеренмә, әйдә, карыйбыз, – диде беркөнне Марина. – Үзең сөйләмәсәң дә, хәлеңне яхшы аңлыйм.

Реклама

Шулай дия-дия, өстәлгә карталарын таслап тезә башлады. Альбина аны бер талпынып туктатасы итте, «кирәкми» дияргә үрелде, ә аннары ни булса шул була, дип дәшми калды. Билгесезлектә күпме бимазаланырга була соң инде, җавап эзләп күпме бәргәләнергә?!

– Очрашырга күп калмаган инде, тиздән сукмаклар кушылыр...

Килә?!. Кушылыр... Бу сүзләрне ишеткәч, күңелгә кинәт рәхәт булып китте, үпкә төеннәре чишелде, күзләр очкынланып тәрәзәдән карады. Әмма бераздан Альбинаны үзен-үзе гаепләү хисе биләп алды. Нигә кирәк булды инде бу эш, бу юрау?! Киләсе булса көтеп җиткезер иде әле! Киләсе булмаса... киләсесе булмаса... килми йөрсен менә! Түзәр!

Чыннан да, ике атнадан соң яңадан күреште алар. Егет үзе кызга шалтыратты. Альбина алмагач, Алмаз кабат-кабат телефон номерын җыйды. Үҗәтләнә торгач, тәки сөйләшә алдылар. Егет барысын да ничек бар шулай аңлатты: Альбинаның уңышка ирешкән ир-егетләр турында сөйләве, үзенең дә карьерага омтылуы бераз шүрләткән иде егетне. Мин аңа лаек түгелмен, бергә булсак та Альбина теләгән ир-егет була алмам, – дигән куркак уйлар җиңгән булып чыкты Алмазны. Нишләтәсең бит, заманы шундый ла... Икенче көнне театр каршындагы мәйданда очрашты Алмаз белән Альбина. Ничектер сагынылган да, нидер аерып та тора сыман. Кисәтми-әйтми киткәнгә үпкә дә бар, яңадан аралашу шатлыгы да, элеккечә күңелле дә кебек, моңсу да... Арада һаман ниндидер җил уйнады, мөнәсәбәтләр дөрләп кабынып китә алмады. Беренче, икенче, өченче очрашуда да... Һәм алар инде, барысын да уртага салып сөйләшеп, бер-берсенә бәхет теләп аерылыштылар.

...Яшьлектә йөрәк эше белән бәйле төрле тарихлар күп буладыр инде ул. Яшьлек шуның белән дә күңелле. Алмаз белән дә бәйле тарих Альбинаның йөрәгендә әллә ни юшкын калдырмады. Аның кешесе түгел икәнлекне аңлап җибәрде бит ул егетне. Күрешми тору менә ничек хәерлегә булган. Хисләр кайнар вакытта бергә кушылып, аннан мөнәсәбәтләр үкенечкә калса, күңелсез булыр иде. Эчне пошырганы Маринаның карталары иде. Юратасы калмаган! Альбина үзен дәү әнисе сүзенә хыянәт иткән кебек хис итте. Бу гамәлен күңеленнән җибәрер өчен һәр кичне догада булырга гадәтләнеп китте. Догадан соң инде һәрьяклап уйлап, үзенә бәхет юрады. Дәү әни өйрәткәнчә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 22 гыйнвар 2020 - 09:52
    Без имени
    Ярый вакытында анлашканнар.Алмаз,бары житэр диеп яшэр иде.Э Альбина икенче торле,житеш тормышта яшэргэ уйлый.Барыбер тормышлары булмас иде.
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 25 февраль 2020 - 08:35
    Без имени
    Мин билгеле матур итеп яза белмим лэкин мин автор б,н килешмим. Мин ирекле кош диюгезне бэхет димэс идём. Без 37 ел гомер итэбез аллага шокер. Чит иллэргэ йормэдек лэкин мин узем не бэхетле дип эйтэ алам ике бала устердек, оныкларыбыз ны соеп туя алмыйбыз. Яратышып ойлэнешмэдек, лэкин бер _беребездэн башка Яши алмыйбыз. Хазер кызлар га ботен нэрсэ сразо кирэк акчалы, машиналы, квартиры... Барысын бергэ табу турында куп кызлар уйламыйда. Шуна ялгыз кызлар куптэ инде.
    Ирек хакы
  • 25 февраль 2020 - 09:21
    Без имени
    Ботен эшемне ташлап укып чыктым....бер сулыштан............Искиткеч👍💕
    Кеше белән кеше юкка очрашмый
  • 25 февраль 2020 - 10:11
    Без имени
    Сезнен камыр белэн пешереп карыйм эле буген,аллага тапшырып.
    Төче камыр рецепты
  • 25 февраль 2020 - 14:44
    Без имени
    Алланын рэхмэт булсын, шундый матур язылган эсэров очен
    Ай сылуы-5
  • 25 февраль 2020 - 15:14
    Без имени
    Шундый тирэн эчтэлекле, фэhемле эсэр. Мин узем дэ мина авырлык салганнарга якшылык эшли-эшли качтым. Жаным тыныч шуна. Бэхет бит ул шулай булу. Бик ошады, рэхмэт авторга.
    Битлек
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...