Чәчәкле көзге мәхәббәт

Янә чәчәкләр тоткан. Күршем һәр иртә хатынына гөлләмәләр алып кайта. Кай берчакта кечкенә кызына да атап, ике букет күтәреп кайта ул. Олпат күрешебезнең бу гадәте ишегалдындагы хатын-кызларны ике лагерьга бүлде. Берләре үлеп китеп көнләшсәләр, икенчеләре яшь хатынын, чәчәк ташып, яраттырырга тырыша дип гайбәт чәчтеләр...
 
Бу йорттан фатир алып, күченеп йөргән көнне нәкъ шушы күршебез каршыбызга очрап, изге теләкләрен җиткергән иде. Кичен балалар белән саф һава суларга чыкканда, ул да кечкенә кыз белән урамда йөри. Чәчләре, мыекларына чал төшкән абзый, урамда кышкы салкын булуга карамастан, яланбаш. «Менә бабай, ичмасам, оныгы белән уйнарга чыккан» дигән уй узды иң беренче башымнан. Сөйләшеп киттек. Бик шаян, шат күңелле агай. 

– Оныгыгыз кунаккатамы? – дип сорыйм, беркатлылыгым белән.

– Юк, оныгым түгел, минем үз кызым, тәмле кызым, – ди ага.

Кыенсынып гафу үтенә башлагач, кул гына селтәде дә, язмышын сөйләп китте. Армиядән кайтып өйләнә дә, ерак районга эшкә җибәрләр аларны. Яшәгәч танышасың-дуслашасың. Алар да шушы җирлектән яшәгән бер гаилә белән аралаша башлыйлар. Гаилә дусларына әйләнәләр. Казанга килгәч тә элемтәләр өзелми. 

Үсеп җиткән уллары, кызганычка каршы, фаҗигале төстә якты дөнья белән хушлаша. Ачы кайгыны күтәрә алмыйча, хатыны рак белән авырып вафат була. Кызының үз гаиләсе. Шулай итеп ялгыз кала. Өйләнергә кирәк дип уйлый башлый. Пар эзли. Карт хатын да аласы килми. Яше зур булса да, күңел дәрт, дәрмән бар. Районда дуслашкан гаиләдәге кызлар да үсеп җиткән. Уртанчысы кияүдә түгел. Агай, озак уйлап тормый, әти-әнисеннән кызларын үзенә кияүгә бирүләрен сорый. Әниләренә караганда, кызны озак күндерә. Егетләрчә матур итеп артыннан йөри. Романтик ир-атка кайсы хатын-кызның баш имәгәне бар әле?! Риза була. Бу вакытта агайга 60, хатынына 30 яшь. Кызлары туа. 5 яшь тулган менә шушы кызы белән уйнарга чыккан икән. Кечкенә кызын илаһиләштерә. Аңа беркайчан да «юк» дип әйтми. Ул бала да, онык та. Чөнки кызы әтисенең үзеннән дә яшьрәк хатын алуын кичерә алмый. Күпчелек ир-атларның аталык инстинктлары картайгач уяна. Күршем дә: «Беренче никяхта булган балаларның үскәнен күрмәдем дә, сизмәдем дә. Көне-төне эш дип чаптым», – ди. Монысының тәмен белә. Тотып сөяргә-иркәләргә вакыт күп – лаеклы ялда. Сораганын алып бирергә кесә тулы акчасы бар. 

Соңарып килгән мәхәббәт тә аеруча ләззәтле икән. Ул җаваплы булганда бигрәк тә! Үзен бәбәй кебек тәрбияләгән хатынына бик рәхмәтле ул. Яшь хатын белән бергә өйгә тәмле аш исләре дә керә. Ә ир-атка тыныч тормыш өчен тагын нәрсә кирәк?! Өстәлдә торган вазада хатынының яраткан чәчәкләре – лилияләр өзелми. «Хатын-кыз чәчәк кебек ул. Чәчәк янында бары тик чәчәк кенә булырга тиеш», – күршем. Әнә шулай көн саен гөлләмәләр алып кайта. Көннәр җылыткач, абзый янә бөтен йортны шаккатырды. Кызын, көмәнле хатынын җитәкләп, дачаларына яшәргә киттеләр. «Малай көтәбез, – дип серен ачты ул бер очрашкач. – Йорт төзергә җыенам, улымның нигезе булырга тиеш». Аңа бу вакытта 66 яшь кенә иде!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (6)
Cимвол калды:
  • 22 май 2020 - 02:59
    Без имени
    Хэр нэрсэнен уз вакыты була,ойлэну,бала устеру.Ана рэхэт хэзер билгеле,ул балага 10 яшь булганда,ана 76 була,эти-энилэре ничек риза булды икэн?Алла сакласын!!!Без яшь вакытта китаплардан укып байларнын яшь кызларга ойлэнгэннэрен романнардан укып,ул яшь кызларны жэллэп елый идек,ата-аналары я титул очен,я байлык очен кызларын карт кешегэ биргэннэренэ нэфрэтлэнэ идек...хэзер кызлар уз телэклэре бн чыгалар картларга кияугэ,исен-акылын китмэле,бик байдыр ул кеше,йорт салырлык,квартира алырлык пенсионер булгач,байлыгы булган инде.Кызын бик анлыйм.
  • 27 гыйнвар 2020 - 15:09
    Без имени
    Бабай вакыт уткэн саен бит шушы яшьтэ тормый, картая, яшь хатын 40 та булганда иргэ бит уже 70 Карт бабай белэн торасы килер микэн Шундый бер семьяны белэм яшь хатын алдан кызы белэн , э 72 яшьлек абзый арт ан бара Бу семьяга олы мэхэббэт телим эфэрин
  • 27 гыйнвар 2020 - 14:32
    Без имени
    Э яшь хатын купмегэ кадэр тузэр икэн сон, бабай ха
  • 27 гыйнвар 2020 - 12:32
    Без имени
    66 яшьтэ бала тудыру-жавапсызлык
  • 4 июнь 2020 - 08:29
    Без имени
    Башкаларга ничектер, әмма олы гына ир-атның яшь хатын эзләве минем үземнең күңелгә тия әзрәк.
  • 4 июнь 2020 - 08:29
    Без имени
    Шатлык, мэхэббэт кешене яшэтэ дэ, яшэртэ дэ!
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 2 июнь 2020 - 21:51
    Без имени
    Бигрэк матур язылган, Бер тында укыла торган хикэя
    Әкълимә
  • 3 июнь 2020 - 07:15
    Без имени
    Тарихын белмәсәм дә җырчы яратам идем.Бик шәп җыр.(Гөлнур.)
    ПАР АЛМАДАЙ ИДЕК, БАГАЛМАДАЙ...
  • 2 июнь 2020 - 15:27
    Без имени
    Бэхетсез кешелэр генэ яши.....Кубесе бэхетле булып килештергэн була ...
    «Иң авыры – якыннар хыянәте...» 
  • 2 июнь 2020 - 14:01
    Без имени
    Минем дэ кызык шундый ир белэн торды . Аерылды хэзер башка ир белэн . Бәхетле.
    Бәхет шәүләсе
  • 2 июнь 2020 - 09:16
    Без имени
    Физалия ханым, хэерле иртэлэр! Хикэялэрегез бигрэк йорэккэ утешле, рэхмэт. Хикэя язучылар куп, лэкин грамматик дорес язучылары сирэк, хата тозэтеп укып, игътибарны туплап та булмый
    Хәерле булсын сәфәр
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...