​Иремнең икенче гаиләсе



 Мин иң бәхетле хатын-кыз идем. 10 ел буе Ринат белән бер-беребезне сүзсез дә аңлап, назга уралып яшәдек. Бәлки алга таба да шулай булыр иде... Тик очраклы рәвештә генә тапкан фотосурәт минем бәхетле тормышымны җимерде.  

Барысы да гадәти  өй җыештырудан башланды. Без, хатын-кызлар, шулай бит инде. Ир командировкага китсә,  кинолардагы кебек, дус кызлар  белән очрашып, бәйрәм итәргә атлыгып тормыйбыз. Тизрәк кулга мунчала алабыз. Юган идәнне таптап йөрүчеләр булмаганда җыештырып калыйк әле, янәсе. Бөтен җир ялт итте: идәннәр дә, стеналар да,  люстралар да, хәтта кәрнизләр дә. Кул җитмәгән урыннар – шкаф, кладовкалар, балконнар да тәртипкә китерелде. Тик һаман да  эш энтузиазмы сүнмәде.  Күзем  иремнең эш өстәленә төште.  Кайтуына җыештырып куйыйм әле, алайса аның  өстәлендә, үзе әйтмешли, һәрвакыт иҗади тәртипсезлек.  

Өстәлнең аскы тартмасыннан  2016 елгы календарь табып алдым. Бу аңа нигә инде дип, чүп чиләгенә  аттым. Календарь битләре арасыннан фото күренеп китте. Чүп чиләгеннән үрелеп алдым.  Сурәттә – саргылт чәчле, очкынлы яшькелт күзле, бит алмалары янып торган чибәр  хатын-кыз. Миңа да ошап киткән кебек... Фото артында «Яратып, Ләйлә» дигән сүзләр язылган. Мәктәп елларындагы беренче мәхәббәтедер дигән уй килде. Тукта, бу мөмкин түгел! Иремә күптән түгел генә 37 яшь тулды, ә бу серле Ләйләгә 25 яшьләр чамасы. Бәлки мин белмәгән  туганыдыр?.. Юк!.. Туганы булса, фото календарь арасында түгел, альбомда булыр иде. Туганнар яратып дип тә язмый бугай ул... Көнләшүнең агулы угы йөрәгемә  килеп кадалды. 

Ходаем,  хатын-кыз журналларында  хыянәтче ирләр турында бик күп укыганым булды, тик минем дә җанашым алар армиясендә булыр дип бервакытта да уйламадым. Ул  бит минем ирем! Үзара ачуланышканыбыз да  юк, интим тормышыбызда да гармония – бер-беребезгә карата дәртебез ташып тора.   Моннан 4 ел элек Чаллыда  фирмаларының филиаллары ачылгач, Ринатны шунда идарәче итеп куйдылар. Ул бер атна Чаллыда, бер атна Казанда яшәп эшли. Аерылышып торулар мөнәсәбәтебезгә  яңа төсмерләр генә өстәде. Ул командировкадан кайткан төнне, гадәттә, без йокысыз таңнар аттыра идек... Аның назларын исемә төшереп, юк, ул башка хатын-кызны алай назлый алмый дип, үз-үземне ышандырырга тырыштым. Шул вакыт минем бердәнбер  дус кызым, сердәшем  Галия шалтыратты. 

–  Киттеме?  Әйдә,  сагынып утырма.  Кичен девичник ясап, берәр клубка  барыйк, йә  тыныч кына кафеда серләшеп утырыйк. 

– Кәефем юк әле, Галия... 

– Нинди  хөрмәттән кәефең юк әле синең? 

– Көз. Яңгыр. Күңелемдә дә көз... – фотога карап алдым. Мин әле аны һаман кулымда тотып утырам  икән, үзем дә сизмәстән мышкылдап алдым. 

– Аңлашылды, – диде Галия, мине читтән карап торган кебек. – Бер сәгатьтән килеп җитәм.  

Мин Галиягә табылдык хакында да, шикләнүләрем турында да сөйләргә җыенмаган идем. Ә... аны күрүгә, бөтенесен дә сөйләп бирдем. 

– Ничәнче елгы календарь? – дип сорады ул бик эшлекле генә. 

– Өченче елгы... 

– Димәк, фото да шул вакытта барлыкка килгән. Бик күп вакыт үткән инде. Оныт бу хакта. 

– Син үткән-беткән дип әйтергә телисеңме? 

– Әйе... Сөяркәләр киләләр дә китәләр, ә зирәк ирнең хатыны – берәү генә. 

Галиянең сүзләренә бик тә ышанасым килә иде. Ләкин фотосын өйдә тотарлык булгач, мөнәсәбәтләре бик җитди булган инде дигән  көнче уй йөрәгемне бораулады.  

– Ринат кайткач низаг чыгара күрмә, – дип, Галия киңәшләрен бирә башлады (тиз арада стратегия кора белүе өчен яратам да инде мин  дус кызымны). –Бернәрсә дә белмәгән кыяфәт чыгар, син бит болай да анык кына берни белмисең.  Ринатның үз-үзен тотышын күзәт. Бәлки берәр үзгәреш сизәрсең. Шул очракта гына алга таба нишлисен уйлашырбыз. Бәлки, синең шикләнүләрең бөтенләй урынсыздыр... 

Мин зирәк дустым белән ризалаштым, тик Ринат кайтканчы үземә урын таба алмадым. Уртак тормышыбыз хакында да уйлап,  аны Ләйлә кочагында күз алдыма китереп тә таңнар аттырдым. Ничек кенә булса да, иремә ышанганымны аңладым... 

– Сәлам, матурым. – Ринат  бусаганы үткәнче үк мине кочаклап алды. Гадәттәгечә, башта битемнән, аннан борын очыннан пәп итеп алды да, иреннәремнән суырып үпте. – Синең нишләп төсең качкан? 

– Баш авырта, – дип ялганладым.  

Атна буе  игътибар белән ирем артыннан күзәттем.  Безнең гаиләдәге кагыйдәләр дә бозылды. Кесәләрен,  акча янчыкларын, телефоннарын  тикшерә башладым.  Шикләнерлек берни тапмадым.  Командировкада чакта яшәгән  кунакханәсенең исәп-хисап  кәгазен тапкач, бөтенләй тынычландым кебек. Тик иртәгәсе көндәге вакыйга бөтен шикләремне кире уятты... Уятты гынамы икән?! 

Кичен улыбыз белән урамга чыгып киттеләр. Өйдә сөт юклыгы исемә төште дә, курткамны гына элеп, артларыннан чыгып киттем (фатирыбыз икенче катта гына булгач, әллә нигә телефонына шалтыратырга уйламадым).  Подъезд ишеге артында иремнең тавышын ишетеп, туктап калдым. Ул кем беләндер телефоннан сөйләшә иде: 

– Әйттем  бит инде, чәршәмбе генә килә алам.  Әлегә булмый. Рөстәмнең хәле ничек? Температурасы төштеме? Ярар, бик яхшы... Пока... Мин дә... 

Ринатның сөяркәсе бар! Күз алларым караңгыланып китте, тәнемне тоймый башладым кебек. Сөт кайгысы калмады! Өстерәлеп өйгә кердем дә,  телефон эзли башладым. Миңа кем белән булса да киңәшләшергә кирәк иде. Ул кеше, әлбәттә, Галия генә булырга мөмкин.  

– Аның сөяркәсе белән  сөйләшүенә иманың камилме? 

– Кем белән  сөйләшсен ул шулай? Хезмәттәше белән сөйләшүгә охшамаган иде... Дөрес,  «җаным», «матурым», «кадерлем» дигән сүзләр ишетелмәде ул сөйләшүдә. Хыянәткә дәлил юк та кебек, тик йөрәгем урынында түгел. Күңелем сизә, Ринатның кемедер бар! 

– Сиңа Шерлок Холмс булудан туктарга вакыт түгелме инде? Ирең өйдә, акчасын алып кайтып  бирә. Тамагың тук, өстең бөтен. Сукмый-какмый. Ни җитми сиңа? Барысын да оныт, – дип киңәшен бирә башлады Галия. 

– Якын кешемнән шикләнеп яши алмыйм, – дип, үксеп елап җибәрдем. 

– Үзеңә кара инде, – диде Галия, бераз эндәшми торганнан соң. – Ринатың кайчан тагын командировкага китә? – дип сорап куйды кинәт кенә. 

– Чәршәмбе көнне... 

– Минем машинаны ал да, артыннан бар. Бәлки шунда  шикләнүләреңнең урынсыз икәнен аңлап кайтырсың... 

Сишәмбе кич  улыбызны әниләргә илтеп куйдым. Бераз йөткерә, бакчага йөртми торыйк әле, дип аңлаттым берничә көнгә калдыруымны. Чәршәмбе иртән, гадәттәгечә, Ринатны озатып калдым. Аның машинасын озак кына җылытып утыра торган гадәтен  белгәнгә, ашыкмый гына өйдән чыктым. Кузгалып ята иде. Тиз генә Галия машинасына утырдым да, артыннан киттем. Моңа кадәр ире артыннан күзәтеп йөргән хатыннарны  аңламый идем. Бу гамәлләрен түбәнчелеккә санадым. Мин алай эшләмәячәкмен, дип  әйтә идем. Ләкин башыңа төшсә... 

Чаллыга бик тиз барып җиттек кебек.  Ул туп-туры офисына китте. Көне буе машинада утырып ялыгып беттем. Әллә нинди журналлар укып бетердем. Хәтта үземне әрләргә керештем. Ирем алдында миңа оят була башлады. Ул  безнең өчен тырыша, көне-төне эштә, ә мин... 

Эш сәгате күптән  тәмамланды. Ә ирем һаман эштә... Менә бит! Соң гына офистан чыгып, машинасына утырды. Кунакханәсе шәһәр үзәгендә дип сөйләнгән иде. Кайда тукталганын күрим дә, төнгә каршы булса да кайтырга чыгармын дип, артыннан киттем.  Тик Ринат  нигәдер шәһәр үзәгенә түгел, читенә таба китте. Проспектларны, күп катлы фатирларны узып, шәхси йортлар секторына барып җиттек. Йортларның берсенә барып туктады. Мин узып киттем дә, күршеләренең капка төпләренә барып бастым. Капкадан өч яшьләр чамасындагы малай йөгереп чыкты, аның артыннан... фотодагы чибәр хатын... 

- Әти кайтты, – дип шатланып кычкырды бала. 

- Без сине көтеп алҗып беттек инде, – диде чибәр хатын елмаеп... 

Дөньям җимерелде! Дөреслек кирәк иде, таптың аны... Тик хәзер нишләргә?.. Юл буе телефон аркылы Галиягә елап кайттым. Икенче көнне әниләргә барып Рөстәмне берничә атнага үзләрендә калдыруларын сорадым. Аптыраулы карашына: «Берни сорама, әни, соңрак аңлатырмын», – дидем.  Бу шәһәрдән  чыгып китәргә... Мәскәүгә, Түбән Новгородка, Кырымга... Кая булса да...  Уйларны тәртипкә салырга....  Ә аннан соң... Эш табармын, кеше почмагында яшәп торырга туры килер... Беләм, күпләр мине аңламас, бер рәхәтнең –  бер михнәте диярләр, ләкин хыянәтче белән  яши алмыйм... Яратсам да... Иң мөһиме – теләмим...Ә сез яши алыр идегезме? 

                                                            Исемем редакция өчен генә. 

 

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 15 сентябрь 2019 - 16:51
    Без имени
    Аллам сакласын! Дошманына курергэ дэ язмасын!
    ​Үрмәкүч
  • 15 сентябрь 2019 - 16:51
    Без имени
    ,,Йэрэгемне уч тэбемдэ тотып"-дигэндэй укыдым.
    Мең дә бер... кичә?
  • 15 сентябрь 2019 - 16:51
    Без имени
    Котычкыч, Аллам сакласын, бик авыр осадок калдыра кунелдэ. Курэчэк булмасын бер кемгэ дэ.
    ​Үрмәкүч
  • 15 сентябрь 2019 - 16:51
    Без имени
    Елап укыдым, Рэхмэт.
    Бер сәгать һәм бер гомер
  • 15 сентябрь 2019 - 16:51
    Без имени
    Бик дорес язгансыз
    Ярату белән яши
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...